Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә
багышланган спорт бәйрәме.
Үткәрде: тәрбияче– Абдрахманова Ә.Х.
Максат: Балаларда Ватанга мәхәббәт,Ватан сакчыларына хөрмәт,илгә хезмәт итүгә омтылыш тәрбияләү;җитезлекне,чыдамлыкны,көчне үстерү.
Катнашалар:Белмәмеш,Карлсон,балалар,алып баручы(тәрбияче)
Җиһазлар: туплар,кубиклар,шашка,дуга,якорь
Барышы.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Балалар Совет амиясе маршы көенә атлап керәләр.
Тәрбияче. Балалар,без сезнең белән 23 февральгә багышланган спорт кичәсенә җыелдык.Бүген Россия халкы ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.
Аларга алмашка безнең дә малайларыбыз үсеп килә.
Кадерле,малайларыбыз,сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар,корычтай нык сәламәт-лек,озын гомер телибез.
Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрик.
1нче бала: Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә
2 нче бала: Ул-тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә-
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
3нчебала: Ул-солдатлар бәйрәме
Без котлыйбыз аларны.-
Әтиләрне,абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
4 нче бала: Минем әти дә күптән
Солдатта хезмәт иткән
Әле егет чагында
Торган Ватан сагында.
Үскәч,солдат булырмын
Әтием кебек мин дә.
Турникта ул атынган
Канатта ул тартылган
Һәм күтәргән гер дә ул
Көчле шуңа күрә ул.
5 нче бала: Минем абый солдатта-
Ул анда тора сакта.
Ул ант биргән Ватанга,
Аны уяу сакларга.
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган,
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә тора
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
Җыр:“Солдат булам”. (Әлфия Һадиева көе,Айдар Минһаҗев сүз.)
БүлмәгәБелмәмеш йөгереп керә.
Белмәмеш. Бу чакыру ноктасымы? Мин соңга калмадыммы?
Тәрбияче.Тынычлан әле,Белмәмеш.Соңга калмадың.Нигә синең йөзең борчулы?
Белмәмеш.Әле генә дустым-Карлсон шалтыратты.Аның тавышы бик сәер иде.Авырып китмәдеме икән?!
Тәрбияче.Ә ул нәрсә диде соң?
Белмәмеш.Ул шундый катгый тавыш белән миңа болай диде:” Солдат, Белмә-меш!Сез “Әтәчкәй” балалар бакчасы дигән чакыру пунктына ашыгыч рәвештә килеп җитәргә тиеш.Анда гаскәри- спорт уеннарында катнашырга кирәк.” Һәм сезнең адресыгызны бирде.(як-ягына карана ) Әнә,үзе дә килә бугай...
Ишектән Карлсон русча командалар бирә-бирә,атлап керә.
Карлсон. . Раз-два, раз-два.
Левой, левой! Песню запе-вай!
Не плачь, девчонка! Пройдут дожди.
Солдат вернётся! Ты только жди!
Стой, раз-два! Вольно!
Белмәмеш. Дустым нәрсә булды сиңа?
Карлсон. Строй адымнарын кабатлыйм.Мин гаскәри булырга телим.
Тәрбияче. Әйе, Ватанны саклаучылар һөнәре бар шул.Ләкин аңа гомер буе әзерләнергә кирәк бит.
Карлсон.Әзерләнәм инде.Мин сезнең бакчагызда армиягә әзерлек уеннары була дип ишеткән идем.Дөресме бу?
Тәрбияче.Дөрес ишеткәнсең. Бездә бүген Ватанны саклаучылар көненә багыш-ланган ярыш кичәсе була.
Белмәмеш.Игътибар,игътибар!Малайлар,кызлар,тәрбияче апалар,безнең ярыш уеннары башлана.
Тәрбияче.Белмәмеш,ашыкма!Башта балаларның шигырьләрен тыңлап китик.
6нчы бала.Здравствуй, праздник!
Здравствуй праздник!
Праздник мальчиков и пап!
Всех военных поздравляет
Наш веселый детский сад!
7 нче бала.Слава армии любимой!
Слава армии родной!
Наш солдат отважный, сильный
Охраняет наш покой.
8 нче бала. Туган илем имин булса,
Ал чәчәкләрүсәрләр.
Бакчаларда алмалар
Кызарышып пешәрләр.
9нчы бала. Озакламый егет булып
Үсеп житәрбезәле,
Татарстан дәүләтенә
Хезмәт итәрбез эле.
10 нчы бала. Гел кояш балкысын күкләрдә,
Чыкмасын кап – кара болытлар.
Тынычта яшәсенҖир – ана,
Елмаеп уянсын балалар.
11нче бала. . Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм - әтиләр бәйрәме.
Бию: ”Десантниклар”
Балаларны ике төркемгә бүлү.Командаларның исеме: “Диңгезчеләр” һәм “Чик саклаучылар”
Тәрбияче. Ярышыбызны башлап җибәргәнче, башта“Сугышчан әзерлекне” тикшерик.
(Бубен тавышына командалар урыннарында йөгерәләр,бубенның тавышы әкеренәйгәч,атлап торалар.)
Тәрбияче.Балалар,безнең армия сафларында нинди гаскәрләр хезмәт итә?(Балаларның җавабы)
Дөрес җавап бирдегез.Хәзер сезнең белән диңгезчеләр булып алырбыз.
1 нче бәйге:“Диңгезчеләр”
Палубаны тәртипкә китерергә кирәк.Бер минут эчендә,бәйләнгән күз белән,чүпләрне җыю.
Командаларның җыйган чүпләре (шашка,кубиклар һ.б) санала.
Тәрбияче.Палубаны чистарттык,хәзер инде якорьны күтәрергә кирәк.
2 нче бәйге.”Якорьны күтәрү”
Ярышта һәр командадан берәр бала катнаша.Уенчыларга катыргыдан ясалган якорь бәйләнгән таяк бирелә.Якорьның бавын таякка кем тизрәк чырнап бетерә,шул җиңүче.
3 нче бәйге:” Оста атучылар”
Тупны чиләккә кертү.
Белмәмеш.Армиядә хезмәт итү җиңел түгел икән.Мин инде ардым,бәлки бераз ял итеп җырлап алырбыз.
Җыр: “Мин шофер”. (Әлфия Һадиева көе,Айдар Минһаҗев сүзләре)
Карлсон.Ял итеп алдык.Инде көч сынашуны дәвам итик.
4 нче бәйге.” Кем өлгеррәк?”
Һәр командага бер баш киеме һәм бер пар бияләй бирелә.Шуларны киеп йөгереп килергә, салып иптәшенә тапшырырга кирәк.
5 нче бәйге. «Сазлык аша чыгу»
Һәр командага икешәр катыргы бирелә. Шуларны аяк астына чиратлап куеп билгеләнгән урынга бару, килгәндә кулга тотып килү.
Тәрбияче. Бәйрәмебез гөрләп барсын,
Уен-көлке күп булсын.
Әйдәгез,малайлар,биегез,
Кызларыбыз карап торсын.
Бию:”Реальные пацаны”.
6 нчы бәйге.«Хәрби йөк ташу»
Кубикны аркага куеп алып баралар.
7 нче бәйге.”Каршылыкларны җиңү.”
Башта кубикларны атлап чыгу,аннан дугадан шуышып чыгу.Кире- йөгереп кенә кайталар.Беренчерәк тәмамлаган команда җиңүче.
8 нче бәйге. “Кавалеристлар”
Туп-сикергечләрдә ярышу.
Тәрбияче.Зур шатлык күңелебездә
Ал кояш күгебездә
Барыгыз да беләсездер
Әтиләр,бабайлар көне бездә!
Җыр:“Иң шәп бабай”. (Рөстәм Сәрваров көе, Рөстәм Бакиров сүзләре)
Тәрбияче.Армиядә хезмәт иткәндә төрле хәлләр булырга мөмкин.Шуңа күрә беренче ярдәм күрсәтергә дә әзер булырга кирәк.
9 нчы бәйге.“Хәрби табиб”
Яралы солдатны бәйләү.Катнашучылар берәмләп килеп яралының ярасын (башын,кулын,аягын ...) бәйләп китәләр.
Белмәмеш.Әйе,армиядә хезмәт итү – мактаулы бурыч икән.Һәр малай чын ир кеше,Ватанны саклаучы булыр өчен кечкенәдән тырышырга тиешлегенә дә төшендем.
Карлсон. Дөрес.Моны бүген балалар үзләре дә аңлагандыр.
12 бала.Провели мы состязанья
И желаем на прощанье-
Всем здоровье укреплять,
Мышцы крепче накачать.
Тәрбияче. Әйе,балалар,сез үзегезне бик җитез,уңган ,тырыш итеп күрсәттегез. Киләчәккә бик мөһим адым ясадыгыз.Ярышыбыз ахырына якынлашты, малай-ларыбыз сезне тагын бер тапкыр Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Кыз бала. Безнең төркем малайлары
Бүген бәйрәм итәләр,
Үсеп,яшьләре җиткәч тә,
Армиягә китәрләр.
Батыр,таза егетләрне
Хөрмәт итә һәр кеше.
Бәйрәм белән тәбриклибез
Сезнең һәрберегезне.
Кызлар малайларны бүләкли. Ярышка нәтиҗә ясала.