Олимпиады
(6 работ)
01 Сентября – 25 Декабря
Муниципаль бюдҗет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Актаныш гомуми үсеш бирүче
2 нче балалар бакчасы
“Кояш,чык,чык”
(2 кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле)
Тәрбияче:Хузина Р.Ф.
Тема: «Кояш, чык, чык»
Максат: балаларны кояшка хас билгеләрне күрергә һәм рәсемдә ясап күрсәтергә өйрәтү. Сулыш гимнастикасы аша балаларда авазларны дорес эйту, сәламәт яшэу рэвеше булдыру. Эшләгән эшләренә соклану хисе тәрбияләү
Тәрбия бурычы: балаларда чиста, пөхтә итеп рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү.
Төп белем бирү бурычы: туры юнәлештә нурлар ясарга өйрәнү.
Үстерү бурычы:кул маторикасын ныгыту аша рәсем ясау күнекмәләрен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: сәнгать-эстетик үсеш.
Интегральбелем бирү өлкәсе: социаль-коммуникатив,эстетик сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, мөстәкиль эш.
Сүзлек өстендә эш: кояш, нур, туры сызык.
Җиһазлау: сары төстә гуаш, кисточка( пумала), ак бит, су стаканы, салфетка, кояш һәм болыт макеты, аудиоязма, уенга материаль, дидактик уенга төрле төстәге түгәрәкләр.
Занятие барышы.
-Тәрбияче: Балалар безгә бүген апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик.
-Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә көн.
-Тәрбияче: Ишегебез ачык.
Түрдән үтегез.
Рәхим итегез.
Кемнәр килсә дә йөзебез ачык.
Кунаклар килү
Үзе бер шатлык.
-Тәрбияче:Балалар хәзер елның кайсы вакыты?
-Балалар:Яз.
-Тәрбияче: Каян беләбез яз икәнен?
-Балалар:Көн җылы, без матур итеп киенәбез, кошлар җылы яктан кайтабыз, үләннәр яшелләнә.
-Тәрбияче:Балалар тәрзәдән карагыз эле. Безгә нәрсә елмаеп тора?
-Балалар:Кояш.
-Тәрбияче: Ул ничек?
-Балалар:Ул сары, түгәрәк, матур, җылы.
-Тәрбияче:Әйдәгез эле бергәләп кояшны чакырыйк.
-Бергәләп:Кояш, чык, чык, чык, Майлы ботка бирермен, Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда. Әти китте базарга, Тәти кашык алырга. Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын!
- Тәрбияче:(Кояшның макетын магнитный доскага куям)Балалар әйдәгез эле без сезнең белән кулларыбызны җылып алыек.(кулларны өскә күтәреп җылытабыз.)
-Тәрбияче:Балалар кояш нинди формыда?
-Балалар:Түгәрәк.
-Тәрбияче:Болары нәрсәләр?
-Балалар:Нур, сызыклар.
-Тәрбияче:Балалар бу безнең кояшның нурлары була.Әйдәгез эле Нур сүзен бергәләп кабатлыйк.
-Бергәләп:Нур.
-Тәрбияче:Әйдәгез эле без сезнең белән кулның уч төбендә кояшны сызып карыйк. Кояшыбызны түгәрәк итеп сызабыз, нурларын туры сызык итеп сызабыз.
-Бергәләп:Кулларда кояшның схемасын сызабыз.
-Тәрбияче: Балалар сезнең урындык астында төрле төстә түгәрәкләр бар, әйдәгез эле без сезнең белән шул түгәрәкләр арасыннан сары төсне табабыз.
-Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.
Музыкаль уен: “Кояшкай”
Кояш көлә, кояш көлә
Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)
Кояш көлә, без биибез,
Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз).
-Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Без сезнең белән ял итептә алдык, ә хәзер әйдәгез өстәл артына барып утырабыз.( утырабыз)
-Тәрбияче: Балалар әйдәгез мин сезгә кояш ясап күрсәтәм.
А)Кисточканы алабыз, уң кулга тотабыз, суга манабыз, һәм сары буяуга манабыз.
Б)Ак бинең уртасына түгәрәк ясыйм, аны буейм. Һәм нурларын ясыйм, туры сызыклар белән.
В)Пумаланы чиста итеп юып куям.
-Тәрбияче:Балалар түгәрәк ничәү булды?
-Балалар:Берәү.
-Тәрбияче:Нурлары ничәү?
-Балалар:Күппп.
-Тәрбияче:Әйдәгез эле сез миңа рәсем ясап күрсәтегез. (Магнитный тактага ак бит куям, балаларны чыгарам )
- Тәрбияче: Кем түгәрәген ясый?
-Тәрбияче: Ралина, син ничә түгәрәк ясадың? (берне)
-Тәрбияче: Кемнең буйсы килә? Мәрьям кояшның эчен буяп күрсәт эле.
-Тәрбияче:Ә хәзер нурларын ясарга мин Язиләне чакырам.
-Тәрбияче:Язилә син ничә нур ясадың?( күп)
-Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез эле без сезнең белән ял итеп алабыз. Урындыклардан торабыз, бер-берегезгә камачауламыйбыз.
Физкультминутка.
-Тәрбияче:Балалар карагыз эле без күрмәгәндә кояшыбызны болытлар каплаган. Без сезнең белән болытларны ничек итеп куып җибәрә алабыз?
-Балалар: Җил белән.
-Тәрбияче: Дөрес. Ә җил ничек итеп исә?( тавышлар чыгарып, куллар белән күрсәтәбез)
-Тәрбияче:Булдырдыгыз. Ә хәзер өстәл артына дөрес итеп утырабыз, Һәм эшли башлыйбыз.
-Тәрбияче:кисточкыны( пумала) дөрес итеп тотабыз( кулда ярты ак бит кәгазь була, кисточка, бала эшли алмаса булышам, күрсәтеп бирәм үземнең битемдә).
-Тәрбияче:Кисточканы алабыз, уң кулга тотабыз, суга манабыз, һәм сары буяуга манабыз.Ак бинең уртасына түгәрәк ясыйсыз, һәм аны буйсыз. Аннары нурларын ясыйсыз, туры сызыклар белән. Рәсем ясап бетергәч Пумалагызны чиста итеп юып, кортып куегыз.(ясап бетерәләр)
-Тәрбияче:Нинди матур кояшлар ясагансыз балалар, булдыргансыз. Ә хәзер балалар без сезнең кояш рәсемнәрегезне әти-әниләргә күргәзмә итеп куябыз. Әниләрегеәдә сезнең матур рәсемнәрегезне күрсеннәр өчен.(тактага куям тезеп балаларның рәсемен)
-Тәрбияче:Балалар әйдәгез без сезнең белән хәзер уйнап алабыз. Уеныбызның исеме “Кояш һәм болыт”. Исегездәме балалар.
-Балалар: Әйе.
-Тәрбияче: Уен. бу безнең кояшыбыз, ә без нурлары булабыз, кояш көләә, нурлары яктырта, яңгыр килә, качыгыз.
-Тәрбияче:Күңелле булдымы балалар. Калган занятиеда да шулай уйнап алырбыз эле сезнең белән. Балалар без сезнең белән нәрсә ясадык? (кояш). Ә ул нинди формыда? (Түгәрәк). Нинди төстә?(сары)
-Тәрбияче:Булдырдыгыз. Ә хәзер балалар апалар белән саубулашыек.
-Бергә:Саубулыгыз.



