Ана йөрәге
Аналарның йөрәкләре һәрчак
Кояш кебек җирне яктырта.
Мәхәббәте белән җылынабыз
Җан сыкраган авыр вакытта.
Аналарның газиз йөрәгендә
Купме наз һәм сөю билгесе!
Авыр чакта ярдәм кулын сузып,
Кадерләрен белеп яшисе.
Аналарның назлы йөрәгендә
Тоела бит сагыш хисе дә.
Баласының бәхете булсын өчен
Җәлләмәс ул үзенең гомерен дә.
Рәнҗетмик без изге аналарны
Авыр сүз бит һөрәк ярасы
Нәфрәт белән яшәү мөмкин түгел,
Без бит аның йөрәк пәрасы.
Ана кеше – мәңге бөек исем!
Һәрчак булсын йөрәк түрендә.
Дан һәм хөрмәт, мәхәббәткә күмеп
Кадерләрен белик гомергә.