Класстан тыш чараларда
Риза Фәхреддин мирасын
методик якын килеп куллану
Хөрмәтле Ризаэтдин-бер камил зат
Акмулла
Язмамны беренче карашка гади генә тоелган бер сорау белән башлап китәргә телим: бүгенге болгавыр заманда, кыйблаңны югалтмыйча, ничек дөрес яшәү рәвеше алып барырга? Бу сорау бигрәк тә яшь буынга белем бирүчеләрне-мөгаллимнәрне борчый. Әйләнә рәвешендә хәрәкәт итә торган тарихыбыз тудырган шартлар белән “көрәшеп” яшәгәндә, безгә бердәнбер дөрес юл: гомер кичергән әби-бабаларыбыз тәҗрибәсенә таянып яшәү кала.Тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын мин галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә таптым. Бу шәхеснең исеме үз халкына, милләтенә армый-тармый хезмәт итүче буларак таныш.
“Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була,”- дип язып калдырган остазым. Без, укытучылар, укыту-тәрбия эшләренең дәвамлы процесс икәнен белеп эш итәбез. Әхлак тәрбиясе бирү- мәктәптә шәхеснең кешелек сыйфатларын саклап калуның бер юнәлеше. Класстан тыш чараларда, тәрбия минутларында, сыйныф сәгатьләрендә үземә ярдәмлек итеп Р. Фәхреддин хезмәтләрен китерер идем.
Нәкь менә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә таянып, тел-әдәбият дәресләре белән беррәттән, “Тәрбия эшендә гаиләнең роле” темасына ата-аналарга әзерләгән чыгышым, “Яман гадәтләр”, “Табын әдәпләре” дигән сыйныф сәгатьләре, “...Гүзәл китаплар-гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш...” дип аталган класстан тыш уку дәресе- барысы да мәгърифәтче, галим, педагог Р. Фәхреддин мирасына таянып үткәрелде.
Мәктәптә укучыларымның күбесе – катнаш гаилә балалары. 6нчы сыйныфта татар теле дәресләрен Рузалия Рәхмәтулловна Нигъмәтуллина дәреслеге буенча алып барам. “Әдәпле булу җиңелме?, “Әдәп башы-матур гадәт”, “Ялгыша белдең-төзәтә дә бел” бүлекләрендә тәрбияви текстлар белән бергә, аның вәгазьләрен тәкъдим иттем. Сөйләшү әдәбенә, өстәл янында үзеңне ничек тотарга, янәшәдәгеләргә карата әдәпле булу кагыйдәләренә мисаллар китердем. Балалар дәрестә үзләренең дә җитешсез якларын төзәтү өстендә эшләргә тырыштылар, бер-берсенә файдалы киңәшләрен дә матур итеп юлладылар.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди булса, әхлагы да шул рәвешле булыр,”-дип язып калдырган Ризаэддин Фәхреддин. Бу тирән мәъгнәле сүзләре тормышка ашсын дип, актуальлекләрен бүген дә югалтмаган хезмәтләре “Балаларга үгет-нәсихәт”, “Тәрбия”, “Җәвамигул-кәлим шәрхе”, “Әдәбе тәгълим”-әнә шундыйлардан. Тәрбия юнәлешендә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен бу китапларның әһәмияте бик зур, һәм безнең өчен чын табыш. Галим агабыз тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия генә түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан: тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелгән. Тагын шунысы игътибарга лаек: Ризаэддин ага укыту-тәрбия процессының никадәр җаваплы икәнлеген ассызыклап, укытучыны да сак кына искәртә, киңәш биргәндәй ,чын остазларча: ”Укытучы булсагыз,шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләренә иң беренче дәрәҗәдә булганнары-мөгаллимнәр белән мөдәррисләр(укытучылар белән өлкән укытучы) икәнлекне онытмагыз”.1
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыда эчке матурлыкка омтылу, әйләнә - тирә мохиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү өстендә даими эш алып бара. Үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү процессында безнең тиңсез хәзинәбез- Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре укытучыларыбызга юлдаш, ярдәмлек булып калсын иде дигән теләктә калам.
Хезмәтемне шагыйрь Равил ага Фәйзуллин юллары белән тәмамлыйсым килә:
Ә бит бар кешеләр-
Шәхесен ватмаган,
Хаклыкны сатмаган,
Вөҗданны саклаган.
Әйткәннәр: тарихтан
түгелсәм, түгеләм,
изелсәм, изеләм-
әмма да бөгелмәм!
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. М.Госманов “Тарихыбызның тутыкмас бер көзгесе “,
Казан утлары, №1, 2008
2. Мәрдәнов Р.Ф. Ризаэддин Фәхреддин: Библиографик күрсәткеч. Казан, Милли китап, 2003
3.Мәшһүр мәгрифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында кулану. III кисәк. Школа Казан, 2007
1Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт”