Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле.
Тема: «Безнең дусларыбыз».
Максат: Балаларны йорт хайваннары һәм аларның балалары белән таныштыруны дәвам итү. Алда алган белемнәрен ныгыту. Сөйләмнәрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү. Сүзлек байлыгын арттыру. Алар-да хайваннарга ярату, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Материал : Йорт хайваннары рәсемнәре,уенчыклары, “Таны һәм әйт”, “Баласын тап”, “Кем нәрсә ярата?” дидактик уеннары, сюжетлы рәсемнәр.
Шөгыль барышы : Шөгыль башында эт кунакка килә. Эт әйтә:
Балалар, карагыз әле мин сезгә үземнең дусларымны алып килдем. Ул өстәлдәге уенчыкларга күрсәтә. Монда кемнәр генә юк! Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм .тыңлап карагыз әле : “ Үлән ашый, май ташый” Ул кем була ?
Балалар: сыер. (бер бала сыер уенчыгын алып күрсәтә.)
Тәрбияче:
- Иртән хуҗа кеше барлык малларын көтүгә чыгарган. Карагыз әле ныклап,(сюжетлы картина күрсәтү) монда сыер күренәме? Бер баладан сыерны таптыру, күрсәттерү. Тагын нинди хайваннар бар монда ? (Балалар атны, сарыкны күрсәтәләр) Балалар, әйтегез әле, бер сүз белән генә боларны ничек атап була?
“Йорт хайвннары”- дип. Бик дөрес әйттегез. Балалар,
сыерны кешеләр ни өчен асрыйлар соң,сез ничек уйлыйсыз?
Балаларның җаваплары тыңлана.
Ул сөт бирә, ит бирә.
Сөттән нәрсәләр ясыйлар соң ?
Май, катык, эремчек, йогурт. Бик дөрес әйттегез балалар.
Балалар, тагын сөт бирә торган бер йорт хайваны бар бит әле.
Кайсы йорт хайваны икән ул?
Балалар: кәҗә.
- Монда ишек алдында бармы икән? (Бер бала табып күрсәтә.)
- Балалар кәҗәгә карагыз әле, бер йорт хайванында да булмаган бер нәрсә бар анда, кем тизрәк табып күрсәтә? Балалар кәҗәнең сака-лын күрсәтәләр.
Балаларга сюжетлы рәсемнән кәҗәне табарга кушыла. Балалар кәҗәне таба алмыйлар. Тәрбияче кәҗәнең көтүдә торырга яратмаганлыгын әйтә.
- Ул гел тәмле үләннәр генә ашый. Ул җәй көне бакчаларга керә. Тәмле үләннәр эзләп киткәндер әле ул.
Кәҗә тавышы ишетелә: “М-ә, м-ә! Таудан тауга йөримен, тау җимеше җыямын, кырдан-кырга йөримен, кыр җимеше җыямын, ачыгыз балакайларым ишекне.” (Кәҗә керә, исәнләшә.)
- Бу кәҗә безгә кайсы әкияттән килгән соң?
Балалар: “Кәҗә бәтиләре һәм бүре әкияте”ннән .
Кәҗә: Менә мин сезнең дусларыгызга күчтәнәчләр алып килдем, шуларны аларга аерып бирерсез әле, балалар. Минем вакытым тар, өйгә бүре кергәнче балаларым янына ашыгыйм. (Кәҗә китә). Балалар “рәхмәт” әйтәләр.
Кәҗә алып килгән әйберләрне карау, исемнәрен әйтеп чыгу, балалардан әйттерү.
Дидактик уен: “Кем нәрсә ярата ?”
(Магнитлы тактада йорт хайваны һәм яраткан ризыгы парлап куела.).
Җырлы уен уйнатыла: “Безнең дусларыбыз”
Сыер әйтә: му –му -му ! (куллар белән мөгез күрсәтелә)
Кәҗә әйтә: мә -мә -мә ! ( куллар белән сакал кәрсәтелә)
Бер монда ,бер монда
Әйләнәбез урында.
Этләр өрә : һау- һау –һау !
Ә песиләр: мияу- мияу ! (куллар бер берләрен сыпыра )
Бер монда, бер монда,
Әйләнәбез урында.
Йорт хайваннары көтүдән кайткан. Аларны балалары зарыгып көтеп алдылар. Әйдәгез әле, аларны балалары янына куябыз.
Дидактик уен “Баласын тап“ уйнатыла.
(Магнитлы тактада хайваннарны үз балалары белән янәшә кую.) Йорт хайваннарының балаларының ничек аталганын балалардан сорашу. Безнең өебездә тагын бер йортхайваны яши бит әле.
Аның турында шигырь уку :
Күзләре ялт- йолт итә.
Мыегы җиргә җитә.
Йокыдан иртә тора
Битен юып утыра.
Бу шигырь кем турында?
Балалар: - Песи турында.
Кайда икән ул песи? Песине бүлмәдән эзләп табу.
Песи белән хәрәкәтле уен: “Песи һәм балалар”.
Шөгыльгә йомгак ясау: - Безгә бүген нинди йорт хайваннары кунакка килде?