"Татарстан Республикасы Зеленодольск Муниципаль районы
Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге
аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем
муниципаль бюджет учреждениесе
Дәрестән тыш чара “Туган якка сәяхәт”
(квест-уен)
Төзеде: беренче квалификацион категрияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зиннурова Гөлназ Рәшид кызы
Тема: "Туган якка сәяхәт"
Максаты: укучыларда туган җиребезгә, Ватаныбызга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, аларда татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксыну барлыкка килүгә ярдәм итү.
Бурычы:
-укучыларның иҗади сәләтләрен файдаланып фикерләү сәләтләрен үстерү ;
- төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
- туган ягыбызга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
Мультимедия җиһазлары, тукталыш исемнәре язылган такталар, биремнәрне үтәү өчен дидактик материаллар, командалар өчен маршрут битләре.
Эш барышы:
1.Оештыру моменты.
Залда Вәсилә Фәттахованың “ Туган як “ җыры яңгырый.
Уенда катнашучыларны татар милли киеменнән киенгән кыз каршы ала.
-Исәнмесез, кадерле укучылар. Мин - Гузәл Зиннурова. Минем кулымда тылсымлы карта. Анда туган ягыбыз буйлап маршрут салынган.Әгәр дә аның буенча сәяхәт итәргә барсагыз, искиткеч дөньяга эләгәчәксез, туган як тарихы, истәлекле урыннары һәм табигатенең үзенчәлекләре турында белемнәрегезне арттырачаксыз. Әмма маршрут ахырына кадәр барып җитәр өчен тырышлык, тапкырлык һәм дуслык сыйфатларына ия булырга кирәк.
Уенның тәртибе белән таныштырып үтәм. Һәр тукталышта биремнәрне 10 минут эчендә үтәргә кирәк булачак, биремне үтәгәннән соң, ачкыч сүзне аласыз. Уен алты тукталыштан тора. Ахырда шушы ачкыч сүзләрдән туган ягыбыз турында җөмлә килеп чыгачак.
Шулай итеп, кулларда карта, үзебездә тапкырлык һәм тәвәккәллек тоеп, уенны башлыйбыз! Барысы да сезнең кулда! Әйдәгез, туган ягыбызга сәяхәтебезне башлыйк әле.
ТабигатьбелгечләреБИОЛ.КАБ. Борынгы көнкүреш әйберләре МУЗЕЙ Татар халык ашлары АШХАНӘ Старт Финиш АКТЛАР ЗАЛЫ Әбиемнең сандыгы ТАТ.ТЕЛ.КАБ. КАКАБ. Күренекле шәхесләр ХОЛЛ Тарих эзләре буйлап КИТАПХАНӘ |
Команда __________________________________
№ | Тукталыш исеме | Нәтиҗә |
1 | ||
2 | ||
3 | ||
4 | ||
5 | ||
6 | ||
Йомгаклау |
нче тукталыш: «Тарих эзләре буйлап».
Бирем: Кроссвордны чишәргә һәм төп сүзне язарга.Биремне үтәү вакыты -10 минут.
Кирәкле материаллар: кроссворд язылган плакатлар
Ачкыч сүз - ТАТАРСТАН
КРОССВОРД “ Тарих битләреннән ”
ЧИТЕК
КАЛФАК
ТАТАР
КАЗАН
РӨСТӘМ
СӨЕМБИКӘ
ТҮБӘТӘЙ
БАРС
САБАНТУЙ
1.Татарларның милли аяк киеме.
2.Татар хатын-кызларының баш киеме.
3.Милләт атамасы.
4.Татарстан Республикасының башкаласы.
5.Татарстан Республикасының Рәисе.
6. Казандагы манара.
7.Татар ир - егетләренең баш киеме.
8.Татарстан гербындагы җанвар.
9.Татар халкының милли бәйрәме.
2 нче тукталыш: «Табигать белгечләре».
Бирем :
а) Яфраклар буенча агач һәм куакларның исемнәрен билгеләргә;
ә)Безнең урманнарыбызда яшәүче хайваннар турында табышмакларга җаваплар табу.
Биремне үтәү вакыты -10 минут.
Кирәкле материаллар: Яфрактан эшләнгән гербарийлар һәм табышмаклар язылган карточкалар.
Ачкыч сүз - МИНЕМ
КАШТАН УСАК МИЛӘШ
ИМӘН ЮКӘ КАЕН
ТАЛ ТИРӘК ӨРӘҢГЕ
Табышмаклар:
1.Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата (тиен).
2.Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри (керпе).
3.Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып
Сикереп урманга кача (куян).
4.Нечкә билле, көлтә койрыклы.
5.Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли (бүре).
3 нче тукталыш: «Борынгы көнкүреш әйберләре».
Уен : «Борынгы көнкүреш әйберләре»н бел. Предмет ясалган рәсемнәрне аларга туры килә торган сүзләр белән тоташтырырга кирәк.
Биремне үтәү вакыты -10 минут.
Кирәкле материаллар: Көнкүреш әйберләре сурәтләнгән рәсемнәр.
Ачкыч сүз – ТУГАН.
Бишек, комган, үтүк, урак, көянтә, самавыр.
Бирем: Борынгы кәсепләрнең исемнәрен белү. Татар халкы бик тырыш халык. Аларның нинди кәсепләре булган икән?! Сезнен алдыгызда хәрефләр җыелмасы, алардан дөрес итеп сүз җыйсагыз, татар халкының нинди кәсепләр белән шөгыльләнгәнен табачаксыз.
Г Е И Л Н Е К Ч Е
Т Р Е Ч К Е Л К Е Л Е
Һ Н Ө Ә Р К Е Ч Е Л
нче тукталыш: «Татар халык ашлары».
Бирем: Пазллар җыю.
Биремне башкару вакыты -10 минут. Кирәкле материаллар: татар халык ашлары төшерелгән кисәкләнгән рәсемнәр (пазллар).
Ачкыч сүз – ЯГЫМ.
Өчпочмак Гөбәдия
Кыстыбый Бәлеш
5 нче тукталыш: «Әбием сандыгы».
Бирем: Сандыкта милли киемнәр. Милли киемнәрнең исемнәрен атарга.
Биремне башкару вакыты -10 минут.
Ачкыч сүз – ГОРУР.
6 нчы тукталыш «Күренекле шәхесләр».
Бирем: Халкыбызның танылган кешеләре турында викторина биремнәрен үтәргә.
Биремне башкару вакыты -10 минут.
Ачкыч сүз – ВАТАНЫМ.
Викторина сораулары:
1. Татар халкының бөек шагыйре. (Г.Тукай)
2. Татар халкының милли каһарманы, “Әтәч”, ”Кәккүк”, “Җырларым” шигырьләренең авторы. (М.Җәлил)
3. Яшел Үзән кызы, “Голос“ тапшыруының җиңүчесе. (Динә Гарипова)
4. ”Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаручы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык, Россия Федерациясенең атказанган җырчысы. (Салават Фәтхетдинов)
Йомгаклау.
Барлык сынауларны узгач, уен катнашучылары финишка кайталар. Командалар сүзләр җыялар, алардан җөмлә төзергә кирәк: « Татарстан -минем туган ягым, горур Ватаным».
“Мин яратам сине, Татарстан “ җыры яңгырый.
Жюри иң күп балл җыйган команданы игълан итә һәм уен катнашучыларын “Иң җитез команда”, “Ин акыллы команда” номинацияләре буенча грамоталар белән бүләкли.