Сабан туе

Разное
Конспект праздника «Сабан туе» включает национальные и спортивные игры для детей. Материал знакомит с татарскими традициями через эстафеты, борьбу и бег. Практическая ценность: развитие ловкости, силы и командного духа на уроках физкультуры.
Салихова Регина Олеговна
Салихова Регина Олеговна
Содержимое публикации

Сабан туе - татар халкының борынгы бәйрәме.

Максат – Балаларны халкыбызның милли йолалары белән таныштыру, гореф- гадәтләренә өйрәт, Хәрәкәтле уеннарда активлаштыру, хәрәкәтләрен үстерү, кызыксынучанлыкларын, аралашучанлыкларын арттыру. Балаларның ялын күңелле һәм нәтиҗәле оештыру.

Сабантуйга әзерлек: балалар белән кыскача әңгәмә уздырыла. Сабан туе кайчан үткәрелә? Сабан туе алдыннын ниниди эшләр башкарыла? Анда ниниди уеннар, җырлар. Биюләр башкарыла? Балалар белән Сабантуй турында җырлар, шигырьләр , төрле уеннар өйрәнелә.

Сабан туе узасы мәйданчыкның бизәлеше: колгага чигүле сөлгеләр, яулыклар, кулъ яулыклар эленә.

Бәйрәм иртәсендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән 4-5 бала белән колгалар, кәрзиннәр алып, төркемнәрдән бүләк җыярга чыгу.

Алып баручы микрофон аша балаларны бәйрәмгә чакыра.

Алып баручы: Бу шигырем ап-ак сөлге булып,

Алларыңны синең капласын.

Таң капкасы белән ачыйк бергә

Сабан туйның бәйрәм капкасын!

Безенң бакча янында

Шау-гор килә киң болын

Сабан туе бәйрәмен

Уздырабыз ел саен.

Шатланышып-сөенешеп

Килдек менә быел да

Күрше-тирә төркемнәрдән

Бик күп бала җыелган.

Уйнап тора музыка

Мәйдан да шау-гөр килә.

Җырлыйлар да бииләр дә

Төрле-төрле көйләргә

1 бала: Буген бездә – Сабан туй

Эшләрнең барын куй

Тизрәк йөгер мәйданга

Бәйрәм башлана анда.

2 бала: Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарын

Урагыз мәйданнарны.

3 бала: Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз

Курыкмагыз егылудан

Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый Сабан туй,

Колагына киртеп куй!

4 бала: Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез

Балалар чүлмәк ватканын

Атлар чабышып кайтканын

Көрәшчеләр бер-берсен

Җилкә аша атканын.

5 бала: Карасагыз - бәйрәм бар!

Сусасагыз- әйрән бар

Ял итәрсез арсагыз

Үкенмәссез барсагыз!

6 бала: Ачыла безнең матур бәйрәмебез

Түребезгә рәхим итегез!

Уеннардан читкә тайпылмагыз

Тартылмагыз – алга үтегез!

Күмәк җыр: “Бәйрәм бүген”

Алып баручы: Бүген бәйрәм, әйлән-бәйлән.

Шау – гөр килә мәйдан

Көрәшик тә, узышыйк та

Көч сынашый, кил әйдә!

  • Ә хәзер барыбызны да Сабан туенда уйнала торган уеннарда катнашабыз. Малайлар көч сынышсыннар. Ә кызлар көянтә – чиләкләр белән су ташысыннар. Капчык киеп йөгерергә, колга башына менәргә, чүлмүк ватарга. Һ.б. уеннарга чакырабыз. Уеннар, бәйгеләр башлана. (Малайлар белән татарча көрәш оештырыла)

  • Сабан туенда яратып уйнала торган уеннарның берсе – колга башына менү. (арканга). Әйдәгез, рәхим итегез! Кемнәр җитез, кемнәр кыю, карыйк эле.(Бу уенны оештыруга алдан бер тәрбияче билгеләнә. Ул уенның кхнелле үтүенә тырыша. Кечкенә балаларга менәргә ярдәм итә.уенда катнашучыларга бүләкләр бирелә.

  • Алып баручы: Хәзер исә капчык киеп йөгерергә чыгабыз.

Карагыз, карагыз

Капчык киеп чабабыз

Сикереп тә карыймын

Йөгереп тә карыймын

Нигәдер егылдырта,

Нигәдер абындырта.

Капчык киеп йөгерү дәвам итә. Мәйданның бер кырыенда кечкенәләр өчен кү бәйләп бауга эленгән уенчыкларны кисү оештырыла.

Алып баручы: Мәйданда – чүлмүк вату уены!

Мактана дип уйламагыз

Мин урынлы мактанам

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күрмичә вата алам.

Я, кайсыгыз мине уздыра?

Уен оештырыла.

Алып баручы: Бер генә була елына

Күреп йөреп калыгыз

Һәрбер хисен кичерешен

Йотып – отып алыгыз.

  • Җитезләрне “Кашыкка йомырка куеп йөгерү” уенына чакырам”

Кашык кабып йөгерәм дип

Мактанырга ашыкма

Син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка

(Агач кашыкка йомырка куеп йөгерү уены башлана)

Алып баручы: Нишләп кечкенәләр читтә тора? Килегез тизрәк монда! Сезне кызыклы уен көтә. (2 кечкеәләр төркеме балалары белән бауга эленгән уенчыкларны кисү уены оештырыла.)

Җыр- биюсез бер бәйрәм дә

Узмый, шуны белегез

Балаларыбыз бик булганнар

Концерт карап китегез!

(Балалар тарафыннан ирекле чыгышлар күрсәтелә. Уеннар белән чиратлаштырыла)

Алып баручы: Сабан туе, сабан туе

Шундый кызык, күңелле

Ник чыкмаска көч сынарга

Син соң егет түгелме?

  • Көн саен гимнастика ясаган, көчле малайларыбызны аркан тартышырга чакырам. (4-5 баладан торган ике команда көч сынашы)

Менә сина сулы чиләк

Көянтә ал иңеңә

Йөгер тизрәк, иң алдан кил

Еыла гына күрмә.

(кызлар өчен көянтә белән су ташу ярышы)

Уенда катнашкан балаларга бүләкләр бирелә.

  • Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты коннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын

Биибез дә ңырлыйбыз!

Күмәк җыр: “Җирдә мина ни кирәк?”




Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Физическое воспитание
Презентации по физическому воспитанию для «Хоккей с шайбой»
Физическое воспитание
Физическое воспитание
Конспект занятия по физическому воспитанию для дошкольников «Формирование правильной осанки с помощью применения физических упражнений»
Физическое воспитание
Конспект занятия по физическому воспитанию для дошкольников «Ради жизни на Земле изучаем ПДД»
Физическое воспитание
Разное по физическому воспитанию для дошкольников «Сценарий физкультурного развлечения «Полет на ракете»»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь