Современные технологии в воспитании подрастающего поколения

Психология и педагогика
в данной статье представлены современные технологии
Андреева Алевтина Юрьевна
Содержимое публикации

Андреева Алевтина Юрьевна,

МБГБУ “Пыжмара төп белем мәктәбе”

Башлангыч сыйныфта туган телне өйрәтүдә заманча технологияләр

Яңа методлар һәм технологияләр мәктәпкә җәмгытьтә политик һәм социаль шартлар үзгәргәнлектән килеп керә. Мәктәпнең төп бурычы – иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру.

“Белем – мәктәптә укытканның барысын да онытканнан соң калганы ул”, - дип, А.Эйнштейн юкка гына әйтмәгәндер.

Шуны истә тотып, мин үз эшемдә үстрешле укыту технологияләрен киң кулланырга тырышам. Укучыларның эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр: уен технологиясе, проблемалы укыту, аңлатмалы-күрсәтмәле технология белем бирү системасы мондый технологияләрдән.

Укучыларның еллар дәвамында акыл эшчәнлеге белән үзләштерелгән белемнәрне генә озак саклана, төпле һәм файдалы була. Белемнәрне үзләштерүгә теләк, омтылыш уяту, моның өчен кирәкле шартлар тудыру – һәр педагогның бурычы. Мин балаларның күңел биреп укуларын, мөстәкыйль рәвештә үзләштерүләрен камилләштерергә, аларның кызыксынуларын арттыруда төрле алым ысулларны кулланырга, бөтен тырышлыгымны укучыларның белем алуда активлыгын үстерергә юнәлтергә тырышам. Белемнәрне үзләштерүдә укучы активлык күрсәтмәсә, укытучы ничек кенә таләп итмәсен, материалны ничек кенә тәфсилләп аңлатмасын, бала хәтерендә бернинди белем дә, күнекмә дә калмаячак. Укучы актив катнашкан, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырган дәрес кенә нәтиҗәле була. Шуңа күрә үз эшемдә ,бигрәк тә 1 сыйныфта,уен технологиясен киң кулланырга тырышам. Өйрәнү процессында сюжетлы дәресләр үткәрәм. Мәсәлән: “Урманга сәяхәт”, “Сәламәтлек аланында”, “Әкияткә кунакка”, “Спорт-тайм” һ.б. Ярыш рәвешендә дәресләр дә (викторина, КВН, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Яңа теманы өйрәнгәндә, кабатлау дәресләрендә түбәндәге уеннар кулланам: “Кем тизрәк?”, “Сүзне тап”, “Нәрсә юк?”, “Чылбыр” һ.б. Укучыларгы сүзле башваткычлар, шаян мәсьәләләр, шырпы ярдәмендә биремнәр, зирәклеккә мәсьәләләр үтәргә дә бирәм.

Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә проблемалы ситуацияләр тудырам: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып сораулар куям; проблемалы бурычлар куям; тел күренешләрен чагыштыру, гомумиләштерүдә укучыларда кызыксыну уятам.

Дәрестә укучыларның белемнәрен тикшергәндә: карточкалар, укучылар үз белемнәрен үзләре, үзара һәм “тыныч” кына тикшерү методларны кулланам.

Шулай ук, терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясен дә файдаланам. Терәк схемалар, терәк таблица, сигналлар укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә. 3 класста терәк таблицаларны укучыларның үзләреннән яздырып, сөйләргә өйрәтүгә төп игътибар бирәм.

Такта янына чыккан укучы класста тулы тынлык урнашкач кына терәк схема буенча сөйли башлый. Такта янында сөйләүче укучы бер җөмлә әйтәме, бишнеме – аны бүлдерергә ярамый.

Укучы сүзен тәмамлагач, классташлары хаталарны төзәтәләр, әйтелмәгән фикерләрне өстиләр. Такта янындагы укучы – игътибарлы, класс актив. Балаларда хезмәттәшлек, дуслык тойгылары уяна.

Терәк схемалар теманы кабатлау вакытында бигрәк тә - зур ярдәмче.

Уку һәм татар теле дәресләрендә текстлар укуны фонетик зарядкалар белән чиратлаштырам. Дәрестә халык авыз иҗаты үрнәкләре – табышмак, тизәйткеч, санамыш, эндәшләр кулланам. Уку тизлеген үстерү өчен татар һәм рус теле дәресләрендә оператив хәтернең күләмен арттыру юнәлешендә эшлим. Моның өчен күрмә диктантлар яздырам.

Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне, динне, тарихны торгызу, яңарту чоры җитте. Халкыбызның иксез-чиксез бай сүзле авыз иҗаты балаларда аеруча кызыксыну уята. Дәрестә куллланылган тизәйткечләр, тел төзәткечләр, табышмаклар, мәкальләр укучыларга якын һәм аңлаешлы. Элегрәк балалар зур кызыксыну белән мәкальләр,табышмаклар китапларын кулдан эшлиләр иде. Хәзер аларны презентация формасында эшләү алар өчен гадәтирәк. Башлангыч сыйныф укучылары да бик кызыксынып, теләп компьютер, кесә телефоннан, Интернет челтәреннән оста файдаланалар. Укучылар яңалыкны шулкадәр тиз отып ала, аларда аны үзе кулланып, эшләп карау теләге туа.

Халык авыз иҗатын дәрестә төрле уеннар, кроссвордлар рәвешендә тәкъдим итәм. Балалар үзләре табышмаклар, әкиятләр уйлап чыгару белән иҗади шөгыльләнәләр.

Билгеле булганча, баланың акыл үсешенә аның китап яратуы зур йогынты ясый. Укучыларда текстны аңлап уку күнекмәләре формалаштыру өчен, яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачу, сорау-җавап күнегүләре, сайлап уку, шулай ук тексттан төп фикерне аңларга һәм әсәрдә сурәтләнгән фактларга һәм күренешләргә карата үз мөнәсәбәтеңне билгеләргә өйрәтүче эшләр ярдәм итә.

Үстерешле укытуның яңа формаларын һәм методларын куллану миңа укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә. Укытучының һөнәри эшчәнлегендә эзләнү, педагогик иҗат өчен офыклар һәрвакыт җитәрлек, һәм тормыш үзе дә яңа технологияләрне куллануны таләп итә.

1 нче сыйныф укытучысы буларак укучыларны саф татар телендә сөйләшеп, татарча смслар яза алырлык итеп өйрәтә алу минем өчен зур нәтиҗә булып торыр иде.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Матур язу дәресләре. С.Г.Вагыйзов. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1999.

Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Казан”Мәгариф” нәшрияты, 2001.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Научная статья
Дошкольное образование по научные статьи для «Основы начальной подготовки в «Художественной гимнастике»»
Научная статья
Дошкольное образование по научные статьи для «Нравственное воспитание детей через экологические игры.»
Научная статья
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь