праздник 8 марта

Обобщение опыта
празник 8 марта предназначена для детей дошкольного возраста средней группе. сценарий написана на татарском и русском языке, что помагает воспитателю провести праздник в разноязыковой группе. Также есть интересные задания и музыкальные песни и танцы.
Гардиева Гульгена Рафаилевна
Содержимое публикации

Детский сад №1

Воспитатель :Гардиева Г.Р.

Кәнфитле агач”

(Балалар музыка астында залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар)

1 бала:Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген

Күктә кояш елмая,

Яшералмый шатлыгын.

2 бала: Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә

“Бәйрәм бүген!”- дип гүя,

Тамчылар да сөенә

3 бала: Җырлыйсым килеп кенә,

 Тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнен дә.

4 бала: Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген

Җыр “ Рәхмәт,Әнием”

          Алып баручы 1:. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. . Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2: Дорогие наши гости! Сегодня в этом зале нас собрал самый добрый,самый светлый, самый семейный праздник – праздник наших любимых бабушек, мам и сестрёнок. В этот день мы всегда поздравляем своих близких, говорим им о любви, желаем здоровья, успехов. И, конечно, дарим подарки.   Вот и наши дети пригласили вас в этот зал для того, чтобы преподнести вам свой подарок

Алып баручы 1. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

(балаларга тартмачык күрсәтә, музыка уйный)

 Если в чудо веришь ты –
Мы о нём расскажем,
Если в чудо веришь ты –
Мы его покажем.
Чудеса повсюду есть,
Всех не перечесть,
Но для вас особое есть, есть, есть.
(Алып баручы тартмачыкны ача башлый, һәм аннан кәнфитле агач чыгара)

А.Б.1. Бу безнең кәнфитле агачыбыз. Ә бу агачта  сезнең өчен матур, тәмле  бүләкләр әзерләнгән.

А.Б.2. Это у нас конфетное  дерево. Там для вас приготовлены самые вкусные подарочки.
1 РЕБ.: На свете много есть чудес,
Но обойди весь свет –
Такого чуда, как у нас,
На целом свете нет.


2 РЕБ.: Его растила детвора
Не месяц и не два.
Ему шептали мы всегда
добрые слова.
3 РЕБ.: И наше деревцо росло,
Листочки появились,
Восьмое близилось число
И все мы вдохновились.
Здесь на каждой ветке
Для наших бабушек и мам
Качаются…
ВСЕ: Конфетки!
А.Б.2: Ну, как, понравился ли вам подарок ваших ребят?
И нам он очень понравился! Я вот думаю, что конфетки эти явно не простые.
Может там мармелад?
ДЕТИ: Нет!
А.Б. 2.: Может там шоколад?
ДЕТИ: Нет
А.Б.2: Там орехи и халва?
ДЕТИ: Нет!
А.Б..2: Идёт кругом голова…

А.Б.1: Кәнфитләрдә нәрсә бар  икән?
А.Б.2: Ну, скажите по секрету… Что же спрятано в конфетах?
(дети переглядываются и подносят палец ко рту «тс-с…»)
А.Б.1: Әйе-е, балалар дәшмиләр.
А.Б.2: Да- а, дети-то молчат. Говорить нам не хотят.(подбегает ребёнок)
4 РЕБ: Стойте, стойте, подождите!
Сами в руки вы возьмите
По конфете без труда
Вы узнаете тогда,
Что же спрятано внутри?

А.Б.1: Ә кәнфитләрне без яраткан әниләребездән ачтыртабыз...

Әни: Кәнфиттә- Әниләр өчен җыр

Песня для мам “Мамочке любимой” (Балалар утыралар)

А.Б.2:А теперь следующая конфета…

А.Б.1: Ә хәзер икенче кәнфит. Анда нәрсә бар икән?

Әни: Кәнфиттә-әниләр турында шигырьләр

Стихи

1 бала:Мама, мама, мамочка, солнышко моё,
Как с тобою радостно, как с тобой тепло!
Без тебя в душе моей не цветут цветы!
Буду счастлив я всегда, когда рядом ты!

2 бала:1) Мама дорогая!

Я тебя люблю”

Все цветы весенние

Я тебе дарю.

3 бала:2)Солнце улыбается,

Глядя с высоты.

Как же это здорово-

У меня есть ты!

4 бала: Мамина улыбка,

Вносит счастье в дом

Мамина улыбка,

Нужна везде, во всем!

5 бала: Поздравляю тебя, мама,

И желаю тебе я,

Чтобы вечно, словно солнце,

Ты светила для меня.

6 бала: 1)Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп,

Әниемнең бер үзенә.

7 бала: 2)Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бер дигән.

8 бала: 1)Айдай, кояштай кадерле,

Син –ул әнием.

Иң ягымлы, иң матуры,

Син –ул әнием.

9 бала: 2)Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерлем-әнием,

Яктылыкта, яхшылыкта,

Әниемэ тиң илем

А.Б.2: На подходе следующая конфета.

Әни: Кәнфиттә әниләр, әбиләр өчен уен “Рукодельница”

А.Б.1. Хөрмәтле әниләр, әбиләр. Хәзер сезне уенга чакырабыз.

Игра “Рукодельница»

2 команды, каждая команда получает моток пряжи, которая должна смотать в клубок. Первой, по сигналу ведущего мотать нить начинает бабушка, затем также по сигналу бабушка передает клубок маме и далее дочке. Кто первый смотает весь клубок, тот победитель. Повторяется 2 раза.

А.Б.2. Берем следующую конфету

Әни: Әбиләргә котлау шигырләре (поздравления нашим дорогим бабушкам)

А.Б.1. Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез.Бүгенге бәйрәмебезгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!. Гел шулай якты йөзле, тәмле  сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез. Игелекле җаннарыгыз өчен мең рәхмәт сезгә!

А.Б.2. Сегодня на праздник пришли не только наши мамы, но и бабушки. И их мы тоже хотим поздравить!

А.Б.1. Балалар,әйдәгез әле безнең әбиләребезгә матур шигьрләребезне сөйләп китик әле.

1 бала: Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп-иркәләп тора.

2 бала: Минем әби яш әле,

Минем әби чип-чибәр

Әбине күргән кешеләр

“Кызлар кебек син”- диләр

3 бала: Әбием һәр көн безгз.

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләре белән,

Безнең күңелне күрә.

4 бала: Кояштай балкып тора,

Әбиемнең карашы.

Ничек кенә, әбием күк,

Җылы, якты буласы!

5 бала: Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт,

Кем бар микән дөньяда?

Җыр “Әбием-әбекәем”


1 бала:1)Много есть друзей вокруг,
Но считаю я,
Что мой самый лучший друг – бабушка моя.
В воскресенье и субботу
Ей не надо на работу.
Наступают для меня
Два совсем особых дня.
2 бала: 2)Мы зимой на лыжах ходим,
А весною в зоопарк.
Можем мы на пароходе
прокатиться просто так.
Спать ложимся ровно в девять
И решаем перед сном,
Что мы будем завтра делать
И куда ещё пойдём.

Песня «Бабушка моя»
А.Б.1:  Ә хәзер кәнфитне кызлар өчен сайлыйбыз, чөнки аларның да бүген бәйрәме бит...
А.Б.2:А сейчас предлагаю выбрать конфетку для наших девочек, ведь у них тоже сегодня праздник….

Әни: Кызлар өчен шигырьләр (Стихи для  девочек)
МАЛЬЧИК Нёс я девочкам привет
Кулёк отличнейших конфет.
Да только друг одну спросил,
Его я взял и угостил.
Пока мы в садик с другом шли,
В кульке лишь фантики нашли.
Так что, девочки, простите…
Вы конфеточек не ждите!

ДЕВОЧКА Вот так всегда, девчонки знают,
Мальчишек добрых не бывает!
Мальчишки бывают драчливыми,
Мальчишки бывают ворчливыми,
Разболтанными, невоспитанными,
Тощими и упитанными.

А.Б.2:А наши дети очень дружные! Добрые! И очень любят танцевать друг с другом.

А.Б.1: Ә безнең балалар бик дуслар!  Ягымлылар! Һәм биергә дә яраталар!

Парная пляска «Поссорились-помирились»

А.Б.1: Тагын бер кәнфитне алабыз!

Әни: Кәнфиттә әниләр, әбиләр өчен уен

Игра “Ленивая мама”

Как известно, мамы часто одевают своих детей, а что будет, если поменяться местами. Нужен мешок или корзина с вещами, чем смешнее будут вещи, тем интереснее. Вызываем несколько пар- мамы с детьми. Пока играет музыка, дети одевают мам( мамы не помогают, можно завязать глаза). Затем остальные мамы с детьми выбирают самую стильную маму.

А.Б.1; Ә безнең кәнфитләребез ахыргача якынлаша

 А.Б.2: Конфетки наши подходят к концу

А.Б.1:Много было здесь конфет,
В каждой спрятан был секрет.
Мы вам пели, танцевали,
Как могли вас развлекали.


А.Б.2: И на дереве сейчас
Лишь одна висит для вас
музыкальная конфета.
В ней весенние приветы,
Пожелания гостям,
Мамам, бабушкам…
ВЕД … И НАМ

Песня «Весенняя песенка»

А.Б.2: С первой капелью, с последней метелью,

С праздником ранней весны.

Вас поздравляем, сердечно желаем,

Счастья, здоровья, удач, красоты.

А.Б.1: Кадерле әниләр, әбиләр, апалар!

Бәйрәмегез сзгә бәхет, сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә.

Әниләр көне булсын!

Дети приготовили вам подарки , и мы приглашаем вас в   группу …

Кулланыла торган әдәбият:

 Г.З. Гәрәфиева “Сөмбеләне кем белә”- Казан. “Хәтер нәшрияте, 2003.

Ф.Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова “Гөлбакча”.-Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1990

Журнал “Дошкольное воспитание», 2002, №5

Арнольд А.И. “Праздники новые и старые”

Журнал “Мәгариф”, 2009, №2

Уртанчылар төркемендә 8 март бәйрәме
Җырлыйм әнием турында”.
Катнашалар:
Алып баручылар (Тәрбиячеләр), Карлсон
Балалар залга кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы. Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Зилияне?
Зилия. Уятмады үзем тордым,
Бүген әни бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни бәйрәме!
Алып баручы. Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Бала. Якты булсын, балкып торсын,
Әниләрнең бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни бәйрәме!
Алып баручы. Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Бала.Чиста булсын, пөхтә булсын,
Бүген әни бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни бәйрәме!
Алып баручы. Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр “ Иң матур җыр “
Алып баручы. Әйе, балалар, әни- һәркем өчен кадерле, иң якын, иң газиз кеше ул. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Безнең җырларыбыз, шигырьләребез, биюләребез әниләргә бүләгебез булсын.
Бала. Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен,
Бәхет- шатлык артсын өчен
Әни кирәк! Әни кирәк!
Алып баручы. Иң кадерле кеше җирдә әни, димәк.
( Балалар урындыкларга утыралар ).



Җыр түгәрәгенә йөрүче балалар башкарунда
Җыр “ Әнием“.



Бала. 8 Март – Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.

Фитнес түгәрәгенә йөрүче балалар башкаруында
бию “Мин әнигә булышам”
Алып баручы. Балалар, бу бәйрәм бит, әбиләрнең дә бәйрәме. Без аларны бик яратабыз.Әбиләребезгә багышлап, шигырьләр сөйлибез.
Бала. Минем әби бик әйбәт,
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
Бала.Өйгә кайтсам, өй балкыган –
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән.
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
“Күрим әле улымны!”- дип,
Әбием килгән!
Бала. Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт
Кем бар икән дөньяда?
Бала. Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул диеп сорыйсызмы?-
Дәү әнием, әлбәттә.
Бала. Иртән торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап,
Коймагы пешкән иде.
Бала. Тәмле бәлеш пешерүче
Дәү әни безнең өйдә.
Аңардан ашарга сорый
Шаян песиебез дә.
Җыр “ Минем әби “
Алып баручы. Безнең кызларыбыз- булачак әниләр. Алар үзләренең яраткан курчакларын алып килделәр.
Бию “ Әй, курчагым, курчагым “
Алып баручы. Балалар, сез берәр тавыш ишетмисезме? Безгә кемдер кунакка ашыга бугай.
( Кулына банка тотып, Карлсон очып керә.)
Карлсон. ( Моңсу гына. ) Исәнмесез, дусларым! Сез мине таныдыгызмы?
Балалар. Әйе.
Карлсон. Дөрес әйттегез. Әйе, мин Карлсон. Сезнең балалар бакчасы яныннан очып бара идем, тәрәзәдән сезне күрдем. Мин балаларны бик яратам. Шуңа күрә сезнең янга кердем.
Алып баручы. Карлсон, син бит башка вакытта бик шаян идең, бүген нигәдер моңсу күренәсең.
Карлсон. Нигәдер кәефем юк.
Алып баручы. Бәлки безнең балаларыбыз синең кәефеңне күтәрерләр. Бүген бездә әниләр бәйрәме. Хәзер малайлар сиңа, биеп күрсәтерләр.
Күңелле бию”
Карлсон. Бик матур биедегез. Минем кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, дусларым. Хәзер уйнарга да була. Ә сез уйнарга яратасызмы?
Балалар. Әйе, яратабыз.
Уеннар. 1. “ Чәчәк җыю “ 2. “ Бантик бәйләү “
Бала. Котлыйбыз сезне, кызлар
Бәйрәм белән, йолдызлар.
Парлап бергә биергә
Чакыралар малайлар.
Бию “ Парлы бию “
( Балалар урындыкларга утыралар. )
Карлсон. Миңа сезнең бәйрәмдә күңелле булды. Сез бик уңган балалар икәнсез. Мин сезгә күчтәнәч алып килдем.
( Банкадагы конфетларны тарата. )
Алып баручы. Балалар, Карлсонга рәхмәт әйтик.
Балалар. Рәхмәт, Карлсон.
Карлсон. Миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, дусларым!
Балалар. Сау бул, Карлсон!
Алып баручы. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең
“Тирәккәй” 58 нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе








Уртанчылар төркемендә (4-5 яшь) №1
8 март бәйрәме сценариесе

Җырлыйм әнием турында”.





Тәрбиячеләр:
Мирзаянова З.А.
Низамова Л.З.
Рәхимова Г.И.





Яр Чаллы
2017 ел

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Воспитание детей
Воспитание детей
Обучение по воспитанию детей для «"Музыкальная культура родного края"»
Воспитание детей
Советы по воспитанию детей для «"Какие игрушки необходимы детям."»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь