Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән танышу

Конспект занятия
Эта деятельность была подготовлена для детей подготовительной группы школы. Деятельность заключалась в ознакомлении с творчеством А.Алиша. Такая деятельность развивает мышление детей, воспитывает любовь к творчеству А.Алиша, наряду с нравственным воспитанием способствует более глубокому изучению устного народного творчества. Эта деятельность может быть показана в детских садах для детей и воспитателей.
Гильфанова Альфина Наилевна, Гарифуллина Раиля Наилевна
Содержимое публикации

Гильфанова Альфина Наилевна, воспитатель

МАДОУ «Детский сад №105 «Дюймовочка» г.Набережные Челны»

Гарифуллина Раиля Наилевна, воспитатель

МАДОУ «Детский сад №105 «Дюймовочка» г.Набережные Челны»

Тема: Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән танышу.

Аңлатма язуы

Бу эшчәнлек мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен әзерләнде. Эшчәнлек А.Алишның иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне күздә тотып төзелде.

Мондый эшчәнлек балаларның фикерләү сәләтен үстерә, А.Алиш иҗатына мәхәббәт тәрбияли, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән, халык авыз иҗатын ныграк өйрәнергә этәргеч бирә.

Бу эшчәнлек балалар бакчаларында балалар һәм тәрбиячеләр өчен күрсәтелергә мөмкин.

Максат:язучының иҗаты белән танышу.

Бурычлар:

1. А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятенең эчтәлеген сөөйләргә өйрәнү, әкиятне укуга кызыксыну уяту.

2. Сәнгатьле сөйләү кунекмәләрен үстерү; дус, тату яшәү нормаларын тәрбияләү.

3. Язучының иҗатына кызыксыну тудыру.

Сузлек эше:бүрекле, төлке, сертотмас, гәүһәр.

Җиһазлау: А. Алишның портреты, мәкальләр белән плакатлар, әкият белән аудиоязма, видеоязма, китаплар күргәзмәсе.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, сорау бирү, мактау, бәяләү.

Эшчәнлек төзелеше:

Сюрприз момент: уен персонажы Мырау – песинең килүе;

«Сертотмас үрдәк»әкиятенә иллюстрацияләр карау;

Үстерелешле уеннар;

Әкиятнең әчтәлеген сөйләү;

Физкультминутка;

Балалар беләнәкиятөстендә эш;

«Сертотмас үрдәк»әкиятенә видеоязма карау;

Эшчәнлеккә йомгак ясау.

Эшчәнлекнең барышы:

Балалар безгә бүген кунаккаМырау исемле песи килгэн. Ул бик матур, чиста, зур.Песи сезнең белән дуслашырга тели.

Мырау:Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек! (Балаларның җавабы)

Мырау:Мин сезнең белән дуслашырга телим. Сезнең беләнәкиятләр тынлыйсым килэ.

-Рәхим ит, Мырау!

-Балалар,әйтегезәле, татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?Рус телендә нинди әкиятләр ишеткәнегез бар?Әкиятләр нинди төрләргә бүленәләр? (Балаларның җавабы)

- Балалар, сезнең авылда булганыгыз бармы? Сезнең әби-бабайларыгызда нинди йорт хайваннары бар? (Балаларның җавабы)

Аудиоязмада А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен тыңлау, сораулар ярдәмендә балалардан эчтәлеген сөйләтү.

- Балалар, хәзер без сезнен белән уйнап алабыз. Мин сезгә сүзләрәйтәм, сез шул сүзләрдән жөмләләр төзегез:Әти, бер, зәңгәр,ипи, әни, ике, кызыл, алма, әби, өч, яшел, суган, бабай, дүрт, сары, бәрәңге.         

Ял минуты

Ишек алдында әтәчләр
Зарядкага бастылар.
Уңга-сулга, уңга-сулга,
Алга-артка, алга-артка,
Утырдылар, тордылар.
Аяк белән тыпырдашып,
Көчләрен сынаштылар.
Бер, ике, өч,
Бездә дуслык, бездә көч.

- Яле, Мырау, әйт, балалар дөрес җаваплар бирделәрме?

Мырау: Бик яхшы , күп беләләр.

Йомгаклау

- Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели? Балалар сез дуслык, татулык турында мәкальләр беләсезме?(Балаларның җавабы)

- Балалар, безнең эшчәнлегебез тәмам. Безгэ Мырау белән дә саубуллашырга вакыт җитте.

Мырау: Рәхмәт балалар. Мин сезне яратам. Сау булыгыз!

Кулланылган әдәбият:

З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова, “Туган телдә сөйләшәбез”, методик ярдәмлек, Казан, 2012 ел.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Литературное чтение
Литературное чтение
Презентации по литературному чтению для «Рассказы Е.Пермяка»
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для 3 класса «Литературная викторина»
Литературное чтение
Литературное чтение
Презентации по литературному чтению для 1 класса «Биография М.М. Пришвина»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь