Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык йомгаклау дәресенең конспекты
«Без мәктәпкә әзер!»
Максат: балаларның белем дәрәҗәсен, аларның мәктәпкә әзерлеген ачыклау. Программа бурычлары:
1. Балаларда мәктәпкә кызыксыну һәм теләк уяту.
2.«Мәктәп», «Мәктәп кирәк-яраклары»темасы буенча балаларның сүзлек запасын киңәйтергә.
3. Әкият геройлары турында белемнәрен ныгыту; уку һәм мәктәп турында мәкальләр белән таныштыру.
4.10 эчендә кушу һәм алуга мисаллар чишүне ныгыту.
5.1 дән 10 га һәм 10 нан 1 гә (кире) санауны кабатлау.
6.Кәгазьбитендә шакмаклар буенча ориентлашуны камилләштерү.
7.Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү уку эшчәнлеген оештыра белү.
8.Хәтерне, игътибарлыкны, фикерләүләүне арттыру.
9. Балаларның мәктәп турында, мәктәп уңышлары һәм авырлыклар турында белемнәрен киңәйтергә, кагыйдәләрне белергә өйрәтүне дәвам итү.
Эшчәнлек барышы:
Релаксация минуты: (тыныч композиция яңгырый).
Балалар, кәефегез ничек? Минемкәефембик тә яхшы. Бүген барыбыз бергә булуыбыз белән мин бик шат. Без тыныч һәм игелекле, без ачык йөзле һәм ягымлы, без сәламәт.
Тәрбияче:Тиздән балалар бакчасында сезнең чыгарылыш кичәсе булачак. Сез инде мәктәпкә китәсез. Балалар бакчасында без сезнең белән уйнадык та, яздык та, мәсьәләләр дә чиштек һәм хәрефләр өйрәндек.
Тәрбияче:Сез инде күпнесәбеләсез, мәктәп турында. Хәзер сез моны расларсыз дип уйлыйм. Әйдәгез,уйнап алыйк.
Уен:«Уйла һәм әйт»
Мин сорауларбиреп туп ыргытам,туп тоткан кеше сораугаҗавапбирә.
1. Мәктәптә балаларга белем бирүче кешене ничек атыйлар? (укытучы)
2. Мәктәптә балаларны ничек атыйлар? (укучы)
3.Мәктәптәгебүлмә ничек атала? (сыйныф)
4. Укытучы укучыларга билгене кая куя? (көндәлек)
5. Ручка һәм карандашлар өчен тартма? (пенал)
6. Дәресләр арасында ял минуты ничек атала? (тәнәфес)
7. Укучыларязаторганөстәл-ул ... (парта)
8.Озак каникуллардан соң укучыларга укырга кайчан? (1 сентябрь)
Тәрбияче:Афәрин!Барсын да беләсез, шуңа күрә мин сезгә «мәктәп»уенын уйнарга тәкъдим итәм. Хәзер кыңгырау чыңлаячак, һәм безнең балалар бакчасы мәктәпкә әйләнәчәк. Сез укучылар, ә мин – укытучы булырмын?
(кыңгырау чыңлый)
Тәрбияче:Парталар артына утырганчы сөйләшеп алыйк әле.
Әйтегез әле, зинһар өчен, ә мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
1. Мәктәпкә дәрескә әзерләнергә өлгерү өчен 10 минут кала килергә кирәк.
2. Дәресләргә соңга калмыйча, тәнәфестән соң класска вакытында килергә кирәк.
3. Дәрестә укытучыларны игътибар белән тыңларга, читкә китмәскә кирәк.
4. Дәрес вакытында бары укытучы теләге белән генә сөйләшергә була.
5. Дәрес вакытында нәрсә дә булса әйтәсең килсә, сорауларга җавап бирергә, кулны күтәрергә кирәк.
6. Укытучы соравына җавап биргәндә, урындыктан басарга кирәк.
7. Шулай ук сыйныфка олы кеше кергән саен сәламләү йөзеннән урындыклардан басарга кирәк.
8. Кием-салым һәм мәктәп кирәк-яракларын тәртиптә тотарга кирәк.
9. Физкультура дәресләренә спорт формасын алып килергә дә онытмыйк.
Тәрбияче:Афәрин! Дәрес башланды парта артларына утырыйк,балалар.
Балалар, бакчада без әкиятләр белән таныштык. Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез әсәрнең исемен һәм авторын әйтерсез.
1.Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек? Г.Тукай, «Күбәләк белән бала»
2. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
Нинди әкияттән өзек? А.Алиш, «Куян кызы»
3. Жили-были муж да жена. Были у них дочка Машенька да сын Ванюшка.
Собрались раз отец с матерью в город и говорят Маше:
—Ну, дочка, будь умница: никуда не уходи, береги братца. А мы вам с базара гостинцев привезём.
Нинди әкияттән өзек? «Гуси -лебеди» народная сказка.
4. Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны саклакүседән,
Оясыннан чыгарма! М.Җәлил “Карак песи”
Тәрбияче: Булдырдыгыз рәхмәт. Тагын без мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныш бит. Мәктәп һәм уку турында мәкальләр беләсез име? Ярар, мин башлыйм мәкальне, ә сез дәвам итәрсез.
Китап — белем чишмәсе.
Күп укыган күп белер.
Белемдә көч.
Кояш җирне яктырта, уку кешене.
Аз сөйлә, күп бел.
Тәрбияче:Кыңгырау чыңлый һәм безне ял итәргә чакыра. Тәнәфестә нәрсә белән шөгыльләнергә була? (балалар җаваплары) мин сезгә уйнарга тәкъдим итәм. Сикереп 1дән 10га кадәр һәм кире 10нан 1гә кадәр санарга кирәк булачак.
Уен: «Дөрес итеп сана»
Тәрбияче:Менә инде кабат кыңгырау чыңлый һәм барыбызны да дәрескә чакыра.
Тәрбияче: Икенчедәрес-МАТЕМАТИКА.
Әмма парта артына утырганчы, сезгә үз урыныгызны табарга кирәк. Өстәлләрдә 1дән 10га кадәр саннар ята. Балаларга 10 эчендә алуга һәм кушуга мисаллар белән карточкалар тәкъдим ителә. Балалар мисалны чишеп җавабындагы санны өстәл өстеннән таба һәм шул урынга утыра. Тәрбияче тикшерә.
Барыгыз да биремне үтәп, үз урыннарыгызны таптымы? Ә хәзер бездә математик разминка.
1. Атнаның икенче көне.
2. Атнада ничә көн?
3. Өчпочмакның ничә почмагы бар?
4. Кыш айлары.
5. Турыпочмактаничә як бар?
6. Ел фасылларыната.
7. 5 санының күршеләре нинди?
8.6 дан зуррак , әмма 8азрак сан.
Тәрбияче:Дәресне дәвам итәбез, мин сезнең өчен мәсьәләләр әзерләдем. Баштан, әйдәгез, искә төшерик, нинди өлештән тора ?
Балалар: Шарт, сорау, карар,җавап.
Тәрбияче:Игътибар белән карагыз һәм мәсьәлә төзибез.
Рәсем буенча эш.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, әфәрин. Катлауландырам эшне, игътибар белән тыңлагыз әле.Рәсем буенча түгел бу мәсьәлә.
Өстәлдә ваза тора, вазада 3 алма һәм 4 банан ята. Өстәл вазада барысы ничә яшелчә ята?
Балалар: Алма,банан яшелчә түгел.
Тәрбияче:Өстәл буенча төрле төстәгетәгәрмәч тәгәри : бер почмагы – Кызыл, Икенчесе-яшел, Өченчесе – сары. Кайчан тәгәрмәч өстәл кырыена кадәр җитә, нинди төс без күрербез?
Балалар:Тәгәрмәч түгәрәк, аның почмаклары юк.
Тәрбияче: Менә яңадан кыңгырау чыңлый һәм безне ял итәргә чакыра. Укучылар тәнәфесне күңелле генә түгел, файдалы да үткәрик әле. Тагын уйныйсыгыз киләме?
Балалар: Килә.
Уен «Киресенчә».
Кайнар-салкын
Якты-караңгы
Тиз-әкрен
Яшь-карт
Йомшак-каты
Куркак-батыр
Киң-тар
Җиңел-авыр
Ак-кара
Тәрбияче:Менә кабат кыңгырау чыңлый һәм безне татар теле дәресенә чакыра.Ә хәзер, әйдәгез, аваз хәрефтән нәрсә белән аерыла?
Балалар: Авазны ишетәбез, әйтәбез. Хәрефне күрәбез, язабыз.
Тәрбияче: Бик, дөрес балалар, уен уйнап алабыз.
Уен «Дөрес итеп урнаштыр»
Авазларны сузык һәм тартыкка, ә сузыкны тагын ике төркемгә,тартыкны да шулай ук ике төркемгә бүләбез.
Тәрбияче: Ә хәзер, китап һәм язып карыйк. Иҗеккә бүлеп әйтеп курсәтик әле.
Булдырдыгыз, балалар, бик әйбәт. Мин сезгә тагын бик кызык бирем әзерләдем. Исемегез нинди авазга башлана, шул авазга яңа сүз уйлап такбарга кирәк булачак.
Мәсәлән: Гөлүсә- гөмбә.
Тәрбияче: Ә хәзер карандашны алыйк һәм тагын бер биремне үтик. Шунда күрәсез инде, бүген дәрестә нинди бәя алганыгызны.
График диктант.
Направо9 клеток
Вниз 2 клетки
Влево 7
Вниз 4
Направо7
Вниз 8
Влево 9
Вверх 2
Вправо7
Вверх 4
Влево 7
Вверх8
Тәрбияче: Димәк, сез бүген нинди билге алдыгыз?
Балалар:Бишле.
Тәрбияче:Балалар, менә сез бүген мәктәптә булып карадыгыз.Ошадымы сезгә? Сез миңа бик тә ошадыгыз. Мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укырсыз дип ышанып калам.