Аулак өй

Другие сценарии праздников
ХАМЗИНА РАЗИНА МИННЕГАЛИЕВНА
Содержимое публикации

Аулакөй кичәсе. 
Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү. 
Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела) 
Кичә барышы. 
Укытучы:Исәнмесез мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбезӘйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана.

“Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен...

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Г.Әбием,әбием, кара әле,син өйрәткәнчә чәкчәк пешердем,авыз ит әле,тәмле булганмы?

Әби:Бик тәмле кызым,булдыргансың!

2 кыз:.Әбием,кара әле,син өйрәткәнчә оекбаш бәйләдем?Матур булганмы?

Әби:ОООО,бик матур булган ,кызым.Кулларың алтын икән!

3 кыз һәм 4 кыз:Әбием,ә без син өйрәнкәнчә алъяпкыч тектек.Матурмы?

Әби:булдыргансыз,кызларым!Аллага шөкер,чигәргә дә,тегәргә дә,бәйләргә дә,ашарга пешерергә дә өйрәттем үзегезне.Ә бүген мин сезне аулак өйгә чакырам.

Бергә: Аулак өйгәәәәәә!

Әби: Әйе,аулак өйгә.

1 кыз:Сезнең замандагы кебек аулак өйгәме,әбием.

Әби: Әйе,кызым ,нәкъ безнең замандагы аулак өйгә чакырам сезне.Барыгыз,кул эшләрегезне алыгыз да аулак өйгә килегез.

Барысы бергә: Ә егетләр ?

Әби:Килерләр,егетләрне дә дәштем,(Кызлар шатланышып кул эшләрен алып эскәмияләргә барып утыралар.Музыка уйный.Әби сөйли.)

-Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар янына аулак өйләргә килерләр иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор, телефон,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

(Кызлар каз канаты җырын башкара )

1 кыз:Егетләр дә килми һаман.

Әби:Килерләр,килерләр,килмичә кая китәрләр икән!

2 кыз:Килсәләр нишлибез соң?

Әби:Килсәләр, бусага ялы түләтмичә кертмәгез!Мәгез,канатлар алыгыз,канат сатып кына кертегез!Егетләрне матур итеп каршы алыгыз.

Гармун тавышы.(Егетләр “Каз канаты”җырын җырлап киләләр)

Егетләр тавышы ишетелә. 
Каз канаты кат-кат булла 
Ир канаты ат булла 
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң 
Сөйгән ярың ят була. 

Егетләр:Кызлар, нигә кертмисез инде, ачыгыз! 
Алия: Ач булсагыз ашап килегез (көлешәләр). 
Егетләр: Ачыгыз тизрәк. 
Н.Алия: Ашыкмагыз, авызыгы зашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез. 
Илназ: Әссаләмегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйныйлар). 
Алия: Кызларыбыз симез булсынмы? Мә ал! 
Илназ: Юк ла, казларыгыз симез булсын. Кызларыгыз сылу булсын! 
Алия: Егет сиңа ни кирәк? 
Илназ: Кара кашлы кыз кирәк. 
Алия: Ни эшкә соң ул кирәк? 
Илназ: Әнигә килен кирәк. 
Алия: Канат сатам, канат сатам, кем ала? 
Илназ: Мин алам, мин алам! 
Алия: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме? 
Илназ: Акчам тулы өй асты, үзем албасты! 
Кызлар: Ха-ха-ха. 
Алия: Кайда бусага ялың? 
Илназ: Мә ал! (Янчыкны югары күтәрә, Алия үрелеп ала.) 
Алия: Кер, кал.(канатны бирә) 
Барып утыралар. 
Н.Алия: Чү, чү, бусага ялың кая? Сиңа, егет ни кирәк? 
Искәндәр: Миңа нечкә бил кирәк. 
Н.Алия: Ни эшкә соң ул кирәк? 
Искәндәр: Ансыз яна яшь йөрәк. 
Н.Алия: Егет сиңа ни кирәк? 
Искәндәр: Канатлы яшь кыз кирәк? 
Н.Алия: Канат хакы йөз алтын. 
Искәндәр: (янчыгын югары күтәрә) Ала алган, алсын! 
Барып утыралар. 
Булат: Казларыгыз симез булсын, кызлар! 
Кызлар: Казларыбыз симез, үзебез игез. 
Булат: Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә утырыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәер, көз мунча ягар. 
Алинә: Егет, сиңа ни кирәк? 
Булат: Каз мамык ястык кирәк. 
Алинә: Казларыбыз мамыксыз, 
Кызлар йоклый ястыксыз! 
Шуны да белмәгәч, 
Йөрмә монда вакытсыз! 
Булат: Ай-яй-яй, казларыгыз кыз, кызларыгыз каз, башларыгыз тоз. 
Алинә: Канат сатам, канат сатам, кем ала? 
Булат: Мин алам. 
Алинә: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме? 
Булат: Үзем чибәр, акчам җитәр! Тот янчыкны! 
Алинә: Ярый, кал! 
Егетләр: Исәнме ,Мәдинә әби!Рәхмәт, безне аулак өйгә чакырганга.

Әби: Әйдүк ,әйдүк, балакайларым.Түрдән узыгыз!Ә хәзер кара-каршы җырлап алыгыз, күңелле булып китәр.(“Челтәр элдем читәнгә” җыры башкарыла)

Әби:Менә ичмасам булдырдыгыз. Без аулак өйләрдә бик күп төрле уеннар уйный идек. “Биш капка” уенын өйрәтим әле.Яле,парлашып басыгыз.Көй уйнаганда ,бер пар капкага керә,аннан икенче пар керә,көй туктаганда уртада калган парга җәза бирелә.Башладык.(Уен уйнала)

Кызлар:Әйдәгез “Агыш” уены да уйнап алыйк.(Уен)

Әби: Ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм әле.Татар халкының мәкальләрен яхшы беләсезме икән. Бу уен болай уйнала.Мәкальнең башы шушы төендә ,ахыры сездә.

Башладык.(Әби ,мәкальнең башын әйтә һәм төенләнгән кулъяулыкны балаларга ата,кем тота, шул мәкальнең ахырын әйтеп бетерә)

Әби:Кем эшләми, шул ашамый.

Егет – йортның терәге, кызлар – йортның бизәге.

Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Ялгыз агачны җил сындыра.

Китап – белем чишмәсе.

Икмәк – иң зур байлык.

Иң татлы тел – туган тел Анам сөйли торган тел.

Әби: Һай,балакайларым,булдырдыгыз.

Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Йөрәкләрне җилкеттегез .

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар.

Чал тарихлы горур кешеләр без,

Тынмас моң бар безнең каннарда

Ата-бабай мирас иткән сыман

Дәвам итәр юлын без барда.

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Уен йолалары,җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Осенние праздники по сценарии праздника для 2 класса «Осенняя сказка»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 3 класса «Классный час «Знание есть следствие великого труда»»
Сценарии праздников
Сценарий ко Дню Защиты Детей по сценарии праздника для дошкольников «"Здравствуй, лето".»
Сценарии праздников
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 4 класса «Викторина "Азбука движения"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь