Роберт Миңнуллин иҗаты

Конспект занятия
Технологическая карта урока
Насертдинова Гульназ Ханифовна
Содержимое публикации

Дәреснең технологик картасы

Тема

Роберт Миңнуллин иҗатына сәяхәт

Сыйныф

1

Максаты

1.Балаларны Р.Миңнуллинның иҗаты белән таныштыру.

2.Хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

3.Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, тел төзәткеч тизәйткеч өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә

Р.Миңнуллин шигырьләрен белү.

Төп төшенчәләр

Шагыйрь, шигырь, китап, тизәйткеч.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру.

Ресурслар

татар теле дәреслеге , презентация, урман, хайваннар рәсемнәре.  

Класс белән эш

Парлы, индивидуаль, фронталь эш.

Дәрес этабы, вакыты

Дәрестә укытучы эшчәнлеге

Дәрестә укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре( РУУГ-регулятив, ТБУУГ- танып белү, КУУГ- коммуникатив)

1.Мотивлаштыру- ориентлаштыру

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

Исәнләшү.

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

КУУГ: сөйләм этикеты нормаларын үтәү

2. Уку мәсьәләсен кую

а)Шагыйрьләрне искә төшерү

б) Р.Миңнуллин белән танышу. ә) Рәсем белән эш

- Укучылар, сез нинди татар шагыйрьләрен беләсез?

- Ничек уйлыйсыз, сурәттәге кешенең һөнәре нинди булган?

-Карагыз әле, балалар. Бу урман гади генә түгел, бу серле урман. Монда яшәүче хайваннар да бик үзенчәлекле. Әйдәгез әле бу урманның серләрен чишеп карыйбыз.

Укучылар үтелгәннәрне искә төшерә, сорауларга җавап бирәләр. Слайдлар ярдәмендә Р.Миңнуллин иҗаты белән танышалар.

ТБУУГ:дәреслек белән эш итә белү

3. Яңа материал өйрәнү

- «Әкәмәт җанварлар» шигырен уку, җанварларның серен ачу.

Белмим, ышанырсыз микән?-

Уйламыйм ялганларга:

Очрадым серле урманда

Әкәмәт җанварларга.

Урманга килеп керүгә,

Үрә торды чәчләрем:

Ят җанварлар карап тора...

Каушасам да, дәшмәдем.

Яши анда болантилопа –

Бу урманның ул күрке.

Яши тагын шимпанзебра,

Юлбарыслан, төлкерпе.

Күркәҗәләр, кәлтәкәләр

Чабып йөри аланда.

Мәчелән дә, чучкабан да –

Бар да, бар да бар анда.

Үзләре ят та, таныш та.

Таба алмыйм әйтер сүз.

Нинди җанвар алар?

Бәлки,

Сез үзегез әйтерсез?

Балалар, нинди җанварлар очраган серле урманда?

Дөрес. Сез мондый җанварларны күргәнегез бармы?

Балалар, игътибар белән тыңлап карыйк әле: болан-тилопа. Нинди җанварлар кушылган бу сүздә?

Шимпанзебра сүзендә нинди җанварлар качкан?

Юлбарыслан – юлбарыс һәм арыслан.

Төлкерпе – төлке һәм керпе.

Күркәҗәләр – күркә һәм кәҗә.

Кәлтәкәләр – кәлтә һәм тәкәләр.

Мәчелән – мәче һәм елан.

Чучкабан – чучка һәм кабан.

Сез бөтен җанварларны әйтеп чыктыгыз. Әйдәгез, без дә Р.Миңнуллин кебек кызыклы хайваннар уйлап табыйк!

Шигырьне хор белән укыйлар. Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

Дәрестә нәрсә турында сөйләшүләре турында әйтәләр.

РУУГ: укытучы ярдәме белән уку мәсьәләсен табу, формалаштыру

Физкультминут

“Күрсәт әле үскәнем”

Күрсәт әле ускәнем ничек җилләр исәләр,

Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр.

Күрсәт әле ускәнем ничек яфрак коела,

Менә шулай, менә шулай, шулай яфрак коела.

Күрсәт әле ускәнем ничек кошлар очалар,

Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле ускәнем ничек куян сикерә,

Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә.

Күрсәт әле ускәнем ничек йөри аюлар,

Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

(Укытучы артыннан берничә мәртәбә сүзләрне һәм хәрәкәтләрне кабатлыйлар.)

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

“Шар” шигырен тизәйткеч рәвешендә өйрәнү.

Балалар, нәрсә турында бу шигырь?

Әйе, эт һәм шар турында. Нишләткән Шарик шарны?

Шартлаткач эткә нәрсә булган?

Һәрбер укучы “Шар” шигырен укый.

Сорауга җавап бирәләр.

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

РУУГ: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

5. Ныгыту

-Әйдәгез парларда эшлик.Бер-берегезгә өйрәнгән тизәйткечне (“Шар” шигырен) сөйләгез.

Шарик каян шар тапкан?

Шаян Шарик шар капкан.

Шарик шарны шартлаткан.

Шарик шарга шаккаткан –

Шардай күзен шартлаткан!

Р.Миңнуллинның өйрәнгән ике шигырен аудио язмадан тыңлап, кабатлау.

Раскраскалар ярдәмендә серле урмандагы җанварларны аерып алу.

Парларда эш.

Берничә бала үз теләге белән такта янында сөйли.

Тыңлыйлар, хор белән кабатлыйлар, берәрләп кабатлыйлар.

КУУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

6.Рефлексив бәяләү

1.Рефлексив кабатлау

-Бүген нинди уку мәсьәләсен куйган идек? Белдекме? Ничек?

Җаваплар тыңлана

2. Рефлексив бәяләү

-Дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез

-Бер берегезнең эшчәнлеген бәяләгез

(Укытучы бәяләрнең дөрес яки дөрес булмавын аңлатып бәя бирә)

Укучылар үз эшчәнлеген бәяли.

Бер-берсен бәялиләр, бәяләрен тыңлыйлар.

Укучылар тыңлый, килешү- килешмәүләрен белдерә.

РУУГ:эшнең сыйфатына бәя бирә белү

4.Алдагы дәрескә проблема кую

-Дәреслекнең 3 битенә игътибар итегез әле. Нәрсә күрәсез?

-Димәк, без киләсе дәрестә нәрсә өйрәнербез?

-Укучылар, серле урман белән саубуллашыр вакыт җитте:

-Сау булыгыз!

-Танышалар

-Җавап бирәләр

-Сау булыгыз!

КУУГ: сөйләм этикеты нормаларын үтәү

I

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Литературное чтение
Литературное чтение
Разное по литературному чтению для «Викторина для детей подготовительной группы»
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для дошкольников ««КУРОЧКА РЯБА»»
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для 2 класса «Конспект на тему: "А. Н. Плещеев «Весна»"»
Литературное чтение
Планирование по литературному чтению для 2 класса «КИМы»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь