Гульгена Рафаилевна Гардиева

Конкурсы
сөмбелә бәйрәме белән уртаклашасым килә.
Гардиева Гульгена Рафаилевна
Содержимое публикации

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Тәрбиче :Гардиева Г.Р.

Музыка залы көзге атрибутлар белән бизәлгән. Кулларына яфраклар тотып музыка астында балалар залга үтәләр. Шахмат тәртибендә басып калалар.

Алып бар. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Менө бу елның да көзе үтеп бара.Быел көз айлары бик матур, җылы, чын мәгънәсендә, алтын көз булды.Кырлардан, бакчалардан мул уңышлар җыеп алынды. Без дә көз бәйрөмнәрен сагынып көтеп алдык.

1 бала. Җиргә ява сары яфрак,

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак—көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

2 бала. Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә артып бара

Җир өстендәге алтын.

3 бала Көннәр инде салкыная,

Кышлар шулай якыная.

Бүген әле алтын көз,

Шатлана һәм мактана.

4 бала. Кулга алып пумаласын

Буйый төрле төсләргә.

Чын художник менә кайда?

Яши икән көзләрдә.

Җыр: “Көз килә” (“Туган телдә җырыбыз”) альбомыннан.

Яфраклар белән хәрәкәтләр ясыйлар.

5 бала.Вот художник, так художник,

Все леса позолотил.

Даже самый сильный дождик

Эту краску не отмыл.

Вед. Отгадать загадку просим,

Кто художник этот?

Дети. Осень!

6 бала. Осень красит золотом

Рощи и леса.

Слышатся прощальные

Птичьи голоса.

7 бала Алые и жёлтые

Ветер листья рвет.

Кружит, кружит в воздухе

Пёстрый хоровод.

Яфраклар белән бию. (интернеттан “осень пришла... и унесла зелёные наряды.) Утыралар. Ике бала чыга.

8 бала. Тыңлагыз, тыңлагыз!

Әкият килә безгә.

Чишмә кебек челтерәп

Керә ул әебезгә.

9 бала. Олыгыз да, кечегез дә

Авызачып калмагыз.

Әкият барган вакытта

Күңел биреп тыңлагыз.

Алып бар. Балалар, ә әкиятне мин сезгә үзем сөйлим. Хәзер без сезнең белән гаҗәеп гүзәл Әкият иленә сәяхәт ясыйбыз. Анда безне Көз патшалыгының кызы Сөмбелә көтә. Үзебез белән юлга уен-көлке, җыр-бию, яхшы кәеф алабыз. Шунсыз безне Көз патшалыгына керт- миләр. Әле тылсымлы сүзләр дә әйтергә кирәк. Күзләрегезне йомыгыз, минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлагыз.”Әкият,әкият, син безгә кирәк. Ишегеңне ач тизрәк! Бер. Ике, өч...”

Балалар күзләрен йомып тылсымлы сүзләр әйткәндә “Көз патшалыгы” язуы эленә, бутафорик агачлар куела.

Фанфара тавышы. Башларына маскалар киеп өч ай булып киенгән балалар керә.

Сентябрь.Тыңлагыз, тыәлагыз! Сөмбелә бүген үзенең барлык дусларын бәйрәмгә чакыра.

Октябрь. Бар малайлар, бар кызлар,

Кунаклар, якын дуслар.

Бүген күңел ачабыз,

Тамашалар карарбыз.

Ноябрь.Тыңлагыә, тыңлагыз! Бәйрәмебез хуҗасы Сөмбелә үзе!

Балалар кул чабалар.Сөмбелә керә.

Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дуслар,

Исәнмесез кунаклар.

Мин Көз кызы—Сөмбелә.

Мин кунаклар яратам,

Сагынып көтеп алам.

Рәхим итегез минем патшалыгыма!

Җыр: “Сөмбелә” В. Вәлиева җыры. Балалар утыралар. Өч бала Сөмбелә янына чыга.

10 бала Алтын укалардан тезеп,

Теккән сары күлмәген.

Иң чибәр кыз, иң гүзәл кыз

Сөмбеләдә без бүген.

11 бала. Айларың да, елларың да

Төрледән-төрле синең.

Яңгырың да гел икенче,

Кояш та үзгә синең.

12 бала. Уңышларң бик күп булган,

Күптән җыеп алынган.

Яшел чирәмнәр өстенә

Сары келәм ябылган.

Сөмбелә. Рәхмәт сезгә,дусларым. (Утыралар)

Сүз бирәм Сентябрьгә, Рәхим ит чык бирегә!

Сентябрь.Мин беренче көзге ай,

Икмәк җыеп беткән ай.

Бәрәңге, кәбестә, кишер,

Бик күп булды чөгендер.

Эш беткәч, уйнарга ярый,

Дигән безнең бабайлар,

Әйдә, әйдә. Басыгыз,

Биеп күңел ачыгыз.

Татар парлы биюе. Түгәрәктә басып калалар.

Сөмбелә.Бик матур биедегез, дусларым. Ә беләсезме хәзер шәһәребездә ярминкәләр гөрли. Анда авыл хуҗалыгында җитештерелгән бар әйберне дә табарга була. Әйдәгез, мин дә сезне шул ярминкәләргә чакырам. “Базарлы” уйныйбыз.

Уен: “Базарлы”. Күңелле татар бию көенә башлап йөрүче бер балага килеп баса. Бала аның артыннан бара. Башлап йөрүче тагын бер балага баса. Башлап йөрүче хәзер уртада. 180 градуска борылалар. Икенче чыккан бала башлап йөрүче. Тезелешеп баралар, тагын бер балага басалар. Дүртәү 180 гр. борылалар. Өченче кушылган бала берәүне чакыра. Музыка алышына Бишәү уртада түгәрәк ясап бииләр, калганнар кул чаба. Музыка туктауга уртадагы балалар парлашалар. Кем парсыз кала, аңа сораулар бирелә.”Базардан нәрсә алдың? Аннан нәрсә пешерәсең?” Һ б.

Уен яңа баштан башлана. Утыралар.

Сөмбелә.Балалар, миңа сезнең белән бик күңелле. Сез шундый уңган, тырыш балалар икәнсез. Мин сезнең арада ялкау балалар юктыр дип уйлыйм.

Помидор маскасы кигән бала чыга.

Помидор.Сөмбелә, туктале, менә мине күр әле,

Нигә яшел бер битем?Нигә кызыл бер битем?

Сөмбелә.Карый) Чынлап та аңламыйм.

Помидор.Мине караучы малай

Исеме аның Рамай.

Бакчага һич килмәде.

Минем хәлне белмәде.

Помидорның сабагын

Күтәреп бәйләмәде.

Рамай су кереп йөрде,

Бакчада эшләмәде.

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде.

Сөмбелә.Ай-яй, Рамай уңмаган малай. Кая соң әле ул үзе?

Чакырыйкмы?

Сөмбелә.Чакырыгыз әле. Колагын борып җибәрик.

Малай чыга. Рамай ишек артыннан җавап бирә.

Малай.Рамай, Рамай, Тышта җылы, җитте май.

Яшелчәләр утыртырга Син дә кил соңга калмый.

Рамай. Киләм мин, киләм, Йөгерәм мин, йөгерәм.

Тик нишләптер көрәкне. Таба алмый интегәм.

Малай. Рамай, Рамай, Яшелчәләр үсәләр.

Син дә кил, безнең балалар. Бакчада су сибәләр.

Рамай. Киләм мин, киләм, Йөгерәм мин, йөгерәм.

Тик нишләптер лейканы Таба алмый интегәм.

Малай.Рамай, Рамай, Яшелчәләр үстеләр.

Хәзер уңыш бүләбез, Сине генә көтәбез.

Рамай (зур кәрзин тотып йөгереп керә)

Киләм мин, киләм, Йөгерәм мин, йөгерәм,

Менә нинди зур кәрзин Таптым мин өйдән.

Сөмбелә.Шушы мени инде Рамай?

Алып бар.Юк, Сөмбелә, бу Рамай түгел. Бу....(исемен әйтә).Без карап торт әле.

УЕН: Яшелчәләр җыю.

Сөмбелә.Сезнең уңган балалар икәнлегегезгә тагын бер кат ышандым. Ә хәзер мин Октябрь аемны чакырам. Син нәрсә белән сөендерәсең мине?

Октябрь. Мин көзнең уртасы,

Кырлар да бушап калды.

Миләшләрем, баланнарым

Тәмләнде, матурланды.

Яңгырларым явалар,

Җиргә шифа бит алар.

Алып бар.Безнең балалар да яңгырлы көннәрне яраталар. Яңгырлы көнне алар зонтик белән йориләр.

Зонтиклар белән бию.

Сөмбелә. Рәхмәт, сиңа, Октябрь аем. Кая минем Ноябрем?

Ноябрь. Минем айда җәнлекләрем

Кышка әзерләнәләр.

Кайсы тунын алыштыра,

Кайсы оясын ясый.

Ап-ак карларым да ява,

Яңгырым да тамчылый.

Ә балалар рәхәтләнеп.

Көзге бәйрәмнәр ясый.

Җыр: “Әйлән-бәйлән”( Ф.Әбүбәкеров муз. Р. Миңнуллин сүз.)

Түгәрәктә башкарыла. (Хоровод). Ярымтүгәрәктә калалар.

13 бала. Матур булды бәйрәмебез,

Ямьле үтте көнебез.

Табигатьнең бизәге ул,

Безнең алтын көнебез.

14 бала. Рәхмәт сиңа Көз-Сөмбелә.

Безне зур кунак иттең.

Күңелең киң, йөзең якты,

Ягымлы һәрбер сүзең.

Сөмбелә.Үзегезгә бик зур рәхмәт,

Ел да шулай килегез.

Көзнең иң матур көнендә

Көтәм сезне, белегез!

Менә сезгә бүләкләрем,

Көзге җиләк-җимешләрем.

(Кәрзин белән күчтәнәчләр бирә)

15 бала. Закружилась в небе Осень.

Закружила всё вокруг.

И листочки, и дождинки

По дорожке в сад бегут.

16 бала. Осень пышно нарядилась

И на праздник к нам пришла.

И корзину с угощеньем

Всем ребятам принесла.

Песня: «Осенняя» из репертуара Л. Хисматуллиной.

Балалар Сөмбеләгә рәхмәт әйтеп саубуллашып китәләр. Сөмбелә озатып кала.

Т Ә М А М.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Конкурсы для детей
Конкурсы по для 2 класса «Города-герои»
Конкурсы для детей
Конкурсы для детей
Конкурсы для детей
Конкурсы по для 6 класса «Загадки на логику»
Конкурсы для детей
Конкурсы по для дошкольников «Консультация для педагогов »
Комментарии
27.07.2020 11:51 Тимур
Спасибо огромное
27.07.2020 11:58 Тимур
Удобно и быстро
29.07.2020 13:56 Тимур
Очень содержательный
29.07.2020 13:57 Тимур
Сомьелэ
01.08.2020 19:12 Тимур
Рэхмэт
03.08.2020 08:47 Тимур
Эчтэлекле
04.08.2020 12:01 Тимур
Рекомендую
05.08.2020 09:20 Тимур
Огромное спасибо
05.08.2020 13:27 Тимур
Рәхмәт
18.08.2020 11:40 Тимур
Рәхмәт
20.08.2020 12:29 Тимур
Полезный сайт
21.08.2020 09:29 Тимур
Спасибо автору
25.08.2020 14:56 Тимур
Хороший материал
28.08.2020 12:08 Тимур
Спасибо
16.09.2020 12:24 Тимур
Хороший материал для осеннего праздника
30.09.2020 12:24 Тимур
Спасибо
01.10.2020 09:51 Тимур
Рәхмәт
13.02.2021 12:00 Тимур
Огромное спасибо, ползоваюсь с удовольствием
19.02.2021 10:58 Тимур
Амин бик нәтиҗәле бәйрәм булды, рәхмәт
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь