МБОУ «Кульбаево-Марасинская СОШ» Нурлатского района РТ
Тема: «Раҗия чишмәсе»
Работу выполнила: ученица 7 класса МБОУ
«Кульбаево-Марасинская СОШ»
Нурлатского района РТ
Ахметзянова Айгуль Айратовна
“Челтер-челтер чишмә ага.
Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше
һәрвакыт туган җирен искә төшерә.
Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук
күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан
таныш чишмәсен күз алдына китерә.
Аны туган җиренә челтерәп аккан
шул чишмәләр тарта.
Һәр авылның үз чишмәсе бар.
Кешеләр чишмәләргә матур-
матур исемнәр биргән...
“Туган як чишмәсе,
магнит кебек ераклардан үзенә тарта”,
- дип яза Касыйм Тәхау
Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый үзендә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында.
Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккатыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!
2017 нче ел – Татарстаныбызда “Экология елы” итеп билгеләнгән иде. Шул уңайдан чыгып, авылыбыз Колбай Морасада чишмә ачу вакыйгасы булды.
Авылыбызның нинди урынга урнашуына игътибар итик. Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр бит. Күрәсең, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк икән. Нәкъ шундый урынны сайлаган да инде авылыбызга нигез салучы Колбай атлы кеше.
Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
Борынгы кешеләр чишмә, кое, диңгез, елга, күл, буа кебек су чыганакларына табынганнар. Аларны изге әйберләр дип исәпләгәннәр. "Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, – дигәннәр борынгылар.
Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Менә шундый матур шигырь язган чишмәләр турында яраткан шагыйребез Р. Миңнуллин.
Безнең әбиләр, әниләр үскән вакытта авылыбызның кыл уртасында чишмә булган. Аны күп еллар элек колхозга салам тарттырырга килгән берәү ачкан булган.
Ул чорларда чишмә тирә-юньдә яшәүче морасалыларны чиста суга туендырып торды. Ләкин утыз еллар элек, авыл уртасындагы күперне төзәткән чакта, чишмә күмелеп туфрак астында кала. Кешеләргә рәнҗүе көчле булгандыр , күрәсең. Берничә тапкыр эшмәкәр ханым Фәния Шакирова ачарга күп көч куйса да, су чыкмый. Авылдашлар артезиан коесының суын эчеп яши. Күптән түгел Морасага тагын бер зарыгып көткән бәйрәм килде. Август аенда ямь-яшел калай түбә астында чишмәбез кабат челтерәп ага башлады. Билгеле, күктән иңмәде бу бәхет – игелекле ананың мәрхәмәтле балалары кулы белән пәйда булды. “Раҗия” чишмәсен авылдашлар Республика көне һәм Корбан бәйрәме алдыннан зур бүләк итеп кабул итте.
Раҗия апа Гыйниятуллина – шушы чишмә суын эчеп үскән кеше. Сугышта әтиләре һәлак булганнар турында күп языла. Ләкин һәркемнең ярасы үзенчә каный. Әтисезлектән интегеп, парә-парә киселгән йөрәкләре сызлый, иреннәре һаман шул елларның ачы әрем тәмен онытмый.Тормыш юлын туры һәм тугры үткән ана, балаларына һәр яктан үрнәк ул.Тормыш иптәше Рафыйкъ абый белән узган гомер җимеше-балалар,оныклар. Һәркайсы кайтып, саулыкларын белешә, хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Нурлатка алып китеп тә тәрбияләп, дәвалап торалар. Авылга бер кайтуында уллары Радик абый чишмә ачу турында суз кузгата.Туган йортта бишенче класстан әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып үскән ир-егетнең теләген хуплыйлар. Радик абый, җае чыгу белән, эшкә тотына. Ярдәмче итеп апасының улы Динарны һәм үзенең улы Илназны ала. Нурлат шәһәреннән белгечләр белән кайтып, чишмәнең юлын табалар. Махсус техника ярдәмендә җирне казып, сигез боҗраны утыртып китәләр.
Икенче көнне Рафыйкъ абый өйдән су суырткыч алып барып, чишмәнең суын чистарта. Аңа күршедә яшәүче Нурҗиһан апа белән Наил абый Яруллиннар да булыша. Кабат кайтып чыгырын да таба,чиләген дә куя Радик абый. Чишмәнең тирә-юнен яшел калай белән тотып алган. Эчтә утырып торырга эскәмия куярга да онытмаган.Кош-корт,терлек-туар кермәсен өчен койма да куярга онытмаган. Әнә бит,”Раҗия” чишмәсе дигән язу ерактан балкып,үзенә чакырып тора!
Радик абый үзенең һәм апасының улына да,башка авылдашларга да зур үрнәк күрсәткән.Бу изге эшне башкарып чыгуда катнашкан һәркемгә олы рәхмәт. Әби-бабаларыбызның яшьлек чишмәләре үзләренең саф-пакь суы белән күңелләрне тагы да йомшартсын, һәр бәндәдә яңа изге эшкә теләк уятсын иде.
Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы. Чишмә һәм коелар тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк! Җиләк – җимеш агачлары, куак, чәчәкләр утыртыйк! Туып үскән җиребезнең табигатен тагын да баетыйк, тагын да матурлатыйк.Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр, табигатьне, чишмәләребезне саклауда үзебездән зур өлеш кертә алабыз. Карлар эреп, ямьле май урталарында табигать кочагына экскурсияләргә чыккан вакытта чишмәләрне чистарту, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итәрбез. Киләчәктә без чишмәләребезне карап, чистартып торырга сүз бирәбез. Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!
Бу дөньяга килүебез,үсүебез,яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да ,табигатькә рәхмәтле,рәхимле булырга кирәк.Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен, зарурлыгын,гүзәллеген аңларга тиешбез. Авылның экологик проблемалары һәркемне борчый. Безнең якның табигате искиткеч матур,һавасы саф,чиста. Монысы бәхәссез.Тик менә шуны аңламаучыларны белә торып, тирә - як мохиткә зыян салучыларны күреп йөрәк әрни. Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик,аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
2017 нче ел - Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу турыда Указга кул куйды . Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
Миңа И.Юзеевның шигырьләре бик ошый. Чишмәләр, аларны саклау турында бик мәгънәле итеп яза ул. Ә хәзер “Аксакал нәсихәте” исемле шигыреннән өзек тәкъдим итәм :
Көлгәндә дә,чишмә кебек челтерәп,
Нәкъ татарча,тыйнак көлегез,
Тәнгә-җанга сихәт,дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып,йөрәкләргә агып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез,
Күпме сахра сусыз кибә,сула,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!.
Сусыз калсак әгәр,корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен,назлы гөлләр үссен,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,
Чишмәләрнең кадерен белегез !
Гүзәл чишмәләрне саклыйк дусларым! Чишмә - кадерле урын, шуңа күрә кеше аны матурлаган, бизәгән, чишмә янына матур сөлгеләр элгәннәр, чүмечләр куйганнар. Тирә-ягын чистартып, утыргычлар көйләгәннәр. Элек-электән безнең халык суны чиста итеп тотуга аерым игътибар биргән. Чишмәгә юл бервакытта да суынмаган. Безнең өчен чишмә нәрсә ул? Билгеле: кеше сусыз яши алмый. Су-тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк. Ә чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, тәрбия чарасы да ул. Чишмәләрне чистартып, тәртипкә китереп торыйк.