Ятимлек хисе мәңгегә

Конспект занятия
Баласыннан баш тарткан аналар,балалар йортында тәрбияләнгән бала нинди хисләр белән яши? Картлар йортлары, аларның саны, мөселман илләрендә алар бармы? Санап киткән проблемалар буенча өлкән сыйныф укучылары белән кара- каршы сөйләшү.
Юсупова Гулшат Рахимовна
Содержимое публикации

Ятимлек хисе мәңгегә

Йосыпова Гөлшат Рәхим кызы,

ТР Лаеш районы МБГБУ “ М.Ә. Гәрәев исемендәге

Габишев гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Кара-каршы сөйләшү. Югары сыйныф укучылары белән дәрестән тыш чара)

Максат: ананың бала алдындагы, баланың ана алдындагы бурычы ни дәрәҗәдә зур булуын төшендерү.

Җиһазлар: ноутбук; магнитафон; балалар йорты, картлар йорты турында статистик мәгълүматлар; хәдисләр; катнашучылар турында презентацияләр; интервью.

1.Оештыру.

Анабөек исем. Ана – изгелек дөньясының башлангычы. Газиз ана булу – үзе бер бәхет, зур шатлык. Әни безне тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне сеңдергән. Җиргә килгән һәр әдәм баласы үзенең яшәеше белән әнисенә бурычлы.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар. Бүгенге кара-каршы сөйләшүебезне ана, ана белән бала, аналар бәхетенә багышлыйбыз.

2.Төп өлеш.

Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка да, суга да керергә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, иң бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый шул.(“Әниләр һәм бәбиләр” спектакленннән өзек)

Делима тугыз ай йөрәк астында йөрткән баласыннан баш тарта. Сәбәбе нәрсәдә? (Эгоизм…)

Тормыш яхшыруга карамастан, илебездә ятимнәр саны арта бара. Бүген Идел буе Федераль округында гына да якынча 650ләп балалар йорты һәм мәктәп-интернатлар булып, аларда 125 мең тирәсе бала тәрбияләнә.

Әти-әниләре исән булган ятимнәр артуда кем гаепле? (Гаиләдә тиешле тәрбия булмау...)

Гөлназ, “күке анага” карата синдә нинди хисләр туды? (Спектакльдә “күке ана” ны уйнаучы кыз. ...ахырда ул гаебен аңлар.)

Рәхмәт, Гөлназ. Зәйтүнә апаның “Күке әниләр” шигырен тыңлап китик.

Бала ятим калды. Балалар йортына эләкте. Аннан кем чыга? Статистикага күз салыйк. (Укучы укый)

Балалар йортында тәрбияләнүче күп балалар алган белемнәрен практикада куллана алмый, кеше йогынтысына тиз бирелә. Аларга корбан булырга әзер тору, үзбәянең югары яки бик түбән булуы хас икән. Ничек тә бар ташламаларга ия булырга тырышалар, бәхет читтә һәм аны кемдер аша гына булдырырга мөмкин дип уйлыйлар.

 Ул балаларда “мин беркемнеке дә түгел”, “мине берәү дә яратмый”, “беркемгә дә кирәгем юк” кебегрәк фикер формалаша. Бу исә, эшкә урнашкач, аз гына да тәнкыйтьне, өйрәтүне кабул итмәүгә китерә. “Миңа барысы да каршы”, - дип уйлый ул һәм бәхәсләшә, конфликтка керә. “Моңа түзә алмагач”, эштән китеп барырга да күп сорап тормый. Гомумән, эшләргә яратмыйлар, акчаны җиңел юл белән табарга тырышалар икән. Тагын шундыйрак юлларга да төртелергә туры килде. Интернатны тәмамлаган ятимнәрнең 40%ы эчкече һәм наркоманга әйләнә. 40%ыҗинаятьче була.10% ы үз-үзенә кул сала, 10%ы гына чагыштырмача нормаль тормыш алып бара. “Чагыштырмача нормаль” дигәннәренең күбесе болайрак көн күрә: бер бүлмәле фатир бирелгәннән соң, 5-6 ятим берсенә урнаша. Калганнарына вакытлыча яшәп торырга кеше кертеп, акча эшлиләр. Аннары шул керемгә эшләмичә көн күрәләр...

Барыбызга да таныш Райхан Габдулла кызының әнисе Венера ханым да балалар йортында тәрбияләнгән. Хәзер аны тыңлыйк. (Интервью)

Венера ханымның төп фикерен аңладыгызмы икән? (Ятимлек хисе гомергә )

Балалар йортлары булмаска тиеш дигән фикеренә карашыгыз? (Мөмкин кадәр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, ятимнәрне гаиләләргә өләшергә.)

Бала алдындагы бурычны үтәмәүчеләр белән бергә, ана алдындагы бурычны үтәмәүчеләр дә бар. Ислам диненең картлар йортына карашы нинди? (Ата - ананы хөрмәт итү, чөнки мөселман илләрендә картлар йортлары бөтенләй дә юк, ә Европа илләрендә 50% карт шунда тәрбияләнә.)

Хәдисләребез дә шуңа өйрәтә бит. Уку.

Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллахы Тәгалә дә риза булыр.”

Ата-аналарга изгелек итегез, сезгә дә балаларыгыз изгелек итәр.”

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән , үзе дә игелек күрмәс. “

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама”

Җәннәт аналарның аяк астында.”

Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.”

Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да хакын хаклап бетерә алмассың.”

Анаңны аркаңда күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың.”

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.”

Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк!”

Риза Фәхретдин

( Зәйтүнә апаның “Аналарга” шигырен тыңлау)

Картларга булган хөрмәтнең юк булу тамыры нәрсәдә икәнен Айдар Галимов башкаруында “Картлар йорты” җырын тыңлагач ишетербез. (Гаиләдә тәрбия җитмәүдән)

Картлар йортлары аларны кайгырту биналары түгел, ә балалары әти-әнисен үләргә куып җибәргән урманны хәтерләтә. Статистикага күз салыйк.

2007 елның 20 марты – Кубаньдагы картлар йортында янгын чыгып, 63 кешенең гомере өзелә;
2007 елның 21 июнендә – Омск өлкәсенең Екатериновское авылындагы картлар йортында янгын чыкты. 317 кешенең 10 үлә;
2007 елның 5 ноябрендә – Тула өлкәсенең картлар йортындагы янгын 31 кешенең гомерен өзә;
2009 елның 31 гыйнварендә Коми республикасының Подъельск авылында булган янгын вакытында 25 кеше үлде.
Бу куркыта торган саннар, картлар яши торган шартларга килсәк, алар бөтенләй дә шатландырмыйлар.

Бөтен балалар да андый гамьсез түгел, бәхетле аналар күбрәк. (Тормыштан мисаллар)

Ана бәхете өчен нәрсә кирәк? (яныңда балалар булу, аларның хөрмәте)

Бүген безнең арада бәхетле аналарның берсе – Зәйтүнә ханым. (Авылыбызда яшәүче биш бала анасы)

Зәйтүнә ханым, хәзерге заманда күбрәк бер-ике балалы гаиләләр, ә менә биш балага ана булу ничек ул?

Балаларыгызның тәрбияле булуның сәбәбе нәрсәдә?

Ана үзен кайчан бәхетле тоя?

3. Йомгак.

Әңгәмәдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Ләкин бүген беркемгә дә билге куелмый. Билгене тормыш үзе куячак. Ә мин аның бик зур” бишле” булуын телим, ышанып калам. Әниләребезнең догасы һәрберебезне хәвеф-хәтәрләрдән, ялгышлардан сакласын иде. Сөйләшүебез дәвамлы булсын.

(Зәйтүнә апаның “Дәвамлы” шигыре укыла)

Узган гомер,узган инде,

Кайтарып булмас аны.

Балаларыбызда кала

Гомерләрнең дәвамы.

Дәвам итә алырлармы,

Бетмәсме нәсел,буын?

Оныклар дөрес табармы

Киләчәктә үз юлын?

Адашмаслар микән кереп

Бу болганчык тормышта?

Дәвамлы булса нәселем,

Мин рәхмәтле язмышка!

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Социальная педагогика, психология
Разное по социальной педагогики, психологии для дошкольников «Консультация «Роль семьи в воспитании ребенка»»
Социальная педагогика, психология
Разное по социальной педагогики, психологии для дошкольников «Подробка методик, направленных на выявление профессионального выгорания у педагогов.»
Социальная педагогика, психология
Разное по социальной педагогики, психологии для дошкольников «Использование элементов АВА-терапии в коррекции поведения детей с РАС»
Социальная педагогика, психология
Оценка знаний по социальной педагогики, психологии для дошкольников «Давай вспомним 6-7 лет. Часть 1.»
Социальная педагогика, психология
Разное по социальной педагогики, психологии для дошкольников «Доклад на тему: "Дети с трудностями в общении"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь