Ф. Акбулатова "Эти икмэге"

Конспект занятия
Конспект открытого урока по татарской литературе
Мурзаева Лейсан Имамутдиновна
Содержимое публикации

Дәрес планы

Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү .

Хәерле иртә укучылар, укытучылар һәм дә килгән кунаклар. Әйдәгез, укучылар бер-беребезгә елмаеп, күңел нурларыбызны бүген дәрескә килгән кунакларга өләшеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик.

Күзләрегезне йомыгыз һәм үзегезне кышкы урманда итеп хис итегез. Сез чаңгыда шуасыз. Битләрегез ал, һава саф. Тәнегездә көч-куәт арта, дәртләнеп эшкә чумасыгыз килә. Сезнең алда мавыктыргыч эш – әдәбият дәресе. Күзләребезне ачабыз һәм дәресне башлыйбыз.

Белемнәрне тигезләү.

Бирем 1.

Үткән дәрестә өйрәнгән теманы искә төшерик?

К. Җ.: - Без Х. Туфанның иҗатын тәмамлап куйдык.

- “Кайсыгызның кулы җылы”, “Иртәләр җитте исә”, “Аралагыз мине” шигырьләрен өйрәндек.

Бирем 2.

Бу шигырьләрдә сүз ни хакында бара?

К. Җ.: 1) Сугыш.

2) Шагырьнең репресия елларындагы иҗаты.

3) Хатыны, Луиза Салигаскарова .

4) Ялгызлык.

- Әйе, укучылар без Х. Туфанның сугыш елларындагы ачы язмышы белән таныштык. Сугыш – ул кешелек дөньясының кара шәүләсе. Дөнья яратылганнан бирле шушы акылга сыймаслык дәһшәт әле һаман да дәвам итә. Бүген дә җир шарының берничә почмагында сугыш учагы дөрли. Сугыш ялкыны беркайчан да кабынмасын иде. Күгебезне кара болыт капламасын иде. Туган җиребезне сакласыннар иде.

Бирем 3.

Туган җирне саклар өчен ниләр эшли алабыз, укучылар?

К. Җ.: - Тырышып укырга, үз халкыбызның патриоты булырга, туган илгә хезмәт итергә.

3. Өй эшен анализлау.

- Сезгә шагыйрь Х. Туфанның иҗатын искә төшереп килергә һәм төрле дәрәҗәдә эш бирелгән иде. Сезне тыңлыйк I дәрәҗә, II дәрәҗә, III дәрәҗә.

К. Җ.: I дәрәҗә: - Безнең төркемгә Х. Туфан иҗатын укыганнан соң туган уйлар турында язып килергә иде.

II дәрәҗә: - Безнең төркемгә 1 шигырен яттан сөйләп, шушы шигырьгә карата нинди хисләр туганы турында язып киләргә иде.

III дәрәҗә: - Безгә “Кайсыгызның кулы җылы” темасына иҗади эш эшләргә иде.

- Сезнең Х. Туфанның иҗатын белеүгез шатландырды. Бик тырышып эшләгәнсез, әмма кайберләрегезгә тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Хәзер инде эшләрегезне бәяләгез.

Үзбәя

Ә хәзер инде укучылыр дәреснең эпиграфына игътибар итик.

Әниләрнең канлы яшен күрдек,

Ятимлекнең ачы тәмен белдек;

Эштән, ачтан нәни куллар талды,

Безнең балачакны сугыш алды.

Бирем 1.

Эпиграфны укып чыгыйк. Нинди картинаны күз алдыгызга китердегез.

К. Җ.: - Әниләрнең елавы, бәләкәй генә балаларның басуларда эшләүе, бар җир җимерелеп беткән, кешеләрнең киемнәре искергән, аларның ипиләре дә юк.

Медиаэкранда рәсемнәр чыга.

Бирем 2.

Экрандагы рәсемнәр турында нәрсә әйтә аласыз?

К. Җ.: - Кешеләр арыган .................

Бирем 3.

Шигъри юллар белән рәсемнәр арасында нинди охшашлык бар?

К. Җ.: - 1) Ачка интеккән балалар;

- 2) Икмәк ашарга теләүче балалар;

- 3) Сугыш;

- 4) Сугыш китергән коткыч хәлләр;

- 5) Балачаклары булмаган балалар.

- Әйе, сугыш коточкыч фаҗига. Ул илләрне, шәһәрләрне көл итә, хатыннарны тол, балаларны ятим калдыра. Күпме аналарның күз яше түгелә. Йөрәкләрне яралый. Безнең илебездә 70 ел тынычлык хөкем сөрә. Әмма Бөек Ватан сугышы сызган яралар һаман сызлый. Без бу фаҗиганы әдәби әсәрләр аша, ветеранар белән очрашуларда ачык тоябыз. Беренче класстан тыш уку дәресеннән соң сезгә нинди әсәр тәкъдим ителгән иде?

К. Җ.: - Фәрзәнә Акбулатова “Әтием икмәге”.

Бирем 4.

Белемнәрне тигезләү этабында безнең сөйләшү нәрсә турында барды?

К. Җ.: - Сугыш. Сугыш чоры балалары турында.

Уку мәсьәләсен кую .

Бирем 1.

Дөрес, укучылар. Әйдәгез, әле бергәләп дәреснең темасын билгеләп алыйк.

К. Җ.: - 1) Ф. Акбулатова иҗатында сугыш темасы;

2) Ф. Акбулатованың “Әтием икмәге” хикәясен анализлау;

3) Ф. Акбулатованың “Әтием икмәген” өйрәнү.

- Молодцы, бик яхшы, афәрин. Тәкъдимнәр байтак. Гомумиләштереп әйтсәк, бүгенге безнең тема: Ф. Акбулатованың “Әтием икмәге” хикәясен анализлау. (Тактада)

Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны һәм теманы язабыз.

- Кем соң ул Ф. Акбулатова?

К. Җ.: - ............................................

- Ул безнең мәктәпкә очрашуга килгән иде. Мин әле ул вакытта укучы идем. (Буклет)

- Әсәрне анализлау өчен безнең максат та билгеле булырга тиеш. Бергәләп максатны билгелик.

К. Җ.: - хикәянең эчтәлеген ачабыз, геройларга характеристика бирәбез, сүзлек өстендә эшлибез.

- геройларның матур сыйфатларын үзебездә булдырырга тырышырбыз.

- сугышка ачу белән, нәфрәт белән карарбыз, сугышның коточкыч фаҗига икәнен билгеләрбез.

- Афәрин. Бик яхшы максатлар куйдык, максатыбызга ирешү өчен бурычларны билгелик.

Әсәрне анализлау өчен без нинди әшләр башкара идек?

(Медиаэкранда чыга)

К. Җ.: - эчтәлеген сөйлибез

- өлешләргә бүләбез

- охшаш өлешләрне табабыз

- исем куябыз

- геройларга характеристика бирәбез

- бу әсәрне ни өчен өйрәнәбез икәнен ачыклыйбыз

- әсәрдә нәрсә турында сүз баруын ачабыз.

- Бик яхшы укучылар! Балалар, бу эшләрне башкару өчен безгә ни кирәк?

К. Җ.: - Акыл, белем, тырышлык (хор белән).

- Фикерли белергә тиешбез.

Үзбәя

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Бирем 1.

Нинди сүзләрнең мәгънәсен аңламадыгыз?

Сүзлек өстендә эш. (Афәт - ) сүзлектән укыйлар, аңлаталар.

Бирем 2.

Кайсы төркем эчтәлеген сөйләп чыга?

(Киңәшләшәләр)

Бирем 3.

Кайсы төркем кыскартып сөйли?

Укучылар сөйли.

Әсәрнең эчтәлеге дулкынландыргыч, йөрәкләрне тетрәндерә. Укучылар геройларның язмышын тирәнрәк ачу өчен, әйдәгез, өлешләргә бүлик. Сез хикәяне ничә өлешкә бүлер идегез. Башта беренче бүлекне өлешләргә бүлик.

(Киңәшләшәләр)

К. Җ.: - 5,7,8,3,4

Тәкъдимнәр:

Яз килде. Киртә-куралар егылып беткән. Сугыш.

Сугыш – афәт.

Уен. Их, бу ачлык. Мотаһарның күз яшләре. Ачка интегү. Ике бөртек бәрәңге пешерү. Бәрәңгене күршеләр ашап куйган.

Их, бу ачлык.

Кыш килде. Мотаһар авырый. Энем кызганыч.

Мотаһар авырды.

Бу нинди түгәрәкләр?! Рәсемдәге көлчә. “Ипигә тимә, абый!”

“Ипигә тимә, абый!”

Нәтиҗә: 1 бүлекне 4 өлешкә булергә мөмкин икән. 2 нче бүлекне ничә өлешкә бүләбе?

Тәкъдимнәр:

“Кояшны күрәсем килә”. Ашарга да хәле юк. “Абый, тереләсем килә минем!..”

Минем тереләсем килә, абыем...

Төш күрү. Мотаһарның үлеме. Мидхәтнең хәсрәте. Әнинең олы кайгысы.

Мотаһарның үлеме.

Шатлыклы хәбәр. Әти кайтты. Әти икмәк алып кайтты. Сагынып көткән әти икмәге. Әти икмәге.

Әти икмәге.

(Тактага яза барам)

Нәтиҗә: 2нче бүлекне 3 өлешкә бүлдек. Шулай итеп, хикәяне 7 өлешкә бүлеп була икән. Яхшы укучылар, бергәләп тырышып эшләп, әсәрне өлешләргә бүлеп исем куйдык.

Бирем 4.

Хәзер, балалар, түбәндәге биремне үтәрбез.

I төркемгә эш:

- Сугыш-афәт. Шул юлларны дәлилләүче эпизодларны табып укып күрсәтегез! Шул вакыйгаларга карата сез нинди хис кичердегез?

К. Җ.: - а) кызгану хисе

б) ачу хисе

в) сугышка нәфрәт хисе

II төркемгә эш:

Их, бу ачлык. Шул юлларны дәлилләүче эпизодларны табып укып күрсәтегез! Шул вакыйгаларга карата сез нинди хис кичердегез?

К. Җ.: - а) кызгану хисе

б)жәлләү хисе

в) ризык кадерен аңлау

Без рольләргә бүлеп укыйбыз, мөмкинме?

III төркемгә эш:

“Ипигә тимә, абый!”. Шул юлларны дәлилләүче эпизодларны табып укып күрсәтегез! Шул вакыйгаларга карата сез нинди хис кичердегез?

К. Җ.: - а) мотаһарга ярдәм итә алмаганга әрнү хисе кичердем

Ни өчен “Ипигә тимә, абый!”?

К. Җ.: - Рәсемдәге икмәккә карап булса да ул юана. Абыйсы, ачуланып аның, шул юанычын бетерер дип курка. Бәлки, икмәктән башка яшәп булмый бит, аңа тимик диясе килгәндер.

- Укучылар, гомумиләштереп әйтсәк, әсәрнең буеннан-буена йөрәгебез әрнү, кызгану хисе кичерде.

Физкультминут(барабыз, табабыз)

Бирем 5.

Әйдәгез әле, бергәләп уйлап карыйк. Әсәрдә горурлану, рәхмәт хисе белдерә торган вакыйгалар булдымы?

К. Җ.: - Булды. Бар. Күршеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте.

- Мидхәтнең энесенә карата мөнәсәбәте:

1. Хәлсезләнгән Мотаһарга катык эчерә, ә үзе ач кала, умач ашатырга тырыша.

2.Энесен жәлләп күрше әбисенә пешерергә бәрәңге бирә.

3. Энесен кояш күрергә күтәреп алып чыга.

4. Үлгән булсада энесенә табынга икмәк кисеп куя.

- Болар ни хакында сөйли?

К. Җ.: - Бер-берсен яраталар, туган итәләр.

- Әйе, укучылар, бу олы туганлык хисе хакында сөйли. Ә бүгенге көндә бу хис югалыбрак калган кебек. Бер-берегезне туган итеп, якын итеп яшәгез.

Бирем 6. (Карточкалар таратыла)

I төркем: - 84 нче биттән фразеологик әйтелмәләрне табыгыз һәм ул кайсы геройга карата әйтелә?

К. Җ.: - Мидхәт.

II төркем: - Нәрсә ул икмәк?

К. Җ.: - Ризык. Яшәргә көч бирә. Ачлыктан саклый. Көндә 1-2 кисәк ипи ашаган булса Мотаһар да үлмәс иде. Икмәкнең кадерен белик.

III төркем: - Әсәрнең жанрын хикәя дидек дәрес башлаганда. Исбатлагыз. Татар, рус әдәбиятыннан сугыш темасына нинди хикәяләр укыдыгыз?

К. Җ.: - Күләме кечкенә, геройлар аз, вакыйгалар да күп түгел.

- Индивидуальэш: - Мидхәт образына характеристика.

Бирем 7.

- Укучылар әсәрдә тискәре образлар бармы?

К. Җ.: - Бар. Сугыш образы. Ул күренми, әмма һәр вакыйга шуны хәтерләтә. Барлык афәткә сугыш гаепле.

Бирем 8.

Укучылар, кем сугыш һәм икмәк модельләрен тактада эшли?

Кара маркер белән

Сары маркер белән

Рефлексия

Эчке рефлексия

- Әсәр ни өчен “Әти икмәге” дип аталган?

К. Җ.: - Мотаһарның әтисен икмәк белән кәтеп алалмаганы өчен.

- Шулай итеп, укучылар бүген без дәрестә ни хакында белдек. Башта: эчтән күңелегез аша барлап чыгыгыз.

2. Тышкы рефлексия

- Ф. Акбулатова “Әти икмәге” әсәре белән таныштык, эчтәлеген сөйләдек, өлешләргә бүлдек, исем куйдык, модельэшләдек.

- Икмәк турында сөйләштек, аның кадерен белергә өйрәндек.

- Сугыш – коточкыч фаҗига, безгә тынычлык кирәк.

Күзләрне йомдык. Бөтен өйрәнгәннәрне барлап күңелегегә сеңдерәбез.

Үзбәя

3. Өй эше бирү.

Көндәлекләргә язабыз.

I дәрәҗә -

II дәрәҗә -

III дәрәҗә -

4. Алдагы дәрескә максат кую.

Мондый михнәт, кайгы-хәсрәт күрмәс өчен нинди шартлар кирәк?

К. Җ.: - Тынычлык, сугыш булмавы, фашизм бетү, ирек, азатлык.

- Шуның белән укучылар дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

- Сау булыгыз!!!

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь