Гардиева Гөлгенә Рафаил кызы
I квалификацион категорияле тәрбияче
Актаныш муниципаль районы
“Гомуми үсеш бирүче №1 балалар бакчасы”
Уртанчылар төркемендә Г. Тукай көненә карата бәйрәм иртәсе
Максат:
1. Балаларда: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.
3. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый, эчтәлеген сөйли белүләренә ирешү.
4. Балаларның үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.
Жиhазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязмада «Туган тел» җыры, эт, Шүрәле, әби, бабай геройлары.
1 нче бала:
Әле укый белмәсәк тә,
«Туган тел»не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гузәл бер җыр, дибез.
2 нче бала:
Аныңәкиятләрен тыңлап,
Телләребез ачылды.
Су анасы, Шүрәлеләр –
Безнең дуслар барысы.
Балалар, күмәкләшеп, «Туган тел»не җырлыйлар.
Ишек алды куренеше ачыла: өй, абзар, киртә, капка, эт оясы. Аннан эт өргән тавыш ишетелә.Өйдән бабай чыга.
Бабай: Хәерле көн, дусларым!Әсин, Акбай, ник өрәсең?Әбисе,чыкәле, Акбайны ашатырга кирәк.
Әби (чыга): Рәхмәт төшкере, сине оныта язганбызмени? Хәзер, хәзер, ашатам.
Бабай (кулына чүкеч ала): Ә мин киртә – кураны төзәткәләп алыйм әле (чыгып китә).
Гали (чыга):
Әткәй,әнкәй, мин, апай,
Әби, бабай hәм бер песи,
Безнеңөйдә без җидәү,
Безнеңпесиҗиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә,
Безнең белән бергә йоклый ул
Хезмәте дә бар:
Өйне тычкан явыздан саклый ул.
Әби: улым, кәҗәне ашатырсын,яме! Ә мин күршеләргә кереп, хәлләрен белеп чыгыйм.
Гали (абзар янына килә): Кәҗәкәем, әйдә, сине үлән белән сыйлыйм әле.
3 нче бала:
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.
Капкадан Вәли керә, Акбайны оясыннан дәшеп чыгара.
Акбай:
Тагынөйрәтә башлыйсыңмы инде?
Вәли:
Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
Арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп – туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
Акбай:
Ник газаплыйсың болай син,
Минәле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр,
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
Вәли:
Ах,җүләр маэмай!
Тырыш яшьләй, зурайгач жайсыз ул,
Картайгач эш белү уңайсыз ул.
(Гали янына килә). Нихәл, малай?
Гали: Исәнмесез, саумысыз?
Вәли:Әйдә, урманга киттек. Юл уңаеннан су да коенырбыз. Көн бик эссе бит!
Урман аланы күренеше. Чәчәкләрүсә, кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Бер төркем кызлар «Чәчәкләр биюе»н башкара. Зур кубәләк очып керә, малайлар аны тотмакчы булла Г.Тукайның «Бала белән күбәләк»җыры башкарыла.
Аланлыкның бер башында учак яна, аныңөстенә эленгән казанда ботка пешә. Учак янында Кәҗә белән Сарык утыра. Малайлар алар янына килә.
Вәли:
Килдек сезгә кунакка,
Аланлык бакчасына.
Тукай китаплары алдык
Галинең акчасына.
Кәҗә:
Рәхмәт сезгә, малайлар,
Әйдә, түргә үтегез!
Безнең белән бергә – бергә
Бераз бәйрәм итегез!
Гали:Ә без менә су коенмакчы идек, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме?
Сарык: Беләбез, ул күлгә бүреләр суга дип киттеләр.
Кәжә: Бездән куркып качып киттеләр, микки-ки, микки-ки… әйдәгез, безнең арттан барыгыз!
Урман уртасында – тонбоеклы күл. Камышлар шаулый, бакалар бакылдаша. Басмада, чәчен тарый – тарый, Су анасы утыра. Бераздан алтын тарагын басмада калдырып, суга чума. Гали йөгереп киләдә, таракны ала.
Гали: Тарак таптым! Алтын тарак!
Вәли: Алма, ул синеке түгел!
Гали: Минеке, минеке!
Вәли: Син белмисеңмени, Тукай абыебыз да рөхсәтсез кеше әйберен алмаска кушкан. Юкса, сиңа «карак» дигән кушамат тагачаклар.
Агачлар арасыннан Шүрәле килеп чыга.
Шүрәле: Инде бармакларым да төзәлде, кети-кети уйныйсы килә башлады. Тик урманда ник бер адәм заты күренсен!Ә, менә малайлар бар икән!
Гали: Тукта, Шүрәле абзый, без сиңа бер җырҗырлап күрсәтәбез.
Шүрәле:Әйбәтҗыр булды бу, куңелем күтәрелде.Әйдәгез, балалар бакчасына бергәләп барыйк, бәйрәмнәрен карыйк!
Балалар берәм – берәм Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр.
Вәли: Менә шулай Тукай бабай үзенең матур шигырьләре, кызыклы әкиятләре аша безгә акыллы, зирәк киңәшләрен бирә.
4 нче бала:
«Туган тел»не яттан сөйләп,
үсепҗитәрбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай!
5 нче бала:
Тылсымлы шигырьләреңне
Укыйбыз кабат – кабат.
Балачак хыялларына
Алар бирәләр канат.
6 нчы бала:
Апрельҗитсә, исемеңне
Җырыңа куша Тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Кичә «Тукай абый» җыры белән тәмамлана.