Конспект занятия на тему "Математика иленә сәяхәт" с детьми подготовительной группы и самоанализ занятия по ФГОС

Конспект занятия
Гильметдинова Лейсан Газинуровна
Содержимое публикации

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Математика иленә сәяхәт” дигән темага үткәрелгән эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:

Гильметдинова Ләйсән Газинур кызы

2016 ел

Тема: “ Математика иленә сәяхәт”

Балаларның яше: 6-7 яшь

Максат:балаларның танып белү һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

Үстерү бурычы: 1 дән 10 га кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунекмәләрен ныгыту. Геометрик фигуралар турында белемнәрен киңәйтү. Тирә- юньдә ориентлашуларын камилләштерү.

Тәрбия бурычы: балаларда мөсәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: башлангыч үлчәү күнекмәләре бирү. 10 эчендәге саннарны кечкенәрәк саннарга таркатырга өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль- коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, дидактик уен, карточкалар белән эш, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: магнит такта, кәгазь тасмалар, геометрик фигуралар ясалган карточкалар, мәсьәлә төзер өчен ясалган агачлар, санау өчен туп, ИКТ-презентация “Математика иленә сәяхәт”

Алдан үткәрелгән эш: көз айлары һәматна көннәре турында әңгәмә оештыру.

Эшчәнлек барышы

1.Кереш өлеш

- оештыру моменты

- хат уку

2. Төп өлеш

-сәяхәткә китү

- уен “Тәртип буенча сана”

- ял минуты

- мәсьәләләр чишү

- дидактик уен “Төшеп калган фигураны тап”

3. Практи

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә бик күп кунаклар килгәннәр,әйдәгез аларга хәерле көн телик. Ә хәзер тәрәзәгә күз салыйк. Нинди матур төсләргә күмелгән бит безнең бакчабыз. Әйдәгез әле балалар , сезнең белән яхшы кәефне бүлешәбез.

Психогимнастика. Бергәләп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның якты нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк,

Тырышып белем алыр өчен

Шөгылебезне башлыйк.

Карагыз балалар, электрон почтага хат килгән . Әйдәгез шул хатны укып карыйк әле. Бу хат математика илендә яшәүче патша кызыннан икән. (Хатны укыйлар.)

Кадерле балалар! Сезнең төркемгә бик акыллы, зирәк балалар йөри . Тиздән мәктәпкә барырга җыенасыз икән.Минем сезнең белән танышасым һәм кунакка чакырасым килә. Минем янга килеп җиткәнче,бик кызыклы эчтәлекле биремнәр очрар. Шул биремнәрне үтәсәгез минем янга бик тиз килеп җитәрсез. Уңышлар сезгә !

(1 слайд) Балалар, математика илендә яшәүче патша кызына кунакка барабызмы ? Анда нинди транспортка утырып барыйк?(Балалар тәкъдим итәләр). Балалар бу гади генә поезд түгел, ә тылсымлы поезд. Ул килсен өчен безгә биремнәр эшләргә кирәк. Балалар менә математика илендә яшәүче патша кызы безгә ике бирем калдырган. Шул ике биремне дөрес итеп эшләсәк, без тылсымлы поездга утырып сәяхәткә китәчәкбез.

Безнең каршыбызда шарлар очып йөри, менә шушы шарларны сан тәртибе буенча тезәргә кирәк. (Балалар җавабы, 1-10 га кадәр тәртип саны буенча санап күрсәтәләр).Менә биремебез үтәлде.

( 2 слайд).Балалар, безнең тылсымлы поездыбыз килергә чыккан инде. Безгә хәзер поезд тукталышына барырга кирәк.

(3 слайд) Карагыз әле балалар, безнең каршыбызда 3 юл бар. Тизрәк барып җитәр өчен кайсы юлны сайлыйбыз? Күз белән чагыштырып карыйк әле. (Балаларның җавабы :Сары ук белән күрсәтелгән юл кызыл ук белән күрсәтелгән юлдан кыскарак .Ә зәңгәр ук белән күрсәтелгән юл кызыл ук белән күрсәтелгән юлга караганда озынрак)

Ә хәзер тактага карыйк ,сез тактада нәрсәләр күрәсез?(Тактага өч төрле озынлыкта тасмалар ябыштырылган)

Балалар тасмаларны ничек итеп чагыштырабыз?(Тасмаларны бер-берсенең кырыена куеп карап була, тагын, берсенең өстенә икенчесен куеп карап була, аның өчен тасманың бер башы икенче тасманың бер башы белән тигез булырга тиеш). Дөрес балалар, афәрин.

(3 слайд) Менә балалар, безнең тылсымлы поезд килеп тә җиткән .Ә хәзер утырыйк та, математика илендә яшәүче патша кызына юл тотыйк. Балалар поезда барганда минем сорауларыма җавап бирегез әле.

Безгә нинди ел фасылы килеп җитте?

Көз айларын санап күрсәтегез.

Атна көннәрен искә төшереп китик әле.

Балалар бүген атнаның кайсы көне?

Бер атнада ничә көн бар?

Менә балалар беренче тукталышка килеп тә җиттек. Әйдәгез ял итеп алабыз.

(9 слайд)(Ял минуты тукталышы). Туп ярдәмендә 10нан 1гә кадәр кирегә саныйлар.

(10 слайд) Балалар поездга утырыйк та, юлыбызны дәвам итик.

(11 слайд )( Икенче тукталыш мәсьәләләр тукталышы)Бермәсьәлә экранда эшләнә , ә ике мәсьәләне балалар үзләре төзеп карыйлар.

(12 слайд) Балалар юлыбызны дәвам итик, икенче тукталышка китик.

(13, 14 нче слайдлар)

Менә балалар без сезнең белән “ Саннар” тукталышына килеп җиттек. Бу шәһәрдә ни булды икән. Әлеге йортларда саннар бик моңсу күренәләр. Балалар , алар үзләренең күршеләрен югалтканнар түгелме соң? Булышабызмы саннарга?(Саннарны табып, аларның кайда урнашканнарын аңлатып бирәләр).

Балалар безнең поездыбыз тизлеген көчәйтә башлады , безгә икенче тукталышка юл тотарга вакыт .(15 слайд)

-Балалар без нинди тукталышка килеп җиттек.(балалар җавабы: геометрик фигуралар тукталышы).

(16,17 слайд) Балалар безгә монда бер бирем эшләргә кирәк ,биремне кем аңлатып бирә.( бер бала биремне аңлата һәм “Югалган фигураларны тап” дигән дидактик уен уйнала).Балалар без патша кызына кунакка барабыз бит, әйдәгез бүләк итеп геометрик фигуралардан үзебезнең портретларыбызны җыеп, бүләк итеп калдырыйк. (Эшләп бетергәч, балалар бер- берсенең эшен бәялиләр).

Киләсе тукталыш ахыргы тукталыш, әйдәгез поездга утырыйк та юлыбызны дәвам итик.(18 слайд).

(19 слайд) Балалар без математика илендә яшәүче патша кызы янына килеп тә җиттек. Сезнең бүләкләрегезне күреп, патша кызы бик сөенгән һәм үзегезгә дә күчтәнәч әзерләгән . (Тәрбияче балаларга күчтәнәчне ачып күрсәтә ).

-Балалар безнең килгән кунакларыбызга да бүләгебез бар бит , әйдәгез шул янчыктагы яхшы кәефне өләшеп чыгыйк.(Балалар смайликлар өләшеп чыгалар)

- Балалар сезгә сәяхәтебез ошадымы?

- Нәрсәсе белән ошады?

- Бүген өйләрегезгә кайткач бу сәяхәтебез турында кемнәргә сөйләр идегез?

(балаларның җавабы)

- Балалар бүген сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады, сез барыгыз да актив катнаштыгыз, мин сезнең белән горурланам.

- Балалар безгә инде бакчабызга кайтырга да вакыт җитте. Безне патша кызы янына алып килгән тылсымлы поезд математикалар иленең патшалыгына юл тоткан. Ел ахырына ул патшалыкка без дә барып җитәрбез әле. Әлегә безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Ә анда кайтыр өчен, патша кызы безгә тылсымлы Лимузин машинасы бүләк итә. Аның белән без бик тиз кайтып җитәрбез.

- Әйдәгез балалар, күңелле итеп җырлап бакчабызга юл тотыйк. Җыр “Мин шофер”.(Балалар төркемнән җырлап чыгып китәләр)

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Математика иленә сәяхәт” дигән темага үткәрелгән эшчәнлек барышына Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп самоанализ..

Тәрбияче:

Гильметдинова Ләйсән Газинур кызы

2016 ел

Мин Гильметдинова Ләйсән Газинур кызы Янил авылы балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияче булып эшлим.Бүген 28 октябрь көнне, иң гади математик күзаллауны үстерү шөгыле буенча, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Математика иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль үткәрдем.Шөгыльнең төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Әлеге шөгыльдә 9 бала катнашырга тиеш иде. 3 бала авыру сәбәпле шуларның 6сы катнашты.Эшчәнлек барышының максаты: балаларның танып белү һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.Үз күзлегемнән чыгып караганда шөгыль вакытында башланып китте. Тәрбияче белән бер рәттән балалар да шөгыльгә тулысынча әзер иделәр. Эшчәнлек барышының һәр өлешендә күрсәтмә, белем бирү һәм дидактик материаллар кулланылды. Мәсәлән, озынлык һәм кыскалыкны чагыштыру өчен тасмалар, мәсьәлә төзер өчен агач макеты, карточкалар һәм геометрик фигуралардан әзерләнгән таратма материаллар. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрне ныгыту өчен “Төшеп калган геометрик фигураларны тап”, “Күчтәнәчкә торт” дип аталган дидактик уеннар уйнатылды. Шулай ук, “Математика иленә сәяхәт” дип исемләнгән ИКТ- презентация кулланылды.Төркемнең торышы санитар нормаларга туры килә. Әлеге шөгыльнең план конспекты Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясе астында төзелгән төп белем бирү программасына нигезләнелде. Шулай ук, календарь тематик планга һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә.Эшчәнлек барышының һәр мизгеле теманы ачып бирүгә нигезләнгән. Шөгыльдә интеграль белем бирү өлкәләре кулланылды: танып белү үсеше; физик үсеш; сөйләм үсеше; социаль- коммуникатив үсеш; эстетик- сәнгать үсеше.Танып белү үсеше өлкәсе балаларның күз белән чагыштырып юл, тасмалар озынлыгын табарга өйрәтүне, 1дән 10 га кадәр саннарны кирегә таба санауны һәм экрандагы “Саннарның күршеләрен тап” дигән дидактик уен ярдәмендә пространствода ориентлашуны, “Төшеп калган геометрик фигураларны табып куй” дигән дидактик уен аша геометрик фигуралар турында, аларның төсе, формасы, үлчәмнәре, саны турында белемнәрен ныгытуны үз эченә алды. Балаларның кызыксыну өлкәсе киңәйтелде, танып белү омтылышы көчәйде.Физик үсеш өлкәсе буенча карасак, эшчәнлек барышы балаларның хәрәкәтләнү, шул исәптән координация һәм сыгылмалык кебек физик сыйфатларны үстерүгә дә юнәлтелгән иде. Туп белән уйнатылган “Саннарны кирегә сана” дигән хәрәкәтле уен шуның мисалы булып тора. Шулай ук, эшчәнлек барышында дидактик уен аша кулчукларының төгәл хәрәкәтләр ясау(эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән күнегү эшләнде.Сөйләм үсеше өлкәсенә килсәк, шөгыльнең оештыру моменты психогимнастика белән башланып китте һәм сөйләү күнекмәләре камилләштерелде. “Саннарны тәртип буенча урнаштыр” дигән дидактик уен аша, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзү биремен үтәгәндә грамматик яктан дөресдиалогик һәм монологик бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелде. Эшчәнлек барышында математика терминнарын дөрес ишетү, әйтү күнекмәләре камилләштерелде. Социаль- коммуникатив үсеш өлкәсе эчәнлек барышының берничә моментында чагылыш тапты. Мәсьәләләр төзегәндә, геометрик фигуралар белән дидактик уен уйнаганда, атна көннәре, ел фасыллары буенча сорауларга җавап биргән вакытта балаларда мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш- гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдырылды. Ял минутында яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләре үстерелде. Бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнде. Эстетик- сәнгать үсеше өлкәсендә шөгыль барышында әйләнә- тирә дөньяга эстетик караш тәрбияләнде, ял минутларында, эшчәнлекнең йомгаклау өлешендә “Мин шофер” дигән җыр ярдәмендә балаларда нәфис сәнгать әсәрләрен мәгънәви яктан аңлауның алшартлары үстерелде.Бүгенге эшчәнлек барышының психологик һәм педагогик таләпләре балаларның яшенә һәм индивидуаль үсешенә туры килә. Балаларга бирелгән иҗади эшчәнлекнең күләме һәр баланың мөмкинчелеген исәпкә алып дөрес итеп билгеләнде. Балаларныңэшчәнлек барышындагы активлыгы теманы аңларга, хәтердә калдырырга теләү омтылышыннан чыгып билгеләнде. Һәм иҗади эш белән ныгытылып барылды. Мисал өчен,экранда күрсәтелгән, аңлатылган геометрик фигуралар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә “ Күчтәнәчкә торт”дигән иҗади эш башкардылар.Әлеге иҗади эш балаларның шәхси фикерләвен, шәхси фантазияләрен үстерде. Ә инде “Төшеп калган фигураларны тап” дигән дидактик уен бирелгән инструкцияне бозмыйча, балаларда үзләренә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итте.Бүгенге шөгыльдә балалар бик теләп катнаштылар. Бирелгән сорауларга тулысынча җавап бирергә тырыштылар. Эшчәнлек барышындагы үзләренә аңлаешлы биремнәрне мөстәкыйль рәвештә, җиренә җиткереп эшләделәр. Дидактик уеннарда килеп чыккан хаталарны уйлап, мөстәкыйль рәвештә төзәттеләр. Шулай ук, үзләренең һәм иптәшләренең эшләгән эшләренә бәя бирделәр. Белгәнебезчә, эшчәнлек барышы никадәр кызыклырак булса балаларга бирелгән материал да хәтерләрендә шул кадәр күбрәк кала, бүгенге шөгыльдә хәрәкәтле, дидактик уеннар белән үрелеп барылды һәм шуның нәтиҗәсендә эшләнгән биремнәр балаларның хәтерендә калгандыр дип уйлыйм. Эшчәнлек барышында балалар белән активлаштыру, әңгәмә ярдәмендә шәхси эш алып барылды. Һәм һәр баланың индивидуаль мөмкинчелеген исәпкә алып коллектив белән дидактик уен уйналды. Шуннан чыгып, шөгыльдә үстерү, тәрбия һәм белем бирү бурычларытөзелде.Шөгыль санитар нормаларга туры килә. Аның дәлиле булып, уен эшчәнлекләренең чиратлаштырылып килүе, уеннарның сәламәтлеккә зыян китермәслек булуы, биремнәрнең озак , ялыктыргыч булмавы, күздә тотыла. Мисал өчен, ял минуты тиешле вакытта үткәрелде һәм өстәлдә уйнаган дидактик уен белән чиратлаштырылды. Балаларның өстәл артында дөрес утыруларына зур игътибар бирелде.Эшчәнлек барышында балалар үз теләкләре белән мөстәкыйль рәвештә уен, әңгәмә, сорау кебек алымнар кулландылар. Шуның нәтиҗәсендә шөгыль күтәренке рухта узды һәм балаларда зур кызысыну уятты. Балалар эшчәнлек барышында тәрбиячегә һәм бер -берсенә карата ягымлы, яхшы мөгаләмәдә булдылар. Шуның нәтиҗәсендә уен, үстерү, тәрбияви моментларда балаларның үз- үзләрен тотышы дөрес оештырылды дип уйлыйм. Һәм тәрбияченең дөрес, сәнгатьле сөйләме, ягымлы тавышы, балалар белән эшләгәндә актерлык сәләте кебек сыйфатлар булуы, үзеңне балалар белән беррәткә куеп сөйләшү, мактау, үсендерү кебек алымнар куллану баларның күңелен яулап алырга ярдәм итә һәм алар үткәрелгән эшчәнлек барышында чагылыш тапты дип исәплим. Эшчәнлек барышында мин куелган максатка ирештем дип уйлыйм. Балалар бүгенге шөгыльдә алган белемнәрен тормышта куллана алырлар дип ышанып калам.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Математика
Конспект занятия по математике для 6 класса ««Обратная пропорциональная зависимость»»
Математика
Уроки по математике для 5 класса «Урок по теме "Признаки делимости на 2,5,10"»
Математика
Математика
Презентации по математике для дошкольников «Презентация»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь