кышкы урман

Конкурсы
2 кечкенәләр балалары өчен кыргый хайваннар турындагы күзаллауларын формалаштыру, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту турында конспект
Гардиева Гульгена Рафаилевна
Содержимое публикации

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы “Гомуми үсеш бирүче 1 санлы балалар бакчасы”

Тәрбияче :Гардиева Гөлгенә Рафаил кызы

Тема: Кышкы урман

Максат: балаларның кыргый хайваннар турындагы күзаллауларын формалаштыру, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

 Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның табигатьнең характерлы үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннар турында күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар:

1) балаларның кыргый хайваннар турындагы күзаллауларын формалаштыру, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту;

2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

3) хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: Керпе,  куян, төлке, тиен  йомшак уенчыклары, урман күренеше өчен агачлар, презентация, уен өчен таратма материаллар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар,безгә кунакка апалар килгән. Алар сезнең нинди матур, акыллы икәнлегезне, ничек уйнаганыгызны,күңел ачканыгызны карарга килгәннәр. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик.
Б: Исәнмесез.Хәерле көн.
Тәрбияче: Балалар,әйдәгез көнебез уңышлы, кәефебез яхшы булсын өчен
барыбызда хәерле иртә телик әле:

Хәерле иртә балалар!

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә,кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кунаклар!

Балалар, хәзер елның нинди фасылы? (Кыш). Кышын көннәр җылымы, салкынмы? (Салкын). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Ә һава нинди? (Балаларның җаваплары). Әйе, һава саф. Балалар, кышын нәрсә ява? (Кар). Кар нинди? (Кар ак). Кар катымы, әллә йомшакмы? (Йомшак). Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Йомшак кар ява». Бик яхшы! Дөрес итеп кабатладыгыз. Кар яуганда, өскә нәрсә куна? (Кар бөртекләре). Дөрес, кар бөртекләре өстеңә куна. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Кар бөртекләре өстеңә куна». (Күмәк кабатлау). Кар бөртекләре матурмы? (Матур). Кар бөртекләре салкынмы? (Салкын). Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: « Үзләре матур һәм салкын була». Балалар, кар яуганда урамга чыккач, битләр нишли? (Кызара). Дөрес, балалар, битләр кызара. Хәзер бергәләп кабатлыйк: битләр кызара. Балалар, салкын саф һава беренче карларны кургәч әкияти урманда җәнлекләр адашкан.

- Балалар, сез саф һавада йөрергә яратасызмы? (Әйе, яратабыз)

- Мин  бүген сезне әкияти урманга сәяхәткә барырга чакырам. Балалар, урамда хәзер кайсы ел фасылы? (Кыш). Кем кыш турында шигырь белә?

Төренде дөнья акка –

Кыш килде туган якка.

Башланды суык көннәр,

Көннәрдән озын төннәр.

- Димәк, без сезнең белән кышкы урманга юл тотачакбыз. Балалар, урамда һава торышы нинди? (салкын). Димәк, балалар, урамда салкын булгач безгә җылырак итеп киенергә кирәк. Өстебезгә нәрсә киябез? (Тун, куртка, пәлтә киябез) Башка нәрсә киябез? (Башлык, шапка, бүрек киябез) Муенга нәрсә бәйлибез? (Шарф бәйлибез) Аякка нәрсә киябез? (Итек киябез) Кулларга нәрсә киябез? (Бияләй киябез).

Киендек барыбыз да,

Кышкы юл алдыбызда.

Бер-бер артлы басабыз,

Без урманга барабыз.

Ашыкмыйча атлыйбыз,

Һәм артка да калмыйбыз.

Музыка: аяк астында кар шыгырдавы.

Чаңгы юлы

- Балалар карагыз әле, нинди карлы, тар юл (рәсемдә чаңгы юлы). Без бу юлны ничек үтербез икән? (Чаңгы белән). Әйдәгез, чаңгыларны киябез дә, барабыз.

Тау

-Карагыз әле, балалар, алдыбызда нәрсә (рәсемдә тау)? (Тау). Таудан нәрсә белән төшәрбез? (Чана белән). Чаналарыбызга утырдык та, киттек.

Шугалак

Балалар, карагыз әле нинди зур шугалак (рәсемдә шугалак). Шугалак нәрсә белән капланган? (Боз белән). Бу шугалакны  без тимераякта үтәрбез. Әйдәгез, аякларга тимераякларны киябез дә шуабыз.

Рәсемдә урман

- Балалар, без кая килеп чыктык? (Урманга). (Тәрбияче әкияти кышкы пейзаж сурәтләнгән рәсемне мольбертка куя.)

Әйе, без сезнең белән кышкы урманда. Балалар, карагыз әле тирә-юньгә, урман матурмы? (Әйе, матур). Нинди матур кышкы урман! Нәрсәләр күрәсез сон сез? (Агачлар). Агачларда яфраклар бармы? (Юк). Урманда агачлар күпме, әзме? (Күп). Алар нәрсә белән капланган? (Кар белән). Кар нинди төстә? (Ак төстә).

–        Балалар, әйдәгез урман тавышын тыңлап карыйк.

Музыка: тукран тавышы

–        Нинди тавышлар ишеттегез сез? (Кошлар тавышы). Кайсы кош урманда тукылдый? (Тукран). Дөрес

- Балалар, карагыз әле, бияләй ята монда. Бу  бияләй кемнеке икән? Кем төшереп калдырган? (Җаваплар). (Күтәреп селкеп карыйм). Ай-йай авыр бияләй бу. Сез дә тотып карагыз әле. (Балалар тотып карыйлар).  Монда кемдер яши ахры. Кая, балалар, ачып карыйк әле (Балалар белән ачып карыйбыз). Бу нәрсә? (Аю) Аю нәрсә ярата? (Аю бал ярата). Бу нәрсә? (Бүре) Бүре нинди тавыш чыгара? (у-у-у-у). Бу нәрсә? (Бу төлке). Төлке нәрсә ярата?

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын,

         Кетәкләргә кереп мин,

Тавык-чеби аламын (Тавык-чебеш ярата).

Бу нәрсә? (куян). Керпе нәрсә ярата? (кишер).

-Балалар, әйдәгез әле куян белән уйнап алыйк.

( куян керә) 

«Ак куянкай» уены

Уен барганда тиешле хәрәкәтләр башкарыла.

1. Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

 

2. Куян туӊа башлагач

Тәпиләрен  җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

 

3. Куян һаман да туӊа,

Сикергәли ул шуӊа.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәли ул шуӊа.

 

Куянны бүре куркытты,

Ул урманга элдертте.

 

Тәрбияче.  Балалар, менә куянныӊ кәефе дә күтәрелде. Әйдәгез куян белән саубуллашыйк та сәяхәтебезне дәвам итик.

Балалар. Сау бул, ак куянкай.

 Балалар, төлке, куян, аю, бүре урманда яшиләр. Алар кыргый хайваннар.Аларурманда кышлыйлар. Алар кышка әзерләнәләр. Балалар сез җәнлекләрнең нәрсә яратуы турында беләсезме. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз. Уйнарга телисезме? “Кем нәрсә ярата?” уены. 

 Балалар карагыз әле, көн дә караңгылана башлады, буран да чыгып маташа, урманда бик рәхәт булса да, өйгә кайтырга кирәктер. Әйдәгез бер-беребездән калмыйча, кайтыйк.

Аю бабай ял итә.

Карабүрекләр очалар,

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайта балалар.

Йомгаклау

- Менә балалар, без сезнең белән балалар бакчасына кайтып та җиттек. Балалар без бүген кая бардык?

Балалар сезгә кышкы урманга сәяхәтебез ошадымы? (Әйе) Саф һавада йөрергә әйбәт булдымы? (Әйбәт булды). Кемнәрне очрадык? Куянны нинди мультфильнарда күргәнегез бар?Ул нинди?

Балалар, әйдәгез кунаклар белән саубуллашыйк (Сау булыгыз).

Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

 

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Конкурсы для детей
Конкурсы для детей
Конкурсы по для дошкольников «Квест-игра «Путешествие по сказкам»»
Конкурсы для детей
Конкурсы по для 3 класса «Спортивный праздник "Зов джунглей"»
Конкурсы для детей
Конкурсы по для дошкольников «Инсценировка сказки "Колобок"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь