Зәңгәр түбәле өебез

Конспект занятия
экологик тәрбия булдыру
Раушания Аннуровна Зайнуллина
Содержимое публикации

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.

Тема: «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ».

Максат: Балаларга табигать - безнең уртак өебез булуын аңлату.

Бурычлар:

1.Балаларда әйләнә-тирә табигатькә ихтирам, экологик культура тәрбияләү;

2. Тере һәм тере булмаган табигатьне аерырга өйрәтү,сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;

3. “Мин болытта сәяхәт итәм” зур булмаган хикәя төзергә өйрәнү;

Сүзлек:

Җиһазлау:

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче шигырь укый:

“Зәңгәр күкле өебез”

Җир өстендә зәңгәр күк,

Әйтерсең зәңгәр түбә.

Таулар,урманнар,елгалар,

Аланнар,чәчәкләр,

Һәм әлбәттә син дә мин.

Тәрбияче.Нәрсә ул табигать?

Балалар.Кояш, һава, су, үсемлекләр,җәнлекләр, кошлар һ.б..

Тәрбияче.Ә нәрсәне табигать дип әйтеп булмый?

(Кеше үз кулы белән ясаган әйберләр).

Тәрбияче.Табигатьтә машиналар бармы?

Балалар.Юк,чөнки машина кеше кулы белән ясалган.Ә менә ат һәм дөя – табигать. Кеше аларга утырып йөрсә дә, кулга гына ияләштергән,кыргый хайваннан,йорт хайваны ясаган,табигатьтә алар кешедән башка да яшәгәннәр.

Тәрбияче.Кеше табигатькә охшаган әйберләр дә уйлап чыгара.Мәсәлән:Вертолет-чикерткәгә,су асты көймәсе – китка охшаган. Җир йөзендәге табигатьне ике зур дөньяга бүлеп була: тере һәм тере булмаган табигать.

Балалар тере һәм тере булмаган табигатьне аермаларын әйтәләр.Тере табигать- үсә,үрчи һәм үлә.

Тәрбияче.Балалар мин сезне тылсымлы аланга чакырам.Безгә кунакка урман бабае килгән.Ул бөтен рәсемнәрне дә бутап бетергән. Кайсы рәсем тере табигать, ә кайсысы тере булмаган табигать һич аңлый алмый.

Балалар берәр рәсем алып,рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен сөйлиләр.Табигать рәсеме булмаса ,ни өчен икәнен аңлаталар(чөнки кеше кулы белән эшләнгән).Табигать рәсеме булса,шулай ук аңлаталар(тере,тере булмаган).

Уен “Тере һәм тере булмаган табигать”

Тәрбияче тере булган табигать объектларынәйтсә балалар хәрәкәтләнәләр,тере булмаса тик торалар.

Тәрбияче. Безнең һәрберебез стеналы,түшәмле,идәнле өйдә яши- бу безнең гади өебез. Бусагабызны атлап чыгуга, без икенче өебезгә үтәбез. Бу өй - табигать.

Бик борынгы заманнарда кеше өчен табигать - бердәнбер өй булган. Кеше өй сала белмәгән, җанварларга ауга йөргән,балык тоткан, ашау өчен үсемлекләр җыйган. Вакыт үткән һәм кеше күп нәрсәләргә өйрәнгән:өй салырга(агач һәм кирпеч),самолетта очарга, хәтта космоска да очарга. Шулай булса да табигать кешенең бердәнбер өе булып кала. Ни өчен?

Балалар.Чөнки кеше табигатьтән башка яши алмый(сусыз, кояшсыз, үсемлекләрсез, хайваннарсыз).

Тәрбияче.Ә безнең бүлмәдә табигать бармы?

Балалар.Әйе,гөлләр, һава,кояш нурлары.

Балалар. өй-табигать һәм гади өйне чагыштыралар.

Тәрбияче. Ни өчен безнең өйдә якты?

Балалар.Лампочка яктырта.

Тәрбияче.Лампочканы табигатьтә нәрсә белән чагыштырып була?

Балалар.Кояш белән.

Тәрбияче.Кояш ул яктыртып кына калмый, җылыта да.

Балалар.Аны өйдә җылыткычлар,плитәләр белән чагыштырып була.

Тәрбияче.Табигатьтә яңгыр ява.

Балалар.Өйдә душлар бар.

Тәрбияче.Табигатьтә җил исә.

Балалар.Өйдә вентилятор.

Тәрбияче.Өйдә идән бар.

Балалар.Табигатьтә җир, туфрак.

Тәрбияче.Өйдә идәнгә палас җәяләр.

Балалар.Табигатьтә чирәм,үлән үсә.

Тәрбияче.Гади өйдә стеналар агачтан, кирпечтән.

Балалар.Ә табигатьтә таулар, агачлар үсә.

Тәрбияче.Өйдә газ плитәсендә ут яна.

Балалар.Табигатьтә ут вулканнардан чыга.

Тәрбияче.Табигатьтә кар ява, таулар өстендә бозлыклар бар.

Балалар.Өйдә кар кешенең суыткычында ясала.

Тәрбияче.Табигатьтә - кыргый хайваннар бар.

Балалар.Ә хуҗалыкта - йорт хайваннары

Балаларга табигать өйнең һәм гади өйнең контурларын буярга кушу.

Объектларны – парлап буяу. Башта кояшны һәм лампочканы, аннан түбәне һәм болытларны, сөйләү тәртибе буенча буярга.

Тәрбияче шигырь укый. Җил шаяра, җил уйный,

Болытларны очыра.

Болыт - аю артыннан

Болыт –куян оча.

Болыт артыннан болыт,

Һавада узышалар.

Йә бик әкрен очалар,

Йә кызулыйлар.

Балалар, без сезнең белән урамда йөргәндә болытларны күзәткән идек. Алар йә аюга әвереләләр,йә филгә,йә берәр әкият сүрәтенә керәләр.

Безнең рәсемдә дә болытлар рәсеме бар.Алар нәрсәгә охшаганнар?

Балалар хыялланалар, нәрсәгә охшаганын һәм кайда очканын уйлыйлар.

(Балалар үзләренең хыял болытындагы сәяхәтләре турында сөйлиләр).

Тәрбияче.

Уртак безнең өебез,

Зәңгәр түбә астында.

Зур һәм иркен өебез,

Кояш тирәли оча.

Һәрберебезгә җылылык,

Һәм яктылык җитә.

Саклыйк без өебезне,

Юкка- барга чүпләмик.

Чиста һәм матур булсын

Ул һәрвакытта.

Тәрбияче: Балалар, табигатьнең гүзәллеге, матурлыгы, кешегә китергән файдасы турында бик күп сөйләргә була. Кызганычка каршы, соңгы елларда ул кешеләр тарафыннан бик күп зыян күргән һәм бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ. Сезгә бер хикәя сөйләп китәсем килә.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән. Шулай итеп, Кешебаһадир булып җитлеккән.

Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. Табигатьнең дә кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган: эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән; ул бик борчылган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу итәрме? (Балаларның җаваплары тыңлана).

Тәрбияче: балалар, кешеләр табигатькә нинди зыян китерә соң?

Балалар җавабы:

Агач ботакларын сындыра

Җәнлекләрне аулый

Урманнарны кисә

Чүп – чарларны ташлап китә

Еш кына учаклар ягып, аларны сүндерми китә

Урманда үзләрен шау – шулы тота

Чәчәкләрне өзә

Кырмыска ояларын таптый, кош ояларын җимерә

Сулыкларны пычрата

Тәрбияче: әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез.Планетабызны, аның табигатен саклау – бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе.   Соңгы елларда, кызганычка каршы, бик күп урманнар янды, җәнлекләр хәлак булды. Австралиядагы янгын турында барыгыз да ишетеп беләсездер, балалар. Анда янып үлгән күп кенә җәнлекләр, үсемлекләр Кызыл китап битләренә кереп калыр..

Тәрбияче: балалар, без табигатькә ничек ярдәм итә алабыз? Ниләр эшлибез, әйдәгез уйлыйк әле.

Балалар җавабы: агачлар утыртабыз, чүп – чарларны җыябыз, кыш көне җимлекләр ясап, кошлары ашатабыз, яз көне сыерчык оялары эләбез.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

 

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

 

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш. Бердәм фикер йөрткәндә, бергәләшеп кулдан килгәнне эшләсәк кенә табигатебез яшәр, көннән – көн матураер.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников «Красная книга»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников «Бумажный кораблик»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для «"Международный день птиц"»
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для «проектная деятельность "Лук- лучок"»
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Краткосрочный проект по теме: «Транспорт»»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь