Сценарий на 9 мая ( на татарском )

Сценарии к 9 мая
Сценарий на 9 мая на татарском языке в сельском доме культуры
Анисимова Айза Ильшатовна
Содержимое публикации

Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлана

Юнармия Флаг кертү

Гимн России

Гимн Татарстана

Алып баручы 

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Хәерле көн хөрмәтле авылдашларыбыз, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да олы тантана –Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.

Сузне Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсу Петровна Васильевага бирәбез.

Сүз (представитель района)________________________________________________________

Сүз ветераннар советы рәисе Рима Галимзяновна Ризатдиновага бирелә

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 80 нче тапкыр бүләк итә.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Сузне мәктәп балаларына бирәбез.

Ветераннар” җыры

1.Ныграк борчый истәлекләр,

Ныграк әрни яралар,

Сирәгәя сезнең сафлар,

Ерагая аралар.

2.Елан булып гуя дошман

Күчте авыр һөҗүмгә.

Ветераннар,ветераннар,

Бирешмәгез үлемгә.

3.Дала җиле алып килә

Әрем, кылганнар исен.

Сез яшәргә тиеш әле

Яуда калганнар өчен.

4.Киләчәккә барыйк, дуслар,

Һөҗүмгә барган кебек.

Сезгә приказ,ветераннар,

Бирешмәгез үлемгә.

Елан булып гуя дошман

Күчте авыр һөҗүмгә.

Ветераннар,ветераннар,

Бирешмәгез үлемгә.

 

Саша:

Мәйданга чакыра

Зур Җиңү бәйрәме.

Һәйкәлләр янында

Чәчәкләр бәйләме.

Шайдуллин Азамат:

Бер-беренә елмаялар төсле,

Дөнья матурлыгын тоялар!

Ел да бер кешегә күбәйсә дә,

Кайтып бетәр, кайтыр миллионнар!!!

Ильяс:

Чәчәкләрне таптамасын,

Гүзәллеккә соклансын!

Мәрмәргә язган исемнәр,

Мәңге күңелендә калсын!

Галимъянов Тимур:

Ринулись ввысь самолеты,

Двинулся танковый строй.

С песней пехотные роты

Вышли за Родину в бой.

Песня — крылатая птица ,

Смелых скликает в поход.

Смелого пуля боится,

Смелого штык не берет.

Марсель Мансуров :

Паркларда, скверларда,

Безнең тарих, үткәннәр.

Батырларның эзе анда,

Шуңа кызыл чәчкәләр...

Ярослава:

Стелются черные тучи,

Молнии в небе снуют.

В облаке пыли летучей

Трубы тревогу поют.

С бандой фашистов сразиться

Смелых Отчизна зовет.

Смелого пуля боится,

Смелого штык не берет.

Мәликә:

Канга баткан чәчәк басулары,
Җан авазын йоткан урманнар...
Исән калып, батыр исемен йөрткән
Тирес битләр, сатылган җаннар...

Зарина:

Җиңү килгән - миллион җаннар кыеп,
Ил җимереп, гаилә таркатып...
Яшибез без имин тормыш теләп,
Сугыш булмасын!,- дип, ут йотып...

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен

Бер минутлык тынлык игълан ителэ.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы, махсус хэрби операция килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында , махсус хэрби операциядэ һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде …

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

  Алсу таңнар — сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

 Чәчәкләр кую

Гимн России

Гимн РТ

"Тынычлык жыры"

Текст:

Без яшибез бергә бу матур дөньяда

Без җырлыйбыз бергә, туган

телебездә

Безнең бар хыяллар, бәхетле киләчәк

Бир ходай син безгә тынычлык дөньяда.

Кушымта:

Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр

Без инде кирәкле дөньяда кешеләр

Без яңа гасырда юк диик сугышка

Бәхетле киләчәк, без телибез җиргә.

Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли

Мы мечтаем от том, чтобы все времена

Нам узнать не пришлось что такое война

Кушымта:

Мы в Татарстане живем в нашем доме родном

Здесь друзей хоровод,песни мира поем

Эти песни слова на родных языках

Это наш общий дом это наш общий край

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

Хөрмәтле кунаклар. Очрашуыбызны мәдәният йортында дәвам итәбез. Солдат боткасын авыз итәргә рәхим итегез.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий развлечения "Мои любимые игрушки"»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Невероятные приключения Незнайки в Танцевальном городе»
Сценарии праздников
Осенние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Осенняя сказка»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий конкурсного выступления фольклорного ансамбля "Валенки"»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для «"Невероятные приключения Дракоши"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь