"Без төрле, тик без бергә"

Другие сценарии праздников
Тема воспитательного мероприятия «Мы разные, но все мы вместе!», тематическое направление методической разработки гражданское воспитание. Современный культурный человек отличается не только уровнем образования и самодостаточности, но и наличие у него чувства уважения к окружающим. Толерантность является фактором социализации личности, определяющим её отзывчивость, чувствительность и внимание к другим людям, национальностям. Следовательно, важнейшей задачей школ, является формирование у подрастающего поколения умения строить взаимоотношения с окружающими на основе сотрудничества и взаимопонимания. Создание условий для развития толерантного сознания обучающихся. Так как в каждой школе учатся дети с разными национальностями, у которых есть свои особенности, обычаи, вера. Так же данная тема актуальна именно для обучающихся и воспитанников общеобразовательных учреждений, так как в классах обучаются дети разных национальностей (узбеки, украинцы, таджики).
Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна
Содержимое публикации

Без төрле, тик без бергә”

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Очрашканда кешеләр олылар һәм кечеләр

Бер-берсен сәламлиләр, “ Исәннәрмесез!”-диләр.

Очрашсалар бик иртә, бик матур теләк әйтә:

Нинди теләк кем әйтә: ул сүз- Хәерле иртә!

Иртәнге якта очрашканда,”Хәерле иртә!” дисәләр, көндез, кичен нинди матур сүзләр әйтәсез?

Тагы нинди тылсымлы сүзләр беләсез?

2. Яңа материалны өйрәнүгә әзерлек.

Инглиз язучысы Бернарда Шоу “Хәзер, без кош кебек һавада оча белгәндә, балык кебек суда йөзә белгәндә, безгә бары кеше кебек яшәргә өйрәнәсе генә кала”,- дип яза.

Кеше булып яшәү өчен матур сүзләр генә куллану җитәрме икән?(фикер алышу)

Кеше булып яшәү өчен аңлашып, бер-береңә булышып, кеше фикерен дөрес аңлау һәм шул ук вакытта үз фикереңне дөрес итеп кешегә җиткерә белү, кешеләрне милләтенә, яшенә, кигән киеменә, гаилә хәленә карамыйча кабул итә белергә дә өйрәнергә кирәк. Хәзер сезнең игътибарга сыйфатлар тәкъдим итәм. Хор белән укырбыз һәм алар кешене кайсы яктан сурәтли торган сыйфатлар икәнен уйларбыз.

Мәрхәмәтлелек

Түземлелек

Юмор хисе

Сизгерлек

Ышаныч

Үзең белән идарә итә белү

Яхшылык

Башкаларны гаепләмәү

Кешелеклелек

Тыңлый белү

Кызыксынучанлык

Уртаклаша белү

3. Яңа материал белән эш.

- Бу сыйфатларны берләштергән тагы бер сыйфат бар, ул сүз – толерантлылык. Толерантлы булу – уңай сыйфатмы әллә тискәреме? Ни өчен?

Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата.

Кешене  барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү,сүзенә колак салу,игътибарлы булу!

Төрле илләрдәге халыклар бу сүзнең мәгънәсен төрлечә аңлаталар.

Инглиз халкы – мәрхәмәтлелек, түземле була белү.

Испан халкы- башкаларныкыннан аермалы карар. Фикерләрне кабул итә белү.

Гарәп халкы- мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, башкаларны ничек бар, шулай кабул итә белү.

Француз халкы- башкаларның фикере синекеннән аермалы булырга мөмкинлекне аңлау.

Рус халкы – түзә белү.

Гадиләштереп кенә әйткәндә нәрсә инде ул толерант булу?

( төрле булуларына карамастан кешене кабул итү, бер-береңә игътибарлы булу).

Бу тема ни өчен бүгенге көндә проблема булып тора микән?

Хәзерге заманда кешегә белемле булу гына җитми. Зур тизлек белән дөнья алга бара. Тормыш җитеш кебек, тамак тук, өс бөтен. Ләкин куркыныч, ямьсез хәлләр турында телевизорлардан карап, газеталардан укып, ишетеп торабыз.

Тәртип бозулар, җинаятьләр зурлар арасында гына түгел, балалар арасында да күзәтелә. Соңгы вакытларда җир шарында еш күзәтелә торган күңелсез хәлләрне, сугыш-гаугаларны, төрле кимсетүләрне булдырмау өчен 16 ноябрьдә төрле илләрнең халыклары Дөньякүләм толерантлык көне

( Международный день толерантности или День терпимости) билгеләп үтәләр, төрле чаралар үткәрәләр.

- Символы булып салават күпере төсендәге флаг санала.

- Әйдәгез хәзер без дә үзебезне шул ук отрядта дип күз алдына китерик һәм тирә-юньдәгеләрне толерант булырга чакырыйк.(төрле төсәге кәгазьдән киселгән кулларга язылган шигъри юлларны тәртип буенча укыйлар, ярымтүгәрәк булып тезеләләр.)

1. Толерантлык – нәрсә ул?

Ул- мәхәббәт әбигә

Бәлки, ул бүләк бирүләр

Әти белән әнигә.

2. Аңладым ул хөрмәт итүдер

Башкаларның фикерен

3. Мохтаҗларга ярдәм итү

Өлкәннәргә булышу,

Иптәшләрне авыр хәлдә

Калдырмаска тырышу.

4. Дусларыңа ярдәмгә

Килергә әзер булу,

Аларның фикеренә

Һәрвакыт колак салу,

5. Әти-әни, туганнарга

Зур терәк була белү

Кечкенә иптәшләреңә дә

Ярдәмең кирәк булу

6. Яктылык һәм яхшылыклар

Әгәр бөркелеп торса,

Бәхет-шатлык, елмаюлар

Гел-гел өстәлеп торса.

7. Җир йөзендәге кешеләр

Дус, аңлашып яшәсә

Сөендерсә табигатьнең

Яңгыры, буран-кары.

8. Сугышларсыз, низагларсыз

Яшәр бөтен җир шары.

-Үзебезнең бергәлекне, татулыкны күрсәтеп торучы тамга итеп ничек беркетеп куярга соң бу кулларны?(тактадагы елмаю торган сары түгәрәкнең як-якларына кояш ясап беркетәләр)

- Ни өчен бу куллар төрле төстә икән?(кешенең яше, милләте, тән тиресе, уй-хыяллары һ.б. төрле булырга мөмкин, ләкин алар бер-берсе белән аңлашып яшәргә тиеш)

-Җир йөзенә кешеләр төрле булып туалар – алар бер-берсенә охшамаганнар, аерылып торалар. Ләкин аларны аңлар өчен һәр кеше үзендә түземлелек сыйфатын булдырырга тиеш. Ул сыйфат бик тиз генә дә тумый, аңа төрле юллар аша өйрәнергә кирәк. Бер-берегез белән аралашкан вакытта, төрле әдәби әсәрләр укыган чагында, тирә-юньдәгеләрне күзәткәндә сез үзегез яхшыны начардан аера белергә һәм үзегезне төрле очракларда ничек тотарга кирәклегенә өйрәнәсез.

Әйдәгез, без дә толерантлык бар микән, шуны тикшереп карыйк. Ике вариант җавап арасыннан сез үзегезгә туры килгәнен язып барырсыз(1яки 2)

1.) Кечкенә энең синең уенчыгыңны ватты.

1. Син аны гафу итәсең.

2. Аңа сугып җибәрәсең яки аның да уенчыгын ватасың.

2.) Син үзеңнең иң якын дустың белән сүзгә килдең.

1. Син аның белән аңлашырга телисең.

2. Аңа үпкәлисең дә аның белән уйнамыйсың.

3.) Сиңа явызлык эшләсәләр.

1. Аңа бу хәлнең дөрес түгеллеген аңлатырга тырышам.

2. Явызлык белән җавап бирәм.

4.) Син үзеңнән канәгать түгел.

1. Кешеләрдә гел уңай сыйфатлар гына булмый дип әйтәсез.

2. Бар гаепне башкаларга сылтыйсыз.

5.) Синең якыннарың белән урамга чыгасың килми.

1. Син алар белән йөреп кайтасың.

2. Елап өйдә каласың.

-Әгәр №1 цифрлары күбрәк икән, толерантлык күрсәтә беләсең, үзеңә ышанасың, үз фикереңне әйтә беләсең.

-Әгәр №2 ләр күбрәк икән “ Сиңа толерантлык хас түгел!” Ләкин үзеңне күбрәк аңларга теләсәң, эш-гамәлләреңне анализларга өйрәнсәң синнән дә бәхетлерәк кеше булмас! Һәр кеше үзен яхшы якка үзгәртергә омтылырга тиеш. Тормышта иң зур хата – үзеңнең элекке хаталарыңны төзәтмәү.”Ялгыша белдең, төзәтә дә бел!”, ди татар халык мәкале.

Тылсымлы күл” уены.

Тылсымлы күл” уены өчен шкатулка кирәк(аның эченә алдан түгәрәк көзге куелырга тиеш). Берничә укучыны чакырып шкатулканы ачтырам. Бу шкатулкада сез җир йөзендәге иң уникаль кабатланмас кешене күрерсез. Елмаегыз аңа!

Соңыннан берничә кеше караганнан соң:

-Кем булды соң ул кабатланмас кеше?

- Сезнең елмаюга ул кеше ничек җавап бирде?

Толерантлык елмаю белән башлана.

Трениг уен ” Тылсымлы чәчәк”

Ә хәзер укучылар.торып,түгәрәккә басыгыз,кулларыгызны сузыгыз ,күзләрегезне йомыгыз.Мин нәрсә сөйлим күз алдына китерегез:

Ә хәзер барыгызда күңелегездән яхшылык чәчәге ясагыз сез дә,хәзер ике кулыгызга да куегыз.Ул сезне җылыта,ул шундый тәмле исле,ул шундый матур!Хәзер бу чәчәктәге ботен матурлыкны,яхшылыкны йөрәгезгә күчерегез!Нинди матур,җылы,талгын җил исә,Ә хэзер күзләрегезне ачыгыз! Курәсезме,сездән нинди шатлык боркелә!

Хэзер бер-берегезгә карап мактау сүзләре, матур, тылсымлы сүзләр, комплиментлар әйтик. Кулга кул тотынабыз. Күзләргә карап бер-берегезне мактагыз. Кабул итеп алган кеше башын болгый һәм “Бик зур рәхмәт, миңа бик күңелле булды” дип үзенең иптәшенә әйтә. Шулай дәвам итәбез.

-Син шундый матур, акыллы!

Тэйк-оф –тач-даун” структурасы белән эш.

-Бүгенге класс сәгатендә нинди яңа сүз таныштык инде без? Бу сүзнең мәгънәсен аңладыгыз микән, әйдәгез, тикшереп карыйбыз.

Әгәр дә мин әйткән фикер белән килешсәгез, сез басарга тиеш буласыз, килешмәгән очракта утырып торырга.

Толерантлык – ул яхшылык.

Толерантлык – ул усаллык.

Толерантлык – ул үзеңне генә яхшы итеп күрсәтергә тырышу.

Толерантлык- кешеләрне хөрмәт итү.

Толерантлык – масаю.

Толерантлык- ярдәмгә килә белү.

Толерантлык- кешеләрне кабул итә белү.

Толерантлык –үзең турында гына уйлау.

Толерантлык – ул гафу итә белү.

Толерантлык – ул иптәшләреңне авыр хәлгә куймау.

Йомгаклау.

Кытайларның гыйбрәтле хикәясендә дуслыкта, татулыкта яшәүче гаилә башлыгыннан бу уңышның серен сораганнар . Гаилә башлыгы ни дип җавап бирде микән? Авылдагы тәртип , чисталык, дуслык, татулыкның сере – 1) яратуда,2) гафу итә белү, 3) түземле булуда, дигән ул. Сез аның белән килешәсезме?

Бу сыйфатлар дуслыкның, тынычлыкның, тәртипнең нигезе булып тора. Безнең сыйныфта һәрвакыт гаделлек, дөреслек, бер- береңә карата түземлелек, хакимлек итсен, аларга ияреп зур уңышлар да, шатлык-бәхетләр дә, дуслык татулык та үзләре үк килеп керерләр.Беркайчанда орыш, талаш, низаглар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен сезгә толерантлык кагыйдәләре өләшәм. Бу кагыйдәләрне өйдә әти-әниләрегез белән укып, фикер алышыгыз. Фикерләрегезне киләсе класс сәгатендә әйтерсез.

ТОЛЕРАНТЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ.

Фикердәшеңне хөрмәт ит.

Башкалар әйткәнне аңларга тырыш.

Үз фикереңне җайлап кына башкаларга да җиткерергә тырыш.

Гадел бул, башкаларның да гадел булуларына инан.

Башкаларның да мәнфәгатьләрен исәпкә ал.

Укучылар элеге дәрестә алган җылы хисләр беркайчанда сурелмәсен, сезне гел озатып йорсен! Кешеләр шулай, дус, тату,толерантлы булып яшәсеннәр. Илебез тыныч булсын! Беркайчанда сугышлар булмасын!

Якты юлдан барыйк дуслар,

Дөрес туры юл салыйк.

Нәрсә генә булсада,

Чын кеше булып калыйк.

Тынычлыкта яшәр өчен, кешеләр яшәргә өйрәнергә тиеш. Бергә, бердәм булырга тиеш. Без төрле булсак та бергә яшибез. Бергәлектә – көч .

Класс сәгатемне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Иң беренче кеше белән исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә, балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем, кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә сүзне бүлдермә.

Авырлыклар килгән чакта тагын шул сүзем:

Кирәк булыр өйрәнергә түзем.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий Новогоднего праздника " Волшебник-Недоучка"»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для «Викторина на тему «В гостях у сказки»»
Сценарии праздников
Сценарии на День матери по сценарии праздника для 8 класса «"Мама - главное слово"»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для «ЗАЮШКИНА ИЗБУШКА»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий выпускного из детского сада " Азбука"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь