Әниләр көне сценарий

Сценарии на День матери
әниләр көне сценарий
Ахметова Алия Фанисовна
Содержимое публикации

ӘНИЕМНЕҢ ҖЫЛЫ КОЧАГЫ !

АА

Әниләр көненә багышланган сценарий

Әзерләде: 4 г сыйныфы җитәкчесе

Ахметова А.Ф.

2025-2026 нче уку елы, ноябрь

«Әниемнең җылы кочагы...»

Максат:1.Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү. 2. Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү.

3. Әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. “Иң-иң кадерлеләребез”, дип язылган плакат, бүләкләр.

Бәйрәм барышы

Рания: Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән?

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

Ризван: Безгә бөтен көчен биреп

Назлап-сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык,

Һич бетмәслек көч биргән.

Әмирхан: Менә шуңа иң изге сүз

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул!

Альмира: Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырлары,

Без узасы юлда маяк булып,

Гомер буе балкып торадыр.

Алия Фәнисовна: Кадерле әниләребез! Бүген Сез ял итеп, концерт карап утырырбыз дип уйлагансыздыр. Юк шул! Алай гына булмый... Без сезнең зирәклегегезне, җитезлегегезне дә сынап карарга уйладык әле. Хәзер 8 әнине чакырабыз! Алар дүртәрләп 2 командага бүленергә тиешләр. Сезгә берничә бирем булачак. Куркып калмагыз, биремнәребез авыр түгел!

Әниләр үз балалары турындагы сорауларга җавап бирә:

Баланың яраткан төсе?

Кичә математикадан нинди билге алган?

Бала ешрак нинди ризык сорый?

Алия Фәнисовна: Молодцы! Булдырдыгыз! Икенче биремебез иҗади рухта булыр. Без Сезгә рифмалары туры килгән сүзләр өләшәбез. Сез әниләр темасына бәйләп шигырь иҗат итәргә тиеш буласыз. (Кәгазьләр һәм биремнәр өләшә).

Бирем өчен сүзләр: Матурым, күз нурым

Ямьле, күңелле.

Котлады, җырлады.

Ярата, җан ата.

Алия Фәнисовна: Әниләребез әзерләнгән арада балаларны тыңлап китик әле.

Әдилә:Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.

Ролан: Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!

Азамат: Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.

Рания: Әнкәй сүзләре... Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!

Вәсилә: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

Кәрим: Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Зәлинә: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Алия Фәнисовна: Әниләребез иҗат иткән шигырьләрне тыңлап карыйк. Рәхим итегез.

(Әниләр иҗат җимешләрен тәкъдим итәләр)

Алия Фәнисовна: Әниләребез оста шагыйрьләр дә икән әле безнең. Афәрин!.. Ә хәзер сезгә тагын бер бирем тәкъдим итәбез. Әниләребез безгә төрле матур сүзләр белән дәшергә яраталар. Шул матур сүзләрне бүген дә әйтсәләр, без бик шат булыр идек.

Алия Фәнисовна: 1 нче команда “А” хәрефенә башланган сүзләр, ә 2 нче команда әниләре “Б” хәрефенә башланган сүзләрне язырга һәм уырга тиеш. Мәсәлән: аппагым – балам. Һәр команда берәрне әйтеп барырга тиеш. Кайсы команда күбрәк матур сүзләр әйтә, шул команда җиңә.

4 г сыйныфы укучылары башкаруында җыр. “Матушка-Земля!”

Текст песни «Матушка»:

Полевых цветов веночек, в утренней росе цветок

Соловья запев свисточек, сок берёзовый глоток

Тишины послушать волю, по тропинке в лес густой

Поболтать с берёзкой вдоволь про него и про любовь

[Припев]

Матушка-земля, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

Матушка-земля, ой, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

[Куплет 2]

Сколько мне ещё годочков у кукушки поспрошать

Про любовь свою девичью на ромашке погадать?

Ключевой воды студёной, в сотах свежего медку

В чистом поле тёмной ночью, в небе звёздном утону

[Припев]

Матушка-земля, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

Матушка-земля, ой, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

[Бридж]

Матушка-земля, для меня — Святая Русь

Матушка-земля, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

[Припев]

Матушка-земля, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

Матушка-земля, ой, белая берёзонька

Для меня — Святая Русь, для других — занозонька

[Аутро]

Матушка-земля

Матушка-земля

Для других — занозонька.

Мостафа:Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Тигран: Иң сөйкемле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Мәликә: Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Зәйнәб: Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап – биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

(уен уйнала)

Алия Фәнисовна Рәхмәт сезгә, матур, ягымлы сүзләрегезгә, хөрмәтле әниләребез.Ә бәйгебез дәвам итә. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Бәйгенең шарты мондый: һәр командадан бер әни, акча саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш.

Алия Фәнисовна:

Балагызның исеме ничек?

Балагызның фамилиясе ничек?

Улыгызга яки кызыгызга ничә яшь?

Әтисенең исеме ничек?

Балагыз кайсы ел фасылында туган?

Туган көне, ае, елы.

Балагызның күзе нинди төстә?

Аяк киеменең үлчәме?

Балагыз ничә яшьтә укырга керде?

Яраткан ризыгы нинди?

Кайсы фәнне яратып үзләштерә?

Атнаның ничә көнендә укырга бара?

Балагыз укыган сыйныфта ничә бала?

Балагызның укытучысының исем, отчествосы ничек?

Икенче командага да шул ук сораулар.

Алия Фәнисовна: Афәрин, әниләребез!Сезгә бер генә биремебез калды. Һәрберегез без кечкенә чагында бишек җырлары җырлап, безне йоклаткансыздыр. Без ул җырларны тыңлап, изрәп йоклаганбыз. Әйдәгез, шул бишек җырларын безгә тагын бер җырлап күрсәтегез әле. Сез әзерләнгән арада биюче кызларга сүзне бирәбез!

Кызлар башкаруында бию.

Данис: Әниләр бәйрәме бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

Ләйлә:Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.

Йосыф: Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!

Шамил: Мин нәрсә бүләк иттемме?

Бик шәп бүләк ясадым:

Сөтемне дә эчеп куйдым,

Боткамны да ашадым.

Алия:Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Самира: Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

Алия Фәнисовна: Ә хәзер әниләргә сүз бирәбез. Рәхим итегез!

(Әниләр бишек җыры җырлыйлар).

Алия Фәнисовна: Бик зур рәхмәт сезгә! Сез барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыктыгыз. Без киңәшкәннән соң, 2 команданы да җиңүче итеп билгеләргә булдык. Чөнки әниләребез безнең өчен һәрвакыт – җиңүчеләр!

Алия Фәнисовна: Ә хәзер 4 нче сыйныфлар башкаруында җыр.

4 г сыйныфы укучылары башкаруында русча җыр “Мама”.

Текст песни «Мама»:

Припев:
Мама — первое слово, главное слово в каждой судьбе.
Мама жизнь подарила, мир подарила мне и тебе.

Так бывает — ночью бессонною
Мама потихоньку всплакнет,
Как там дочка, как там сынок ее —
Лишь под утро мама уснет.

Припев:
Мама — первое слово, главное слово в каждой судьбе.
Мама жизнь подарила, мир подарила мне и тебе.

Так бывает — если случится вдруг
В доме вашем горе-беда,
Мама — самый лучший, надежный друг —
Будет с вами рядом всегда.

Припев:
Мама — первое слово, главное слово в каждой судьбе.
Мама жизнь подарила, мир подарила мне и тебе.

Мама землю и солнце, жизнь подарила мне и тебе.
Так бывает — станешь взрослее ты
И, как птица, ввысь улетишь,
Кем бы ни был, знай, что для мамы ты —
Как и прежде, милый малыш.

Припев:
Мама — первое слово, главное слово в каждой судьбе.
Мама жизнь подарила, мир подарила мне и тебе.

Рания: Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән?

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Ризван: Безгә бөтен көчен биреп

Назлап-сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык,

Һич бетмәслек көч биргән.

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------- Әмирхан: Менә шуңа иң изге сүз

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул!

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------- Альмира: Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырлары,

Без узасы юлда маяк булып,

Гомер буе балкып торадыр.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------Әдилә:Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Ролан: Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Азамат: Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Рания: Әнкәй сүзләре... Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Вәсилә: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Кәрим: Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Зәлинә: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мостафа:Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

--------------------------------------------------------------------------------------------------------

Тигран: Иң сөйкемле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мәликә: Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------Зәйнәб: Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап – биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Данис: Әниләр бәйрәме бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Ләйлә:Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Йосыф: Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Шамил: Мин нәрсә бүләк иттемме?

Бик шәп бүләк ясадым:

Сөтемне дә эчеп куйдым,

Боткамны да ашадым.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Алия:Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Самира: Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

МАТУРЫМ

--------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

КҮЗ НУРЫМ

ЯМЬЛЕ

КҮҢЕЛЛЕ

КОТЛАДЫ

ҖЫРЛАДЫ

ЯРАТА

ҖАН АТА

7

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 8 класса «Сто дорог - одна твоя!»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий выпускного утренника "Морское путешествие в Страну Знаний"»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для дошкольников «сценарий мини-сценки "Помощь Деду Морозу"»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий праздника "До свидания лето!"»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Яңа ел бәйрәме кечкенәләр төркемендә»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь