Сценарий детского татарского национального
праздника «Гусиное пёрышко».
Иртән, килү белән, кулларын юып, балалар милли киемнәр кияләр. Кызлар – ак чигүле яулыклар , алъяпкычлар бәйлилэр, малайлар – түбәтәйләр башларына кияләр.
Тәрбияче апа камыр баса – балалар булышалар – каймакка тоз, шикәр комы, сода салып бутыйлар. Эрегэн май, он белән тәрбияче камыр баса.
Шуннан соң тәрбияче апалар балалар алып килгэн бәрәңгене чистарталар. Олы балаларга аларны турарга бирәләр. Үзләре суган чистарталар, турыйлар, суга салалар.
Аннары түгәрәктә иртәнге исәнләшү була : - Исәнме, минем күзем…
Иртәнге аштан соң балалар тәрбияче апалары белән өстәлгә клеенка җәяләр, кечкенә такталар, кечкенә уклаулар тараталар. Мин такталарга он сибеп чыктым , балаларга кечкенә генә камыр кисәкләре өләштем. Аларны балалар куллары белән тәгәрәттеләр, шар ясадылар. Аннары такталарына куеп, бармаклары белән әкрен генә басып, түгәрәк коймак я түгәрәк кояш ясадылар.
Тәрбияче апа аш кашыгы белән камыр уртасына бәрәңге белән суганны эләшеп чыкты, ничек өчпочмакны ябырга күрсәтте, кечкенәләргә – булышты, ачылмас өчен бармакларны онга манып ныграк ике якны ябыштырып күрсәтте.
Өчпочмакларны ясап бетергәч, кулларны юып, матур милли киемнәр балаларга кигезәбез.
Малайларга – жилетлар, тюбәтәйләр, кызларга – алъяпкычлар, калфаклар, яулыклар бәйлибез.
Кулга кул тотышып – малай-кыз-малай-кыз ,”Каз канаты” җыры белән бүлмәгә керәбез, түгәрәккә басабыз.
-Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән көзге бәйрәмгә, “Каз өмәсе” дигән татар халык бәйрәменә җыелдык!
Менә инде беренче карлар да яуды, салкынайтты. Кыр казлары, кыр үрдәкләре, бүтән күчмә кошлар җылы якларга юл тоттылар.
Авылларда бу вакытта өмәләр башлана. Әйдәгез, без дә әби, бабай янына авылга барып кайтыйк.
-Азат, мә сиңа рул , син буген шофер буласың. Хэзер без авылга барабыз, әби,бабай янына.
Җыр “Барабыз, барабыз, авылга без барабыз,
Әби, бабай янына авылга без барабыз”.
“Өй” янына килеп җитәбез. Шакылдатабыз.
-Кем анда?- әби, бабай тавышы.
-Бу – без, балалар, кунакка кайттык!
“Әби”, “бабай” булып киенгән балалар өйдән чыгалар- Софа, Андрей- Янина, Асхат, балалар белән исәнләшәләр.
-Әби, бабай! Балалар көз турында бик күп җырлар, уеннар, биюләр өйрәнделәр.
Әби, бабай, басыгыз безнең белән тугәрәккә! Әйдәгез, бергә җырлап-биеп алыйк!
Җыр”Минем өем”.(Ахырында:- Монда яши песи! –Мин_ песи! Мияу, мияу, мин песи!
Монда яши эт Акбай!- Мин эт! Мин –Акбай!
Әйе шул, әйе шул, бу өй матур, бу өй зур!
(Акбай белән песи Мияу чыгалар –безнең дуслар).
-Әйдәгез, песи белән уйнап алабыз!
Җырлы- биюле түгәрәк “Песи кунакка килә!” Ахырында песигә боерыклар бирәбез:
-Песи, утыр! Балалар, песи нишли?
-Әйе, песи утыра! Песи, йокла! Балалар, песи нишли?
-Әйе ,песи йоклый! Песи, сикер! (йөгер! Мә, сөт эч!)
-Ә хәзер эт белән, Акбай белән уйныйбыз!
Җырлы – биюле түгәрәк “Акбай кунакка килә!” Аңа да боерыклар бирәбез.
-Әби, бабай, без бакчаларда мул уңыш үстердек! Хәзер без сезгә яшелчә бакчасы турында җырлап бирәбез!
“Бар матур бакча!” –җырлы – биюле түгәрәк.(кишер, суган, кәбестә, кыяр, бәрәңге).
-Бу –мин, бу – син, бу – без! Без – зурлар, без – дуслар! Әйдәгез, дуслык турында җырлап-биеп алыйк! “Дустым бар!” – җырлы- биюле түгәрәк.
-Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз!
Суда – йөзә, һавадан оча, җирдән йөри, безне ит белән сыйлый! Дөрес, бу – каз белән үрдәк!
Хәзер малайлар урындыкларга утыралар, ә кызлар – “Каз канаты” биюенә басалар.
“Каз канаты” биюе. Ахырында зур кызлар парга зур малайларны алып, “Дүдәк, дүдәкне” бииләр.(кечкенәләр урындыкларда утырып торалар). Парлы бию “Дүдәк, дүдәк”.
Ә хәзер кечкенәләр дә басыгыз түгәрәккә! Уйнап алыйк!
Җырлы-биюле түгәрәк “Чума үрдэк, чума каз”.
Ишеккә шакылдаталар. Ишек артында – капчык. Тәрбиячеләр капчыкны алып керәләр., ачалар.
Капчык эченнән кечкенә каз чыга.
-Менә нинди безгә күчтәнәч көз җибәргән! Рәхмэт сиңа, көз! Сау бул, көз! Исәнме, кыш!
Шуның белән безнең бәйрәмебез ахырына килеп җитте! Дөньялар тыныч булсын, күк йөзебез зәңгәр булсын, сугышлар булмасын, балаларыбыз, үзебез –исән-сау булыйк!
Әйдәгез, кечкенә каз бәбкәсе белән тагын “Каз канаты “ биюен биик!
Әби, бабай, безнең өчпочмакларыбыз да әзер! Әйдәгез , бергә чәй эчәбез!
Бергәләп чәй эчү, фотога төшү.