Ата-аналар өчен консультация. "Фланелеграфтагы театр".

Воспитание детей
Фланелеграфтагы театр - бала белән эшләүнең искиткеч ысулларының берсе. Бу җитештерү һәм күрсәтү өчен иң җиңел алым.
Низамова Зульфия Ильфатовна
Содержимое публикации

Ата-аналар өчен консультация.

"Фланелеграфтагы театр".

Низамова З.И.

Фланелеграфтагы театр - бала белән эшләүнең искиткеч ысулларының берсе. Бу җитештерү һәм күрсәтү өчен иң җиңел алым. Рәсемнәр яссы, алар фланель белән капланган махсус тактада күрсәтелә. Такта янында басып, тәрбияче әкият сөйли һәм, эш барышында, тактага персонажлар һәм рәсемнәр бер-бер артлы куелып барыла. Балалар өстәл алдында утыралар, әкиятне кызыксынып тыңлыйлар һәм тактадагы рәсемнәрне карыйлар.

Башта фланель тактасы ясарга кирәк. Моның өчен фанера, нечкә такта яки калын картоннан ясалган турыпочмаклы тактада җиңел фланель тукыма беркетергә кирәк. Тактаның торышы тотрыклы булырга тиеш. Тактаны рамка белән алыштыру кирәкми, чөнки рамдагы фланель кысыла һәм рәсемнәр кубып төшәчәк. Тукыма белән ясалган такта махсус тартмада сакланырга тиеш, болай эшләгәндә, аны озак вакытлар кулланырга мөмкин.

Фланелеграф өчен әкиятләр әзерләүнең мөһим өлеше – билгеле бер кагыйдәләр буенча рәсемнәр әзерләу. Сез китаплардан яки төсле битләрдән үзегез кисеп тиешле иллюстрацияләр куллана аласыз. Мин үзем әкиятләр өчен барлык фигураларны принтердан калын кәгазьдән бастырып чыгардым, тасма белән ламинатладым. Һәрбер фигура арткы ягыннан ябыштыргыч тасма белән капланган.

Балалар театрның бу төре белән бик кызыксыналар. Балаларга фланельдә рәсемнәр театры булдыру идеясы турында сөйләргә һәм аларны бу кызыклы эштә катнашырга чакырырга кирәк. Кирәкле рәсемнәр белән нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтергә, рәсемнәрне үзләреннән кистерергә һәм ябыштырырга рөхсәт бирергә кирәк.

Һәрбер әкиятнең аерым конвертта яки папкада сакланырлык рәсемнәр җыелмасы булырга тиеш.

Комплекттагы персонажлар бер-берсенә туры килергә тиеш. Тиен Бүредән зуррак, Йомры Икмәк Төлкедән зуррак булырга тиеш түгел.

Рәсемнәрне урнаштыру өчен берничә кагыйдә бар:

-Рәсемнәрне бөтен тактага тигез урнаштырыгыз;

-Персонажлар арасында күпмедер ара булырга тиеш;

-Сөйләшүче персонажлар бер-берсенә каршы булырга тиеш;

-Сөйләшүче персонажлар арасында нинди дә булса детальбулырга тиеш түгел;

-Тулы булмаган рәсемнәр экран читенә куела, мәсәлән, йортлар, агачлар рәсемнең экраннан тыш дәвамы бар дигән тәэсир тудыру өчен кирәк.

Фланелеграф белән ничек эшләргә? Фланелеграф өстәлгә куела, хикәяләүче басып тора яки урындыкта утыра. Кирәкле рәсемнәр бер үк өстәлгә яки бүтән кечкенә өстәлгә урнаштырыла. Рәсем сайлаганда ялгышмас өчен, аларның һәрберсенең артында тәртип саны булырга тиеш.

Әкиятне сөйләгәндә әкрен генә сөйләгез, балаларның эчтәлекне аңларга һәм рәсемнәрне карарга вакытлары булсын.

Әкиятне сөйләгәндә үзегезне иркен хис итәр өчен, аны алдан кабатлап чыгыгыз. Әкиятне берьюлы ике бала күрсәтә ала, берсе сөйли, икенчесе тактага рәсемнәр куя.

Фланелеграф уеннары алган белемнәрне ныгытып кына калмый, мөстәкыйль фикерләү, сизү сәләтләрен үстерә, әкият уйнаганда сөйләм үсешен активлаштыра һәм кызыксыну үсешен стимуллаштыра.

Фланелеграфта өйрәнеп, без фигураларны яки рәсемнәрне күчерергә генә түгел, балаларга үз эшләре турында уйларга, фикер йөртергә, эксперимент ясарга мөмкинлек бирәбез.

Мондый курсәтмәлелекләр балаларда уңай эмоцияләр , яхшы кәеф тудыра, баланың фикер йөртүен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә, сәнгать белеме үсешенә ярдәм итә.

Фланелеграфны куллану өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Аны ясау бик җиңел, уеннар һәм өйрәнү мөмкинлекләре тәрбиячеләрнең, ата-аналарның һәм балаларның хыялына гына бәйле.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Работа с родителями
Разное по работе с родителями для дошкольников «Роль развивающих игр 2-3 лет»
Работа с родителями
Воспитание детей по работе с родителями для дошкольников «Навыки самообслуживания в жизни ребёнка»
Работа с родителями
Работа с родителями
Воспитание детей по работе с родителями для дошкольников «Обучающие игры для будущих первоклассников»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь