Олимпиады
(7 работ)
01 Сентября – 25 Декабря
Home |
Балаларның физик күнекмәләренең усеше |
МБДОУ №4 Физкультура инструкторы: Салихова Р.О. |
Бу уку елында мин дүрт торкемдэ физкультура шөгыльләре һәм иртәнге гимнастикалар үткәрдем. Физкультура шөгыльләре атнага өч тапкыр, зурлар һэм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә өченче шөгыль ачык һавада ягъни прогулкада үтте. . Һәр атнаның җомга конендә барлык төркемнәрдә дә иртәнге гимнастика урынына ритмик гимнастика үткәрдем. Яшь узенчәлекләренә туры китереп төзелгән комплексны күңелле көйгә балалар бик теләп эшләделәр. Шулай ук шөгыльләрнең өченче өлешендә гәүдә сыгылмалыклары өчен йога күнегүләр эшләттем.”Балаларнын сыгылмалылыкларын устерү максатыннан, шөгыльләрдә йога элементлары куллану” дигән методик проблема өстендә эшлэдем. Көндәлек эш планнарын Л. И. Пензулаеванын федераль дәүләт стандартларына яраклаштырылган “Физическая культура в деском саду” дигән уку-методик комлектына нигезләнеп тәзедем. Һәр төркемдә тиешле санда шөгыльләр үтте. Шөгыльләрдә өйрәткән төп хәрәкәтләрне һәр бала да тулысынча үзләштерде.
Балалар белән “Лыжня России” ярышында катнашып, унышлы чыгыш ясадык. Зурлар очен оештырылган ярышта катнаштым мин дә үз өлешемне керттем
.Ватанны саклаучылар көнендә балалар өчен уеннар, эстафеталар белән бәйрәм иртәсе үткәрдек.
Район тарафыннан оештырылган смотр – конкурсында “Кыю кызлар” театрын куйдык һәм 1 нче урынны алдык. Сафура карчык роле очен “Үз ролен яхшы башкаручы” дигән диплом белән бүләкләндем.
. Елга ике тапкыр балаларнын физик курсэткечлэре алынды.Ел ахырына алынган диагностиканың нәтиҗәләреннән куренгәнчә барлык балалар да программаны яхшы һәм бик яхшы үзләштерде.



