Укытучы | Владимирская Руфия Фидаил кызы. | |||
Предмет | Татар теле 3 сыйныф рус төркеме. | |||
Тема | Көндәлек режим. Муса Җәлилнең ”Сәгать” шигыре. | |||
Максат | Белем бирү максаты: Көндәлек режим төзү. Муса Җәлилнең “Сәгать” шигырен өйрәнү. Үстерү максаты: Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен һәм диалогик сөйләмен үстерү. Тәрбияви максат: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. | |||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: Үзбәя куя белүе, үзенең көндәлек режимын төзү һәм тормышта куллана алуы. Метапредмет:Танып-белү УУГ: Сорауларга тулы җавап бирә белү. Тыңлап аңлау, аңлап уку. Нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау. Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне тулы әйтә белү. Сорауларга җавап бирү. Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя белү. Эшне планлаштыру. Үзбәя. Предмет буенча: “Көндәлек режим” буенча алган белемнәрне тормышта куллана белү. Муса Җәлилнең ”Сәгать” шигыренең эчтәлеген белү. | |||
Дәреснең тибы | Белем һәм осталыкларны системалаштыру | |||
Төп төшенчәләр | Көндәлек режим,вакыт,сәгать. | |||
Предметара бәй-ш | Әйләнә-тирә дөнья, сәнгать. | |||
Эшне оештыру | Парларда, индивидуаль | |||
Материал | Дәреслек, “Күңелле татар теле” (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф, Р.З..Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан: Татармультфильм,2013. | |||
Җиһазлау | Проектор, интерактив панель, ноутбук, электрон презентация,А4форматында кәгазьләр | |||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | |
I.Оештыру Мотивлаштыру | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру. -Хәерле көн укучылар. Елмай әле, син елмайсаң, Яратыр олы-кече. Дөньяда иң матур кеше Елмайган, көлгән кеше. (Слайд 1) Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик. -Минем исемем, Руфия Фидаилевна. Мин бүген сездә дәрес алып барырмын. Бүгенге дәресебез үзенчәлекле һәм матур булыр дип ышанып калам. Балалар, сез бүген дәрес ахырында үзегезгә билгеләр куярсыз. Сезнең парталарда төрле төстәге сәгатьләр бар: кызыл сәгать - 5, сары сәгать - 4, яшел сәгать - 3, ак сәгать -2. Сез һәр җаваптан соң үзегезгә сәгать сайларсыз, дәрес ахырында санап, билге куярсыз. (Слайд 2) | Дәрескә әзерлекне күрсәтү. -Хәерле көн. -Бер –берсенә елмаялар
-Балалар тыңлыйлар. | ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен булдыру. ТБУУГ: тыңлап аңлау,нәтиҗә чыгару. КУУГ: диалогта катнашу, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү. Хезмәттәшлек булдыру. РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү. |
II.Белемнәрне актуальләштерү | Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү. Карагыз әле тактага, Галиянен көндәлек режимы буталып беткән. Хәзер сез төркемнәрдә көн режимын дөрес тәртиптә туплыйсыз. Аннары берәрегез чыгып, тактада күрсәтәчәк. (Слайд 3) | Балалар группаларда эшлилэр. Чыгып тикшерәләр. (Үзбәя) | ШУУГ: үзенең көндәлек режимын төзи белергә һәм тормышта кулана белергә өйрәнүгә төшенү. Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау. ТБУУГ: Вакыт һәм режим төшенчәләре турында нәтиҗә чыгару. КУУГ: диалогта катнашу, фикерләрне ачык җиткерә белү. РУУГ: җавапларны дөресли һәм бәяли белү. | |
III.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру | - Балалар, кондэлек режим тозогэндэ сезгэ нэрсэ житмэде? Сез нәрсә өстәр идегез? Вакытны без кайдан белэбез? (Слайд 5) -Димәк дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? -Әйе, укучылар, без бүген сезнең белән сәгать, көндәлек режим турында сөйләшербез. Тулырак әйтсәк, М.Җәлилнең “Сәгать” шигырен өйрәнәчәкбез. | -Вакыт - Сәгать -Сәгать, көндәлек режим турында... (Үзбәя) | ТБУУГ:уку мәсьәләсен аңлау. РУУГ:фаразлау,уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру. | |
IV. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. | 1. Сүзлек эше. -Иң элек, балалар, яңа лексика белән танышып китербез. Сәгать [сәгәт] – часы Даң – даң [даң даң] –звон часов Таң [таң] – заря Соңга калган [соңга калган] – опоздал Карап йөр [карап йөр]-будь внимателен (Слайд 6) 2. Шигырь өстендә эш -Хәзер М. Җәлилнең “Сәгать” шигыре белән танышып китербез. (Укытучы укуы,); -укучылардан беренче тәэсирләрен сораштыру; - шигырьнең мәгънәсен үз сүзләрең белән сөйләтү) | -Яңа сүзләр белән танышалар. Укытучы артыннан хор белән кабатлыйлар. (Үзбәя) -Укытучыны тыңлыйлар, үзләре укыйлар, әңгәмәдә катнашалар. Шигырьнең мәгънәсен үз сүзләре белән сөйлиләр. (Үзбәя) | ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау. ТБУУГ: Шигырьне тыңлап аңлау. Нәтиҗә чыгару.Шигырьдән төп фикерне аерып алу. КУУГ: Әңгәмәдә катнашу. Фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү. Сорауларга җавап бирә алу. РУУГ: Анализ барышын төзү, җавапларны бәяли белү. | |
Ял минуты | Сәгать йөри: келт-келт, Ул уяна иртүк: тук-тук. Ялкауларны яратмый: юк-юк. | Укытучы артыннан кабатлыйлар | ||
IV. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. | Хәзер без сезнең белән 6 күнегү ясарбыз. һәр төркем дәрестә үк бер дүрт юллык шигырьне яттан өйрәнәчәк. ләкин без тиз өйрәнә алсын өчен, без сезнең белән таблица төзибез. Шигырьнең һәр сүзенә мин рәсемнәр әзерләдем. Сезнең бурыч - бу рәсемнәрдән шигырь җыю. Тәмамлагач, төркемнән берегез аны яттан сөйләр. | Мнемотаблица төзиләр, шигырьне яттан сөйлиләр.(Үзбәя) | ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау. ТБУУГ: Шигырьне тыңлап аңлау. Нәтиҗә чыгару.Шигырьдән төп фикерне аерып алу. КУУГ: Әңгәмәдә катнашу. Фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү. Сорауларга җавап бирә алу. РУУГ: Анализ барышын төзү, җавапларны бәяли белү. |
V.Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | -Укучылар, сәгать белән көндәлек режим арасында нинди бәйләнеш бар? - Чыннан да, сәгатьсез көндәлек режим төзеп булмый. - Әйдәгез, хәзер барыбыз бергә көндәлек режимын төзибез. Урындыклар артында сезнең саннар бар. алар сәгать саннарына туры килә. һәркем үз санын алыгыз. Әйдәгез бергәләп сәгать ясап карыйк..Мин сезгә җөмләләр әйтәм.Җавабы кемдә,шул сәгатьтәге цифр янына чыгып баса. Вакытны без түгәрәклибез, мәсәлән, дәресләр 12 тулып 45 минутта тәмамлана, без 1 дә дип сөйләшербез. -.сәгать ничәдә йокыдан торабыз? (7) -.сәгать ничәгә мәктәпкә барабыз?(8) -мәктәптә ничәдә ашыйбыз?(10) -мәктәптә 4 дәрес вакыты (11) -мәктәптә 5 дәрес вакыты(12) -дәресләр сәгать ничәдә бетә?(1) -ничәдә дәрес әзерлибез?(3) -авиамоделирование түгәрәгенәничәдә баралар?(4) -әти-әнигә ничәдә булышабыз?(5) -кичке ашны кайчан ашыйбыз?(6) -мәктәптән ничәдә кайтабыз?(2) -сәгать ничәдә йокларга ятабыз?(9) (Слайд 7) Балалар без нәрсә эшләдек? Үзегезнен сан вакытында нишләгәнен әйтеп чыгыгыз. Балалар, кулларыгызны тотыгыз ,сәгать кебек һәрвакыт дус, тәртипле,төгәл булыгыз. | - Сәгатьсез көндәлек режим төзеп булмый. Башкаралар Һәр бала нинди санда баса ,шул вакытта нишләгәнен әйтә. Сәгать, көндәлек режим (Үзбәя) | ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен булдыру. ТБУУГ:Нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр булдыру. КУУГ: парларда эшли белү, фикерләрне җиткерү, әңгәмәдә катнашу, диалог төзү. РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү. | |
VI. Рефлексия | - Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? Сезнең алдыгызда үзбәя карталары ята. Сәгатьләрне санагыз һәм шул картага санын языгыз. | -Үткән теманы кабатладык. - Яңа сүзләр өйрәндек - М. Җәлилне искә төшердек -“Сәгать” шигырен укыдык -Көндәлек режимын төзедек (Үзбәя) | ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау. КУУГ: Әңгәмәдә катнашу. РУУГ: Үзбәя. | |
VII. Өй эше | Өй эше биремен аңлату Үзегез эшли алырдай биремне сайлап аласыз. 1. М.Җәлилнең”Сәгать” шигырен сәнгатьле укырга. 2. Сәгать рәсемен ясарга. 3.“Көндәлек режим” темасына диалог төзергә. (Слайд 9) Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар! Сез булдырдыгыз! | Өй эше биременең аңлашып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. Өй эшен язып куялар. -Саубуллашалар | ТБУУГ: Биремне аңлау. РУУГ: Эшчәнлекне оештыра белү. |