1 нче сентябрь – Белем көне!
А.б. Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме.
Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм тэбриклэулэрен җиткерү һәм бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәбебез директоры Анатолии Николаевичка бирелә.
Татарстан гимны
1 укучы.
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
2укучы.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
3 укучы.
Белем конен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
4 укучы.
Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.
Җыр: “Бәйрәм бүген”
5 укучы.
Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б. Тәүге тапкыр белем иленә килүче дусларыбызны каршы алыйк әле.Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң олкәннәр иделәр,бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала.Әйдәгез,аларга белем иленә юл күрсәтүче сыйныф җитәкчеләре белән бергә беренче сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк әле.
(музыка)
1нче сыйныф укучылары чыга
1укучы
Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-
Кем анда бармый калган?
Әти-әни дә яшь чакта
Мәктәптә белем алган!
2 укучы.
Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
3укучы.
Укытучы булып уйнадык
Тәмамланды уеннар
Безгә кызыгып карыйлар
Бакчадагы балалар
4 укучы.
Әтием дә , әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
5 укучы.
Мәктәп сукмагына бастым бүген
Киләчәккә кемнәр әйдәде?
Дәште мине ин шатлыклы бәйрәм,
Олы бәйрәм, белем бәйрәме.
Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә
А.б 1 нче сыйныф укучыларын тэбриклэп китү өчен сүзне мэктэбебез директоры Анатолий Николаевичка тапшырабыз.
Хөрмәтле кунагыбыз- Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы генераль директоры Хусаинов Нәфыйкъ Факил улының да укучыларыбызга әйтер сүзләре бардыр дип уйлыйм.Рэхим итегез,сүз Сезгә бирелә! Село – Чура авыл җирлеге башлыгы Афанасьев Андрей Николаевич үз сүзен әйтеп китсэ без бик шат булыр идек!
6 укучы
Мәктәп безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Укытучы апалар да
“Хуш киләсез!” дип дәшеп
7 укучы.
Көзге урамнар буйлап
Килдек без горур атлап,
Сокланып калды күргәннәр
Көнчел бер караш ташлап.
8 укучы
Укырга барасы конне
Мин бик зарыгып коттем
Шуңа курә мәктәпкә дә
Беренче килеп җиттем
9 укучы
Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз
Дәфтәр – китапны барлап
Сумкаларга салабыз
10 укучы
Хәрефләр дә өйрәнербез
Сүзләр төзеп укырбыз
Сагынып көткән мәктәптә без
Бик күп дуслар табарбыз
11 укучы
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга
Бирегез тик безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
7 ук.11 нче сыйныф укучысы.Нәни дусларым!Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен дә сезгә серле ачкыч кирәк булачак. Кайчандыр без дә Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып зур сихри дөньяга аяк баскан идек. Ә бүген инде зур тормыш капкасы алдында торабыз. Әлеге серле ачкычны сезгә үзебездән мирас итеп калдырабыз.Без 11 ел буе әлеге ачкычны үз юлдашыбыз итеп саклап килдек. Бүген безнең өчен соңгы белем бәйрәме. Беркадәр вакыттан соң без кулларга зур тормышка ачкыч алачакбыз. Ә бүген без Белем иленә ачкычны үзебездән истәлек һәм мирас итеп сезгә тапшырабыз.
Ачкыч тапшыру
8 укучы
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер
Гаҗәеп белем иленә,
Ул Сезне алып керер.
Беренче укытучы чыгышы. Әлифба тарату.
Кадерле укучыларым. Сезне бүгенге зур бәйрәм , белем бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүгеннән без белем иленең ишекләрен бергәләп ачарбыз. Әлеге юлдан бергәләп атларбыз. Һәрбер мәктәпкә килгән көнегез бәйрәмгә тиң булсын. Сезнең барыгызга да тазалык саулык, уңышлар, тәртипле, уңган,тырыш укучылар булып үсеп җитүегезне телим.
Җир йөзендә төрле- төрле Никадәрле китап бар Бик калын да, бик олы да Кечкенә дә китаплар. Әмма барлык китапларның Иң беренче баскычы, Күңелләргә иң тәү башлап Белемгә юл ачучы, | Тирән серләр сараена Тәүге ачкыч бирүче Беренче кат шул сарайга Безне алып керүче Тик бер китап. Аңа тиңдәш Нинди китап бар тагы? Беләмсез, ул нинди китап? Ул әлифба китабы!(бергә) |
Рөхсәт итегез сезгә, белем иленә сәяхәтне башлаучы беренче китапны, әлифба китабын тапшырырга.
Әлифба тарату.
Җыр: “Китап”
А.Б.Бүгенге нәни дусларыбыздан бигрәк ,аларның әти – әниләре дулкынлангандыр, мөгаен. Ни өчен дисәң,балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау.Аларның һәрберсе балам тәртипле булсын, яхшы укысын дигән теләк белән яна. Бүген мәктәпкә дә нәни дусларыбыз үзләренең әти – әниләре белән җитәкләшеп килделәр. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрне бүгенге бәйрәмдә аларның да балаларына җиткерәсе киләдер. Әйдәгез,1 нче сыйныф укучыларының әти- әниләрен бирегә чакырыйк әле.
Әти-әниләр чыгышы
13 укучы
Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
"Әлифба” алдың кулыңа.
"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне айкагыз!
14 укучы
Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен.
15 укучы
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
16 укучы
Уку елы сезгә һәрчак
Бары уңыш китерсен,
Диктантлар "биш”кә язылсын,
Мәсьәләләр чишелсен
Мәктәптә күңелле булсын,
Җиңел үтсен дәресләр
Тик сезнең өчен ачылсын
Бик серле могҗизалар.
9 укучы (11)
Безнең юлда олы сынау тора
Без торабыз юллар чатында
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Без укыган шушы мәктәпләрдән
Укып чыккан күпме белгечләр?
Алар саны артыр безнең белән,
Безне көтә алда күп эшләр.
10 укучы (11)
Кайсы гына юлны сайласан да,
Туры юлдан,дустым,туры бар
Мәктәбеңдә калган остазларың,
Адымыңны күзләп торырлар.
11 укучы
Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр һәм безнең нәни дусларыбыз!Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез. Балачакның бик матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Бигрәк тә нәни дусларыбыз – алмашчыларыбыз өчен бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерәләр алар. Белем иленә беренче адымнарын ясыйлар, киләчәккә юл яралар!Карагыз,нинди матур алар бүген!Бер кулларында – портфель, икенче кулларында – чәчәк бәйләме, күнелендә – бәйрәм. Безнең дусларыбыз бүгеннән укучылар булачак.
12 укучы.Эзләнегез, эзегез калсын җирдә
Кечкенәме,зурмы,барыбер
Тар булса да,яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
13 укучы
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең Татарстан җирендә.
17 укучы
Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың,
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
18 укучы
Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән. Безне кулыбыздан тотып,белем иленә алып керүче һәм үсеп, буйга җитеп олы тормыш юлына озатып калучы изге җанлы, керсез күңелле укытучыларыбыз.Купме язмышлар, купме киләчәк буын сезнең куллар аша үтә?!Аның һәрберсенә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны аларга бүләк итеп, балаларыгыз язмышы өчен борчылып йокысыз төннәр үткәреп, аларның һәрберсен үз балагыздай күреп олы тормыш юлына озатып каласыз.Бүгенге бәйрәм – сезнең өчен яңа ел. Чөнки сезнең Яңа Елыгыз сентябрьдә башлана.Сез мәңге яшәячәксез,чөнки үзегез тәрбияәгән һәрбер балада сезнең гомернең дә балкышы бар.
19 укучы
Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,
Кунелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә узен,
Сиңа тиң мактау-жыр гына.
Җыр: ” Укытучым”
20 укучы
Укытучым!
Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк –
Ул синеке.
Галәмдәге тирән белем –
Фәнгә нигез
Ул синеке!
21 укучы.
Укытучым!
Шагыйрь хисе –
Сиңа һәйкәл.
Изге сүзе хезмәтеңә
Бик тә тәңгәл.
Галәмдәге һәр йолдызда
Синең өлеш.
Тик нигәдер чәчләреңә
Куна көмеш.
22 укучы.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек
Шатлыкларда утсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек.
23 укучы.
Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз – язылмаган роман,
Һәр дәресегез – маяк тормышка.
24 укучы.
Эш коралың гади – акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин, тирәлек.
Утыз бала – димәк, утыз пар күз
Җавап көтә Сезгә төбәлеп.
25 укучы.
Укытучы эше – иң изге һәм
Игелекле, олы дәрәҗә
Белем кояшының нурын сибеп,
Уйдыгыз Сез күпме тәрәзә,
Алгы көнегездә мул тормышта
Саулык белән язсын яшәргә
Бер-беребез белән аралашып
Һәм яратып Сезгә дәшәргә!
26 укучы
Чәчкә тотып чыктым бүген,
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.
27 укучы
Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Сезгә гөлләр бүләк итәбез.
28 укучы.
Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !
Укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшыру.
29 укучы.
Ак кәгаздәй сабый күңелендә
Үстердең изгелек гөлләрен,
Чын кеше булуның серләрен.
Син генә өйрәттең мәктәбем.
30 укучы.
Кеше өчен иң изге сүзләр – әти – әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти – әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.
31 укучы.
Кыңгырау,кыңгырау
Шалтыра, шат җырла.
Уку елы да
Синнән бит башлана.
32 укучы.
Көмеш авазлы кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине.
33 укучы.
Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик
Башлануын уку елының,
Күреп соклансыннар сихри көчен,
Җиз кыңгырау чыңының.
34 укучы.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рәхим ит.
Бергә: Әйдә!Яңа уку елы!
А .Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!