Тема: “Тылсымлы су”
Яшь төркеме: 1 нче кечкенәләр төркемендә әйләнә-тирә белән танышу.
Максат:
Балаларның суның табигатьтәге һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларын формалаштыру. Тәҗрибә үткәрү аша суның үзлекләренә төшенү.
Программа эчтәлеге:
1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.
2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суныӊ агу үзлеген тәҗрибәләр аша күрсәтү.
3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү.
4. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү.
5.Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
1.Су турында әңгәмәләр үткәрү.
2. Күзәтүләр, танып – белү.
3. Әдәби әсәрләр уку.
4. Үстерелешле,хәрәкәтле уеннар уйнау.
5. Тәҗрибәләр ясау.
Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: конспект язу, атрибутлар, күргәзмә материаллар әзерләү.
Сүзлек запасын баету һәм активлаштыру: суның халәтен билгели торган сүзләр ( төссез, исе юк, баллы, тәме юк, утәмле).
Җиһазлар һәм материаллар:
Материал: су аккан тавыш аудио язма, су белән стаканнар, калак, туңдырма таякчыгы, лейка, таш, гуашь, кисточкалар, зонтик, пычрак курчак.
Методик алымнар һәм чаралар: Уен,күзәтү,кызыксындыру, әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.
Эшчәнлек структурасы:
I.Кереш өлеш – 2 мин.
II. Төп өлеш- 5 мин.
III.Йомгаклау- 3 мин.
Интеграль белем бирү өлкәләре: Танып белү, Социаль-аралашу.
Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.Сөйләм үстерү.
Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре: Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү.
Белем бирү эшчәнлегендә балаларны оештыру:
1.Балалар басып торалар.
2. Балалар ярымтүгәрәк булып урындыкларга утыралар.
3. Балалар өстәл артларында басып торалар.
Әдәбият:
1.От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика - Синтез, 2010. - 304 с.
2. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ., Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.- б.
I.Кереш өлеш.
Балалар кабул итү бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.
Тәрбияче: Хәерле иртә, күзләр! Уяндыгызмы?
- Хәерле иртә, колаклар! Уяндыгызмы?
- Хәерле иртә, куллар! Уяндыгызмы?
- Хәерле иртә, аяклар! Уяндыгызмы?
- Хәерле иртә, Кояш!
- Мин уяндым!
- Исән- исән- исәнме сез!
Шөгыльне башлыйбыз без!
Бармак уены
Бу бармак бабай...
Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, ниндидер тавыш ишетелә?
Балалар:Кемдер шакый.
Тәрбияче: Карагыз әле, нинди пычрак курчак килгән безгә.
Ул нишләп пычрак икән?
Б.: Юынмаганга.
Т.: Ә аны юарга нәрсә кирәк?
Б.: Су.
Т.: Әйдәгез без курчакны су белән таныштырып китик әле, алайса ул суның нәрсә икәнен белми икән. Без суны каян алабыз? (Краннан) Су кайларда була? (Елгада) Әйдәгез без курчакның битен юыйк. Табакка су алып курчакның битен юалар. Ясминә тотып кара әле бу су нинди?(Эссе)Сәминә тотып кара әле бу су нинди? (Салкын). Курчакның битен юу өчен икесен бергә кушалар.
“Кояш һәм болыт” уены.
(Кояш булганда балалар йөри, болыт булганда зонтик астына качалар)
II. Төп өлеш.
Тәрбияче: Без бүген тикшерүчеләр булырбыз. Су турында күбрәк белер өчен, тәҗрибәләр ясарбыз. Мин сезне лабораторияга чакырам. Тикшерү эшләрен бик сак башкарырга кирәк, суны түкмәскә, стаканнарны ватмаска, мине игътибар белән тыӊларга.
1 өстәлдә
а) Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау.
1 стаканда су, 2 – сок. Сулы стаканга калакны тыгабыз. Калак күренәме? Соклы стаканга тыгабыз - калак күренәме? Сулы стаканда күренә, соклыда – күренми.
Нәтиҗә: су үтә күренмәле, ә сок үтә күренмәле түгел.
б) Суныӊ исен билгеләү.
Нәтиҗә: Су – иссез, ә сок – исле.
2 өстәлдә
а) Суныӊ төсен билгеләү. Балалар алдында су белән стаканнар, һәм кисточка белән гуашлар. Кисточканы салып болгаталар да, суның төсен үзгәртәләр.
Сорау: “Су нишләде?” “Ни өчен дип уйлыйсыз?”
Нәтиҗә: Суның төсе юк, суны буяп була.
3 өстәлдә
Суга туңдырма таякчыгы салабыз, батмый. Таш салабыз, бата.
Нәтиҗә
Суда авыр әйбер бата, җиңел предмет батмый.
4.Суны лейкадан табакка агызып карыйбыз.
Нәтиҗә: Су сыек, ул ага.
III.Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз! Б-р, без сезнең белән суның ничек үзгәрүен карап үттек. Тәҗрибәләрдән чыгып без сезнең белән суның ни өчен кирәклеген билгеләп үттек. Кабатлыйбыз Балалар, без буген кая бардык? Нәрсәләр эшләдек? Өйгә кайткач, кемгә сөйләрсез? Сез бүген бик яхшы җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!