Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Әхлак дәресе
Тема:“Олы һәм кече Ватаным”
(1-4 нче сыйныфлар өчен)
Әзерләүче: Гарипова И.Р.,
Олы Чакмак төп гомуми
белем бирү мәктәбе укытучысы
Олы Чакмак 2021
Тема:“Олы һәм кече Ватаным” (1-4 нче сыйныфлар өчен)
Максат: Олы һәм кече Ватан темасына караган белемнәрне системалаштыру.
Бурычлар:
Тәрбияви: туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган җиргә тугрылык , мәрхәмәтле, туган илебезнең патриотлары итеп тәрбияләү.
Үстерү: укучыларның телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерү,тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Белем бирү: укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу.
Җиһазлау: Татарстан картасы, презентация, видеопроектор, экран.
Кулланылган әдәбият:
1) “Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы” Ф.Х. Миннуллина, А.Ф. Ганиева.Казань: 2017. – 368 с.
2)https://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/inostrannyi-yazyk/2019/10/06/minem-vatanym-temasyna-2nche-syynyfnyn-rus-torkemend
3) youtube.com – видеохостингы, vk.com социаль челтәре материаллары.
Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, парларда һәм фронталь.
Дәрес барышы:
№ | Этаплар | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I | Өйгә бирелгән эшне тикшерү. Оештыру моменты | -Хәерле иртәләр укучылар. Кәефләрегез ничек? Алдагы дәрестә сөйләшкән тема буенча өйдә фикерләшү нәтиҗәсен берничә укучыдан тыңлау. “Татарстан таңнары” М. Макаров музыкасы, Г. Афзал шигыренә язылган җыр яңгырый. -Хәзер күзләрне йомдык, тыңлыйбыз, бу җыр сездә нинди хисләр уята? | Исәнмесез, яхшы. Үз-үзеңә бәя кую. (балалар җавап бирә) |
II | Уку мәсьәләсен кую | -Бу җыр нәрсә турында ? -Әйе, дөрес, укучылар иң элек, әйтегез әле без яшәгән дәүләт ничек дип атала? - Нәрсә соң ул туган ил? Нәрсә ул Ватан? Әйдәгез матур итеп әйтегез әле. Слайдта (2): Туган илем-алтын арышлар, Туган ил ул- зифа камышлар. Туган ил ул- иркен болыннар, Болыннарда нәни колыннар. - Әйе, булдырдыгыз, (слайд 3)Татарстан- безнең Олы Ватаныбыз, ә кече Ватан дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? (слайд 4) -Булдырдыгыз, сез ничек уйлыйсыз, сыйныф сәгатендә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Үзегезгә нинди максатлар куя аласыз? | - Туган ил турында -Безнең дәүләтебез Татарстан дип атала. -Безнең туган авыл -Туган ил турында, Татарстан, Ватан турында . (максатлар куялар) |
III | Уку мәсьәләсен чишү Төп өлеш | Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эш(слайд 5) “Илен белмәгән – игелексез, Халкын белмәгән – холыксыз, “Үз илең – алтын бишек!” -Укучылар, сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Алар нәрсә турында? -Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган. - Укучылар, без нинди районда яшибез? -Нинди авылда? -Дөрес, безнең Туган илебез Россия дип атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Татарстан,районыбыз Мөслим. Ә инде туган авылыбыз _______________ Татартстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела. - Әйдәгез картага игътибар итәбез.(слайд 6) -Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (слайд 7) -Дөрес, балалар. Казан турында сез нәрсәләр беләсез? (слайд 8) -Нинди авыллар, шәһәрләрне , чиктәш республикаларны беләсез? (слайд 9) -Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? (слайд 10, 11) -Нинди милләт кешеләре яши? -Татарстан белән горурланып була. Ни өчен? Кем әйтә? (слайд 12, 13) - Ә безнең кече Ватаныбыз турында нәрсәләр беләсез? -Нинди чиктәш авыллар, районнар бар? - Булдырдыгыз. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән , беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы- шатлыгы, куанычы һәм сагышы. -Еллар узган саен шактый сандагы авылларның беткәнлеге билгеле. 1966 елда Татарстанда 4855 авыл булган, ә 2010 елның 1 гыйнварына авыллар саны 3266 гына калган. Шуңа күрә дә без авылыбызның тарихын, һичшиксез, белергә һәм киләчәк буын вәкилләренә мирас итеп калдырырга тиешбез. -Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә. Авылларыбызның атамалары - безнең чал тарихыбыз, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбыз. - Бүгенге көндә без үзебезнең мәктәптә белем алып, туган авыл халкы өчен хезмәт иткән абыйлар-апалар белән горурлана алабыз. Авыр, әмма соклангыч тормыш юлы үткән, матур кызлар, батыр уллар үстергән әби-бабаларыбыз, туган оябыз, туып – үскән җиребез һәммәбезгә дә кадерле. Сулар һавабыз, эчкән суыбыз таза булсын. Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш. -Укучылар, без ничек уз Ватаныбызны саклап кала алабыз? -Дөрес, агач утырту – ул савап кына түгел, ә буыннар тарихын ныгыту да. Табигать кочагында ял итеп, җиләк – җимеш җыйганнан соң үзләре артыннан чүп – чар өеме калдырып китүчеләр бар, ә кайберләре исә учакларын да сүндерергә оныта. Табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, урман янгыннарының 75 % кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыккан. Без, укучылар, һәр ел авылны, урамнарны яшелләндерү эшендә катнашабыз, агач үсентеләре утыртабыз һәм аларны тәрбияләп үстерәбез. Су – җирдәге тереклек өчен иң кирәк матдә. Безнең авыл кырында бик матур елга ага, ул нинди елга әле? (слайд 14) - Шулай ук халкыбызның изге урыннанрыннан саналган зиратларны да игътибардан читтә калдырмыйк. Безнең борынгы бабаларыбыз зиратка атнага ике - өч тапкыр барып кайта торган булганнар. Аякларына башмаклар киеп кенә, тавыш – тынсыз гына зират капкасын ачып кергәннәр дә, кабер әһелләренә сәлам биргәннәр. Зиратны чүп-чардан, корыган ботаклардан чистартып, ауган борынгы кабер ташларын торгызып утыртып куялар. Укучылар, без дә ата-бабаларыбызның “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” васыятен истән чыгармыйк. Үзебезнең нәсел – ыруг күмелгән кабер өсләрен тәртиптә тотыйк. | (Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эш). -Мөслим районында -__________ авылында -Казан -Казан- Татарстанның башкаласы. Аның тарихы бай. Казанны Кремль, Сөембикә манарасы бизи. -Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Азнакай, Сарман районнары - Рус теле һәм татар теле -Татарстан- көчле, бай Республика. Ул безнең туган җиребез. Татарстан- безнең Ватаныбыз. Аның гербы, флагы, гимны бар. -Ул Мөслим районында урнашкан, авылыбыз бик матур, чиста. - Агачлар утыртыйк, урамдагы, су буйларындагы агачларны саклыйк. Себерке әзерләү, җимеш җыю өчен каеннарны, җимеш агачларын ботарлауны туктартырга кирәк. Яшеллек күп булган җирдә һава саф, тын алуы җиңел була. -Ык елгасы |
IV | Йомгаклау Рефлексия | - Бүгенге очрашуда нәрсәләр турында сөйләштек? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Без үзебезнең туган як матурлыгын саклар өчен, ата – бабаларыбызның нигезен корытмас өчен, туган җирнең именлеге өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?(слайд 15) Безгә барлык көчебез белән табигатьне сакларга кирәк түгелмени?! Ә нигә соң елгаларыбыз пычрана, сулары кими, кырларда чәчәкләр, сайрар кошлар кими. Бу җавапсызлыктан килә. Һәркем эшләгән эше өчен җаваплылык тоеп, булган гүзәллеккә сокланып яшәргә тиеш. Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен саклыйк Туган җирне! Дөньяның бар җирендә дә бездәге кебек тәмле корт балы, салкын кымызлар, шифалы сулар юк. Бүгенән үк җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. Әгәр без яшь агачлар утыртсак, гөлләр үстерсәк, чишмәләрне, елгаларны тазартсак – шунда гына ата-бабаларыбызның нигезе сакланыр. - Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез. (слайд 16) | (балалар җавап бирә) -Кирәк |
V | Өйгә эш бирү. | -Өйдә кече Ватаным темасына зур булмаган эссе язып килегез. -Шуның белән сыйныф сәгатебез тәмам, барыгыз да рәхмәт. (слайд 17) |
8