Конкурсы
10 Марта – 25 Мая
Йомры икмәк маҗаралары
Зурлар төркемендә күңел ачу
Максат: Балаларга кисәтүче юл билгеләре:”Куркыныч борылыш”, “Кыргый җәнлекләр”,”Балалар” билгеләрен аңлату; проблемалы хәлләрдә алдан алган белемнәрен ныгыту; кыюлык, мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Бәйрәмгә кадәрге зш: Балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәнү, төрле темага шөгыльләр үткәрү; юл билгеләрен өйрәнү, ясау, әкиятләр сәхнәләштерү.
Кирәкле әйберләр, җиһазлар: Әкият уйнаучыларга: ”Куркыныч борылыш”, “Кыргый җәнлекләр, “Балалар”билгеләре өчен түшләмә, куян, аю, төлке, йомры икмәк, әби, бабай костюмнары, залны бизәү өчен агачлар, кисәтүче юл билгеләре. “Йомры икмәк” рус халык
әкиятенең эчтәлеген югалтмыйча яңача үзгәртеп яздым. (Харисова Рәҗибә Мизхәт кызы шигырьләре).
Тарату материаллар: кисәтүче билгеләр ясау өчен өчпочмак формалы кәгазьләр, карандашлар.
Бәйрәмне оештыру: Балалар залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
Сүзлек өстендә эш: Кисәтүче, куркыныч борылыш.
Методик алым:
1. Әңгәмә: “Юл билгеләре ни өчен кирәк?”
2. Өйрәнгән билгеләрне рәсемләү.
3. Шигырләр, җырлар өйрәнү.
4. Уеннар уйнау.
Бәйрәм барышы:
Балалар бәйрәм залына музыкага атлап керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
1 б. Урамда матур йөрергә
Өйрәтәләр апалар.
Юлда йөри белмәсәгез
Начар була, ди алар.
2 б. Машиналар чаба гына
Юлга йөгереп чыкма.
Юлда йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма.
( Әби белән бабай залга керәләр, борчылганнар).
Бабай: Исәнмесез, балалар! Сездә күңелле бәйрәм, безнең борчуыбыз бар. Әрҗә төбеннән себереп әбинең туган көненә пешерелгән йомры икмәгебез тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшеп чыгып китте.
Әби: Юлда йөри белми, бәләгә юлыкмаса иде. Кайда гына китте икән?
( Балалар җаваплары тыңлана).
Әби: Рәхмәт, балалар, без юлны дәвам итик. (чыгып китәләр).
(Юлдан сикергәләп йомры икмәк керә).
Йомры икмәк:
Мин йомры, йомры икмәк
Әрҗәдән себерелдем.
Әби- бабайдан качтым,
Озын юлдан йөгердем.
(билге янына җитә).
“Куркыныч борылыш” билге:
Мин кисәтәм куркыныч
Борылыш барын алда.
Игътибарлы бул юлда
Сикергәләп син чапма.
Йомры икмәк: Юк кирәкми, миңа синең кисәтүең. Миңа бик күңелле.( үтеп китә, борылыштан машина белән куян чыга, йомры икмәк таптала яза).
Куян: Әй, йомры, йомры икмәк,
Тапталмадың чак кына.
Әйдә барыйк укырга
Хәйләбикә чакыра.
Йомры икмәк: Кирәк түгел миңа уку, бик яхшы тәгәрим мин. (тәгәрәп китә. “Кыргый җәнлекләр” билгесе янына җитә).
“Кыргый җәнлекләр” билгесе:
Кая болай ашыгасың
Әй йомры, йомры икмәк.
Урман янынан үткәндә
Саклану бик тә кирәк.
Йомры икмәк: Мин йомры, йомры икмәк
Әби- бабайдан качтым,
Куянны алдап уздым,
Урманны гизеп чыктым.
( Сикергәләп барганда юлдан чыгучы Аюга килеп бәрелә).
Аю: У-у-у, Йомры икмәк, сак йөрү бик тә кирәк. Әйдә бергә урман мәктәбенә, белемле булу кирәк.
(Йомры икмәк башын тотып уйланып тора).
Тәрбияче: Балалар, Йомры икмәк нәрсә уйлый икән? Әйдәгез аңа карап нәрсә уйлаганын әйтик.
( балалар җаваплары тыңланыла).
Йомры икмәк: Юлымда ике күңелсезлеккә очрадым, укып белем алу, миңа бик кирәк. Әйдә киттек.( балалар янына киләләр).
Төлке: Озын юлны үттегез
Күп тамгалар күрдегез.
Кисәттеләр, әйттеләр
Сак булырга дәштеләр.
(Тамгаларны күрсәтеп).
Күрсәгез бу тамганы
Сак булыгыз”Балалар”.
Дип сезне дә кисәтә
Бала күпне күрсәтә.
“Куркыныч борылыш” билгесе:
“Куркыныч борылыш” барын
Алдан ук бит кисәттем.
Ашыкканга йомрыкай
Кисәтүләргә эләкте.
3 б. Юлны аркылы чыкканда
Кара сулга һәм уңга.
Машина килгәнен күрсәң
Көт син бик сабыр гына.
Әби белән бабай керә.
Әби: Йомры икмәк түп-түгәрәк
Кителмәгән, янчелмәгән.
Озын юллар үтеп килгән
Бик тә шөкер имгәнмәгән.
Бабай: Сез балалар ярдәмгә килегез, йомры икмәк тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшеп китмәсен өчен нәрсә эшлик?
( Балалар җаваплары тыңланыла).
Әби: Рәхмәт балалар, ярдәм иттегез. Әйдәгез “Ак калач” уенын уйнап алыйк.
4 б. Әбекәй бу бездән сезгә бүләк.”Таны һәм әйт” уены.
Әби: Рәхмәт балалар, без тәрбияче апагыз белән сезне тикшереп карыйк әле.
Тәрбияче: Балалар, минем серле тартмам сезне уеннар белән тикшерә. 1 нче уен: “ Нинди билге артык?”
( Кисәтүче билгеләр арасында тыю билгесе).
2 нче уен: “Билгене дөрес куй”.
( Сюжетлы рәсемнәргә кисәтүче билгене дөрес урнаштыру).
3 нче уен:” Бүген өйрәнгән билгеләрне әйт”.
Тәрбияче: Рәхмәт балалар, сез дөрес җавап бирдегез. Әйдәгез Әби-бабайга һәм Йомры икмәккә үзебез алда һәм бүген өйрәнгән кисәтүче билгеләрне рәсемләп бүләк итик.(Алдан әзерләнгән өчпочмак өлгесенә билгеләрне рәсемлиләр).
5 б. Юл кагыйдәсен белмәүче
Юлларда бик йөрмәсен.
Бик йөрисе килә икән
Һәммәсен дә өйрәнсен.
6 б. Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез
Имин булсын юлыгы
7 б. Юлларыгыз гел уң булыр
Борчылмаслар аналар.
Билге, кагыйдәләр үтәп
Йөри белсә балалар.
Тәрбияче: Балалар, юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз, имин йөрегез! Луиза Батыр-Болгари музыкасы, Эльмира Шарифуллина сүзләре “Шофер буласым килә” җырын җырлап бәйрәмне төгәллибез.



