"Язмыш җилләре"

Разное
Заман безгә һәр көнне яңа бурычлар куя. Шулар арасыннан мәктәпләрдә укыту эшчәнлеген һәм технологияләрен яңарту бурычы да үтеп керде. Бу бурычны тормышка ашыру өчен, һәр сыйныф программаларын үткәндә, төрле мәгълүматлар бирергә кирәк. Бу әкиятнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш. Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышу, экологик чаралар даими алып барылырга тиеш. Үз туган ягыңның табигатен, экологиясен өйрәнү һәркем өчен кирәк. Уку, укыту дәвамында без-укытучылар укучыларга туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә бурычлыбыз. Бу әкият югарыда куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәр, эш сөючән, туган төбәген саклаучы һәм яратучы бала тәрбияләү мөмкинлеген бирер диеп ышанып калам. Әкиятне методик ярдәмлек итеп башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья, туган телдә әдәби уку дәресләрендә кулланырга мөмкин.
Дина Гадиловна Валиуллина
Содержимое публикации

Заман безгә һәр көнне яңа бурычлар куя. Шулар арасыннан мәктәпләрдә укыту эшчәнлеген һәм технологияләрен яңарту бурычы да үтеп керде. Бу бурычны тормышка ашыру өчен, һәр сыйныф программаларын үткәндә, төрле  мәгълүматлар бирергә кирәк. Бу әкиятнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дәкаралыргатиеш. Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышу, экологик чаралар даими алып барылырга тиеш. Үз туган ягыңның табигатен, экологиясен өйрәнү һәркем өчен кирәк. Уку, укыту дәвамында без-укытучылар укучыларга туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә бурычлыбыз.

Бу әкият югарыда куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәр, эш сөючән, туган төбәген саклаучы һәм яратучы бала тәрбияләү мөмкинлеген бирер диеп ышанып калам. Әкиятне методик ярдәмлек итеп башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья, туган телдә әдәби уку дәресләрендә кулланырга мөмкин.

Акмуен

Акмуен, Акмуен!”-диеп ярсып-ярсып әнисенең кычкырганын ул ишетмәде, җылы кояш нурлары астында, саф һавада тыныч кына йоклавын дәвам итте. Аны, талгын гына искән җил дә, агачларның шаулавы да, я булмаса нидер эзләп, безелдәп очкан шөпшәләр тавышы да уята алмады. Акмуен “качышлы” уйнап арыгач, тирән йокыга талган иде.

Көн кичкә авышкач, бераз һава салкыная төшкәч, ул йокысыннан уянып китте һәм бераз иркәләнеп яткач, тирә-якны күзәтеп яшеренеп яткан урыныннан кузгалды. Ул менеп яшеренгән урын, су буенда ярда үскән карт юкә төмсәсе иде. Кайчандыр зур, биек агач булып, хәзер исә җирдән метр ярымнар чамасы калкып торган агач төбе. Юкәнең сынган урыны бераз куышланып тора һәм ул оя кебек чокыр хасил иткән. Менә шунда Акмуенның үзе генә белгән яшеренә торган урыны ул.Тирә-якта калын карт усакны һәм су буендагы талларны санамаганда, бүтән агачлар юк. Анда бары бераз тау битендәрәк: имән, юкә, усак агачлары, чикләвек һәм шомырт куаклары һәм башка агачлар үсә. Шулай итеп Акмуен яткан юкә төмсәсеннән елга ярының каршы ягы ачык күренә иде.

Кем соң ул Акмуен? Кем булсын- ул гап-гади тиен баласы. Аңа әле өч кенә ай. Шулай да ул, башка тиен балалары белән уйный, йөгерә, агач кәүсәсе буйлап бик оста үрмәли һәм ботактан ботакка сикерә ала. Тик аны бер нәрсә борчый. Ул башка тиен балалары кебек кызгылт-сары түгел. Ул чем кара һәм качыш уйнаганда ул кайда гына качса да, шул каралыгы аркасында аны бик тиз күреп алалар. Ә инде тамак астындагы агы аны һәрчак “сата”. Шуңа күрә дә ул үзләре яшәгән оядан ерагырак китеп, дөресрәге- елганың икенче ярына чыгып, бая искә алган юкә төмсәсенә яшеренә һәм аны монда берәү дә күрми...

Акмуен үзе генә яшәми. Аның әнисе, үзе белән бертуган сеңелесе һәм бер яшькә өлкән апасы бар.Әйе, апасы алар белән тора,башка тиеннәр бер яшьлек балаларын “өйдән” куып чыгаралар, янәсе, “без сине үстердек, хәзер үз көнеңне үзең күр!”. Ә менә Акмуенның әнисе алай итмәде. Ул өлкән кызына үзе белән яшәргә рөхсәт бирде.Чөнки Зифакойрык капкынга эләгеп алгы тәпиен нык имгәткән иде. Аңа азык табу кыен. Шулай итеп ул гаиләдә калды. Әнисе азык эзләп киткәндә ул нәниләрне, ягъни Акмуенны һәм аның бертуган сеңелесе – Җилколакны карады. Ни өчен Җилколак дисезме? Чөнки ул җил исмәгәндә дә җил тавышын “ишетә”. Көчле җилләр иссә бик нык курка. Шуның өчен аңа әнисе Җилколак диеп исем кушты.Ул Акмуен кебек түгел. Бераз гәүдәгә кечерәк һәм кызгылт-соры төсле, дөрес, анысы муенында агы да бар, ләкин ул Акмуенныкы кебек ачык ак түгел, ә соры төс белән катнаш.

Кояш тау артына кереп югалды. Тау ягында аның кызыл нурлары, дөньяга матурлык өстәп, бераз тордылар да каядыр тау артында юкка чыктылар. Аның урынына күк йөзен соргылт болытлар каплады. Көн караңгыланып китте һәм көзге вак яңгыр сибәли башлады. Бу табигатьнең үзгәреше Акмуенга да тәэсир итте. Ул тиз генә агач кәүсәсеннән җиргә төшеп бер-ике сикерүдә елга аркылы ауган зирек агачы буйлап үзләренең оялары булган карт, корый башлаган имәнгә йөгерде. Алар яшәгән имән ярның иң биек җирендә, кыр янәшә үскән һәм бер ботагы су алырга сузылган кебек яр астына карап тора. Аның очы корып сынган, ә кәүсә белән тоташкан җире бик юан. Каршы якта һәм аннан да өстә тагын әллә ничә ботак. Аларның берничәсе әле дә яфрак яра. Тик имәннең инде гомеренең соңгы чорлары. Ул-тормыш капкасыннан әкрен генә чыгып бара, тик шулай да әле нык, таза.

Инде барысы да оядадыр диеп ашыгып кайтып кергән Акмуенның исе китте. Ояда берәү дә юк! Ә урамда яңгыр көчәйгәннән –көчәя бара. Яңгыр тамчылары эреләнгән. Җитмәсә, каяндыр чыккан җил аларны тизләтә һәм агач кәүсәсенә шабырдатып китереп бәрә. Ялгыз гына ояда утыру аңа шомлы булып тоелды. Ул башын ботак тишегеннән чыгарып тышка карамакчы булган иде, кинәт искән көчле җил һәм яңгыр аны бу уеннан кире кайтарды. Акмуен ояның иң төбенә үк кереп чумды. Коры үләннәрдән һәм тиен йоныннан ясалган оя агач куышының аскы өлешенә урнашкан. Анда беркаян да җил дә, яңгыр да керми. Ә ояга керү-чыгу урыны ярты метрлар чамасы өскәрәк урнашкан һәм ул тиеннәр сыярлык кына ботак тишеге. Монда ябалак та, кеш да керә алмый. Кеш дигәннән, Акмуенның әле аны күргәне юк.Тик әнисе сүзләренә караганда, ул бик явыз, бик тиз йөгерә һәм ерак сикерә, агач башына шундый оста үрмәли, чөнки үзенең дә оясы агачта була. Ләкин ул тиеннәр кебек бер агачтан икенчесенә сикерә алмый.Чөнки кешләрнең тиеннәрнеке кебек йөнтәс койрыклары “юк”. Ә менә мәчебашлы ябалак кештән мең өлеш уздыра. Дөрес, ул агачтан агачка тиеннәр кебек сикереп йөрми, ә очып куна.Тиеннәр өчен иң куркынычы- аның тавыш чыгармый гына тиеннәрне күзәтүе һәм көтмәгәндә һөҗүм итүе, бигрәк тә кичке уңайда, эңгер-меңгер вакытта, тиеннәр кызып-кызып кышка азык әзерләгәндә. Ябалак тырнагына эләгеп тә исән калган тиен бик сирәк. Әйе, Акмуенның әле ябалакны да якыннан күргәне юк. Тик кычкырган тавышларын гына ишеткәне бар. Бу турыда ул әнисеннән ишетеп белә. Бу якларга ябалаклар сирәк килә,чөнки аларны бер дә козгыннар яратмыйлар һәм ябалак килсә, алар аны җыйнаулашып куалар...

Шундый уйларга чумып Акмуен йоклап киткәнен сизми дә калды. Ул торганда көн яктырып килә, ә бераздан бөтенләй яктырып урман ягыннан алсу төсләрен балкытып кояш чыгып килә иде. Кичәге болытларның әсәре дә юк, яңгыр да яумый. Ә менә әнисе һәм туганнары һаман кайтмаган!

Бу кояшны да һич анламассың!.. Ярның бер ягында юкка чыга, ә икенче көнне көтмәгән җирдән- урман артыннан нур сибә башлый. Яңгыр яварга тотынса, ул я болыт артына кача, я бик еракка китеп яңгыр яуганны карап тора. Шундый чакларда күктә гаҗәеп матур: кызыл, яшел, зәңгәр, сары төсләр белән бизәлгән зур дугалар барлыкка килә. Әйтерсең лә кемдер һавага шундый матур күпер салган! “Эх, бер генә тапкыр булса да шул күпернең берсеннән икенчесенә сикереп уйнасаң иде!”- диеп Акмуен күпме хыялланды. Яңгыр арты урманда шундый тәмле төрле исләр тарала. Акмуен аларны әле аерып бетерми. Ләкин үзенең ис сизүен яхшы белә. Бу аңа киләчәктә ярап куяр.Чөнки әнисе тәмле чикләвекләрне, гөмбәләрне, нарат күркәләрен исләре белән табам дип сөйләгәне бар. Шулай диеп уйлауга, Акмуенның кичәдән бирле бернәрсә ашамаганлыгы исенә төште. Аның үтереп ашыйсы килә башлады. Ул саклык белән генә оядан чыгып тирә-юньне күзәтте, ә аннары җиргә сикереп төште һәм таң калды! Җирдә моңа кадәр ул күрмәгән, агачка охшаган бер кара нәрсә ята иде. Агач дияр идең- ботагы юк, үзе шома, үзе гаять озын, бер башы күлгә таба, ә икенче башы каршы як урманга сузылган. Әйе, бу су трубасы иде. Ләкин Акмуен бу кадәрлесен белмәде. Ул өйдә юк чакта трубаны нефтьчеләр куеп киткән иде.Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та юк, ә каршы як урманда ниндидер машиналар, тракторлар гөрелтесе бер дә тынмый. Юк, бу авыл ягыннан килгән тавышлар түгел. Аннан күбрәк сыерлар мөгрәгән, этләр өргән, машина, трактор, мототцикл тавышлары килә. Ә бу аерым тавыш. Монда нидер “уф-уф”-дигән чыелдау, бер-берсенә терәлеп үскән яки берсе өстенә икенчесе ауган агачлар көчле җилдә ничек итеп сәер тавышлар чыгарсалар, урман аръягында да шундый тавышлар ишетелә иде. Бу җан өшеткеч авазлар тирә-юньдәге барлык җан ияләрен дә шиккә салды. Гомер тынгылык белмәгән саескан да каядыр югалган. Хәтта яфрак кыштырдатып йөгереп йөрүче тычканнар да тынып калган.

Акмуен бу гаҗәеп күренешкә тиз генә ияләшә алмады. Аны бигрәк тә оя тирәсендәге сәер тынлык һәм каршы як урмандагы шомлы тавыш куркытты. Бер билгесез җанвар ниндидер бәлага юлыккан һәм шуңа ямьсез, коточарлык авазлар чыгарып уфылдый, чиный, кемнәндер ярдәм сорый кебек тоелды. Әйтерсең лә ул “җанвар”- “миңа ярдәм итмәсәгез, тиздән сез дә шулай буласыз”,- дигән кебек, үзенең сәер тавышы белән барлык җан ияләрен куркуга сала. Үзеннән –үзе бу тирәдән тизрәк каядыр китәсе, качасы, һәрхәлдә бу тавыштан котыласы килә. Күңелне шом баса , тез буыннары калтырый...

Акмуен җирдә бераз торганнан соң ничектер бу тавышка күнә башлады һәм ни булса шул булыр дигәндәй, яр астына- үзе яшеренеп уйный торган юкә төмсәсенә таба китте. Елга аркылы ауган зирек аша чыкканда аның эчәсе килеп, ул суга иелде һәм анда уйнап йөзгән вак балыкларны күреп алды. Акмуен аларны инде күптән белә. Качышлы уйнаганда юкә төмсәдән аларны гел күзәтә иде. Балыклар гел хәрәкәттә, кайчан карама, гел куыш уйныйлар. Ә Акмуенга аларны күзәтү бик күңелле иде. Бүген ул алай балыкларга сокланып карамады. Аның үтереп ашыйсы килә. Акмуен яши торган имәндә гел бер ялгыз карт ала карга яши иде. Аның оясы аннан –моннан, чыбык-чабыктан ясалган. Шулай булса да ул көчле җилләрдә дә җиргә мәтәлеп төшми. Менә шул карга оясы янына утырып балык ашаганын Акмуенның әллә ничә күргәне бар. Димәк, аны- балыкны ашарга ярый!Тик менә балыкны ничек тотарга? Бу уй ничектер Акмуенга көч биргән кебек булды һәм ул су читенә якын ук килеп балыкларны күзәтергә кереште. Менә бер бәләкәй балык су читенә үк йөзеп килде. Ә Акмуенга шул гына кирәк!Ул ике дә уйлап тормый суга сикерде.Тик су төбе ярдан күренгәнчә җир кебек каты түгел, ә бер әйтеп булмый торган баткаклык. Тиен баласы су төбендәге ләмгә кереп чумды. Су болганчыкланды, җитмәсә, ул су боз кебек салкын да! Әйтерсең лә Акмуенга беръюлы мең инә кададылар! Ул ничек суга сикергән булса, шулай ук аннан ярга сикермәкче булды.Тик су һәм ләмнең аны үз кочагыннан җибәрәсе килмәде. Акмуен алгы тәпиләре белән зирек ботагына ябышып көч хәл белән аның кәүсәсенә менде.Үзе дер-дер калтырый, өстеннән сазлы су ага, койрыгы бүрәнә таккандай авыр-ул чак кына исән калды! Менә шулай итеп Акмуен гомерендә беренче мәртәбә тормыш сабагы алды. Ул бу хәлне гомере буе оныта алмаячак. Бу вагыйга аңа һәрчак исенә төшеп торды. Шуннан соң ул яшәү белән үлем арасы никадәр якын булуын аңлады.

Тиен баласы көч хәл белән үрмәләп, үзе яраткан юкә агачына менеп кунаклады һәм калтырана –калтырана салкын сазлы ләмнән арынырга тотынды. Акмуен шулкадәр хәлсез иде. Үзенең шундый хәленә гарьләнеп, еларга тотынды... Кояш инде югары ук күтәрелгән, һава бераз җылынган. Су өстендә кояшның ал нурлары уйный, каяндыр һаваны ярып, сызгырган тавышлар чыгарып күлгә ике кыр үрдәге килеп төште. Аларның төшүен күреп су уртасындагы вак таллар арасыннан башка үрдәкләр дә тавыш биреп, үзара бакылдашып алдылар.Тик Акмуенның аңа исе китмәде. Аның үз кайгысы кайгы. Әнисенең һәм туганнарының хәбәрсез кинәт югалуы, үзенең азык таба алмавы, сазлы суга төшеп батуы, көзге табигать матурлыгы белән соклану урынына- шыксыз ялгызлык, мохтаҗлык, ә иң куркыныч нәрсә-ачлык хисе кичерү, сабый күңелен биләп алды.Ул өметсезлеккә бирелде һәм аның күз яшьләре үзләреннән-үзләре тәгәрәделәр... Бу иксез-чиксез дөньяда ул берүзе! Аңа ярдәм итүче дә, җылы сүз әйтеп аркасыннан сыйпаучы да юк. Әйе, ул ялгыз, шулай булгач, яшәүдән ни файда?! Ул берәүгә дә кирәкми, аны бары тик кыерсыталар, куркыталар, я үтермәкче булалар. Шулай булгач бу алдакчы дөнья нигә кирәк?..

Кр-кш-к-кр-кш-шк”,- дигән тавышка Акмуен игътибар итми калмады. Бу саескан тавышы иде. Ул шулай ямьсез тавышы белән урман ияләренә хәбәр салып йөри, янәсе, “сак булыгыз, сак булыгыз!”.

Тиен баласы елавыннан туктап, тирә-юньне күзәтте һәм бер мәлгә катып калды.Ул менеп кунаклаган юкә төмсәсеннән әллә ни ерак түгел тау бите ягында моңарчы күренмәгән бер шыксыз җанвар, үзе янындагы корыган агачка ике алгы тәпиен сузып, агачны тырнарга- алгы тәпиләрендәге тырнакларын үткенләргә кереште. Аның тимгел-тимгел аксыл- соры гәүдәсе дуга булып бөгелгән, ә муены һәм корсак асты кызыл төскә буялган. Шул рәвештә ул бераз коры агачтан йомычкалар чыгарды да, кинәт борылып карашын Акмуенга төбәде. Аларның күз карашлары очрашты. Гәүдәсе белән чагыштырганда башы зур түгел, канга буялганын санамаганда, муен асты ак, ә үзе чуар-соры төстә, муены калын. Ике як яңагында да йоннары озын үскән һәм алар да канга буялган. Мыеклары зур, хәтта колак очында да шундый мыеклар үскән. Койрыгы бөтенләй юк диярлек кыска, күзләре яшел ут кебек яна.Ул әле генә бер куянны тотып ашаган. Бу хакта Акмуен яр астыннан су ягыннан менгән эздән аңлады, коры яфракларны читкә этеп ул табышын башыннан кабып сөйрәп килгән. Инде мескен куяннан өзгәләнгән тиресе һәм аяклары гына калган. Тирә-юньдә канга буялган яфраклар аунап ята. Акмуен каршында әнисе сөйләгән кеш тә, ябалак та, төлке дә түгел, ә урман җәнлекләренең, кошларының котларын алып торучы урман мәчесе-селәүсән иде. Бу җанвардан күпне күргән бүреләр дә, кабаннар да, хәтта пәхлеван пошилар да курка.Чөнки ул гади тычканнан алып пошиларга чаклы һөҗүм итә. Ә инде ау уңышлы чыкса, ул барысы белән дә тамак ялгый ала. Акмуен боларның берсен дә белмәде, хәер аны уйлар ара да юк иде. Селәүсәннең зур гәүдәсе үзенә таба яшен тизлеге белән якынлашуын күреп үзе сикереп уйный торган карт усак ботагына сикерде. Әгәр ул ярты гына секундка соңлаган булса да мәче тырнагына эләгәсе иде. Селәүсән ике- өч сикерүдә әле генә Акмуен утырган юкә төмсәсендә иде инде. Шундый зур гәүдә белән шундый җитезлек искиткеч хәл! Акмуен әллә куркудан, әллә көчен чамалап бетермичә бик биеккә сикерде һәм усак ботагына эләкмичә, аны узып су уртасына барып төште.Тиен баласы бөтен көчен куеп тәпиләре белән суны ишәргә кереште. Ярга чыгу турында уйларга да юк. Акмуен вак талларга таба йөзеп китте. Әйе, нәкъ шулай! Ул йөзеп китте! Берникадәр вакыттан соң ул инде таллар арасында бер тал чыбыгына ябышып хәл ала иде. Суга ниндилер кара җан иясе сикергәч һәм таллар арасына йөзеп кергәнне күргәч, андагы кыр үрдәкләре төрле авазлар салып, шап-шоп канат кагып һавага күтәрелделәр. Бу кинәт булган күренеш урман мәчесен Акмуенны эзәрлекләүдән туктатты. Ул су читенә килеп үрдәкләр очып киткән якка карап торды да, “Без әле кабат очрашырбыз”,-дигән кебек, Акмуенга усал караш ташлап, ашыкмый гына су эчәргә кереште. Аның озын кызыл теле шундый тиз хәрәкәт итеп, Акмуенга бу җанвар күлнең суын эчеп бетерердәй тоелды, тик алай булмады. Селәүсән тагын бер-ике тапкыр суны теле белән чепелдәтеп алды да кире борылып тау сыртына менеп китте. Күрәсең , аның тамагы тук һәм аның хәзер ял итәсе, төнге ауга чыкканчы йоклап аласы киләдер. Тиздән ул агачлар арасына кереп юк булды, хәтта үзе калдырып киткән куян тиресен тарткалаучы козгыннарга да игътибар итмәде.

Акмуен үзенең котылып калуына бер шатланса, йөзә белүенә бигрәк нык шатланды. Исән калуына аңа җитезлеге һәм саесканның вакытында хәбәр бирүе нык ярдәм итте. Димәк, ул үзе генә түгел, аңа табигать үзе ярдәм итә... Акмуен кире үзе йөзеп кергән якка түгел, ә бераз почмак ясап яр буена ук килеп терәлгән нарат урманына таба йөзеп китте.Ул бу юлы ашыгып йөзмәде. Су аны ничектер күтәрә, ул аяклары белән ишүне әкренәйтеп тә, тизләтеп тә карады, нәтиҗә бер үк- ул батмый. Тик менә койрыкны гына һәрчак сырт өстендә тотарга кирәк. Шулай итмәгәндә су төбенә китүеңне көт тә тор! Димәк, койрык һәрчак коры булырга тиеш. Судан чыгар алдыннан ул ни булса, шул булыр диеп, бер-ике тапкыр чумып та алды. Ярга чыккач моның нәтиҗәсен күреп шак катты. Аны соңгы вакытта бик нык борчалар тешли иде. Су коенып чыккач бу хәл үзеннән-үзе бетте.Ул әнисеннән өйрәнгәнчә, дырт-дырт итеп, гәүдәсен калтыратып алды һәм аның өстендә булган сулар тамчы булып читкә сибелделәр. Шулай итеп Акмуен судан һәм борчалардан котылды. Менә бит ул һөнәр белү! Яр буена чыгу белән Акмуен күзенә җирдә аунап яткан нарат күркәләре күренде. Алар шулкадәр күп, кайсысын сайларга да белми аптырады! Башта берсен, аннан икенчесен алып кимереп карады, күркәләрнең орлыклары юк. Акмуен белә: әнисе алып кайткан күркәләрнең тәмле орлыклары бар иде. Ә болар бушлар. Боларны инде Акмуенга чаклы орлыклардан кемдер арындырган. Шулчак ул кыштырдаган тавыш ишетеп алды. Ә тавыш иясе бер нәни тычкан. Ул бер күркәдән икенчесенә йөгереп йөри һәм шул ук вакытта аларны тешләп тә карый. Орлыклары булганнарын озаклап кимерә. Акмуен да тычканнан калышмаска булды. Ул да нарат күркәләрен сайларга кереште. Һәм менә бәхет-ул сайлаган күркәнең бөтен орлыклары да исән! Ул искиткеч тәмле! Тиздән Акмуен җирдә генә түгел агач ботакларында да шундый ук күркәләр күреп алды. Алары әле җиргә өзелеп төшмәгән. Кайберләренең генә беръяклап орлыклары юк. Мөгаен, кошлар ашагандыр. Гомумән, монда күркәләр барлык кошларга да, тиеннәргә дә, тынгысыз тычканнарга да җитәрлек. Агач ботагында күркә белән сыйлану үзе бер рәхәт. Бердән, анда күркәләр тәмлерәк, ә икенчедән, нарат ботагында туйганчы тирбәләсең, ә иң мөһиме, син тирә-юньне күзәтә аласың. Чөнки ризык таптым диеп уяулыгыңны югалтсаң, үзең кемгәдер ризык булуыңны көт тә тор!

Берникадәр вакыт нарат күркәләре белән тамак ялгагач тиен баласының тамагы туйды.Ул хәзер баягы кебек нарат күркәләрен ахырына чаклы туздырып орлыкларын ашап бетерми. Ә бер-икесен кабып карый да башкасына күчә. Ул хәзер тук. Аның кәефе күтәрелде, баягы хәлләрне исенә дә төшерәсе килмәде. Аның уйныйсы килә иде. Ул бераз уйлап торды да, җирдә йөгергән тычканнарны куып карады. Ә алар тиен баласыннан куркып тиз генә каядыр йөгерәләр, үзләре генә белгән җирдәге тишекләргә кереп качалар һәм бераздан киредән чыгалар. Бу уен Акмуенга бик кызык тоелды, чөнки аңардан куркалар, әйе, ул да кемнедер куркыта ала. Бу аңа зур куаныч. Димәк ул көчле!

Шулай уйнап арыгач, Акмуен көннең инде узып баруын шәйләде. Кояш күлнең каршы як ярына- тау артына барып җиткән. Тиздән ул бөтенләй юкка чыгачак. Кояш югалганчы Акмуенга оясына кайтып калырга кирәк... Тик каян кайтырга? Аска, су янына төшеп карт усак янына сазлыкны чыгаргамы, әллә башка юл сайларгамы? Юк, ул башка сазлыкка кермәячәк. Сазлыкны сикереп тә үтеп булыр иде, тик тиен баласының бу юлны сайлыйсы килмәде.Ул бу тирән чокыр эчендәге сазлыкны әйләнеп узарга булды һәм тау башына йөгерде. Ни гаҗәп? Аның бу урында булганы бар ич! Тау башына менгәч тә тиен баласының башына шундыйрак уй килде. Әйе, җәй урталарында ул әнисенә сиздерми генә аның артыннан ияреп килгән иде монда. И эләкте, и эләкте дә соң шунда Акмуенга...Әнисе аны бик нык әрләде һәм ояга кайткач аны бер-ике көнгә сак астында гына утырырга мәҗбүр иткән иде. Менә ул таныш өстәл, менә ул таныш утыргычлар... Шул ук чүп-чар, әллә нинди формадагы савытлар, шешәләр, консерва банкалары, бер тапкыр гына куллана торган савытлар, стаканнар, нәрсә генә юк, пыяла ватыклары, тәмәке төпчекләре, аларның савытлары, тагын ялтыравыклы кәгазь, пыяла кебек үтә күренмәле пакетлар һәм башкалар әйберләр аунап ята иде монда. Өстәлдән ерак түгел, су буеннан күтәрелгәч, сазлы чокыр бетә. Аннан да бераз өстәрәк юл уза. Дөрес, бу юлдан хәзер йөрүче бик сирәк, бу тирәдә инде урман кисмиләр. Ә менә чокыр беткән җирдә кайчандыр бик матур чишмә булган. Ул хәзер дә бар.Тик аны чистартучы юк. Ә киресенчә, аның өстенә чүп-чар ташлаганнар, ул күмелгән.Үзенең шундый аяныч хәлдә булганы өчен ул сазлык өстенә гел су саркытып, “елап” тора.Тирә-юньдә тал, зирек куаклары үскән, ә ярның каршы ягында шомырт куагы, усак агачлары үсеп утыра. Акмуенны әнисе, ачулана- ачулана, шул усаклар үскән яктан, тиен баласы яраткан карт усак һәм юкә төмсәсе яныннан алып кайткан иде.

Өстәл һәм утыргычлар иске такталардан ясалган. Алар каралып, череп баралар. Димәк алар кешеләргә күп хезмәт иткәннәр. Шуңа да монда чүп-чар күп җыелган. Өстәл өстендә дә, агач кәүсәләрендә дә кырып язылган ниндидер сүзләр күрергә мөмкин. Акмуен боларның берсен дә аңлый алмады. Нигә кешеләр табигатькә шулай каршы, алар урманга килсәләр тирә-якны ямьсезләп китәләр. Ә урман түзә, ул дәшми, үзенә салган яраларны чишмә кебек елый-елый төзәтә. Урман хуҗалары-җәнлекләр, кошлар берни дә әйтә алмыйлар, чөнки кеше барысыннан да көчле. Ә бит бер генә җәнлек тә, кош та кешеләр яши торган урынга барып аларның өйләрен туздырмый, сындырмый, ватмый, ут төртми. Ахыр чиге кешеләрнең өйләренә, коймаларына әшәке сүзләр дә язып китми...

Кояш соңгы нурларын сипкәндә Акмуен үзе яшәгән имәнгә кайтып җитте. Каршы як урманда гүләгән, чиелдаган машина тавышларына да игътибар итмичә оясына ашыкты. Иң мөһиме, ул исән! Аның тамагы тук, тәнендәге борчалар тешләми.

Көннәр кыскарганнан кыскара бардылар. Хәзер кояш көн уртасында гына нурларын сибеп ала да болыт астына кереп югала. Һава суынды, яңгырлар ешаеп киттеләр. Нигәдер урман тынып, моңсуланып калгандай булды. Кайсыбер көннәрне җил бер дә исми. Тын гына коелган яфраклар өстенә сибәләгән вак яңгыр гына урман тынлыгын боза кебек. Ә кайсы көнне җил шулкадәр нык исә, тау башында үскән агач ботакларына бәрелеп тоташ гүләү хасил итә. Мондый көннәрдә Акмуен оясыннан бик чыгып йөрми, ояда гына утыра. Ә аяз, матур көннәрдә ул нарат күркәләре җыю белән мавыга. Әйе, ул күркәләрне җыя. Чөнки җилле, яңгырлы көннәрдә нарат урманына чаклы барасы килми. Аңа мондый уй каян килгәндер? Әллә әнисенең ризык алып кайтуын исенә төшердеме? Әллә гади тиен инстинкатына бирелепме, ул нәкъ шулай эшли. Нарат күркәләрен алып кайту бик җиңел эш түгел. Башта аларның яхшыларын эзләп табарга, ә эзләп тапканчы нарат урманына чаклы исән-сау барып җитәргә, аннан соң сазлы чокыр аша чыгып ояга алып кайтырга кирәк.

Сазлы чокырны узу хәзер бик авыр түгел. Акмуен карт усактан бераз өстәрәк сазлык аша авыш үскән бер юан шомырт куагын тапты. Аның очтагы ботаклары нәкъ нарат урманы урнашкан ярга тиеп тора. Хәзер аңа юл кыскарды. Ул башта нарат күркәләрен юкә төмсә янына, ә аннан соң ауган зирек агачы аша ояга ташый. Шулай итеп эш җиңеләя. Тик менә яңгыр көчле яуган көннәрдә ярдан менү авыр, аякларга яр балчыгы иярә. Ә аягы пычранган кайсы тиеннең оясына кергәне бар? Булса да, бөтен дөньясында бер-ике ялкау тиенгенәдер.

Соңгы вакытта Акмуен күркәләр ташып арыганнан һәм тамак ялгаганнан соң имәннең иң өске ботагына менеп тирә-якны һәм күл өстен күзәтергә өйрәнеп китте. Ояда берүзең тилмерепутырганчы, моннан торып әллә ниләр күрәсең. Беразга гына чыгып алган кояшны карап тору да нинди рәхәт! Күлдәге кошларны, урман табибы тукранның “тыр-р-р”,- итеп агачка томшыгын бәрүен карап тору дисеңме, болар барысы да Акмуенга бик кызык. Ә бер көнне ул бер көтү кабан дуңгызлары күрде. Алар моннан ерак түгел күлгә төшүче зур чокыр буйлап килделәр дә, нәкъ Акмуен яшәгән карт имән яныннан узып сазлыкка-нарат урманы ягына таба тауга менеп киттеләр. Акмуен аларны бүтән күрмәде.Ә менә алардан соң имән төбенә килеп җиткән зур ата дуңгыздан чынлап торып курыкты. Башка дуңгызлар чокыр ярында үскән имән, юкә агачлары яныннан килсәләр, ата дуңгыз кыр өстеннән килде. Бу ташландык кырга күптән инде бернәрсә дә чәчмиләр. Анда әрем, алабута, сирәк кенә арыш башаклары үсеп утыра. Шуларны ерып килеп җитте дә, алагаем зур гәүдәсе белән тиен яшәгән имәнгә кычыткан киң сыртын ышкырга тотынды. Агачны селкетеп чак кына карт имәнне “аудармый” калды. Бераз вакыттан соң бу шөгыльдән ул туйды ахырысы. Яр балчыкларын ишә-ишә, юан аяклары белән дып-дып басып, үз алдына нидер сөйләнгәндәй, мыркылдап сазлыкка таба төшеп китте, ашыкмый гына су эчте һәм гаиләсе артыннан каршы яктагы тау сырнынна менеп, күздән югалды. Әле ул күздән югалгач та аяк астында сынган ботак, мыркырдау тавышлары ишетелеп торды... Кабан дуңгызын мондый зур булыр дип Акмуен һич тә күз алдына китерә алмый иде. Ә менә бүген үз күзләре белән күреп моңа ышанды. Кабан дуңгызының зур башы һәм башыннан сырт өстенә кадәр сузылган ялы, авыз кырыеннан күренеп торган ике зур казык теше аның күз алдыннан китмәде.

Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Акмуен хәзер күркә җыю белән бик кызыксынмый, аның ризыгы инде күп.Ул көннең күп вакытын агач башында тирә-юньне күзәтеп уздыра. Акмуен бераз үсте, дөресрәге, тиресе һәм койрыгы бик матур яңа йон белән капланды. Ул хәзер салкын җилләрдән дә курыкмый.

Бүген кичке якта җил тынып калды. Су өстендәге үрдәкләр күңелле уйнап йөзәләр. Һава саф һәм бераз җылына төшкән. Менә һаваны ярып әллә ничә кыр үрдәге очып әйләнделәр дә күл суына төшеп кунакладылар. Бераздан тагын бер төркем үрдәкләр нәкъ баягылары кебек суга төштеләр.Ә аннан соң тагын, тагын яңа төркемнәр өстәлә барды. Күл өсте чуар үрдәкләр белән тулды. Бу күренеш Акмуенга аеруча кызык тоелды. Инде караңгы төшеп килә, ә үрдәкләр һаман очып килә тора. Аларның күңелле итеп бакылдавы, суга чумулары үзенә күрә бер көй кебек яңгырады. Нигә җыелалар болар? Әллә берәр тагын кызык хәл буламы? Әллә бу зур җыенмы? Тиен баласы моны аңламады. Бары тик караңгы төшә башлагач, инде оясына йокларга керергә торганда, ул ерактан ук “кыйгак-кыйгак”,- диеп кычкырган тавышлар ишетте. Кызыксынып, якынаеп килгән тавышка өскә күтәрелеп караса, һавада зур почмак хасил итеп ниндидер зур кошлар очканын күреп алды. Бу кыр казлары иде. Аларның үзәк өзгеч тавышлары Акумуенның һәр күзәнәгенә үтеп керде. Аңа бик моңсу булып китте. Күңелен берни белән дә чагыштырып булмый торган сагыш басты. Аның да шул казларга ияреп каядыр дөнья читенә китәсе килде, күзләре яшьләнде... Димәк, тиздән кыр үрдәкләре дә китәчәк. Алар шуңа бергә киңәшмәгә һәм күлнең матурлыгы белән хушлашырга җыенганнарын тиен баласы күңеле белән сизде. Әнисе сөйләгән салкын буранлы кыш озак көттермәс ахрысы. “Хушыгыз, кошкайлар! Язга тагын исән-сау безнең якларга әйләнеп кайтыгыз!,-”диясе килде Акмуенның. Тик тамак төбенә утырган төер моңа ирек бирмәде. Ә казлар тирә-юньгә сагыш салып, каядыр авыл ягына очып киттеләр.

Акмуен имән башында озак утырды. Авыл ягында, койма белән әйләндереп алынган кечкенә урманга охшаган зияратлык артыннан, яңа тулган ай күккә күтәрелеп авыл кырыена җиткәнче, ул урыныннан кузгалмады. Күлдә бакылдаган үрдәкләр тавышы да инде тынган. Күктәге гаҗәеп күп йолдызлар аны сихерләгәндәй итте. Йолдызлар аңа, әйтерсең лә нидер әйткән кебек, җемелдиләр. Акмуенга бигрәк тә, бая гына теге зур кошлар очып киткән якка сузылган, бик күп йолдызлардан торган ак юл ошады. Әйтерсең лә ул юл кыр казларына тиешле якка очарга юнәлеш күрсәтә. Бу ак юлдан бераз астарак бер-берсе белән тоташкандай тагын җиде йолдыз җемелди. Шулар арасында бер йолдыз аерым балкый һәм җиргә бик якын күренә, каршы як урман өстенә төшеп тора.

Чиелдаган тавыш Акмуенның уйларын бүлде.Ул да булмады, киң канатларын тавышсыз салмак кына кагып зур башлы бер кош Акмуен оясына кереп-чыгып йөри торган тишек янындагы аскы ботакка килеп кунды. Тирә-якка каранып алды да аягындагы кыр тычканын тырнакларыннан ычкындырып, башын артка чөеп бер-ике селтәнүдә тычканны бербөтен килеш йотып та җибәрде. Нинди зур тычкан сүрән ай яктысында ялтыраган кәкре томшык эчендә юкка чыкты. Бу күренеш Акмуенны тораташ итте.Ул тын да алырга куркып имән кәүсәсенә елышты. Акмуен бу зур кошның әнисе сөйләгән мәчебашлы ябалак икәнен аңлады. Ябалак, “тырнакларымда тагын тычкан калмадымы”,- дигән сыман, аякларына карады да, яңадан тавышсыз гына кыр ягына очып китте. Ябалаклар шулай төнлә ауга чыга. Алар бер төнгә ун-унбиш тычкан тотарага мөмкин. Ә кайсыбер вакытта икешәр тычканны берьюлы эләктерәләр. Шуның өчен ул теге тычканны кабып йоткач, тагын аякларына карады. Нигә ул тычканны кырда ук ашамый дисезме? Бөтен хикмәт аның зур тырнаклы тәпиләрендә. Әгәр дә ябалакның аяклары каты нык агачка кагылмасалар, ул корбанын тырнакларыннан ычкындырмый. Шуңа күрә ул ризыгын җирдә ашый алмый. Ә имән ботагы менә дигән җирлек,шунда гына ул үзеннән-үзе кысыла баручы аяк бармакларын җәя ала.

Бәлага юлыгудан куркып Акмуен әнисе ясап калдырган йомшак оясына йөгерде. Ояга кереп яткач та куркудан дерелдәве бетмәгән иде әле.Ул бик озак тынычлана алмады, ә аннан соң татлы хыялларга чумды. Биектән очып узучы кошлар, аларның моңсу тавышлары, күктәге йолдызлы юл, су өстендәге үрдәкләр, ябалакның кыр тычканын кабып йотуы, бигрәк тә каршы як урман өстенә үк төшеп торган җиде йолдызның берсе аның күз алларынан китми. Аның ерактагы урманга барып иң биек агачка менәсе, күктә җемелдәп янып торган йолдызны үрелеп алып үзенең оясына куясы килде. Оясына гына түгел, бәлки ул аны үзе яшәгән имәннең иң өске ботагына элер иде.Ул яктылык судагы үрдәкләргә, кырдагы тычканнарга һәм башкаларга да караңгыдан котылырга ярдәм итәр иде. Әнә каршы як урманда эшләүче нефтьчеләр күптән шулай иткәннәр, анда төнлә дә якты. Әллә ничә йолдызны һавага элеп куйганнар.Ә нигә элмәскә ди! Ул әнисенең киптерергә гөмбәләр элгәнен күргәне бар ич...

Акмуен шундый хыялларга бирелеп йоклап китте. Төнлә белән күл буена ике җиңел машинага утырып акрын гына мылтыклы кешеләр килгәнен ул белмәде. “Гөрс” итеп күк күкрәгән тавышка Акмуен сискәнеп уянды. Ул йөгереп диярлек оясыннан чыкты.Таң аткан, күл буе һәм урман өсте яктырып килә. Күл буенда берничә кеше әллә нинди “таяклар” тотып күл тирәсендә йөри. Ул “таяклар”ыннан ут бөркелә һәм котны очырырлык күк күкрәгән тавыш тирә-якка тарала. Тавыш күл буенда гына калмыйча каршы як урманга барып җитә. Ә аннан кайтаваз булып яңадан ишетелә. Коты алынган тиен баласы күлгә күз салды. Анда кичәге матурлыкның эзе дә юк! Йокыларыннан уянып та бетмәгән быелгы яшь үрдәкләр кая барырга белмиләр. Һавага очып күтәрелгәннәре, шап-шоп итеп, суга яки күл буендагы кырга мәтәлеп төшәләр. Күл өстендә ачыргаланып кычкырган, үрдәк канат каккан тавышларга мылтыктан ату тавышларын да кушсаң, коточкыч хәлне күз алдына китерергә булыр иде.

Акмуен тизрәк оясына “чумды”. Ояга кергәч тә ул үз-үзен кая куярга белмәде.

Берәр сәгатьләп вакыт узгач ул кире оясыннан чыкты. Урман өстендә кояш нурлары балкый. Күл өстендә кешеләр резина көймәләргә утырып су өстендә яткан, үлгән яки яралы үрдәкләрне җыялар. Аннан, шатланышып, атылган үрдәкләрне өскә күтәреп, бер-берсенә нидер сөйләп мактаналар, көләләр. Машиналарына үрдәкләрне тииләр. Шулай берникадәр вакыттан соң алар көймәләрен җыеп, машиналарына утырып китеп тә бардылар. Күл өсте тынып, ара-тирә су уртасында үскән таллар арасында суга канат белән бәргән тавышлар гына ишетелеп калды. Бу яраланып качып калган үрдәкләр. Аларны нинди язмыш көтә? Берәү дә белми. Аучылар киткәч Акмуен агач башыннан шуларны күзәтте. Аның бүген кәефе бер дә юк, ашыйсы да, эчәсе дә килми.

Биектә очып баручы теге зур кошларның тавышлары ни өчен үзәк өзгеч моңлы икәнен ул хәзер аңлады. Аларны һәр күлгә,елгага ял итәргә туктаган саен шундый язмыш көтә бит... Киткән кошларның кайсылары язга туган якларына исән әйләнеп кайтыр? Моңа җавап юк.

Көн шулай узып китте. Кояш инде күптән сүнгән, әйолдызлар әле кабынмаган. Аучылар киткәч тирә-якта тынлык хөкем сөрде. Мылтык тавышыннан барысы да куркып, бу яклардан барлык җан ияләре дә читкәрәк киткәннәр ахрысы. Бары тик карт ала карга гына имән башында утырып торды да су буенда нидер күреп шул якка очып китте.

Акмуен кичәге кебек иң өске ботакка менеп утырды. Моннан бар да әйбәт күренә. Кичә якты булып янган нефтьчеләр “элгән” йолдызлар бүген күренми. Әле алай гына да түгел, аларның тавышлары да ишетелми. Әллә алар да кошлар кебек моннан китеп барганнармы? Шулай уйланып утырганда һаваны ярып, сызгырып канат каккан тавыш ишетелде. Акмуен яныннан ук диярлек ике кыр үрдәге очып узды һәм күлгә төштеләр. Алар гадәтләренчә бакылдап иптәшләрен чакырдылар. Таллар арасыннан биш-алты үрдәк күренде. Алар арасында яралылары да бар иде. Бераздан күлгә тагын ун-унбишкә якын үрдәкләр көтүе килеп төште. Алар үзара бакылдашып хәл сораштылар да барысы бергә дәррәү күтәрелеп каядыр авыл ягына очып киттеләр. Китәр алдыннан алар күл өстеннән очып бер-ике тапкыр әйләнделәр. Мөгаен, бу аларның күл белән хушлашулары булгандыр. Арадан бер зуррагы яңадан күлгә төшеп, оча алмый калган яралы үрдәк балалары янына килде. Бу ана үрдәк, “нишләттегез минем газиз балаларымны, кешеләр!”,-диеп үкси-үкси, соңгы сулышларын алучы, имгәнгән балалары белән бәхилләшеп китте... Бераз бакылдап нидер сөйләгән кебек булды да, бөтен көчен җыеп, инде ерагаеп баручы үрдәкләр артыннан очты.

Акмуен аны таныды. “Әни! Безнең дә бит яшисебез килә, ташлама безне!”- диеп, соңгы сүзләрен әйттеләр аның балалары. “Сак булыгыз, исән-сау йөрегез”,-диеп тиен баласы кычкырмакчы иде дә, әллә каян тамагына килеп тыгылган төер моңа ирек бирмәде. Аның җир шарында яшәүче бөтен кешеләргә дә ишетерлек итеп, бар көченә, “мәрхәмәтле булыгызчы!”,-диеп кычкырасы килде..

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Проект «Весна к нам в окна стучится»»
Окружающий мир
Уроки по окружающему миру для 1 класса ««Теремок». Играем в сказку.»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников «"Виды транспорта"»
Окружающий мир
Уроки по окружающему миру для 1 класса «Мы в гостях»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь