Тылсымлы яз

Конспект занятия
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты
Рашитова Рамзия Сабитовна
Содержимое публикации

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

Детский сад комбинированного вида №105 “Дюймовочка”

г.Набережные Челны

Тылсымлы яз”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү буенча эшчәнлек конспекты)

Рашитова Р.С.

1 кв. категорияле тәрбияче

Яр Чаллы, 2020 ел

Максат:Балаларның яз ел фасылы турындагы белемнәрен ныгыту,системага салу . Экологик тәрбия аша балаларның сөйләм телләрен ,сүз байлыгын , иҗади фикер йөртүне үстерү.Үстерелешле диалогик сөйләмне, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.Балаларда күңел күтәренкелеге, шат уйнау теләге уяту.Балаларның белем,тәрбия,танып-белү эшчәнлекләре буенча алган белемнәрен ныгыту; шөгыльдән уңай хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы:

1.Ел фасыллары,табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту.

2.Татар халык аваз иҗатын(тизәйткеч,такмак,сынамыш,бармак уены),кыргый хайваннар,агач исемнәре турындагы белемнәрен ныгыту.

3.Сулыш алу гимнастикасына,ИКТ уенга басым ясау.

4.Кош исемнәрен һәм аларның әһәмиятен системалаштыру.

5.Мнемотехника буенча яз турында хикәя төзү.

6. Экологик тәрбия аша балаларның сөйләмнәрен ныгыту,сорауларга дөрес,тулы җавап бирүләренә ирешү.

Үстерелешле бурыч:

1.Диалогик сөйләмне үстерү.

2.Балаларның сүзлек запасын баету.

3.Игътибарларын,мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Тәрбия бирү бурычы:

1.Күтәренке кәеф булдыру.

2.Шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

4.Балаларда бер-берсенә юл куя белү хисләре тәрбияләү.

5..Балаларда кызыксыну, ярату ,персонажларга эмоциональ-уңай хисләр тәрбияләү. Күрсәтмә материаллар: яз турында рәсемнәр, картина,агач яфраклары

Эшчәнлек барышы

1.Тәрбияче: Хәерле көн балалар!Шөгылебезне башлыйбыз. Әйдәгез әле килгән кунакларыбыз белән исәнләшик. Исәнмесез, хормэтле кунаклар!(Тугэрэккэ басабыз.) Психогимнастика: Кулларга без тотындык Бер-беребезгә елмайдык. Елмая,көлә кояш Без дә елмаек бераз. Т:Балалар кәефләрегез ничек?(яхшы,шәп,искиткеч) Т:балалар бүген мин эшкә килгәндә табигатькә карап сокландым.Чөнки ул гади түгел,ул тылсымлы.Ни өчен тылсымлы булганын шөгыль барышында ачыкларбыз. Т: безгә бүген бик күп шөгыльләнергә туры киләчәк. Шуңа күрә, телләребезне шомартып алыйк. [к] авазына нинди тизәйткеч беләбез? Кара карга кардан бара, Канатларын кага-кага.

[т] авазына нинди тизәйткеч беләбез? Тукый-тукый тукыган Тугыз талны чукыган. Т.:Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә.Ләкин башта минем сорауларга җавап биреп китегез әле.

-Хәзер нинди ел фасылы?Яз ничә айдан тора?Беренче ае нинди ай?Хәзер язнын ничәнче ае?

- Т:Яз турында нинди сынамышлар беләбез?Искә төшереп китик әле.(туп белэн)

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Т:Балалар без кая сәяхәткә кая барачагыбызны белмибез.Аның өчен менә бу ребусны чишәргә кирәк.Игътибар белән экранга карыйбыз.
Балалар:Язгы урман

Т.Дөрес.димәк без Язгы урманга юл тотабыз.Кузгалдык.

2.(экранда яз рәсеме)Балалар,без урманга килеп җиттек.Урман һавасы нинди?Тирән итеп сулыш алабыз.

Юлда килгәндә арыдык, әйдәгез бераз ял итэбез, түмгәкләргә утырабыз.

Т:Урман табигате матурмы?Дөрес балалар,табигать шундый матур . Менә миндә дә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Әйдәгез хэзер бергәләп шигырь язабыз.

Ш-ш-ш елмая куктэ кояш,

З-з-з менэ инде яз житте,

К-к-к кошлар да кайтты,

Ч-ч-ч чэчэклэр дә чыкты.

Тәрбияче:  (агачларга игътибар итәбез).Балалар урманда нәрсәләр үсә? Б:Агачлар, куаклар,чәчәкләр... Тәрбияче:Дөрес балалар,урманда төрле-төрле,матур чэчэклэр,агачлар усэ.

-Нинди агачларны белэсез? (каен,усак,имән,өрәңге,чыршы) -Яз житкэч агачларда нинди узгэрешлэр була?(борелэр ачыла). -Ә борелэр ачылгач, нэрсэлэр барлыкка килэ?(яфраклар).Әйдэгез безнен агачка да яфраклар булэк итэбез.Монын очен“Капма-каршысын эйт” дигэн уен уйнап алабыз.Хэзер мин сезнен белемегезне тикшереп алам.Һәрберегез бер яфракны аласыз,ләкин алар гади яфраклар түгел,ә тылсымлы,аларның артына дөрес җавап язылган.Укыйсыз да элеп куясыз.

Кон-(тон),хава-(жир),жэй-(кыш),озын(кыска),кин-(тар),биек(тэбэнэк),салкын(җылы).

Булдырдыгыз,безнен агачыбыз яшел яфраклы булды.Һэм тиздэн ботен агачлар да яшелдэн киенэчэклэр.Юлыбызны дэвам итэбез.

Т:Чү,балалар нәрсә тавышлары ишетелә?(кошлар)

- Хәзер балалар,кошлар турында сөйләшеп алабыз.

- Әйтегез әле кошлар ничә төркемгә бүленәләр?Ниндиләргә?Кышлаучы һәм күчмә кошларга-Менә хәзер сез һәрберегез бер кошны аласыз һәм ике төркемгә бүленеп басасыз.

Хэзер «Сез белэсезме?» дигэн сорау-жавап уены уйнап алабыз.(ИКТ уен)

1.Нәрсә ул кызыл китап?Кызыл китапка кергән кошларны атагыз? (балаларҗаваплары)
2.Ин матур койрыклы кош? (павлин-тәвә кошы)

3. Ин озын муенлы кош?(фламинго)

4. Ин озын аяклы кош?(страус)

5. Ин зур кузле кош?(сова-ябалак)

6.Ин матур жырчы кош?(сандугач)

7.Ин кечкенэ кош(колибри,чебен кош) авырлыгы 1,6 грамм, озынлыгы 55мм)

8. Ин яхшы куруче кош?(орел-бөркет)

Тәрбияче: Татар халкы борынгыдан кошлар турында бик күп такмаклар,бармак уеннары, әйтемнәр туплаган. Әйдәгез искә төшерик әле.

Бала: Ә мин тукран турында такмак беләм.

Тук,тук тукран!тукылдатым утырам!

Мичтә бәлеш пешәме,

Шуны көтеп утырам.

Бала: Ә мин бармак уены беләм.

Карга килде казан асты,

Торна килде тоз салды,

Саескан киде ярма салды,

Кечтеки бәби туймый калды ,

Кетер-кетер казан төбен кимерер!

Юлыбызны дәвам итэбез.Бик матур аланга килеп чыктык.Балалар урманда тагын нәрсәләр яши?Нинди хайваннар дип атала?(санап китәләр)

-Т: Нәрсә күрәсез?Бу нәрсә эзе икән?Әйдәгез әле шушы эз буйлап барыйк. (куян өенә барып чыгабыз)Куяннын ни очендер кэефе юк(экранда).Куян сиңа нәрсә булды?Мине өемнэн төлке куып чыгарды.Балалар ул нинди әкияттән әле?(Куян белән Төлке әкияте).Әйдэгез бу экиятне искэ тошереп китик эле.(бер бала сойли)Ни очен төлке куянны куып чыгарды?(өе эреде)Ни очен эреде?(боз яз житкэч эри).(боз экранда күрсәтелә).Боз нинди?(каты,салкын,үтә кхренмәле).Боз нәрсә ул?(каткан су,ул җылыда эри)

Куянга кем ярдэм итте инде?(әтәч чалгы белэн).Ул сезгә рәхмәт әйтә һәм сезгә бүләк бирә.

7.Балалар ул безгә менә шушындый мнемотаблицабиргән.Шушы мнемотаблицага карап сез хикәя төзисез.

-Нинди ел фасылы сүрәтләнгән?(яз)

8.Йомгаклау.

Т:балалар, ни өчен табигать тылсымлы ?(табигатьтэ 4 ел фасылы бар,хэр ел фасылында,усемлеклэр,хайваннар ,табигать узгэрэ)

-Хәзер һәрберегез үзегезнең белемнәрегезгә бәя бирәсез.Кем яхшы шөгыльләндем дип уйлый алар елмаючы смайлик ала,ә кемнәр бераз ялгыштым дип уйлый алар кунелсез смайлик ала.Шушының белән безнең шөгылебез тәмам,әйдәгез хәзер үзебезнең яраткан балалар бакчасына кайтабыз.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь