Язгы әкият

Конспект занятия
Интегрированное занятие"Язгы әкият" для средних групп.Цель:Закреплять,систематизировать знания детей о временах года. Развитие словарного запаса , творческого мышления. Пробудить у детей бодрость духа, желание весело играть.Закрепление знаний,полученных детьми по образовательной,воспитательной, познавательной деятельности; воспитание положительных эмоций от занятий.
Рашитова Рамзия Сабитовна
Содержимое публикации

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

Детский сад комбинированного вида №105 “Дюймовочка”

г.Набережные Челны

Уртанчылар төркемендә катнаш шөгыль

конспекты.

Язгы әкият”

Төзеде:Рашитова Р.С.

I кв.категорияле тәрбияче

2021 ел

Уртанчылар төркемендә катнаш

шөгыль конспекты:”Язгы әкият”

Максат:Балаларның яз ел фасылы турындагы белемнәрен ныгыту,системага салу . Сүз байлыгын , иҗади фикер йөртүне үстерү. Балаларда күңел күтәренкелеге, шат уйнау теләге уяту.Балаларның белем,тәрбия,танып-белү эшчәнлекләре буенча алган белемнәрен ныгыту; шөгыльдән уңай хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы

1.Ел фасыллары,табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрне ныгыту.

2.1-5 кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту.

3.Кыргый һәм йорт хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту.

4.Татар халык әкиятләрен аерырга өйрәтү.

5.Балалар белән тәҗрибә үткәрү.(чәчәк утырту)

6.Балаларның сөйләмнәрен ныгыту,сорауларга дөрес,тулы җавап бирүләренә ирешү.

Үстерелешле бурыч:

1.Диалогик сөйләмне үстерү.

2.Балаларның сүзлек запасын баету.

3.Игътибарларын,мөстәкыйльлекләрен үстерү.

4.Үрнәк буенча эшләргә өйрәтү.

Тәрбия бирү бурычы:

1.Күтәренке кәеф булдыру.

2.Шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

4.Балаларда бер-берсенә юл куя белү хисләре тәрбияләү.

5.Балаларда кызыксыну, ярату ,персонажларга эмоциональ-уңай хисләр тәрбияләү.

Күрсәтмә материаллар:яз турында рәсемнәр, картина, умырзая чәчәге рәсеме, тузганак рәсеме ,кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре(слайдлар),

маскалар.

Тарату материалы:чәчәк утырту өчен савыт җир белән,орлык,салфетка.

Шөгыль барышы.

1.Тәрбияче:Хәерле көн,балалар! Әйдәгез әле килгән кунакларыбыз белән исәнләшик.Психогимнастика:

Кулларга без тотындык

Бер-беребезгә елмайдык.

Елмая,көлә кояш

Без дә елмаек бераз.

Балалар кәефләрегез ничек?(яхшы,әйбәт,шәп,искиткеч)

2.Менә, балалар, бөтенегезнең дә кәефе әйбәт.Хәзер мин сезгә балалар бер әкият сөйлим.

Борын-борын заманда зур бер патшалыкта, кара урманнан ерак,  бик матур бер урында булган ди “Чуар тавык” исемле балалар бакчасы. Бубакчагабер хат килгән.Ул хатныЯз җибәргән. Менә нәрсә яза Яз:

– “Исәнмесез кадерле балалар! Миңа ярдәм итегез. Минем патшалыгымда Усал Җил күп начарлыклар эшләде.Сезнең ярдәмнән башка мин хакимлек итә алмыйм,чөнки монда бөтен нәрсә буталды.Балалар, булышабызмы Язга?

Әйе.

3.Хатта биремнәр бар , биремнәрне үтәсәк, без Язга ярдәм итәчәкбез. Әгәр беренче биремне үтәсәк, без сезнең белән, урманга барып чыгачакбыз.

Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Яз.

Әйдәгез аның билгеләрен искәтөшерик әле. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешдәр була?(кояш җылыта,кар эри,кошлар җылы яктан кайта,сулар ага,тамчы тама)

-Яз ае ничә айдан тора?Язның беренче ае нинди?(Март,апрель,май)

Булдырдыгыз, балалар.

Балалар, без сезнең белән шундый матур сүзләр уйладык, хәттә урманга барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

4.Менә урманга килеп җиттек.Балалар игътибар белән карагыз әле,монда нәрсәләр үсә?

(гөмбә,чыршы,җиләк,чәчәкләр)Нәрсәләр үскәнен белер өчен картина янына киләбез, хәзер саныйбыз һәм тиешле саннарны куябыз.

5.ИКТ уен “Дүртенчесе артык”.(йорт һәм кыргый хайваннар)

- Балалар, Усал Җил шундый каты искән һәм бухайваннарны адаштырган. Әйдәгез аларга үзурыннарын табарга булышабыз.

-Димәк,йорт хайваннары кайда яши?(авылда),ә кыргый хайваннар кайда яшиләр?(урманда)

Физминутка

Әйдәгез шушы хайваннарыбыз белән бераз ял итеп алабыз.(төлке,куян,аю маскаларын киепҗырлы-биюле уен)

1. Бар монда зур төлке,

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке , төлке кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

2.Бар монда зур аю ,

Зур аю, матур аю. (2тапкыр)

Аю,аю кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр).

3. Бар монда зур куян,

Зур куян ,матуркуян. (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

6.Усал җил әкиятләр илен дә бутап бетергән әйдәгез әле бергәләп ярдәм итик әкиятләр иленә.Хәзер мин сезгә әкиятнең өзекләрен укыйм,ә сез нинди әкият икәнен һәм авторын әйтәсез,тиешле рәсемне табып элеп куясыз .(“Су анасы”Г.Тукай,”Өч кыз”татар халык әкияте,”Куян кызы”А.Алиш,”Чукмар белән тукмар”А.Алиш

7.Уен “Рәсемне җый”2 командага бүленәбез:кызлар һәм малайлар командасы.

Усал җил рәсемнәрне дә бутап бетергән,хәзер өстәлләр янына киләбез,киселгән рәсемнәрне дөрес итеп җыябыз.

-Нәрсәләр килеп чыкты?(чәчәкләр)

-Бу чәчәкләрнең исемнәре ничек?(умырзая,тузганак)

-Умырзая язның нинди чәчәге.(беренче)

- Булдырдыгыз, балалар,ә сез балалар үзегез чәчәкләр яратасызмы?

8.Балалар,әйдәгез без сезнең белән бүген нәни бакчачылар булабыз,матур чәчәкләр утыртабыз,чөнки усал җил язның утырткан чәчәкләрен дә очыртып бетергән.Бергәләп эшне башлыйбыз.

(балалар чәчәкләр утырталар)

Яз керә

-Исәнмисез,нәни дусларым! Сез мине таныдыгызмы?Әйе,мин Яз!

Балалар сез миңа шундый булыштыгыз,усал җилне җиңдегез,хәзер бөтен җирдә яз хакимлек итәчәк.

-Тәрбияче:Яз,без син килүгә балалар белән матур чәчәкләр утырттык.

-Яз:Рәхмәт,балалар,сез шундый акыллы,күп беләсез һәм мин сезгә күчтәнәч алып килдем.Сау булыгыз.(яз китә)

-Тәрбияче:Балалар сезгә ошадымы шөгылебез?Нәрсәләр ошады?Без кемгә булыштык?

 

 

 

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Литература
Презентации по литературе для 9 класса «Викторина по трагедии У.Шекспира "Ромео и Джульетта"»
Литература
Конспект занятия по литературе для «Конспект занятия в старшей группе "День Победы"»
Литература
Презентации по литературе для «Дружба с книгой»
Литература
Конспект занятия по литературе для «Зимние посиделки»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь