“Ап-ак тунлы кыш”
2нче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге
Автор: Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы
Максат:Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, көз һәм кыш турында күзаллаулар булдыру.
Тәрбия бурычлары:табигатьнең матурлыгына соклана белү;
Үстерү бурычлары: кулланган сүзләр хисабына сүз байлыкларын арттыру;
Белем бирү бурычлары: Балаларның көз,кыш фасыллары турында белемнәрен ныгыту,сорауларны аңлап, дөрес итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү
Методик алымнар һәм чаралар: сорауларга җавап, әңгәмә, кабатлау, күрсәтү, мактау
Эшчәнлек барышы: (Балалар түгәрәккә басалар)
Хәерле иртә балалар. Балалар әйдәгез уйнап алыйк
Зур түгәрәк күрәм мин,
Дуслар җыелган монда,
Без хәзер унга барабыз,
Аннан сулга кайтаыз
Уртага без җыелдык,
Урыннарга без бастык
Бер-беребезг елмайдык,Һәм уенны башладык
Тәрбияче: Балалар, карагыз эле мин буген группага кергәндә ике матур хат алдым. Кем җибәрде икән аны? Сез күрмәдегезме? Эчендә нәрсә бар икән, әйдәгез ачып карыйк. (Эчендә сары яфраклар)
Т.Нәрсә бу балалар? Кем җибәрде икән ? (Көз)
Т.Әйе,балалар көз кызы җибәргән бу матур яфракларны. Карагыз, монда тагы бер әйбер бар.( Көз рәсеме)
Т.карагыз әле балалар нинди ел вакыты ясалган монда? (көз)
Т.Балалар әйтегез әле, көз вакыты нинди төсләрне ярата?
Т.Балалар көз сезне дә бик ярата, шуның өчен бүләккә матур яфраклар җибәргән.
Балалар әйдәгез әле икенче хатны ачып карыйк
( эчендә кар бөртекләре )
Балалар, нәрсә бу? Кем җибәрде икән аларны? (Кыш)
Әйтегез әле кыш нинди ул?
Ул нинди төсләрне ярата?
Балалар, көз вакыты үткәч менә кыш килә. Көз безгә алтын-сары яфраклар бүләк итә, ә кыш безне йомшак ап-ак кар белән сөендерә. Кар нинди ул балалар? Әйдәгез без аны тотып карыйк (савыттагы карны тотып карыйлар)
Балалар карагыз ниди матур рәсем. Кояш балкый,чыршылар үсеп утыра. Кайсы вакыт икән балалар? Эйдәгез бу рәсемдә кыш ясыйбыз. Кыш булсын өчен нәрсә ясарга кирәк?
Балалар, карагаз эле минем учка нәрсә кунды? (кар бөртеге)
Балалар, бу кар бөртекләренең сезнең белән уйныйсы килгән. Карагыз эле күпме кар бөртекләре бар, эйдәгез аларны учларыбызга кундырабыз. Балалар кар бөртекләре нинди? Эйдәгез алар белән уйнап алыйк
Уен: “Кар бөртеге” (Р.Ахиярова муз., Г.Зиннәтова сүзләре)
Кар бөртеге өйгә керде,(кулларны алга таба селкү)
Өй эчендә очып йөрде.( очып йөрү хәрәкәте)
Менә шулай, менә шулай.
Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым аңа җылы учны.(кулларны алга сузу)
Менә шулай, менә шулай.
Кар бөртеге учка кунды,( куллар аз гына алга сузып селкеп тору)
Учка кунды һәм юк булды.(куллар алга каратып куела)
Менә шулай, менә шулай.
(Уен 2-3 тапкыр уйнала)
Эйе балалар, алар шундый матурлар. Әйдәгез без шушы кар бөртекләре белән бу рәсемне бизибез.
(Эш тәртибе аңлатыла. һәр бала үзенен кар бөртеген беркетеп куя. Балалар матур көй астында эшлиләр)
Карагыз әле нинди матур булды безнен рәсемебез. Карны күп итеп яудырдык. Агачлар, үләннәр өшемәсләр (шигырь укыла)
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды урманнар,
Ап-ак булды киң кырлар.
Т.Булдырдыгыз балалар . Без бергәләп матур кышкы урманны ясадык.
Сезгә ошадымы? Безтнәрсәләр белән уйнадык?
Балалар, буген сез бик тырыш булдыгыз.
Матур рәсемне әти-әниләргә күрсәтебез.