Кол Шәрифле Казан каласы
Хыялымда күрдем Кол Шәрифне
Ап-ак атка менеп атланган.
Кулын болгап-болгап нидер сөйли
Халык аңа карап таң калган.
Ул халыкны чакыра берләшергә:
-Явыз Иван килә Казанга!
Безнең мәмләкәтне җимерергә,
Безне коллар итеп алмага -,
дип әйтә дә, кулына кылыч алып,
Дошманнарга каршы сугыша.
Халкы өчен, үзенең дине өчен,
Һәлак була шушы сугышта.
Ә аннан соң бик күп еллар үтә...
Гасыр белән гасыр алышына.
Бернине дә яшереп калып булмый,
Дөреслек бит тарих каршында.
Ул заманнар күптән үткән инде
Ул кешеләр күптән үлгәннәр.
Легендалар булып менә безгә
Безнең күңелләргә кергәннәр.
Кол Шәрифнең бөек исеме белән
Мәчет төзеделәр Казанда.
Матур мәчет, эче гөрләп тора,
Мин үзем дә дә булдым бит анда
Ул ямь биреп тора Казанга!