«Детский сад №10 «Милэшкэй» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района РТ»
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе «Мамадыш шәһәре 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы”
Милли ризыклар табын түрендә
Выполнила воспитатель 1кв. кат:
Садриева Миляуша Кашифовна
Уен - шөгыль «Милли ризыклар табын түрендә»
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)
Максат:
татар халкының милли ризыклары, тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү.
Бурычлар:
Тәрбия бурычы:пешекче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; өлкәннәргә, кунакларга карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: табышмаклар, шигырьләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: сүзлек запасын баету.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, сәнгати-эстетик, социаль-коммуникатив;
Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка, уен технологиясе “Синквейн”.
Сүзлек өстендә эш: татлы, йомшара, кабара, япма.
Җиһазлау, материал:
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр,табышмаклар әйтү,милли ризыклар белән танышу; пешекче хезмәте белән танышу.
-Балаларны татар халыкашлары белән таныштыруны дәвам итү;
- Табышмаклар, шигырьләр, җырлар кабатлау;
- Үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
- Төгәллек, игьтибарлык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру.
Җиһазлау:
куна тактасы, уклау, киселми торган пычаклар, алъяпкыч, пешекче киеме, он, йомырка, тоз, чәй содасы, милли ризыклар, магнитлы такта, магнитлы өчпочмаклар.
Шөгыль барышы:
Балалар: Исәнмесез кадерле кунаклар. Әйдәгез түрдән узыгыз.
Тәрбияче: Зурлап олы бәйрәмне
Җыелды татлы ашлар.
Гөбәдия, бәлешләр,
Пәрәмәч, өчпочмаклар.
Балалар, бу шигырь нәрсә турында?
Балалар: Милли ризыклар турында.
Тәрбияче: Ә нинди милли ризыклар турында шигырьләр, табышмаклар беләсез?
Балалар:Шундый тәмле ризык,
Эчлеге кат-кат итеп тезелгән. (Гөбәдия)
Балалар: Утырсам да мин менә,
Тыйнак кына, тик кенә,
Эчем тулы шулпа белән ит кенә. (Бәлеш)
Балалар: Камыр эчендә бәрәңге,
Йә әйтеп җибәр әле? (Кыстыбый)
Балалар: Иттән генә торам мин,
Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)
Балалар: Вак- вак кына кисеп ,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып өзеп
Аша дустым, син шулай. (Чәк-чәк)
Балалар: “Милэшкэй” бакчасына
Җыелды татлы ашлар,
Гөбәдия, бәлешләр,
Пәрәмәч, өчпочмаклар.
Иң кадерле икмәк тә.
Табын яме чәк-чәк тә
Утыралар тезелеп
Кабарып, өстәл тулып.
Балалар:Менә табын түрендә
Гөбәдия күренә
Йөзе шат көлеп тора
Хуш ис бөркелеп тора.
Балалар:Менә мине әйткәндә,
Мин бит төрлечә булам:
Бер пешкәндә — ит белән,
Бер алма белән тулам.
Мине дә тәмле, диләр,
Мин инде бөккән булам.
Балалар:Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Өчпочмак ясаганнар.
Тәрбияче: Бу ризыкларның кайсысы иң баллысы?
Балалар: Чәк-чәк
Тәрбияче: Дөрес балалар,әйдәгез әле чәк-чәк турында үзебез шигырь төзеп карыйбыз.
(Синквейн уены)
-Бу нәрсә? (Чәк-чәк)
-Чәк-чәк нинди?(Баллы, татлы, йомшак, сары, тэмле)
-Чәк-чәк нишли? (Пешә, кабара, суына, ябыша, киселә, пешерә.)
Кем чәк-чәк турында матур җөмлә төзеп бирә ала?
Балалар.: - Мин әни белән тәмле чәк-чәк пешердем.
- Әби безгә баллы чәк-чәк алып килде.
- Чәк- чәк безнең милли ризык.
- Чәк-чәкне балда болгатып ясыйлар.
- Мин баллы чәк-чәк белән чәй эчәм.
- Мин әнигә чәк-чәк ясарга булыштым.
Тәрбияче. Әйдәгез әле чәк-чәк пешерү серләрен искә төшерик әле! Сез ризамы? Кем әйтә?
Бала: Хәзер мин сезне татар халкының милли ризыгы чәк-чәк пешерергә өйрәтәм. Камыр ясар өчен йомырка, тоз, чәй содасы алабыз. Савытка салып, яхшылап болгатабыз. Аннары он салып камыр басабыз.
Тәрбияче. Яхшы. Рәхмәт! Алга таба кем дәва итә?
Балалар: Камырны баскач, яхшылап җәябез.
- Камырны җәйгәч тасмаларга бүләбез.
- Аннан вак кына итеп кисәбез.
-Камырны вак итеп кисеп майга салып пешерәбез, аннан бал белән болгатып матур итеп өеп куябыз.
Тәрбияче.
Балалар камырны ясап, җәяләр, кисәләр һәм пешекчегә тапшыралар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Чәк-чәк пешерү авыр хезмәт, бик күп тырышәлык сорый. Безнең татар халкыбыз менә шундый тырыш, уңган!
Балалар без милли ризыклар турында табышмаклар әйтештек, шигырьләр сөйләдек. Ә нәрсәдер эшләмәдек?
Балалар.: Жыр җырламадык!
Тәрбияче. Ә җырлыйсыгыз киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп җыр җырлап алыйк әле.
(Җыр “Кунаклар”.
Ш.Галиев)
Карагыз әле, балалар, монда япма белән капланган өстәл тора. Нәрсә белән капланган? (Балалар кабатлый- “япма”)
Япма астында нәрсә бар икән? Әйдәгез, ачып карыйк. (Бала япманы ача).
Балалар. Милли ризыклар.(Бергә)
Тәрбияче: Балалар сез нинди ризыклар күрәсез?
Балалар: өчпомак, пәрәмәч, дучмак, бөккән,
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бу ризыклар ни өчен әзерләнде микән?
Балалар: Кунаклар каршы алырга.
Бәйрәм табынына.
Сабан туе көненә.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, безнең татар халкы бик кунакчыл халык. Татарлар һәрвакыт кунакларны тәмле ризыклар, мул өстәлләр белән каршы ала.
Ризыклар турында матур әйтемнәр, шигырьләр дә бар бит. Ягез әле, кем белә?
Балалар: Чәк-чәк табын матурлыгы, чәк-чәк табын кояшы.
Балалар: Коймак пеште , табадан төште.
- Табын түрен һәрчак бизи
Майда пешкән кош теле.
-Өчпочмаклар да бик тәмле.
-Әчегә дә, төчегә дә, бик тәмле була дучмак.
Пешекче чәк-чәк алып керә: Балалар, үзегез кискән чәк-чәк әзер булды!
Тәрбияче. Кадерле балалар! Безнең сезне шушы ризыкларыбыз белән сыйлыйсыбыз килә. Тәмле ризыкларыбыздан авыз итегез!
(Балалар хезмәткәрләр белән чәй табынына утыралар)