Садертдинова Гулия Мусовна
учитель-дефектолог
ГБОУ “Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ”
Муслюмовского муниципального района РТ
Тема статьи “Балаларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның роле”.
Туган тел! Туган ил! Бу сузләр эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Алар һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм хәрби көчләр, ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятен, тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып, зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Мәктәп музейларының балаларны туган илебезне сөюче чын гражданнар итеп тәрбияләүдә булган мөмкинчелекләре искиткеч зур.
Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.
Балаларга патриотик тәрбия бирүдә музейның “Хәрби дан почмагы” дип исемләнгән бүлеге бигрәк кадерле. Экспозициядәге материаллар үзебезнең бабаларыбыз, туганнарыбыз сугыш ветераннары турында сөйли. Музейның эзтабарлары аларны эзләү, барлау буенча шактый гына эш алып бардылар. Витриналарда ветераннар бүләк иткән экспонатлар: фоторәсемнәр, газета кисемнәре, ветераннар турнда истәлекләр.
“Наступление” газетасының 1942 нче елның 9 нче апрелендә һәм 30 маенда чыккан саннарыннан кисемтәләр, 1944 елның 23 ноябрендә чыккан “Күмәк хуҗалык” газетасы музейның кыйммәтле материалларыннан санала. Бу экспонатларның һәрберсе дәһшәтле сугышның шаһитлары булып торалар.
Музейның бу бүлегендә утызлап экспонат тупланган. Алар арасында фронттан килгән солдат хатлары, сугыш еллары фоторәсемнәре һәм иң кадерлесе – фронтовик якташларыбызның хатирәләре саклана. Эшебезнең шушы юнәлешенә без берникадәр киңрәк тукталып китик.
Бүлекнең һәр темасы буенча экскурсияләр төзелә. Экскурсияләр уздыру өчен, түбәндәге темалар алына:
Якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы батырлары;
Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында.
Авыл хезмәткәрләренең сугыш елларындагы хезмәт батырлыклары;
Әфганстан – йөрәк ярасы;
Махсус хәрби операциядә минем гаиләм.
Экскурсияләр уздырылган вакытта тарихи һәм тәрбияви яктан кыйммәтле мәгълүматлар бирелә.
Патриотик эш күпкырлы. Музейда батырлык дәресләре, очрашулар оештырыла. Һәр елны Җиңү көненә хәтер вахтасы уздырыла. Балалар бу эшләрдә актив катнашалар. Мәктәбебездә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булу традициягә әйләнгән бер матур чара. Бу чарада укучылар бик теләп катнашалар. Ә ветераннарыбызның балаларга әйтер сүзләре күп.
Тарих дәресләрендә, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә музей материалларына әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Мәктәп музее - ул мәктәбебезнең горурлыгы. Килер буыннар өчен хәтер сакчысы да ул.
Һәрбер укучы да музейның әлеге бүлегенә өлеш кертми калмагандыр. Кайсы укучы үзенең сугышта катнашкан, яки сугыш вакытында тылда хезмәт иткән туганының фотокарточкасын алып килә, кайсысы сугыш кырларыннан исән-сау кайткан дәү әтисенең хәтирәләрен язып килә. Бу хезмәт тә бит балаларда үз илләре, үз туганнары белән горурлану хисләре тудыра. Мәктәптә үткәрелә торган ветераннар белән очрашуларны да әйтеп китми булмый. Сугыштан исән-сау кайткан солдатлар белән очрашулар укучылар күңелендә үзенең туган халкы белән горурлану хисе тудыра.
Иң мөһиме әлеге музейда укучылар үзләре экскурсия үткәрә. Музей — балаларны һәм өлкәннәрне берләштереп, патриотик тәрбия, укучыларның рухи-әхлакый һәм мәдәни белем бирү үзәгенә әверелгән хәзинә.