«Юл билгеләре иленә сәяхәт»

Конспект занятия
Конспект
Низамова Резеда Ильясовна
Содержимое публикации

Актаныш муниципаль районы “Гомуми үсеш бирүче №1 балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт күңел ачу чарасы

«Юл билгеләре иленә сәяхәт»

Үткәрде:

I квалификацион категорияле физик культура инструкторы

Низамова Резеда Ильяс кызы

Актаныш, 2023 ел

Максат:

• Балаларның юл хәрәкәте,кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыту,юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.

Бурычлар:

Төрле темпта һәм юнәлештә йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.

Физик сыйфатларны үстерү: көч, җитезлек, чыдамлык, тизлек.

• Мөстәкыйльлек, активлык, коллективизм хисе тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар:

Командаларөченэмблемалар: светофорның кызыл, яшел һәм сары сигналлары; 3 руль; юл хәрәкәте билгеләре белән 3 конверт; светофорның өч макеты; картоннан эшләнгәнак һәм кара төстәге 18 полоскалар; блиц сораулар; өч самокат; зур диаметрлы өч боҗра; тоннель, светофор, конуслар.

Күңел ачу барышы:

Оештыру өлеше.

Залга өч команда керә:

• Светофорның кызыл сигналы;

Светофорның сары сигналы;

• Светофорның яшел сигналы.

Инструктор:

Юлда йөрсәң бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның хәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Исәнмесез балалар. Бүген без сезнең белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кызыклы күңел ачу чарасын башлыйбыз. Бүгенге чарабызда 3 команда катнаша.

Командаларны сәламләү.

1 команда:

Светофорның сигналы бар,

Тыңла аны карусыз,

Кызыл сигнал янса әгәр,

Тукта, син, - дигән сүз.

2 команда:

Сары әйтә: - әзерлән, -ди

Хәзер юл ачылачак.

3 нче команда:

Яшеләйтә: - әйдә, кузгал

Юлдан чык курыкмыйча.

Инструктор:

Кызыл,сарысигнал янганда

Сак булыгыз,балалар,

Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,

Сине кисәтә алар.

Бүген алар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Балалар сез әзерме?

Инструктор: күңелле ярышларыбызны башлау өчен безгә балалар разминка эшләргә кирәк.

Кереш өлеш

Зал буйлап биремнәр үтәп йөрү һәм йөгерү.

Аяк очларында йөрү, кулларны кырыйга сузып;

Укчәдә, куллар кырыйда;

Атлап йөрү;

йөгерү;

тезне күтәреп йөрү;

үкчәне артка чөеп йөрү;

гадәти йөрү;

атлап бару.

"Веселый светофор" җыры астында степ-платформаларда разминка үткәрелә.

И.п. урында атлап тору.

И.п. куллар произвольно, 1- степка менәбез, 2- төшәбез.

И.п. куллар билдә, аяклар икесе бергә кушылган. 1- уң аякнын укчәсен степка куябыз, 2- и.п., 3-4 – сул аякныкын.

И.п. куллар билдә, аяклар иңсә киңлегендә. 1- степка 1 аяк белән менәбез, икенчесен күтәрәбез. 2- и.п., 3-4 – сул аяк белән.

И.п. куллар билдә, аяклар иңсә киңлегендә. 1- степка менәбез, 2 –алга төшәбез, 3-4 урап килеп басабыз.

И.п. степка утырып, аяклар аерым, куллар билдә. 1-уң якка авышабыз, 2- уртага, 3-4- сул якка.

И.п. аяклар бергә, куллар билдә. 1-8 урында сикерү.

Төп өлеш. Уен күнегүләре

1. "Уйла һәм әйт" уены

- Транспорт йөри торган юлның бер өлеше ничек атала. (Юл өлеше.)

- Җәяүлеләр кичүе аша светофорның нинди сигналына чыгарга ярамый? (Кызыл)

- Пассажирлар транспорт көтә торган урынның исеме ничек? (Тукталыш.)

-Зебра аша светофорның нинди сигналын кичергә ярый? (Яшел)

- Кешеләр нинди юл буенча хәрәкәт итә? (тротуар буенча)

- Тротуар нәрсә ул? (Тротуар-җәяүлеләр хәрәкәте өчен билгеләнгән, юлның газоннар белән аерылган өлеше)

- Җәяүлеләр кичү юлын кайда икәнен ничек белергә? (билге, юлдагы билгеләр).

-Җәяүлеләркичү юллары? (өч төрле була: җир өсте - зебра, җир асты һәм җир өсте юллары)

- Җиңел автомобиль транспортында ничә тәгәрмәч бар? (4)

- Тротуарда кем йөри? (җәяүле)

-Автомобиль белән кем идарә итә? (автомобиль йөртүче)

- Җәяүле яки автомобиль йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта нәрсә булырга мөмкин? (авария)

- Светофорда иң югары сигнал нинди? (кызыл)

Инструктор: Яхшы! Булдырдыгыз балалар!

Инструктор: ә хәзер игътибар, игътибар-күңелле ярышлар башлыйбыз.

2. «Автодром»уен-эстафетасы.

Уенчылар чиратлап конуслар арасыннан елан белән чабалар. Руль эстафета таягы урынына кулланыла. Беренче булып биремне үтәүче команда җиңә.

Инструктор:

Сезнең белән күпер төзербез

Баш, арка, куллар белән.

Аның буенча барырга ярамый,

Тик үтәргә астан гына.

3.«Күпер»эстафета – уены.

Команданың 1 нче уенчысы, аякларына һәм кулларына таяна, 2 нче уенчы бу «күпер» астына дүрт аяклы булып керә, аннары 2 нче уенчы «күпер төзи», ә 1 нче астан үтә. Финиш сызыгына кадәр шулай хәрәкәт итәләр. Старт сызыгына кадәр кулларын тотып йөгерәләр. Беренче булып биремне үтәүче команда җиңә.

Инструктор: табышмакның җавапларын табыгыз:

Җәяүле өчен юлда

Яхшы сукмак ул.

Юк ла инде, хайван түгел,

Каралы – аклы ул...

Балалар: җәяүлеләр кичүе

Камилла:Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында автомобиль күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

4."Күңеллеҗәяүлеләр кичүе" эстафета-уены

Балалар 2 колоннага тезелә, һәр команда алдында ак һәм кара төстәге полосалар тора. Сигнал буенча һәр бала бер төстәге полосаны алып, билгеле урынга җәя һәм колонна ахырына баса.

5. “Самокат " эстафета – уены.

Һәркомандаалдындасамокат тора. Сигнал буенча, барганда конусларны урап бараралар, туры юлдан китекайталар. Команданың барлык катнашучылары самокатта узарга тиеш.

Инструктор: аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене.

Балалар: Автобус

6.«Автобус»эстафета-уены.

Һәр командадан 1 шофер билгеләнә. Ул тукталышта тоган бер пассажирны автобуска (обручка) утырта, һәм икенче якка алып чыга. Барлык пассажирларны да күчереп бетерергә тиеш. Кемнең автобусы тизрәк ташып бетерә, шул җиңүче була.

7. «Җитез автомобиль йөртүче» эстафета-уены

Командалар автомобильне баудан тотып, конуска кадәр йөгерәләр һәм кирегә кайталар. Барысыннан да тизрәк биремне үтәүче команда җиңә.

8. «Юл билгесен җый» эстафетасы.

Сигнал буенча балалар чиратлап конуска йөгерәләр һәм киселгән юл билгесен җыялар. Шуннан соң балалар билгене атыйлар һәм аның нәрсә аңлатканын сөйлиләр. («Җәяүлеләр кичүе», «Игътибар балалар», «Җәяүле хәрәкәте тыела»)

-Рәхмәт, балалар! Сез бик игътибарлы булдыгыз. Ә хәзер эстафетаны дәвам итәбез.

9.«Җир асты кичүе» эстафетасы.

Беренче бала йөгереп, дуга астыннан йөри, конусны узып, эстафетаны чираттагысына тапшыра.

Аз хәрәкәтле уен

Светофор” уены.

Инструктор: минем кулда 3 төсле түгәрәкләр, алар – светофор төсләрендә. Кызыл түгәрәк күтәрелсә – басып торабыз, сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз, яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.

Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды!

Йомгаклау өлеше

Инструктор: Балалар, сез барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардыгыз!

Бүген без юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладык, аларны һәрберебез белергә тиеш.

Хәерле юл, дусларым,

Исән – имин йөрегез.

Юлда тәртипле булуның ,

Файдасы күп, белегез!

Балалар музыка буенча залдан чыгып китәләр.

7

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Физическое воспитание
Физическое воспитание
Конспект занятия по физическому воспитанию для дошкольников «Конспект открытого занятия по физической культуре в подготовительной группе»
Физическое воспитание
Разное по физическому воспитанию для дошкольников «Картотека физминуток для детей старшего дошкольного возраста»
Физическое воспитание
Разное по физическому воспитанию для дошкольников «Картотека стихов по ЗОЖ»
Физическое воспитание
Конспект занятия по физическому воспитанию для 2 класса «Конспект урока по физической культуре: «Подвижные игры»»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь