Разработка мероприятия об открытии аграрного класса

Факультативы
Основная задача проекта-заинтересовать, увлечь учеников сельским хозяйством. Хочется приоткрыть ребенку завесу в мир сельского хозяйства, где поле и огород - это не только тяжелая изнурительная работа, а интересное увлечение, высокотехнологическое оборудование, источник прибыли и, возможно будущая профессия.
Шакирова Лейсан Харисовна
Содержимое публикации

Мәктәпләрдә аграр класс ачылу уңаеннан төзелгән чара эшкәртмәсе.

Максаты:Балаларга һөнәри юнәлеш бирү, чыгарылыш сыйныф укучыларын аграр профильле уку йортларына керергә җәлеп итү.

Чара барышы.

Гимн белән башлана

1 ал.б.: (бала)

Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

Хәерле көн, кадерле укучыларыбыз!

Үзебезнең туган мәктәбебездә

Сезне күрүебезгә без бик шатбыз!

2 ал.б.: (бала)

Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим һәммәгезгә

Һәм иминлек телим илемә.

1 ал.б.: Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә охшаган һөнәрне сайларга хокуклы.

2 ал.б.: “Хезмәте барның, хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар, икмәк үстерүчеләр аеруча хөрмәткә лаек.

1 ал.б.:

Авыл җире бер яктан сокландыргыч табигате белән аерылгысыз урын алып торса, икенче яктан үзенең тырыш, батыр вә чибәр уллары һәм кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы.

2 ал.б.: Авылның өстенлеге шунда ки, монда бөтен кешелекнең яшәү чыганагы, тормыш дәвамчысы булган икмәк җитештерелә.

Гадиләрең яши, батырларың

Уңганнарың яши биредә.

Киләчәкне шулар кулына тик

Тапшырырга мөмкин бу җирдә.

Җыр башкарыла “Туган авылым”

1 ал.б.: Иген игә, җирләр сөрә....

Авыл кырларында ул батыр.

Кем икәнен барыбыз да белә,

Ул бит...(игенче-механизатор) –игенче булып киенгән бала чыга

Игенче-механизатор: Музыка куела

Бәхет таптым туган авылымда.

Мин җир сөрәм, иген үстерәм.

Яңа туган һәр көнгә куанып,

Бәхет, шатлык илә көн күрәм.

2 ал.б.: Тир түгеп зур эшләр башкаручы,

Сыерлардан мул сөт алучы,

Ак халаттан булыр, кулда чиләк,

Исеме аның ...(сыер савучы) – сыер савучыбулып киенгән бала чыга

Сыер савучы: Музыка куела

Үземнең малкайларымнан

Чиләк-чиләк сөт савам.

Яраткан хезмәтемнән мин

Ләззәт алам, тәм табам.

1 ал.б.: Гомер буе шул эшендә эшли,

Түгел һич тә ул бер көнлекче.

Маллар карый, зур тырышлык куеп,

Һәм атыйлар аны... (терлекче) – терлекчебулып киенгән бала чыга

Терлекче: Музыка куела

Шуны исегездән чыгармагыз:

Хезмәтне сез сөеп үсегез.

Нинди генә һөнәр алсагыз да,

Ватан өчен хезмәт итегез.

2 ал.б.: Игеннәрнең шаулап җыр көйләвен

Бар сокланып карап торганым.

Икмәк булсын диеп күп көч куйган

Тынгысыз җан, тырыш.....(агроном)-агрономбулып киенгән бала чыга

Агроном: Музыка куела

Агроном кем? Гади генә әйтсәм:

Агроном ул – җир кешесе –

Синоптик та, химик, биолог та....

Аңа бәйле иген үсеше.

1.ал.б.: Көндез , төнлә ул руль артында

Озын юллар үтү – аның эше.

Нык осталык сорый торган хезмәтләрнең берсе

Ул - ...(машина йөртүче)- машина йөртүчебулып киенгән бала чыга

Машина йөртүче: Музыка куела

Исән имин йөрер өчен гел юлларда

Кирәк һәрчак сабырлык һәм осталык.

Туган җирдә кирәклегемне тоеп,

Яшим көлеп, яшим макталып

1 ал.б.: Зур хезмәтләр башкарылса да бит,

Эшләр шактый әле эшлисе.

Төн йокламый, алны-ялны белми,

Шундый бит ул (җитәкче кеше) – җитәкчебулып киенгән бала чыга

Җитәкче: Музыка куела

Ширкәт җитәкчесе булдым дип,

Кул кушырып утыру ярамый.

Оештыр син, эшләт, юл таба бел,

Аера бел актан караны.

Белем кирәк. Киңәшем шул булыр:

Укыгыз сез, тырышып укыгыз.

Белем булыр сезне олы юлга

Чыгаручы бәхет кошыгыз.

2 ал.б.: Көздән язга чаклы белем бирә,

Эше аның – мәктәп, укучы....

Ә җәйләрен ул уракта кайный

Бик тырыш ул, безнең..(укытучы)-укытучыбулып киенгән бала чыга

Укытучы: Музыка куела

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? – дисәләр,

Сөенечем - таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? –дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Балалар кереп китә, музыка куела

Алып баручы:

Хәерле көннәр. Бүген безнең мәктәбебездә бик тә әһәмиятле уртак килешүгә кул куелачак. Иң беренче кунакларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Татарча бию.

Җыр “Авылым тавышлары”.

Рус халкының “Башак” исемле әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.

Алып баручы:Авыл хуҗалыгы производствосы вәкилләре республикада һәрвакыт булды, бар һәм аларга ихтыяҗ булачак. Авыл хуҗалыгы профиле кысаларында мәктәпләрдә уку-укыту процессын оештыру - илнең күп кенә төбәкләрендә инде берничә ел гамәлгә ашырылучы тәҗрибә. Бу эш безнең районыбызда да башланды. Аграр сыйныфта белем бирү Казан дәүләт аграр университеты, Арча районы башкарма комитеты, “Ак Барс” агрокомплексы”, Курса Почмак урта мәктәбе белән хезмәттәшлек турында килешү буенча гамәлгә ашырылачак. “Әлеге эшнең төп максаты - балаларга һөнәри юнәлеш бирү, чыгарылыш сыйныф укучыларын аграр профильле уку йортларына керергә җәлеп итү. Мәктәптә үк авыл хуҗалыгы нигезләрен өйрәнеп, укучылар бу юнәлештә уку өчен саллы белем багажы ала, ә үсемлекчелек һәм терлекчелек үзенчәлекләре белән практикада таныша алачак. Агрокласс булдыру идеясен укучыларның әти-әниләре һәм балалар үзләре дә хуплады.

Ә хәзер сүзне җитәкчеләребезгә бирәбез.

Килгән кунакларга сүз бирү.

Алып баручы:

Бүгенге тантаналы чарабызның иң мөһим өлешенә күчәбез. Аграр класс ачылу уңаеннан төзеләсе килешүгә кул куябыз.

Килешүгә кул кую. Тантаналы музыка уйный.

Килгән кунакларга сүз бирү.Котлау өлеше.

Алып баручы:

Бүгенге килешү чарасы ахырына якынлашты. Хәерле, уңышлы эшләр булсын дигән теләктә калабыз . Вакыт табып, чарабызга килгәнегез өчен кунакларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Илләр тыныч булып, туган җиребездә бай һәм бәхетле яшик.

Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе

Шакирова Ләйсән Харис кызы

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Биология
Биология
Презентации по биологии для 6 класса «Виды клещей. Часть I»
Биология
Уроки по биологии для 6 класса «Конспект урока «Кузнечики, муравьи, пчелы».»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь