Язгы чәчәкләр иленә сәяхәт.

Другие сценарии праздников
мероприятие для детей
Раушания Аннуровна Зайнуллина
Содержимое публикации

Тема: Язгы чәчәкләр иленә сәяхәт.

Бурычлар:

1.     Чәчәкләргә сакчыл караш,туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү.

2.     Мөстәкыйль  фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.

3.     Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: энҗе чәчәк, ак чәчәк, хушбуй, таҗ, мохтаҗ, ышык.

Җиһазлау:  чәчәк рәсемнәре, слайдлар, музыка.

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыгызга да!

Балалар түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Балалар безнең хәзер нинди ел фасылы?(Яз)

Язның ничәнче ае? (язның 2 ае)

Яз айларын кабатлап китик әле.(март,апрель , май).

Хәзер нинди ай? (апрель)

Апрель ае шуның кадәр матур, кояшлы ай. Апрель аенда беренче чәчәкләр чыгалар. Мин бүген сезне чәчәкләр иленә сәяхәткә чакырам. Анда һәрвакыт кояш җылы нурларын сибә, яңгыр да вакытында ява. Сез әзерме?

Уен: “Чәчәкле алан” сүзле уены:

 Без аланга чыгабыз, (кругта әйләнәләр)

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

Аландагы сукмакны

Безгә кояш яктырта

Аллы-гөлле чәчәкне

Һәрберебез ярата.(күнегүләр ясыйлар)

Тәрбияче:Карагыз әле сукмакта ниләрдер күренә.(алып карый), монда табышмаклар язылган.Балалар мин сезгә табышмаклар укыйм ә сез җавабын әйтеп карагыз.

Бер чәчәк бар дөньяда –

Аңарга өрсәң – ул юкка чыга. (тузганак) –экранда рәсеме чыга

2.Язгы кояш нурын чәчкәч

Бар чәчәктән уздырып,

Җир өстенә калыктым

Кар мендәрен туздырып.(Умырзая)- экранда рәсеме чыга

3.Ак энҗеләр төсле мин

Исле гөлдән исле мин

Аңкып торам урамда

Дарулы да, агулы да,

Сак була күр җыйганда (Ландыш)- экранда рәсеме чыга

4.Чайкала алтын арышлар,

Арада зәңгәр бизәк.

Ни икәнен белим дисәң,

Башыңны эшләт тизрәк.(Күк чәчәк)-экранда рәсеме чыга

5. Зәңгәр кыңгырау челтери,үз телендә нидер сөйли (Кыңгырау)- экранда рәсеме чыга.

6. Җир астыннан сары күзләр

Беренче булып алар безгә бүләк.

Аларны ничек дөрес атарга?

Әгәр аларга Җир әни кебек (Үги ана яфрагы) – экранда рәсеме чыга.

Тәрбияче: Балалар менә бу чәчәкләр барысы да кырда, урманда үсә. Бу чәчәкләр кыр чәчәкләре дип атала.Ә сез чәчәкләрнең ничек җир өстенә үсеп чыкканарын беләсезме. Әйдәгез уйнап алыйк әле!

Мольбертта рәсемнәр урнашкан . Балалар идәнгә утыралар.

Уен: “Тәртип буенча төзеп чык”. Менә сезнең каршыгызда буталып урнашкн рәсемнәр, аларны тәртип бунча төзеп чыгарга кирәк. (орлык,үсенте,яфрак,чәчәк бөресе, чәчәк, корыган чәчәк,орлык барлыкка килү.)

Тәрбияче: Әйдәгез түгәрәккә басыйк әле һәм уйнап алыйк.

Уен: “Кайсы дөрес кул чап”

Мин сезгә сүзләр әйтәм ә сез чәчәкләргә хас билгеләргә кул чабыгыз.(юл, сабак, су, чәчәк, җил, тамыр, яңгыр, яфрак, кояш , букет)

Балалар, ә сез беләсезме ни өчен болын чәчәкләре һәм бакча чәчәкләре дип аталганны? Бакча чәчәкләрен кешеләр үзләре матурлык өчен утырталар, ә басу чәчәкләрен дә кешеләр утыртамы икән? Ни өчен?(Балалар җавабы.)

Тәрбияче:Әйдәгез уйнап алабыз.

Уен: “Чәчәк өлешләрен ата” рәсемгә карап

Балалар рәсемгә карап чәчәк ничә һәм нинди өлешләрдән торганын санап чыгалар (чәчәк, сабак, яфрак, таҗ, тамыр).

Тәрбияче: Балалар чәчәкләр безнең тормышыбызда зур урын алып торалар, алар безнең кәефебезне күтәрәләр, тормышыбызны матурлыйлар. Ә монан тыш чәчәкләр тагын ни өчен кирәк? (бөҗәкләр өчен, чөнки чәчәкләр алар өчен ризык булып торалар). Шуңа күрә балалар чәчәкләрне эзәргә ярамый, без аларны эзсәк алар бик тиз шиңәчәкләр, матурлыкларын югалтачаклар. Балалар димәк чәчәкләрне эзәргә ярыймы? (юк).

Тәрбияче: Балалар сезнең күбәләкләр күргәнегез бармы? Әйдәгез, шушы матур күбәләкләр өчен чәчәк аланлыгы ясыйбыз.Сез әзерме?

Ябыштыру моменты.Коллектив эш. “ Тюльпан аланлыгы”

Тәрбияче:Әйдәгез эшләрне карыйк әле.Эшләрегез үзегезгә ошадымы?

Йомгаклау: Без бүген кая бардык? (чәчәкләр аланына)

Нинди чәчәкләр белән таныштык? (язгы беренче чәчәкләр белән)

Чәчәкләргә карата нинди булырга кирәк? (сак, эзәргә ярамый)

Сезгә сәяхәт ошадымы балалар?

Чәчәк үссен өчен нәрсә кирәк?

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Елена Сергеевна Чинякова»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для «Воспитательное мероприятие "По секрету всему свету"»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 9 класса «"Люблю тебя, мой край родной!"»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для 7 класса «Старый Новый год»
Сценарии праздников
Сценарии к 1 сентября по сценарии праздника для «Сценарий торжественной линейки "Здравствуй школа!"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь