Ел фасыллары .

Обучение
Занятие о времени года-осень.Цель занятия- закрепить знания о временах года
Милауша Тагирзановна Кабирова
Содержимое публикации

«Көз » 

Максат: балаларга көз турында мәгълүмәт бирү.

Тәрбияви бурыч: туган яктабигатенең матурлыгына соклана белү хисләре уяту

Үстерешле бурыч: сөйләм телен үстерү ; буяулар белән эшләргә өйрәтү.

Белем бирү бурычы: монологик һәм диалогик сөйләмне өйрәтү; сүзле уеннардан киң файдалану, сүз байлыгын арттыру һәм сөйләм телен активлаштыру.

Методик алымнар һәм чаралар:сөйләү,күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау:   агачлар рәсемнәре , яфраклар.

 Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? / Г.Тукай/

Балалар: - Көз.

Тәрбияче:

- Балалар, сез нинди көз айларын әйтә аласыз?

Балалар:

- Сентябрь, октябрь,ноябрь

Тәрбияче:

-Афәрин,дөрес.

1 бала:

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде....

2 бала:

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Тәрбияче: Балалар, сезнинди көз билгеләрен әйтә аласыз?

Тәрбияче:

Көз көне көннәр кыскара, төннәр озая, кошлар китә , яфраклар коела, яңгырлар ява, уңыш җыела һ.б.

Без бер уен уйнап алырбыз. Ул “ Күңелле туп” дип атала.

Бу көзге тылсымлы туп,

Сезнең кулларга сикерер.

Җөмләнең башын әйтер,

Калганын әйтеп бетер.

Дөрес җавапка яфраклар бүләк итәрмен.

Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела...)

Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява...)

Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка очалар...)

Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коялар...)

Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә...)

Уен «Шаян яфраклар».

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бу көзге яфраклар белән уйнап алыйк.

Җил көчәя,җил исә, (баш очында яфракларны селкетәләр)

Яфракларны селкетә.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар

Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)

Карап алдым чак кына. (карап алалар)

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар (карап алалар)

Яфракларны бирмибез (яфракларны артка яшерәләр)

Кирәк булырлар дибез.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар.

( Балалар белән төрле агач яфракларын тиешле агачы янына кую: каен яфрагын каен агачы рәсеменә, усакны , усак агачына һ.б.)

Тәрбияче:

Ә хәзеркөзге яфракларны төшерербез. Һәрберегез үзегезгә ошаган яфракны сайлап ала, аны ак кәгазь өстендә көзге яфрак төсенә буйый, яфракны буялган ягы белән альбом битенә тошерә.

Балалар эшләрен бетергәч, нәтиҗәләр ясала.Сораулар ярдәмендә тәрбияче әти-әниләргә шогыль турында өйгә кайткач ничек сөйләргә икәнен аңлата.

Балалар эшеннән күргәзмә ясала.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Воспитание детей
Здоровье по воспитанию детей для «Конспект НОД по познавательному развитию»
Воспитание детей
Обобщение опыта по воспитанию детей для «Отчет по теме "Развитие связной речи детей 6-7 лет"»
Воспитание детей
Воспитание детей
Практики по воспитанию детей для «Работа с одаренными детьми.»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь