Сценарий мероприятия “Буразнада калган еллар”, посвященное ко дню Победы

Сценарии к 9 мая
Сценарий мероприятия “Буразнада калган еллар”, посвященное ко дню Победы. Цель: создать условия для формирования чувства гордости за свою Родину, сохранения памяти о подвиге наших солдат в Великой Отечественной войне. Задачи: - Развивать интерес обучающихся к историческому прошлому нашей страны, военной истории Отечества
Крымова Сюмбюля Анваровна
Содержимое публикации

Разработка мероприятия

Буразнада калган еллар” для проведения в День Победы.

Автор: учитель татарского языка и литературы высшей категории МБОУ СОШ с. Калмашево Крымова Сюмбюля Анваровна.

Цель:  : создать условия для формирования чувства гордости за свою Родину, сохранения памяти о подвиге наших солдат в Великой Отечественной войне. Задачи: - Развивать интерес обучающихся к историческому прошлому нашей страны, военной истории Отечества.

Звучит лирическая мелодия, под мелодию выходят на сцену взявшись за руки юноша и девушка в довоенной одежде.

Егет: Тукта инде беразга, Хәлимә.

Кыз: Керәм, Афзал. Озакламый яктыра башлый. Иртәгә тары басуын утарга барасы бар.

Егет: Кичке уенга чыгарсыңмы?

Кыз: Ярар.

Девушка и юноша уходят.За сценой слышится крик “ Сугыш, сугыш..”

Звучит мелодия песни “ Священная война” . Выходят на сцену мать и сын.

Ана: Улым, берүк узеңне сакла. Эй ходаем, яманннар калыксын бу нимескә. Сугыш өчен устердем мени мин улымны.

Ул: Елама, әни , бер атна да үтмәс, әйләнеп кайтырмын.

Ана: Ашыкма, улым. Менә бу икмәкне кап әле, бабалар шулай кушкан. Ә монысын җыеп куярмын, ризыгың тартып торыр.

Сын откусывает хлеб, мать заворачивает хлеб в полотенце. Сын берет рюкзак и уходит. На передний план выходят девушка и тот же парень.

Егет: Көтәрсеңме, Хәлимә?

Кыз: Көтәрмен, Афзал, исән – сау әйләнеп кайт. Мин сиңа истәлеккә кульяулык чиккән идем.

Егет: Хуш, Хәлимә.

Кыз: Хуш, Афзал.

Юноша обнимает девушку и уходит. Звучит мелодия и первый куплет песн “Озатып вокзаллар каршында”. Мать и девушка уходит. Под мелодию песни « Кичер мине, әнкәй” на сцену выходит « пожилой» человек - поэт.

Шагыйрь: Бүләк итте чиккән кульяулыгын...

Озатып калды авыл башында.

“Кайтырсыңмы?

Әгәр кайтыр булсаң,

Мин чыгармын, - диде, - каршыңа”.

“Кайтырмын”, - дип вәгъдә биргән булдым.

“Кайтыр, кайтыр”, - диеп көткәндер.

Күз талдырып сагынып көткәндер дә,

Өмет өзеп,

Кире киткәндер.

Әллә нишләп кайтып булмады бит...

Юллар ерак алып киттеләр...

Тубылларның яшел яфраклары

Саргаешып

Коелып беттеләр.

Юк, яфраклар коелып бетмәделәр,

Бер – бер артлы еллар үттеләр.

Кайтсам да шул хәзер соңга калдым.

Табалмадым таныш капканы.

Тактасына уткер пәке белән

Чокып язган исемен тапмадым.

Юк,

Тапмадым...

Әнә кичке уенга

Башка яшьләр инде җыелган,

Башка тавышлар...

Күренмиләр минем танышлар.

Звучит мелодия современной песни.

Шагыйрь: Без дә шулай җыела торган идек,

Язлар җитсә, кичке уенга...

Без дә шулай җырлап йөредек,

Бездә шулай каршы биедек,

Без дә шулай көйдек, көйдердек,

Без дә шулай сөйдек, сөйелдек.

Күз алдына килә барысы да –

Бергә күргән, бергә йөргәннәр...

Бөдрә чәчле гармунчыбыз Газиз,

Безнең күрше кызы Гөләндәм.

Яшьлегемне әгәр уйла дисәм,

Шул икәүне искә аламын.

Газиз, бераз башын кырын салып,

Тартып уза кебек тальянын.

Җыры белән тальянын моңнарына

Кушылып китә кебек Гөләндәм,

Тик бер генә кабат тыңлар өчен

Терелә кебек хәтта үлгәннәр...

Гөләндәмне күпләр яраттылар,

Ә Гөләндәм сөйде берәүне.

Аны Газиз үзеннән дә артык,

Үзеннән дә газиз күрә иде.

Гөләндәмне урлап китәргә дип,

Күрше авылдан килгән егетне

Газиз ничек тукмап озатканын

Бөтен авыл

Кызык итеп сөйләп йөретте.

Алар икәү тормыш башладыдыла

Сабантуйлар булган айларда.

Башка чыккач, колхоз сыер бирде

Алдынгылар итеп аларга.

Әгәр керсәң, чыгасың да килмәс –

Өе җылы, уты кабынган...

“Нинди уңган кызны чәлдерде!” – дип,

Кайберәүләр

Көнләшеп тә йөрде Газиздән.

Үтте хәзер...

Әнә кичке уенга

Башка яшьләр инде җыелган.

Башка яшьләр,

Башка тавышлар...

Күренмиләр минем танышлар.

Бер тарт әле, егет, тальяныңны,

Үзәкләрне өзеп җибәрсен!

Гармунчыны кызлар ярата ул,

Өстәвенә, үзең чибәрсең!

На сцену выходят юноши и девушки и испольняют современную песню. Поэт отходит на задний план. Юноши и девушки уходят.

Шагыйрь: Ул еллар да бигрәк авыр килде,

Бик күп йортлар ятим иделәр.

Авылыбызда күптән онытылган

Чабатаны кабат киделәр.

Көтүләрдә арык башмак белән

Тик кәҗәләр торып калды да,

Малай – шалай калды,

Имеш, ирләр булып,

Аналар һәм картлар янында.

Хәтеремә таштай сеңеп калган:

Коеп яңгыр яуган көз иде,

Газизгә дә чират килеп җитте,

Тальян гармун моңы өзелде.

Күк томанга атлар күмелгәнче,

Яшьләр аны озата бардылар;

“Фашистларны тизрәк җиңеп кайт!” – дип

Изге теләк теләп клдылар.

Газиз китте...

Арбалрның эзен

Яңгыр суы китте агызып.

Кайгы дигән авыр йөк күтәреп,

Гөләндәме калды ялгызы.

Яңгыр тамчысындай күз яшьләре,

Күз яшендәй яңгыр тамчысы...

Яңгырның бит яуды кар катышы.

Җилләрнең бит исте ачысы!

Поэт идет по сцене и встречает одноклассника.

Шагыйрь: Яшьтәш нихәлдә?

. Хәсән: Исән – имин йөреп кайтыңмы, Афзал?

Шагыйрь: Исән – имин. Гомер булгач, кайттык менә. Сөйлә безнекеләр кайда? Кемнәр каыйтты? Бер класста 16 егет укыдык бит. Сагындырган. Я, сөйлә тизрәк.

Хәсән: 16 идек тә бит бишәү генә калдык. Хәлим Мәскәү янындагы сугышларда ятып калды. Габдулла белән Исмәгыйльдән “ хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә торып калды. Ислам Кырымда калды. Фәрит Ленинград янындагы туганнар каберенә күмелгән. Апасы белән әнисе күптән түгел барып кайттылар. Фатих 7 майда Берлинда үлгән. Рәшит белән Кәрим кайткач яралардан мантый алмадылар, үзебез җирләдек. Сәгыйть, Кашаф, Гайнуллаларның каберләре дә чит илләрдә. Менә шундый хәлләр. Кайсы йортның капкасына кагылсаң да кайгы каршы ала. Әйдә Афзал безгә, яшьлекне искә төшереп, бер сөйләшеп утырырбыз. Утны – суны кичкән кешеләрнең сөйләшер сүзе күп бит ул.

Уходят. Звучит лирическая мелодия. На сцену выходит поэт и Гуляндам .

Шагыйрь: Мин Гөләндәм белән очраштым.

Еллар үз эшләрен иткәннәр:

Маңгаена гомер юылмаслык

Буразналар салып үткәннәр.

Төн шикелле кара чәчләренә

Ара – тирә көмеш сибелгән.

Көн шикелле алсу йөзләрендә

Җыерчыклар инде сизелә.

Тик күзләре һаман әлеккечә:

Зәңгәр күктәй ачык, яктылар.

Шул күзләрдә яшьлегемне күрдем...

Сүз артыннан сүзләр актылар,

Үткәннәргә кире кайттылар...

Сабак булсын килер буыннарга

Ул көннәрдә безнең күргәннәр,

Мөмкин булса әгәр сөйләргә,

Сөйлә әле,

Сөйлә, Гөләндәм!

Гөләндәм:

Сөйлә, дисең,

Нәрсә сөйләргә соң?

Белә инде аны кешеләр.

Ул чагында - сугыш заманында

Күпләр иде минем ишеләр.

Газиз киткәч, бер ялгызым калдым.

Тәрәз төптә калды гармуны.

Телләрендә калды бармак эзе,

Колагымда калды бар моңы.

Туйда кигән ак күлмәге калды –

Бер кабат та салып юмаган;

Йөрәгемдә мәхәббәте калды,

Һәм баласы калды – тумаган.

Башта юлдан,

Аннан окоплардан
Көн дә килеп торды хатлары.

Мин аларны сүзен сүзе белән,

Юлын юлы белән ятладым.

Гуляндам молчит. Засценой парень читает письмо Газиза с фронта.

Гөләндәм:

Өчпочмаклы хатлар килгән чакта,

Якын кебек иде ике ара;

Алар да ләкин килмәс булды

“Килер, килер”,- диеп йөрсәм дә,

Төшләремдә юллар күрсәм дә,

Әбиләргә хәер бирсәм дә,

Почтальоннар читләп үттеләр.

Шул хатлардан да мәхрүм иттеләр...

Улым туды.

Һәм шул көнне алдым

Атасының үле хәбәрен

Киләчәктә беркем укымасын

Хәбәрләрнең мондый хәтәрен.

Башларыңны ташка бәреп булмый,

Үлеп булмый үлгән артыннан...

Итәк тулы бала күтәреп тә,

Ятим калдылар бит хатыннар...

Улым хәзер нәкъ атасы кебек –

Төсе – башы, бөтен барлыгы.

Кичке уенга бүген алып чыккан

Атасының тальян гармунын.

Өйрәнмәсен дигән идем дә бит,

Миннән яшереп үзе уйнаган.

Монысын да югалтырмын төсле...

Йокылардан куркып уянам...

Имин булсын берүк дөньялар!...

Поэт поднимается и идет на передний план.

Шагыйрь: Гөләндәмем, тирән уйга чумып,

Караңгыга текләп карады.

Йомшак кына таң җилләре килеп,

Көмешләнгән чәчен тарады.

“Кайтыр” диеп юаттылар бугай,

Көн артыннан шулай көн үтә...

Гөләндәмең һаман сине көтә,

Ишетәсеңме, Газиз?

Ул көтә!

Өннәрендә уйлап йөргәнгәме,

Гел керәсең аның төшенә.

“ Кайткандыр да көтеп торадыр”,- дип,

Гел ашыгып кайта эшеннән.

Өе җылы, уты якты яна...

Нигә инде кайтып килмисең?

Сагышларга тулган йөрәккәен

Бер эретеп, нигә көлмисең?

Сагынуларын, ахры, белмисең.

Көтә белү – үзе батырлык ул,

Яу батыры белән бер очтан.

Көтә белгән хатыннарга атап,

Һәйкәл куяр идем корычтан.

Кешеләрне – ирен, кыз – хатынын,

Җирдә яшәүченең барын да

Баш ияргә мәҗбүр итәр идем

Шушы корыч һәйкәл алдында.

Звучит мелодия песни « Солдатлар һәйкәле”. Поэт и Гуляндам уходят.

Учитель: Уважаемые учащиеся, гости, Вы посмотрели композицию «Буразнада калган еллар». Сегодня у нас в гостях люди, чья молодость, детство прошло в годы войны.

Это__________________________________________________________________________

Сейчас предоставим им слово.

II Часть

Заранее на мероприятие приглашаются 2 ветерана труда, чье детство прошло в годы войны. Они рассказывают о своем детстве.

Учитель обобщая приводит данные по селу Калмашево касающиеся работы.

Учащиеся вручают цветы ветеранам труда.

III. Часть

Возложение цветов у обелиска в память погибшим на войне.

6


Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий праздника «Мамины желания»»
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий новогоднего праздника " В поисках волшебной книги"»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Мама милая моя, оченья люблю тебя»
Сценарии праздников
Сценарии к 23 февраля по сценарии праздника для дошкольников «Вместе с папой»
Сценарии праздников
Сценарии к 23 февраля по сценарии праздника для 3 класса «МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА классного часа «А ну-ка, мальчики!»»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь