Укытучы: Гиззатуллина А.И.
Сыйныф: 6
Предмет: әдәби уку.
Дәреснең темасы:Сынаулары белән сыный тормыш (Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан)
Җиһазлау: интреактив такта, планшетлар, сәхнәләштерү өчен костюмнар, фронтовик шагыйрьләрнең китап шигырь җыентыклары, портретлар
Дәреснең максаты:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе)
- Бөек Җиңүне алып килгән шагыйрьләрне әйтә белү, аларның каһармалыкларын белү;
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе)
Парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;
Уку эчшәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
Тәрбия бирү максаты(дәреснең шәхси нәтиҗәсе)
Патриотик хис тәрбияләү, герой-шагыйрьләрне белү
Укучыларны кинемотография өлкәсе белән кызыксындыру, үзләрен төрле һөнәр ияләре өлкәсендә сынап карау
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | |
Оештыру. | ...Сынаулары белән сыный тормыш, Моабитлар аша үткәрә... Рух вә җаны көчле булганнарны Йолдыз итеп күккә күтәрә! (Шаһинур Әхмәтсафа) “Герой –шагыйрь- Муса Җәлил”җырыннан өзек яңгырый Исәнмесез! Хәерле көн укучылар! Дәресебезне Ш.Әхмәтсафа шигыреннән өзек белән башладым. Аңлаганыгызча, бүген дәресебезне герой-шагыйрьләргә багышларбыз. | Өзек, музыка тыңлау. |
Белемнәрне актуальләштерү. | Укучылар тактага күз салыгыз зле. Экраннарда кыска метражлы “Вклад Татарстана в победу в Великой Отечественной войне” фильмыннан өзек күрсәтелә. Ләкин проблемалы сорау барлыкка килсен өчен, фильмның тавышын алып куябыз. Әлеге өзекне карагач Сездә нинди хисләр һәм фикерләр туды? Өзекне нинди тематик бүлекләргә була? Укучылар әйтегез әле, әлеге өзектә сезне нәрсә дә булса борчыдымы? Бик дөрес. Әлеге өзеккә монтаж ясау өчен миңа сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Бүген без сезнең белән режиссёрлар булып карарбыз. Ләкин кинемотография өлкәсендә режиссёрдан кала сценарист, диктор яисә артислар булырга тиеш. Шуңа күрә безгә группаларга бүленергә кирәк. Кабинетта 3 портрет: Фатых Кәрим, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш Укучыларга әлеге портлетлар янына килеп, әсәреннән өзек уку(шигырь җыентыкларын алдан әзерләп куела) яисә яттан сөйләү тәкъдим ителә. 3 портрет янында 3 төркемгә бүленгән укучылар барлыкка килә. | Тактада фильмнанөзек карау. Әлеге фильмда Республикабызның батыр уллары, батырлыклары турында белергә була. Бөек Җиңүгә дә Татарстан зур өлеш керткән, батыр улларын һәм кызларын биргән дигән фикерләр туа. Сугыш алып килгән афәтләр; герой-шагыйрь М.Җәлил ; Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь һәм язучылар Әйе, фильмны тулысынча аңлау өчен аңа тавыш кирәк. Юлбасарлар таптый җиребезне, Кая гына башым куйсам да, Ах, кайда сез безне, тәрбияләп |
Яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу . | Өстәлләрдә фильмга монтаж ясау өчен кирәк булачак планшетлар әзерләнеп куелган. 3 группага фильмның аерым тематик өзекләренә тавыш яздыру өчен текстлар әзерләнеп куелган. 10 минут аралыгында укучылар контексттан иң мохим информацияне аерып аларга һәм яздырырга тиеш булачаклар. | Такта алдына чыгып яздырылган текст өзеген тәкъдим итәләр. Экранда фильмның тавышсыз өзеге куела. Сугыш алып килгән афәтләр Коточкыч афәтләр алып килгән Бөек Ватан сугышы еллары көннән-көн ераклаша, шуңа да тарихи хәтерне саклап калу, илебез азатлыгы һәм, гомумән, бөтен Җир шарында тынычлык өчен үз-үзләрен аямый көрәшкән батырларның исемнәрен халыкка кайтару һәм мәңгеләштерү безнең бурычыбыз. Татарстан Язучылар берлеге оешмасы оешканнан бирле бер генә көн дә, хәтта Бөек Ватан сугышында да, эшен туктатмаган. Сугышта татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М. Җәлил Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б бар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм дошман тылында көрәшкән каләмдәшләренең батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булды. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь һәм язучылар Абдулла Алиш ,Абдулла Әхмәт,Атилла Расих,Афзал Шамов,Габдрахман Әпсәләмов,Гадел Кутуй ,Зәки Нури,Ибраһим Гази,Мирсәй Әмир, |
Беренчел ныгыту. | Әлеге өч аудиозяманы бергә кушып өзек белән бергә берләштерү өчен фокс-группа сайлана. Төркем монтаж белән шөгыльләнгән арада укучыларның өй эшләрен тынлау. Укучыларга Бөек Ватан сугышы турында әсәрне сәхнәләштеререгә тәкъдим ителгән була. | 1 нче солдат. Без –җәлилчеләр! Якты дөньяга дәшәбез! 2 нче солдат. Йокың сакмы, дөнья? 3 нче солдат.Ни уйлыйсың, дөнья? 4 нче солдат. Без- дәһшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә- исән кешеләргә дәшәбез! 1 нче солдат Җирдә кеше торса, торсын. Эзе калсын тирән булып. Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып. 2 нче солдат. Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомрең, маяк булып Үзеңнән соң килгән буынга. 3 нче солдат Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас. Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас. 4 нче солдат. Һәр адымыңда синең туры акыл, Көчле йөрәк эзен күрсеннәр, Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр. 5 нче солдат. Эзе калсын керсез намусыңның, Ни үтсә дә синең кулыңнан. Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан! Бергә . Җирне саклагыз! Җирнең бәхете- исәннәр бәхете. (Уртада-Муса ,башка солдатлар аның янында чүгәләшкән, кайберләре утырган.) Муса. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. |
Икенчел ныгыту | Мотажланган фильм өзеген карау. Нәтиҗәләр ясау. | Үзләренең эшләренә бәя бирәләр, анализ ясыйлар. |
Рефлексия | Укучылар, әйтегез әле Сез бүген дәрестә нинди дә булса яңалык алдыгызмы? Укытучы сүзе: Быел безнең илебезнең фашистлар Германиясен җиңүенә 75 ел тула. Бу бәйрәмгә бөтен ил, халык әзерләнә. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Без дә укучылар; шушы матур бәхетле тормышыбызның кадерен белик, олыларга ихтирам, кадер-хөрмәт күрсәтик. Кайда гына булсак та, транспортта булсак урын бирик, күршебездәге карт-корыга мәрхәмәтле , ярдәмчел булыйк. Аларның авыр, ачы язмышларын истә тотып, картлыкларын хөрмәт итик.Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт.Ләкин бу тормыш күпме корбаннар хакына бирелгән.Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Исән чакларында кадерләрен,үлгәч каберләрен онытмыйк. Толларның күзендә, Ятимнәр йөзендә Сугышның шәүләсе бар һаман. Күңелдә шом яши, Җәен дә җан өши – Сугышлар булмасын яңадан! | Мин бүген үземне режиссёр, сценарист, диктор һөнәр ияләрендә сынап карадым... Бөек Ватан сугышы турында яңа фактлар белдем. Герой шагыйрь Муса Җәлил турында белемнәремне яңарттым. Фронтовик шагыйрь һәм язучылар турында мәгълүмат алдым. |