Кызлар-йолдызлар

Сценарии к 8 Марта
Сценарий праздника «Кызлар-йолдызлар» для проведения торжества в честь Международного женского дня. Готовый материал включает стихи, песни, конкурсы и поздравления, идеально подходящие для школьного утренника или классного часа. Практическая ценность — в полной готовности к использованию, что экономит время на подготовку. Образовательная значимость — в воспитании уважения к женщинам и развитии творческих способностей детей. Используйте этот яркий сценарий, чтобы подарить ученикам и их мамам незабываемый праздник.
Сайфуллина Чулпан Рашатовна
Сайфуллина Чулпан Рашатовна
Содержимое публикации

1 нче алып баручы:

 Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җанга, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

2 нче алып баручы:

Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Бәйрәмегез белән!

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә.
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

1 нче алып баручы:

Бәйрәмнең тарихына күз салыйк әле. Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән. Бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киегәннәр, көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм ирләр аларга бүләкләр биргәннәр.

2 нче алып баручы:

Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганнар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне, эш шартларын яхшыртуны таләп иткәннәр. Чөнки бу вакытта хатын-кызлар 16 сәгать, ә ирләр 10 сәгать кенә эшләгәннәр.

Америкадагы вакыйгалардан соң, 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Күп кенә кире кагулардан соң, әлеге көн 8 мартта бәйрәм ителә башлый.

Җыр: “ Эх, сез матур кызлар”

1 нче алып баручы -

Ярыш – уен уйнап алый әле. Әлеге ярыш – кызлар өчен- шәхси ярыш, жюри- егетләр булыр. Кызлар, баш очына китап куеп, төшермичә, урындыкны урап килергә тиеш булачаксыз. Иң төз, иң җитез кызны –билгелибез.

2нче алып баручы -

Матурлык, җитезлек буенча кызларны сынадык. Әйдә әле, Хәлил, хәзер белән укучыларны белем ягыннан да сынап карыйк

Мин сораулар бирәм, ә син кем беренче җавапны әйтә , шуңа конфетлар бирерсең

(сораулар яңгырый, 2 нче алып баручы дөрес җавап биргәннәргә конфет өләшә)

Яраткан кешенең төнлә тәрәзә каршында җырлый торган лирик җыры ничек атала?

Җавап:( Серенада).

Хатын-кыз күлмәгенең өч классик озынлыгын әйтегез.

Җавап:(Мини, миди, макси).

Дөньядагы иң беренче хатынның исеме нинди булган?

Җавап:(Ева)

Әкияттәге иң кечкенә хатын-кыз персонажы.

Җавап:(Дюймовочка)

Русалкага ничәнче размерлы чалбар кирәк? (?)

Җавап:( Койрыкка – итәк кирәк)

Дөньяда иң киң таралган хатын –кыз исеме .

Җавап:(Анна)

Царевна-лягушка” ның чын исеме

Җавап: (Василиса Премудрая)

Гадәттә, бу әйбер салкында җылыта, тик кайчагында аны аяк астына ташлыйлар. Бу нәрсә?

Җавап: перчатка

8 март- Халыкара хатын кызлар көне икәнен барыбыз да беләбез. Ә Халыкара матурлык көне дип кайсы көн игълан ителгән?

Җавап:(9 сентябрь)

Без аларны әзерлибез, ләкин аны ашап булмаячак. Нәрсә ул?

Җавап:(Дәресләр, өй эше)

Хәлил: Ә хәзер Сайфуллин Илгиз барлык матур кызларга багышлап җыр башкара “Кычыткан чыпчыгы”

Туган як” бию

ИЛЗИРӘ_РӘЗИЛӘ

Әнисе эштән кайта һәм улының идән юганын күрә.Ул сорый: - Улым, ни булды? Соңгы тапкыр математика буенча «икеле» куйганда син идәнне юган идең. Зинһар, әйт, нәрсә булды. - Берни дә! - улым җавап бирә. - Мин әле дәресләрне дә эшләдем, әни дә, хәтта тешләрне дә чистарттым. Әни әйләнә-тирәгә карап тора һәм моңсу тавышы белән сөйли: -Чүпне дә чыгаргансың, савыт-саба да югансың! Күрәсең, мине мәктәп директорына чакыралардыр…).Малай: - Курыкма, әни! Беркая да чакырмыйлар. Барысы да әйбәт! Шунда ук әйтергә кирәк иде, бу бары тик бер көн – Сигезенче март. Сезне бәйрәм белән котлыйм! Әни: - Ә иртәгә барысы да искечә булачакмы? – Әйе, искечә! Борчылма, әни!

Гүзәл-Хәлил-Эмиль

-Егетләр, ә сезнең бүген кайсыгыз бәйрәме хөрмәтенә нинди яхшы эш башкарды? - бер сорый.

Аңа җавап бирәләр: – Мин яңа костюм кидем һәм ... кулларын юдым!

Мин математика буенча өй эшен үзем эшләдем, партадашымнан күчермәдем.

Ә мин бүген бер генә кызны да төртеп екмадым.

Эмиль - Чыннан да, кызлар өчен без нинди генә батырлыклар кылмыйбыз!

Эмиль – Айгөл

-Улым, бар кибеткә барып кайт әле.

Әни, ә тылсымлы сүз?

Интернетыңны өзәм

Мәрьям – Айсылу

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

Эмиль - Гүзәл – Әни, мин уйнарга чыгам!
– Кем белән? Кайда уйныйсыз? Ничек уйныйсыз? Кайчан кайтасың? Нәрсә киясең? Тамагың тукмы? Телефоныңны алдыңмы?
– Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
– Бар чык.

8 март. Ире телевизор каршында диванда газета укып ята, хатыны савыт-саба юа.
– Калдыр, кадерлем, бүген сигезенче март бит, иртәгә юып бетерерсең.

Эмиль – Сәмирә

Нинди чәчәкләр яратасың?
– Розалар.
– Акмы, кызылмы?
– Кызыл.
– Аңлашылды. Ә пирожный белән шәмгә мөнәсәбәтең ничек?
– Уңай. Син нәрсә... миңа 8 мартка сюрприз әзерлисең?!
– Әйе. Сиңа “Вконтакте” дан җибәрергә открытка сайлыйм.

УЕН

Гүзәл “Матур сүзләр” уены оештырабыз.Сәхнәгә 5-6 малай чакырыла. Әниләргә, әбиләргә, кызларга әйтергә мөмкин булган барлык матур сүзләр әйтелә.

Алып баручы: Сөйкемле кызлар-иң гүзәл, шул ук вакытта егетләр аңлавы өчен катлаулы илаһи затлар. Күпме сер һәм табышмак яшеренә үзләрендә. Ә күпмесе безгә билгеле кебек тоела. Әйдәгез әле, егетләр, барлык белемнәрегезне, күнекмәләрегезне җыеп, интуициягә таянып, кызларны - 5 бармагыбыз кебек белүебезне күрсәтик.

Сораулар бирәм, бары тик егетләр генә җавап бирсеннәр, кызлар жюри булсыннар.

Болар икесе дә хатын – кыз аяк киемеме: вьетнамка, перуанка?

Җавап: Вьетнамка

Нинди сүз мода дөньясына кагылмый: пончо яки пончик?

Җавап: пончик

Кием-салым, прическа, макияжда индивидуаль стиль булдыру буенча мастер ничек атала? Стилист ВизажистМуляжист

Җавап:Стилист

Тирене махсус кремнар ярдәмендә тирән чистарту косметик процедурасы ничек атала? Диллинг Стиллинг Пиллинг

Җавап:Пиллинг

Шаянрак сорау: Хатын – кызның йөрәген яулау өчен ничә елмаю кирәк?

Җавап:(Ир- ат- ашказаны аша, хатын – кыз колаклары белән ярата)

Хатын-кызларның иң куркыныч коралы нинди?

Җавап:( (Елмаю)

Кызларныңның матурлыгын нинди предмет раслый?

Җавап: (Көзге)

Сабыйның әнисе йоклар алдыннан нинди тылсымлы җыр җырлый? Җавап: (Бишек җыры)

Суны иләк белән ташып буламы, егетләр? Кызлар ташый белә

Җавап:( (Башта катырырга кирәк)

Кызлар кия торган җиңсез күлмәк ничек атала

Җавап: (Сарафан)

ТЫЛСЫМЧЫЛАР”

Гүзәл: Иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган җыр . Нигматова А. “Мамочка любимая, мама моя”

Уен “Слепила из того что было” 3 әр укытучыдан торган 2 команда кирәк була. 1 кеше шарны кабарта, икенчесе яулык яптыра, 3нчесе фломастер белән күз, борын, авыз ясый.

Флешмоб “Незабудка”

1 нче алып баручы:

Күзләреңнең каралыгын

Шомырттан алдың мәллә?

Су буенда гына үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы .

 Кем бар тагын синдәй бүтән?

дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Сайфуллина Айсылу башкаруында җыр. “ Без бит авыл кызлары”

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Сценарии игры КВН по сценарии праздника для дошкольников «Математический КВН в старшей группе»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Технологическая карта развлечения «Наши руки не для скуки»»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для «День героя России»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий экологического развлечения «Бал цветов»»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий праздника ко Дню Защиты детей»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь