Конспект занятия "Профессии разные важны"

Конспект занятия
Закрепить знания детей о профессиях людей.
Нигаматуллина Гульнара Фирдановна
Содержимое публикации

Максат. Балаларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү.

Танып белү: төрле һөнәр ияләре турындагы күзаллауларын киңәйү.

Аралашу: балаларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү, мәкальләрнең эчтәлеген аңлау күнекмәләрен үстерү.

Хезмәт: өлкәннәрнең хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү.

Нәфәсати сәнгать: балаларда әвәләүгә кызыксыну үстерү, әвәләү алымнарын ныгыту. Сәламәтлек: балаларның хәрәкәтчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: “Һөнәрләр” дигән рәсемнәр папкасы, эш предметлары(шприц, китап, тарак, пумала,чүмеч һ.б.), сандык як матур тартма, Белмәмеш уенчыгы (яки рәсеме), пластилин, такталар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Бүген безгә кунаклар килделәр. Аларның сезне күрәсе килгән:сез зур үстегезме, нәрсәләргә өйрәндегез, нәрсә эшли беләсез?

1.Дидакик уен “Һөнәрләр”.

-Балалар, бүген без сезнең белән төрле һөнәрләр турында сөйләшербез. Ә нәрсә соң ул һөнәр?

Һөнәр-ул төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.

-Балалар, экранга игътибар белән карагыз һәм әйегез, бу кеше нинди һөнәр иясе һәм ул нишли?

Бу пешекче. Ул аш, ботка пешерә.

Бу табиб. Ул зурларны, балаларны дәвалый.

Бу сатучы. Ул ашамлыклар сата.

Бу төзүче. Ул йорт төзи.

Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

2.Дидактик күнегү “Кем кайда эшли?”

-Балалар, бу хезмәт кешеләре кайда эшли? Аш пешерүче кайда эшли?

Пешекче - ашханәдә эшли.

Сатучы - кибетә эшли.

Табиб - шифаханәдә эшли.

Төзүче – төзелештә эшли.

-Балалар, ә сезнең әти-әниләр эшкә барамы? Алар кайда эшли?(Балаларның җавапларын тыңлау)

Шигырьләр тыңлау.

Ралина. Өсемдәге күлмәгемә

Күпләр карый сокланып

“Кем текте?”-дип, кайберләре

Сорап куя, тукалып.

Марат. Минем әти – йорт төзүче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып торалар утлар.

Әмир. Кәрим мөгаллим була,

Солтан зур галим була.

“Кибет ачам берүзем!”-

Әйтеп куйды Гөлүзә.

“Бизнесмен!” – диде Ислам

Хәйләкәр генә карап.

Депутат була Эльмир

Ул күп сөйләргә маһир.

3. Димәк, балалар һәр һөнәр иясенең үз эш урыны бар. Һәр хезмәт кешесенең әле тагын үзенә генә хас, шәхси һөнәри исе дә бар. Тыңлап карагыз әле:

Һәр хезмәт кешесеннән

Килә аның үз исе.

Шофердан бензин исе

Табибтан дару исе.

Пешекчедән аш исе

Ә балыкчыдан һәрчак

Килә бит балык исе.

Ә менә игенчедән килә

Хуш исле болын, сукалаган җир исе!

Хуш исле икмәк исе

Кемнән килә дсезме?

Ипи пешерүчедән килә

Кабарып пешкән хуш исле ипи исе.

Ә кемдә соң юк бер ис?

Ул бары тик ялкауда,

Бер ни эшләмәүчедә!

-Балалар, бу дөресме, сез ничек уйлыйсыз? Чынлап та, Инзиләнең әнисе безгә кергәч, төркемгә нинди тәмле ис тарала? – Аш исе.

-Ә Әлфия Зәкиевнаның кулларыннан нинди ис килә?

-Витамин, дару исе.

Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез,

Төймәләрне үзебез төймәлибез,

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

4. Балалар, беләсезме, һәр һөнәр иясе үз эшен башкарганда аңа гына тиешле эш коралларыннан файдалана.

(Белмәмеш керә)

Белмәмеш:Исәнмесез, мин соңга калдым бугай. Тагын берни өйрәнмичә калдым.

-Балалар, әйтегез әле Белмәмешкә, без нинди һөнәр ияләре турында сөйләштек.(Балаларның җаваплары).

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар. Мин тапкан әйберләрне менә шушы тартмага җыеп барам. Менә бу кирпеч белән мин кадак кагам.

Балалар. Юк, кирпечләрдән йорт төзиләр.

Белмәмеш: Ә монысын мин беләм. Бу чүмеч белән йөрәк тибешен тыңларга кирәк.

Балалар. Юк, чүмеч белән аш, компот бүләләр.

Белмәмеш. Ә үлчәү белән ашамлыклар үлчиләр, ә бу прибор белән сулыш, йөрәк тибешен тыңлыйлар.

Тәрбияче. Менә, Белмәмеш, әкренләп син барысын да өйрәнерсең.

Пешекчегә кирпеч кирәкме, юкмы?

Үлчәү – сатучыга кирәк.

Шприц – табибка кирәк.

Һәр һөнәр иясе үз эшенә хас булган эш коралларыннан файдалана.

5. Балалар, килгән кунакны кунак итергә кирәк. Аны тәмле әйберләр белән сыйлыйк, тәмле конфте ясап бирик. Башта бармакларга гимнастика ясыйк.

Бармак уены “Һөнәрләр”.

Баш бармагым – биюче,

Имән бармак – игүче,

Урта бармак – төзүче,

Атсыз бармак кибетче,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

Балаларның эшчәнлеге: конфет әвәләп, конфет кәгазенә төреп куялар.

6. Балалар,без сезнең белән мәкальләр дә өйрәндек. Шуларны искә төшерик.

Хезмәт төбе – хөрмәт.

Кешене хезмәт бизи.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Тәрбияче. Балалар, рәхмәт. Без бүген һөнәр ияләре урында сөйләштек. Сез дә зур үскәч үзегез теләгән һөнәрне сайларсыз. Кемдер табиб, тегүче, укытучы, шофер булыр. Нинди һөнәр иясе булсагыз да ул сезнең яратып эшләгән эшегез булсын. Ә моның өчен сезгә, балалар, күп укырга, белергә, тырышырга кирәк булыр.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар”-дип әйтә татар халык мәкале.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Оценка знаний по окружающему миру для дошкольников «Правила поведения на дорогах.»
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Проект "Растения вокруг нас"»
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для 3 класса «"Дорожные знаки"»
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для дошкольников «Интерактивная игра «Чей малыш?» (Домашние животные)»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для 2 класса «Конспект урока по окружающему миру 2 класс»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь