8 нче март бәйрәменә багышланган класстан тыш чара

Сценарии к 8 Марта
8 нче март бәйрәменә багышланган класстан тыш чара
Шакирова Лейсан Харисовна
Содержимое публикации

Класстан тыш чара

Безнең кадерле Әниләребез”

Вальс.

Курай белән чыгыш.

Алып баручылар чыгышы.

1 нче алып баручы:

Исәнмесез димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән , газиз аналар!

Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!

Барлык хатын-кызлар, укучы кызлар,

Бәйрәм белән, бәйрәм белән!!!

2 нче алып баручы:

Аналарның көләч йөзен күрсәм,

Сабый бала сыман куанам.

Алар күңеленә бүген менә

Изге теләк белән юл алам.

3 нче алып баручы:

Балаларның уңган-булганлыгы

Ана йөзләрендә күренә.

Ә кызларның серле күз карашы

Язда туган моңга үрелә.

4 нче алып баручы:

Үрелә дә оча җир шарында,

Һәркемгә наз аның эчендә.

Әниләребез , сезнең бәйрәм бүген,

Сез булганга – безнең өчен дә.

Егет бер читкә китеп уйланып тора. Үзалдына: “Нидер җитми...”, - дип йөренә. Алып баручы кыз да: “Нидер җитми”,- дип куя.

Кыз: (егет янына бара) Сиңа ни булды?

Егет: (сискәнеп)Ә, берни булмады.

Кыз: Алай булгач нишләп шулай тирән уйга баттың?

Егет: Бүгенге кичәне башлап җибәрергә нидер җитми.(Буш вазаны күреп ала) Ә-ә, чәчәкләр җитми икән! Егетләр, чәчәкләрне сәхнәгә.(Күңелле музыка уйный)

1 нче алып баручы:

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы-йолдзлара, җирнң гүзәллеге хатын –кызларда. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң акыллы кем соң ул?

2 нче алып баручы:

Ул минем кадерле әнием.

1 нче алып баручы:

Дөньяда иң мәрхәмәтле кеше-

3 нче алып баручы:

Ул минем сөекле әнием.

1 нче алып баручы:

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә гүзәл ханым-

4 нче алып баручы:

Ул минем газиз әнием!

1 нче алып баручы:

Өйне- ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-

2 нче алып баручы:

Ул- минем алтын куллы әнием.( Шул вакытта аяк тыпырдаган тавышлар яңгырый)

3 нче алып баручы:

Кемнәр ул анда?

4 нче алып баручы:

Башлангыч класс укучылары бәйрәм котлавы белән килгәннәр.Каршы алыгыз!

Башлангычлар чыгышы.

Алып баручылар чыгышы.

1 алып баручы.

Тыңла әле, мин бер мәзәк таптым.

Бер кыз бала өендә дәрес хәзерли.

-Әти, Альп кайда ул?-дип сорый ул әтисеннән.

-Анаңнан сора, ул һәрвакыт бөтенесен урыннан-урынга күчереп йөртә,-дип җавап биргән әтисе.

2 нче алып баручы:

Әтисе Альп тауларын өйдәге җиһаз белән бутаган булып чыга түгелме соң?

1 алып баручы.

Әйе шул. Ул өлкәннәр кайвакытта үзләре дә аңлап бетермиләр, безне дә аңламыйлар. Әнә бит безнең укучылырыбыз да “Аңламассың өләннәрне - гел киресен эшлиләр”, -дип җырлый.

Җыр “Өлкәннәр” (Р.Миңнуллин сүзләре, Р Гатауллин музыкасы)

Алып баручылар чыгышы.

3 алып баручы:

Әйбәт җырлыймы?

Тамашачылар шулай алкышлагач. Әйбәт димәк.

3 алып баручы: (масаеп)

Мин өйрәттем бит аны.

4 алып баручы:

Ә сине мактанырга кем өйрәтте?

3 алып баручы:

Анысына үзем өйрәндем.

4 алып баручы:

Без хөрмәтле кунакларыбызны сүз белән генә сыйламый әле.

3 алып баручы:

Бәйрәм бәлеше өйгә кайткач кына була.

4 алып баручы:

Бүгенге бәйрәмгә 5 класс укучылары күчтәнәчкә бию алып килгән.

Бию. 5 класс укучылары чыгышы.

Алып баручылар чыгышы.

1 алып баручы:

Әнкәй! Җир йөзендәег иң матур, иң назлы сихри көчкә ия исемдер бу , мөгаен. Әнкәй сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә, күңелләрдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый. Яшенле яңгыр астында калып чыланганда, кемдер бик рәнҗеткән вакытта, урамнан каш-күз җимерелеп кайтып кергәндә кайсыбыз гына әниләргә сыенмаган да, кем генә үзенә юатучы тапмаган.

2 алып баручы:

Бүгенге тормышыбыз никадәрле ямьле булса да, безгә нәфрәт уятырдай вакыйгаларда очрап тора. Сугыш чорындагы ятимнәр бер хәл, ә бүгенгесе көндә әти-әниләре исән булган күпме ятимнәр яши.Каян килеп чыкты соң кешеләрдәге бу шәфкатьсезлек?Үз баласыннан баш тарткан хатын-кызларыбызга безнең арада урын булырга тиеш түгел дә соң...Әмма алар бар, аларның саннары һаман арта тора. Ә бит аналар электән баласы хакына утка-суга кергәннәр, соңгы телемен сабыена каптырганнар.

1 алып баручы:

Ана бала хакына барысын да эшләргә әзер. Ләкин соңгы вакытта тормышыбызда “изгелек”, “олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән-әле очрашып торабыз.Бүгенге көндә балалары тарафыннан кыерсытылып, авыр язмышларга дучар булган аналар бихисап.Әниләребезне рәнҗетмик, олылыйк!

Шакирова Ләйсән Харис кызы

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Сценарии к 23 февраля по сценарии праздника для «Защитникам слава!»
Сценарии праздников
Осенние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Осень в гости к нам пришла»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Поможем игрушкам»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий новогоднего утренника в подготовительной группе «Новый год с Шапокляк»»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 1 класса «Презентация "Здравствуй ,1 класс"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь