Олимпиады
(66 работ)
01 Сентября – 25 Декабря
Хуш киләсен яңа ел!!!!!
Музыка: Балалар керәләр. Общий бию (керү музыкасы), басып калалар.
А.Б: Котлыйбыз, сәламлибез,
Барлык кунакларны
Җыр- биюләр,уен-көлке
Бизәсен бүген залыбызны.
А.Б : Балалар, без сезнен белән бүген Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безгә нинди матур чыршы кунакка килгән.(Әйе).Әйдәгез балалар яшел чыршы янында җыр җырлап әйләнәбез.
Җыр: “Чыршы”
-Түгәрәк буйлап балалар белән йөрибез, аякларны биитәбез.
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып коттек ел буе.
Син тагын да матурырак, бизэлгэнсен бу юлы,
Куплет
А.Б: Булдырдыгыз балалар, әйдәгез сез урындыкларга утырыгыз. Әйдәгез без сезнең белән чыршыбызга шигырьләребезнедә сөйләп күрсәтик.
1.Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.(Рамин)
2.Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән!(Азалина)
3. Исәнме, чыршы, исәнме
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте. (Адель)
4.Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп матурланып,
Безгә нәни, дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.(Зарина)
А.б.: Булдырдыгыз. Ә хәзер котлау өчен сүз Ромашка балалар бакчасынын мөдире Ләйсән Равис кызына бирелә. (котлый балалар бакчасын өлкән тәрбиячесе Лилия Фаритовна)
-Котлаууу.
А.Б:Бик зур итеп рәхмәт шундый матур теләкләргә.
А.Б : Әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итеп матур жырларыбызны, шигырьләребезне бүләк итик әле.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез аларны кабызабыз. Аның өчен без сезнең белән кулларыбызны чабып карыйк эле( кул чабалар ләкин ут янмый).
-Балалар чыршыбызның утын кабызыр өчен безгә сезнең белән шалтравыклар белән көй уйнарга кирәк. Ягез эле уйнап карыйк. ( кулларына музыкаль инструмент коралларын тоттырып, музыкага уйныйбыз).Чыршыбызның утлары янды!!!!
-Телефонга сообщение килгән тавыш яңгырый.
-Балалар, нинди тавыш ул?(хат килде). Кем безгә хат җибәрде микән? Балалар безгә Кыш бабайдан хат килгән, әйдәгез эле бергәләп тыңлап карыйбыз. ( Видео кушыла экраннан)
Кыш Бабай:
Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чынны ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
- Озакламый миндә сезнең янга килеп җитәрмен ерак юллардан.
А.Б: Ягез эле балалар карыйк эле чыршы төбен, кайда микән ул тылсымлы кыңграу? Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен кунакларга чакырабызмы?
Балалар. Әйе.
(Кыңгырау шалтырый. Төлке керә.)
Төлке. Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-ай, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аның куабыз.
Уен: кар йомарлары
(Кар йомарлары белән уен уйнау. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).
А.Б: Без усал төлкене кудык әйме балалар, кар йомарларында җыеп куйдык, булдырдыгыз балалар.
Кар йомарларын җыеп бетергәч, чыршы артыннан төлке чыга.
Төлке. Ах, әле сез моннан кая җыенасыз? Бернинди дә бәйрәм булмаячак,
мин сезне моннан куам. Барыгыз чыгып китегез, нишлап утырасыз.
Алып баручы. Син Төлке, тынычлан әле, балаларга кара , ничек матур
итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм иткесе килә, син
аларны кума?
Төлке. Кем матур?
Алып баручы. Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин? Чыннан да бик матурлар. Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар. Бәйрәмгә килдек.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бер нинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы. Син Төлке балаларны тыңлап кара, үзең аңларсың.
5. Бүген Кыш бабай
Бәйрәмгә килә
Без нәниләргә
Күп бүләк бирә.(Сафия)
6. Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.( Ильназ)
7. Ә кыш көлә-көлә.
Битебездән үбә
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.(Х. Мәрьям)
8. Шундый рәхәт кыш көне
Кар буйлап йөгерергә.
Бер-береңне узышып
Сикереп куышырга.(Әминә)
9. Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды.
Буран уйнады,
Таулар ясады.(Шамиль)
10.Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.(К. Мәрьям)
Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде.
Алып баручы: Төлке дус, әйдә син дә безнең белән биеп күңел ачып ал.
Җәнлекләр бию.(малайлар бии)
Төлке:Ай-һай нинди искиткеч бию булды бу балалар, рәхмәт сезгә.Мин тизрәк урманга кайтыйм. Андагы төлке дусларымны җыеп Яна ел бәйрәме турында хәбәр итәргә кирәк, алайса соңга калуыбыз бар. Саубулыгыз, балалар.
Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Карагыз эле балалар чыршы янында тагын нинди матур өй тора. Кемнеке микән ул, ягез эле шакып карыйк. Тук-тук.
А.Б:Кемнәр яши бу өйдә?
(Өй артыннан Кар кызы чыга)
Кар кызы:Исәнмесез, дусларым!
Мин Кар кызы!
Кыш бабайның йолдызы!
Бу бәйрәмне яратам
Барчагызга шатлык таратам.
Сезне борчыдым! Көттердем. Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?
Балалар. Әйе.
Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.
Тәрбияче:Кар кызы, кара эле синең кулда нинди тарма ул! Тартманы бергәләп ачабызмы соң, анда нәрсә соң?.
(1 нче тартманы ачып карыйлар, анда кар бөртекләре була) чыгара.
Кар кызы: Монда кар бөртекләре ята, биергә телиләр! Кар бөртеген сез тизрәк йөгерегез һәм Кар кызы белән эретеп куегыз. (өләшә кызларга Кар кызы белән бию кар бөртекләре белән)
Бию: кар бөркетләре.
Тәрбияче:Булдырдыгыз.
Кар кызы: Балалар ә сез яңа елга шигырьләр өйрәндегез мосон?
Тәрбияче:Өйрәндек. Ягез эле балалар сез утырып торыгыз, Кар кызына шигырь сөйләп күрсәтик.
11.Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң ошетә,
Битне чеметә
Менә шул аның
Бөтен эше дә.(Кәрим)
12. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, уз бире.
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.(Эмирхан)
13. Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң ошетә,
Битне чеметә
Менә шул аның
Бөтен эше дә.(Камиль)
14. Яңа елны каршыларга
Без җыелдык бу залга.
Исән-саумы Яңа ел!
Хуш киләсең, уз алга. (Даниэль)
15. Урамда ак кар яуган,
Өй түбәсе агарган.
Агач ботаклары бар да
Яшел күлмәген салган.(Денис)
Кар кызы: булдырдыгыз балалар.
Алып баручы. Балалар , карагыз әле, чыршы астында бер тартма калган, ягез эле ачып карыйк.
КОРОБКА № 2(кыш бабайның бияләе)
Кар кызы: Димәк озакламый безнең Кыш бабай килеп җитә. Балалар әйдәгез эле без сезнең белән Кыш бабайны чакырабыз.
( Кыш бабай, Кыш бабай дип чакыралар)
Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!Исәнмесез кунаклар!Яңа ел котлы булсын,Бәхетләр алып килсен.Кар –бураннар туздырып, ерак җирләрдән, тирән көртләрдән бүреләрне чаптырдым, сезнең янга килеп тә җиттем. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктым, соңга калмаска тырыштым. Соңга калмаганмындыр бит?
Алып баручы. Бабакай! Син нишләп атлар урынына бүреләр җиктең?
Кыш бабай. Бу явызлар атларымны куркыттылар бит. Хәзер миңа хезмәт итсеннәр инде.
Бүре. Без бит ялгыш кына.
Кыш бабай. Ярар. Чү! Балаларның бәйрәмен бозмыйк! Менә монда утырып кына бәйрәмне күзәтегез.
Алып баручы. Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.
Кыш бабай. Әйдәгез әле нәниләрем, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.
Алып баручы. Әйдәгез , балалар Кыш бабайга җырыбызны бүләк итик.
Җыр: Кыш бабай. Кыш бабай !
Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
“Туңдырам” уены.
Алып баручы. Кыш бабай, балалар сиңа шигырьлэр дэ ойрэнделэр. Э хэзер утырып ял ит, рэхэтлэнеп тынла әле.
Кыш бабай. Балалар, минем колакларым начаррак ишетэ, кычкырыбрак сойлэгез.
16.Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп,
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.(Б. Мәрьям)
17. Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада.
Кунак булып, ак сакаллы
Бабай килгән бәйрәмгә.(Таңсылу)
18. Чыршыдагы җем-җем утлар
Сүнәләр дә яналар.
Без җырлыйбыз, шатланабыз,
Без – бәхетле балалар!(Самат)
19. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.(Ирсана)
20.Яңа бәхет, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел!
Яңа жиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел! (Иман)
Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. (Ат тавышы ишетелә) Нинди тавыш ул, балалар?(ат). Шулау шул нәниләрем ат. Әәәә бу бит минем нәни атым.
С. Мәрьям шигырь сөйлидә, Кыш бабай янына барып.
С. Мәрьям: Кыш бабай сине эзләп йөреп хәлләрем калмады. Сине бит калган балалар югалтканнар, шуна мин сине эзләп килдем. Киттекме Кыш бабай..
Кыш бабай: Ииии нәни атым, шундый матур бәйрәм карап, калган нәниләр кырына да барырга онытып торам бит. Я кызым ашыгырга кирәк безгә.
Кар кызы: Әйе шул, Кыш бабай безгә китергә кирәк. Рәхмәт сезгә нәниләр.
Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Хушыгыз, хуш дусларым,
Сау- сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез.
( Саубуллашып китәләр.)
Алып баручы: Яна бэхет, зур унышлар
Алып килсен Яна ел,
Шатлык белэн утсен хэр кон
Котлы булсын Яна ел!
Шуның белән бәйрәмебез тәмам!
Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз!



