-Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.
(слайд 1)
Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк. Елмаю ул үзеңә караганда башкаларга күбрәк кирәк, син аны бүләк итеп, үзеңне дә, дә башкаларны да бәхетле итәсең.
(слайд 2)
Мастер-классны татар халкының атаклы педагогы Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлап китәм “Укучыларгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген дә аеруча актуаль.
(слайд 3,4)
Укучылар яңа заман өчен хәзерлекле, бүген алган белемнәрен киләчәктә кулланып, яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш.
Менә шундый укучылар үстерә алсак, без үзебезне чын укытучы дип саный алабыз
(слайд 5)
Мин мастер классымның темасын “Учение с увлечением” ягъни “Кызыксынып эзләнәбез һәм өйрәнәбез” дип алдым.
(слайд 6)
Игътибарны экранга юнәлтеп алыйк әле. Бу акыл ияләренең сүзләре белән танышканнан соң, сүзнең ни турында баруын аңлагансыздыр.
ӘйдәгезХәрефләр булып уйнап алыйк. Ике төркемнән дә берәр кеше кирәк, беренче төркемнән иң озын буйлы , икенче төркемнән иң кыска буйлы иптәшләрне чакырам. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм, ә сез шул хәреф булып басасыз. Г, Р, А, И, үзегез генә булдырмасагыз ярдәмгә иптәшләрегезне чакыра аласыз.Булды рәхмәт, Нинди сүз чыкты? ИГРА.
1 сыйныфта хәрефләр өйрәнгәндә,дәреснең темасын ачканда, ял минутларында рәхәтләнеп шушы уенны кулланырга өмкин.
Ә хәзер бу уенны дәвам итеп, өстәлдәге кәгазьләргә күз салыйк. Анда тәлинкәләр җыелмасы сурәтләнгән. Ахырда текст укыла.
Бу уен укучыларның логик фикерләвен үстерә, алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә, сүз байлыгын арттыра. Дәреснең төрле этабында барлык фәннәрдән дә кулланырга мөмкин.
Башлангыч сыйныф укытучысының катлаулы дәресләрен дә мавыктыргыч итеп уздыру өчен яңа алымнар, яңа технологияләр куллану зарури. Бүгенге алгарыш заманында үз укучыларың белән бер югарылыкта атлау өчен, даими эзләнергә, педагогик осталыгыңны һәрчак үстерергә,туктаусыз яңалыкка омтылып яшәргә кирәк.
Шуңа күрә мин сезне, укытучылык хезмәтемдә бик нык ярдәм иткән сайтларның берсе белән таныштырып китәм.
Слайд 9,10,11,12,13,14
Ул “Реши пиши” дип атала. Анда дәресне кызыклы, файдалы итү өчен бик күп мәгълумат тупланган. Һәрбер бирем максатчан итеп бирелгән.
Биремнәр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Шул ягы белән дә уңайлы, төрле фәннәр буенча баланың яшь үзенчәлекләре исәпкә алынып эшләнгән биремнәрне, электрон һәм кәгазь вариантларда эшләү мөмкинлеге бар. Җавапларын тикшерү ысулы да бик уңайлы. Бу сайтка бала, укытучы, әти-әни дә теркәлә ала. Ай саен почтага 5 бирем бүләкләтә килеп бара.
Слайд 15
Кайберләрен сезгә дә күрсәтеп үтим.
Слайд 16
Шушы сайттан алынган бер уйландыргыч биремне сезгә дә тәкъдим итәм.
Слайд 17(ответ)
Кадерле хезмәттәшләрем! Һәрбер эшнең нәтиҗәсен күрсәң генә алга таба эшләү күңелгә рәхәтлек бирә.
Бүгенге эшчәнлек сезгә кабатланмас хыял, сүнмәс өмет чаткылары, рухи азык биргәндер дигән теләктә калып сезнең фикерне ишетәсе килә.
Слайд 18
-Я съел бы еще этого…
- Больше всего мне понравилось…
- Я почти переварил…
- Я переел…
- Пожалуйста, добавьте…
Сезнең фикерләрне ишеттем,рәхмәт,алга таба педагогик осталыгымны үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйм.
Слайд 19
Хәзер мин сезгә бер Притча тәкъдим итәм.
Бервакыт патша,патшалыкта мөһим дәүләт постын кем ала алганын белер өчен,вәзирләрен сынап карарга була һәм аларны үз янына чакыра.Бу ишектә минем патшалыгымдагы иң зур һәм иң авыр йозак. Кем аны ача ала?
Берәүләр башларын гына чайкады, икенчеләре, бик кыю булсалар да ,йозакны читтән генә күзәтә,әмма,ача алмаячакларын беләләр.Бер генә вәзир йозак янына килде. Ул игътибар белән аны тотып карый,урыныннан кузгалта.Йозак ачыла.Син моны ничек эшли алдың, дип сорый патша. Ул бикләнмәгән дә иде,ди вәзир.
Димәк,үзеңнең күргәнеңә һәм ишеткәнеңә генә таянмыйча,уз көчеңә ышанып беренче адымны ясарга курыкмаска кирәк.
Слайд 20
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, игътибарыгыз өчен рәхмәт! Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.